Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

“Гөнаһ икәнендә беләм, барыбер каргыйм”

get

Алтмыш биш яшемә җитеп, болай елаган кешене күргәнем юк иде. Күрергә дә язмасын, Аллаһ сакласын.

Казанда яшәүче туганнарга мәҗлескә баргач, Татарстан күчтәнәчләре алыйм дип базарга чыккан идем, йөри торгач, шактый әйбер җыелды. Ял итә-итә, туганнар фатирына кире кайтканда, юл буенда хәйран гына матур чит ил машинасын күрдем. Эчендә бер хатын утыра. Якынлашкач, күзем аның йөзенә төште: бер ноктага караган да, күзләреннән борчак-борчак яшь тәгәри. Кычкырмый, шашмый, эре яңгыр тамчылары кебек яшьләре генә ага. Туктаусыз ага. Басып катып калдым. Китәргә дә, китмәскә дә белмим. Кара инде, мин әйтәм, кеше бәрдергән дисәң, ул-бу күренми, берни юк. Авыл җире булса сорар идең, ә монда ничектер читен. Әллә татар, әллә марҗа дигәндәй, миндә синең ни эшең бар дип кычкырса, нишләрсең… Ун минутлап шулай аптырап басып тордым. Шуннан, нәрсә булса шул дип, тәрәзәсенә чирттем. Сискәнеп китте. Урысча вата-җимерә хәлең начар мәллә дип сорадым. Татар хатыны булып чыкты тагы. “Юк, апа, бернәрсә дә булмады”, – диде. “Кеше тик торганда шулкадәр еламый инде, нинди кайгың бар, сөйлә, җиңеләеп китәрсең”, – дип, җайлап кына әйткәч: “Менә, машинам белән “КамАЗ” астына керим мәллә дип утырам әле”, – диде ул. Имәнеп киттем. Ә ул, хәлен сораучы табылганга сөенгәндәй, эч серләрен түгәргә тотынды:

– Кияүгә чыкканыма егерме биш ел. Улларыбызны өйләндердек инде. 12 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә унбиш ел яшәдек. Ирем салырга ярата, эше командировкага йөри торган иде. Күпне күрдем, сабыр иттем, ипигә акча җитмәгән көннәр булды, зарланмадым, ялынып кешегә чыкмадым. Авырлыклардан соң рәхәт тормыш килде, ирем, эчүен ташлап, үз эшен ачып җибәрде. Яхшы гына йорт сатып алдык, чит илләргә йөри башладык. Элек безнең барлыкны да белмәгән, кирәкмәгән дуслар күбәйде. Ирем иллегә җиткәндә яшәрде, кызык-мызык, хикмәт эзләп йөри башлады. Мин аны-моны әйтмәгәч, ачыктан-ачык типтерергә тотынды. Ичмасам, хыянәтен белгертмәсә иде! Смс хатлардан телефоны ничек шартламый торгандыр?! Анда язылганнардан чәчләрең үрә торырлык. Күп укыдым мин аларны. Ир дигәнем авылдан килгән, бер балалы, егерме яшьлек хатын белән йөри. Яшь хатын ярата дип беләдер инде, дивана. Ул хатынга акча гына кирәк бит инде! Ир дигәнем яңадан эчә башлады. Өйгә айлар буе кайтмый. Бер улыбыз хатыны белән безнең янда яши. Иремнең шулай азып-тузып йөрүе өчен киленнән оялам. Баш югалтып йөрергә яшь җилкенчәк түгел бит инде ул! Гөнаһ икәнен дә беләм, ләкин барыбер каргыйм мин аны…Казанда яшәүче туганнарга мәҗлескә баргач, Татарстан күчтәнәчләре алыйм дип базарга чыккан идем, йөри торгач, шактый әйбер җыелды. Ял итә-итә, туганнар фатирына кире кайтканда, юл буенда хәйран гына матур чит ил машинасын күрдем. Эчендә бер хатын утыра. Якынлашкач, күзем аның йөзенә төште: бер ноктага караган да, күзләреннән борчак-борчак яшь тәгәри. Кычкырмый, шашмый, эре яңгыр тамчылары кебек яшьләре генә ага. Туктаусыз ага. Басып катып калдым. Китәргә дә, китмәскә дә белмим. Кара инде, мин әйтәм, кеше бәрдергән дисәң, ул-бу күренми, берни юк. Авыл җире булса сорар идең, ә монда ничектер читен. Әллә татар, әллә марҗа дигәндәй, миндә синең ни эшең бар дип кычкырса, нишләрсең… Ун минутлап шулай аптырап басып тордым. Шуннан, нәрсә булса шул дип, тәрәзәсенә чирттем. Сискәнеп китте. Урысча вата-җимерә хәлең начар мәллә дип сорадым. Татар хатыны булып чыкты тагы. “Юк, апа, бернәрсә дә булмады”, – диде. “Кеше тик торганда шулкадәр еламый инде, нинди кайгың бар, сөйлә, җиңеләеп китәрсең”, – дип, җайлап кына әйткәч: “Менә, машинам белән “КамАЗ” астына керим мәллә дип утырам әле”, – диде ул. Имәнеп киттем. Ә ул, хәлен сораучы табылганга сөенгәндәй, эч серләрен түгәргә тотынды:

Үкси үк башлаган хатынны ничек юатырга да белмәдем, каушап калдым. “Каргама, кызым, сабыр бул”, – дип кенә әйтә алдым.

Нишләде бу замана? Яшь кызлар, хатыннар нигә шулай гаиләләрне җимерәләр? Каргыш төшәр дип ничек курыкмыйлар, мин дә шул хәлдә калырмын дип ник уйламыйлар? Акыллы, авыл тәрбиясе алган кызлар шулай кылангач инде…

Битеннән борчак-борчак яшьләре тәгәрәгән хатын күз алдымнан һич китми. Елатмыйсы иде бит хатыннарны!

ЗӘКИЯ апагыз. Башкортстан. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №69, 06.06.2013

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.