Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Яратумы бу… Язмышка буйсынумы?

4452_big_1_63353 (1)

Чибәр, йөзе кояш кебек бал­кып, гел ел­маеп торган бу ханымның эчендә нинди утлар януын белгәч, мин авып китә яздым. Үзе сөйләмичә, чит кешедән генә ишетсәм, мин моңа, мөгаен, ышанмаган да булыр идем.
…Ислам белән алар бер кичәдә танышалар. Ландыш­ның яшь чагы, ә яшьлек ул үзе матурлык. Егет аңа бер күрүдә гашыйк була. Кызның гына исе китми — үзенә сүз каткан егетләрне күп күргән инде ул, өенә кадәр озата килгән Исламга вакыт узды­рып йөрмәскә куша.
- Елдан артык очрашып йөргән егетем бар, — ди. Тик Ислам да бик үзсүзле булып чыга. Иртә дә килә кыз яны­на, кич тә килә. Аның “кит!” дигән сүзләрен гүя ишетми дә. Кызны үзенә карату өчен ниләр генә эшләми?! Лан­дыш аңа якынайганын шулай итеп үзе дә сизми кала. Егет: “Бергә булыйк, чык миңа кияүгә!” — дип, тәкъдим яса­гач, бәхетем шушыдыр күрәсең дип, ризалыгын бирә.
Туй барганда Исламның апасы энесенә хат биреп китә. Хатны укып чыккач, Ис­ламның үзгәрүен, йөзендә балкыган шатлыкның эзе дә калмавын сизсә дә, моңа әлләни игътибар бирми Лан­дыш. Ислам: “Соңыннан аңлатырмын”, — дигәч, озак­ламый бу хакта бөтенләй оныта. Туй таңга кадәр дәвам итә. Ә иртәгәсен, үзенә иркәләнеп сыенган хатынын этеп җибәрә дә, Ислам:
- Без синең белән бергә тора алмабыз, ахрысы, — ди. Ландыш башта аны шаярта дип уйлый. Аннан, иренең кирәгеннән артык җитди икәнен аңлагач, чак кына һушын җуймый.
Кичә, туй вакытында, Ис­ламга килеп ирешкән хат аның бик озак очрашып йөргән Гөлүсә исемле кызыннан булган икән. “Гөлүсә Исламның иптәш егете белән төн кунып йөргән, дигән сүз килеп ишетелгән иде, шуннан соң алар таш­лаштылар. Ләкин Ислам һаман да Гөлүсәне, Гөлүсәсе Исламны ярата, — боларны Ландышка иренең апасы сөйли. — Ә кичәге хатында Гөлүсә ул сүзләрнең ялган булуын аңлаткан”.
Яшь хатынның аяк астын­да җир шуышкан кебек була. Ярый, алар яратышсыннар да, ди, тик аның, аның соң ни гаебе бар? Ул бит аларның арасына кермәде. Аның бит үзен бер ел буе очрашкан егетеннән аерып алдылар. “Синең яратуың кирәк түгел. Мин икебез өчен дә яратыр­мын”, — дип, нигә Ландыш­ның алларына тезләнгән соң алай булгач Ислам?!
Кеше ни әйтер? Бары шуңа күрә генә ире яныннан икенче көнне үк китеп бар­мый Ландыш. Алар Казан­да, тулай торакның бер бүлмәсендә яши башлый­лар. Ислам һәр көнне дияр­лек юктан да тавыш чыгара. Гөлүсә белән очрашып йөрүләрен яшерергә кирәк тә санамый. Ул арада хатын буйга уза. Бу яңалык ирнең ачуын гына кабарта. “Мин сине яратмыйм”, дигән сүзләрне ул көн саен кабатлый.
— Бала туу белән яныңнан китәрмен, — ди Ландыш. Ба­ладан котылуга әйберләрен җыйнап, туган нигезенә кай­тып китүдән бианасы тотып кала аны. Ландыш һәм оныгы өчен җанын меңгә ярып би­рергә әзер бу хатын алар өчен генә яши. “Сабыр ит, — ди ул килененә адым саен, — сабыр ит, бәлки, әле бар да җайланыр”.
Ә Ислам Гөлүсәне оны­тырга уйламый да. Өстә­лендә аның фотоларыннан гына торган альбом ята. Ачыктан-ачык хат алышалар. Буш вакыт булды исә, Ислам кат-кат шул хатларны укый. Кияүгә чыгып, әни булырга өлгерсә дә, Гөлүсәсенең дә уенда бары Ислам гына. Ире әллә моны белми, әллә си­зеп тә белмәмешкә салыша.
Кызларына биш яшь тул­ган көннәрдә Ландышларга яңа фатир бирәләр. Бу куа­нычын бианасы белән уртак­лашырга авылга кайткан ха­тын капкада Гөлүсә белән бәрелешә. Сорашып та тора­сы юк, һәрвакыттагыча Ис­ламны эзләп килгән инде бу…
Сабырлык касәсе тулып таша — Казанга кайту белән көндәшенең фотоларын, хат­ларын ертып чүп чиләгенә сала Ландыш. Калтыранган иреннәре гел бер сүзләрне кабатлый: “Йә Ходам, сабыр­лык бир! Нинди гөнаһларым өчен бу газаплар?”
Ә икенче көнне авылдан хәбәр килә — Гөлүсә ава­риягә очраган. Машинадагы калган өч кешенең тырнал­ган җирләре дә юк, ә ул шул мизгелдә үк үлгән.
Гөлүсәнең үлеме гаиләгә яңалык алып килми — үсеп килгән кызлары гына аларны ир белән хатын итеп тота. Ислам һаман да Гөлүсә белән саташа, Гөлүсә исеме белән яши, аның каберенә чәчәкләр ташый. (дәвамын укырга …)

PS. Язма «Сөембикә» журналының «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Сююмбике Сююмбике» төркеменең авторлары рөхсәте белән кыскартып урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.