Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Күрәчәк гүргә кертә (Хикәя)

e1f5ad6234_normal

Диләфрүз, директор кабинетыннан чыккач та, укучыларының өеннән әйләнеп, хәбәр салырга булды.”Диләфрүз Хәеровна,классыгыз белән 2км.лы посадка сезнең өстә.Чистартасыз, чүпләрен җыеп яндырасыз, иртәгә лично үзем карап чыгачакмын участогыгызны”,-дип махсус чакыртып, юкка гына әйтмәгәндер Рифат Хәбирович Башкалар янында бер дә тиргәләсе дә, укучыларын да ялкау итеп күрсәтәсе килми Диләфрүзнең. Вакытны кызганмаска кирәк!

   Беренче Арысланнардан башларгадыр!Әтиләре бригадир булса да,бик кеше белән ипле сөйләшә торган адәм түгел, малаен да эшкә я җибәрер,я юк.Әле бу көннәрдә үзе дә запойга китеп йөри бугай. Әбиләре, әнисе, һич югы бабалары белән сөйләшер ул.

    Диләфрүз капкадан кергәч тә, йорт эченә күз ташлады, киленнәре тырыш, бар җирдә чисталык хөкем сөрә. Ишек алды басмалары сап-сары итеп юылган. Ишеккә элгән челтәрне күтәреп , инде эчкә узам дигәндә, Диләфрүз тавыш ишетеп , туктап калды. Ишекне ачып караргамы –юкмы дип бераз уйлап торганнан соң, шикле уйларын куып, веранда ишеген кылтайтып кына эчкә күз ташлады. Веранда уртасында тәбәнәк агач урындык өстендә Исмәгыйль карт муеныннан капрон оек белән матча агачына асылган, куллары артка каерып бәйләнгән иде. Хатын өнсез калды. Нишләргә? Кем эше? Чү, өйдә берәр кеше бардыр! Куллары артка бәйләнгән килеш карт үзе асылынмагандыр!

    Диләфрүз атылып өй ишеген ачты.

- Мәрфуга апа, Сания!

-Өйдә кеше бармы?

-Алло,кем бар өйдә?

  Кухня ягында кеше күренми,йокы бүлмәләре дә буш.Кая соң бу халык?Түр якта диванда Мәрфуга апа яткан икән.

-Мәрфуга әби,Мәрфуга әби,тор әле,тор,анда Исмәгыйль бабайны асканнар!Сания кая соң,тизрәк кисеп төшерәсе иде!Мәрфуга әби үзе дә авырып ята иде булса кирәк,ыңгырашып кына:

-Син кем соң.кемне асканнар,кем аскан?-диде аптырап.

-Исмәгыйль  бабайны,верандагызда!-

-Кайсы Исмәгыйль,кызым?

Диләфрүз карчыктан рәт чыгарып булмасын белгәч тә, түр якта телевизор янында торган телефонннан медсестраның номерын җыярга тотынды:

-Алло, алло, карале Фидая,тиз,бик тиз Исмәгыйль бабайларга килеп җит,асканнар аны,өйдә миңа булышырдай кеше күренми.Мәрфуга әби үзе дә авырый икән…Тиз бул,зинһар!Мин бавын кисә торырмын ничек тә…

Диләфрүз кухня ягындагы шкафтан зур сугым пычагын алды да.верандага чыкты.Карт янындагы караватка менеп басты да,түшәмдәге зур кадакка тарттырып бәйләгән капрон колготкины кисәргә тотынды.”И Аллакаем, кеше гомеренә тыгылырга кайсының кулы барды икән? Исмәгыйль бабайның тиктормас теле тигәндер инде берәрсенә!”Мондый колготкины узган атнада почтада сатканнар иде, яңа күренә әле, әллә колготки нык, әллә үземнең хәлем шундый гына, ай-яй , авыр киселә!”-дип уйлады хатын.Шул чак капка тавышы килде.

-Кем бар анда,тизрәк монда керегез әле,тизрәк!-дип кычкырды Диләфрүз.

Веранда ишегендә Арыслан күренде.Ул аптырап укытучы апасына карап каткан иде.

-Апа,исәнмесез!

Малай су коенырга барган ,күрәсең, юка трикосы юешләнгән, маңгай чәчләреннән тамчы тама.

-Мин исән ,ә менә бабаң тегендә китеп барырга мөмкин.Кил тизрәк,мин колготкины кисеп бетерәм,ул ава башласа,тотарсың!

Арыслан бабасының сул ягына килеп терәтте дә,өскә карап тора башлады.

-Аллага шөкер! –Әйдә ,син тотып тор,мин кулларын да сүтим.

       Картның күзләре йомык,чырае бишниләнеп киткән,муен турындагы тамырлары зәңгәрләнеп тора.Диләфрүз картның кулларын сүткәч, Арыслан белән урындык янындагы караватка көч-хәл белән аудардылар. Асфиксиянең (сулыш юллары,йокы артерияләре буылу) ни икәнен тормышта күргәне булмаса да, вузда укыганда зачет соравына чыккан иде.”Бабайның ияген күтәрергә,  башын аскарак бөгәргә кирәк.. Ясалма сулыш алдырмыйча да булмас.”

-Арыслан,балакаем, бар әле марлямы, бинтмы алып кил,тиз бул,-дип малайны өйгә кертеп җибәрде.Арыслан бик тиз чыкты,кер үтүкли торган марля тоткан иде.Ни булса ул, сайланып торырга юк,Фидая да күренми, Диләфрүз марляны Исмәгыйль картның авызына каплады да үзе тирән генә сулыш алып , хәлсез картның авызына өрде.Бер..ике…өч….

-Арыслан,син  давай, бабаңның кулларын у,каты итеп у, ишетәсеңме?

-Нишләтәсез картны,ни булган?-Ишектә стенага тотынып атлап килгән Мәрфуга күренде.-нишләтәсез картны?-дип кабат сорады карчык. Сөйләшеп, аңлатып торырга вакыт юк. Диләфрүз тирән итеп сулыш ала да картка өрә, ала да өрә….Фидаясы да күренми бит, ичмасам, шул чаклы озак селкенүгә, исән кеше дә үләр монда….

-Арыслан, балам, бар әле сөлге юешләтеп кил, тиз,тиз! Арыслан Диләфрүз кулына зур сөлге китереп тоттыра…Мәрфуга карчыкның  бу хәлләргә аптырап карап торуын да онытып, хатын картның күклмәгенең өске төймәләрен ычкындырып, сөлге белән бар көченә ышкый башлый…..Арыслан укытучы апасын бу кыяфәттә күргәне булмаганга, сорау тулы карашлары белән аңа аптырап карый гына, берни дәшми. Хатын тагын ясалма сулыш алдыра, тагын уа, тагын сулыш, тагын…

       Көткәндә, вакыт бигрәк акрын ага….Фидая нишләп ята инде килмичә?! Әле 1 ай элек кенә гайрәтләнеп, урам җыелышында иренә каршы сөйләгән, булмастай гаепләр аскан Имәгыйль картның  исән калу-калмавы Диләфрүздән тора менә хәзер. ”Бригадирдан төшерегез Вилданны, үзенә 3 КамаАЗ печән аударды, башка авылларга да сата әнә кырдан”,-дип яла яккан иде.Сугыш ветераны алдамас дигәннәрдер инде тикшерүчеләре дә, аны-моны тәфсилләп тормадылар, 1-2 кешедән сорау алганнар да, рәиснең Вилданны яклап чыгуына да карамастан ,эшне районга җибәрделәр. Югыйсә, ул печәннең 1 машинасын Вилданга эш көненә, икесен процентка йөргән өчен Диләфрүз белән улына биргәннәр иде бит! “И Исмәгыйль бабай  әшәкелекләрең өчен аскандыр инде сине берәрсе, телең әшәке, күңелең хөсетле…әле ничек сугышта илне сатмагансыңдыр син? Безнең әтиләр сугыштан кайтып үлгәнгә дә бишбылтыр бит, ә син менә җир җимертеп йөрисең…Ие хәзергә кадәр йөри идең! Ә мин булышмасам, кисмәсәм бавыңны, әллә кайчан Әҗәлетдин алып китә иде бит сине! Менә синең аркада иремне эшсез калдырдылар .Үз улың өчен тырышкансың икән, синең малайны куйдылар…Я колхоз ни отты инде шуннан, атна буе эчә бит малаең, айнык көне юк! Ә минем Вилданым аракыны авызына да алып карамый, мәчеткә йөри, хәерен бирә, корбанын чала…” Хатын картның йөзенә карады. Исмәгыйльнең йөзе алсулана төште кебек.

Диләфрүз шулай тырыша торгач, карт күзләрен ачты.

-Арыслан, балакаем, тиз генә су китер әле, 1-2 тамчы су йоттырыйк!

Верандада укытучы Диләфрүзнең картын болай әвәләве карчыкны да хәйран калдырды.

-И Диләфрүз,и няняк!-диюдән узалмады карчык, гел бер сүзләрне кабатлап.Капка тавышы булды.Фидая икән!

-Менә Исмәгыйль бабайны теге дөнҗага җибәрмичә ,алып калдык бит әле,Фидая!-диде хатын.

-Килеп тормасам да булган икән!-дип кенә куйды медсестра.-Ярты сәгать элек кенә малаен бүлнискә озаттым бит ,күрше Венераларда ясалма аракы чөмергән дә, сузылып яткан.Телләре чыгып төшкән. Венера кереп алды үземне, шуңа озак тордым. Атна буе айный алмыйча эчүгә, нинди баш та, нинди йөрәк чыдасын! Ничек ярата алдым мин аны ә, яшь чагымда, үлеп йөрдем бит, Исмәгыйль бабай гына алдырмады мине.

-Я картлач, ничек хәлләр?-Әйдә, Диләфрүз, җайлап салыйк әле, берничә укол кадамый булмас моңа. Бар иде гайрәтле чаклары бабаңның, Иршаты мине алып кайткач та, борын төбендә ишекне шартлатып ябып кереп киткән иде.”Скотник кызына урын юк бездә,”-дип.Ә кемгә өйләнде малайлары? Диләфрүз син читтән килгән кеше, барын да белеп тә бетермисеңдер…Улларын армиягә озатып , кайтканын көтеп алдым бит мин. Иршат: ”Син генә шулай яратасыңдыр ,әйдә бүген үк безгә кайтабыз,”-дип армиядән кайтканның икенче көнендә алып кайтты мине.

       Мәрфуга әби ике хатынны күзәтеп өнсез калган, берни дәшми, баш кына селкеп тора. Карават башына баскан Арыслан да  әллә укытучы апасыннан әмер көтә, хатыннар сүзенә кушылмый иде.

    -Иршат -авылның бер дигән гармунчысы иде бит! Ул сыздырып җибәргәндә, бәгырем өзелеп-өзелеп төшә иде инде.Шул,ияртеп кайтты бу мине, торабыз ишек төбендә …Безне Исмәгыйль бабай ишек алды ягы тәрәзеннән күреп калган. Ишекне ачты да:

-Скотник кызына өемдә урын юк!-дип бикләп ,кереп китте чоланны.

         Карт инде аңына килгән бугай, янында утырган яшь хатыннарның кемлеген танырга тырыштымы,әллә “мин исәнме”дигәндәй, карчыгына белгертмәкче идеме, тамак кырды.

     -Нәрсә,Исмәгыйль бабай, яшәүдән туйдыңмы? Нәрсә, матчаның ныклыгын тикшердеңме? Я нишләтик сине, бүлнискә илтикме, өйдә генә матур итеп ятасыңмы?

        Карт дәшмәде. Әле кайчан гына үзе этлек эшләгән хатын-кызларның аны коткарып калуы башына сыймый иде булса кирәк. ”Менә бит медсестрасын ишек төбеннән мыскыллап куган идем, чак кына киленем булмыйча калды…Ә киленем булган булса,и шәп тә буласы булган икән! Санияне алдырып дөрес эшләмәдек шул,мэшләмәдек…Малайны гел безгә каршы котыртып ята, инде 3 елдан бирле аерым ашыйбыз, пешергән икмәген дә кызгана бит ул бездән. Улыбыз да һаман читләшә бара…Соң йөзе кара булгыры, бүген бит менә соңгы пенся акчамны талап, үземне кыйнап, верандага асып чыгып китте….үз атасына ничек кулы күтәрелде икән , хәерсезнең! Мин бит аны бармак белән дә какмый үстердем, бердәнбер малай бит әле, боларны Мәрфугага әйтсәм, ул да ышанмас, улыбызга яла ягасың, карт ишәк,-дияр.Пенсямне ай саен талап торганы җитмәгән, мыскыл да итә бит , хәерсез, килен эше генә бу, гел безгә каршы котырта бит. И,ходаем, “күрәчәкне күрми,гүргә кереп булмый”диләр иде элек, дөрес икән!Туктале, бусы  Вилдан хатыны түгелме соң? Шул, шул икән, Арысланның класс җитәкчесе! И бар инде кешеләр ә?!Син аларны сытмакчы буласың,алар сине үлемнән коткара! Вәт тамаша! Үз малаем асты дип боларга ничекләр әйтим икән?!Юк,юк,исерек Шәфук дияргә кирәк!Акчамны талап,үземне ул асып калдырды дисәм?!исергәч,ни эшләгәнен барыбер хәтерләми ич ул,горячка вакыты дип белер авылдашлар да!”

 -Исмәгыйль бабай, я бераз рәтләнеп киттең бугай,кем эше бу,участковыйны чакыртыйк хәзер!-диде Диләфрүз.

-Шәфук мөртәт,-диде карт күзләрен мелт-мелт китереп.Мәрфуга әби картының баш очына килеп утырды.

-Карт, безгә Шәфукның кергәне юк бит! Кайчан керде соң ул?-

-Син тик тор,тавык баш,үземне кем асканын күрдем ич мин!-дип гырылдады карт.

-Соң бит Шәфук Иршаттан курка ул безгә керергә,Иршат ничә тапкыр кыйнап үтерә башлады ич аны.

-Шәфук иде,пенсяне сорады,бирмәдем, аннары кулларны бәйләде…

-Бер метрлы Шәфук ничек сине асалсын инде,и карт!Карт белән карчык үзара бәхәсләшкәндә,Фидая телефонга үрелде:

-Карале, Заһит абый, Иршатларга килеп кит әле,монда бит бабайны аскан Шәфук.Эшне бик оператив башкарырга яратучы Заһит биш минуттан килеп тә җитте.Диләфрүз үзе күргәннәрне түкми-чәчми сөйләде дә ,Арысланга посадка чистартырга  кайчан киләсен әйтеп бу гаугалы йорттан чыгып китү ягын карады.Фидая аңа иярде.

-Малай җаным, әшәке дә инде карт,Шәфукка сылтады….Соң бит бүлнискә илткәндә, Иршат “Әти…..аскан….анда “-дип сөйләнеп барды. Атасының верандада асылып торуын күргән дә, ник кисеп төшермәгән алайса? Че –то аңлашылмый әле бу миңа?

-Син бит Иршатны хәзер дә яратасың бугай,сатмыйсмыңмы?

-И белмим дә инде, минем Гали бик акыллы,бик тәртипле дә бит!

-Фидая,иртәгә иртүк посадка чистартырга чыгабыз,улыңа әйтерсең,апагыз чакырды дип.Дуамал булса да,эшкә бик батыр бит,яратам да инде улыгызны,классымда нинди авыр эш бар,ялт иттереп куя ,беләкләре дә таза.Иртәгә иртүк яме!Арыслан белән икесе капма-каршы инде менә!Арысланның тавышы да чыкмас, ә сезнең Айнур …Усал булса да,яратабыз үзен,мәктәптә карап торган бер гармунчыбыз бит ул!Фидая,сезнең кем гармунда уйный соң,малайга сәләт кемнән күчкән дим?  Гали  уйнамый бугай? Синең якта берәрсе уйныймы?

Аннары сез икегез дә сабыр,бу малай каян килеп шундый кызу булган дип аптырыйм кайчак дәрестә дә?

-И Диләфрүз,  кем охшап дип…атасына охшап инде!Соң копия Иршат бит инде!

-Ничек Иршат? Соң бит үзең әйттең,картны куып чыгарды дип?

-Чыгарды шул,чыгарды…Мин бит ул төнне өйгә кайтмадым….Бик гарьләндем…

-Соң кая кундың?

-Кая дип инде….Иршатларның печәнлегендә кундык.Мин бит 2 ел бер егеткә бармак та кагылдырмый көттем аны…Ул да хәзер дә ярата мине…мин дә…Менә шулай яшибез..Сак белән Сок кебек..Айнур да аның малае бит, иремнән бала булмый минем…

-Гали беләме соң бу хәлләрне?

-Белә! Кияүгә чыкканда ук әйттем мин аңа…Баштарак малайны үги күрә иде…хәзер ярата.үзеннән бала булмасын белгәч,үз малае кебек күрә.

-Ә Иршат?

-Нәрсә Иршат? Ул да белә!Шуңа эчә бит инде!Мине алдырмаган ачудан күрше авылдан шул әнчек этне-Санияне алып кайтты бит инде!Учетчица бит ,завферма белән тоткан теге атнада хатынын,икесен дә дөмбәсләгән Санияне дә,завфермасын да….Вәт атна буе эчә хәзер.Арысланны да шул завферма малае диләр!Монда полный Санта Барбара!Авыл гына димәссең!

-Ничек яшисез шулкадәрле сер эчендә ә?

-Иршат әллә ничә тапкыр:”Фидая,хатынны аерам,әйдә бергә кушылыйк!”-дип карады миңа.Соң күземә генә карап торган Галине ул тилегә алыштыраммы хәзер, ярату бернәрсә,кеше төсле яшәргә кирәк бит әле!

Фидая медпунктка кереп калды.Диләфрүз укучыларны әйләнеп чыгарга булды.7 бөртек бит әле Арыслан белән Айнурдан кала да…

     Иртәгесен посадкада эшләгәндә дә. Диләфрүз башыннан кичә Фидая сөйләгәннәр һич китми йөдәтте. Менә сиңа авыл, менә сиңа мәхәббәт! Посадканы тиз эшләп чыктылар.Кайтканда хатынга участковый очрады.

-Заһит абый,я эшләр ничек бетте кичә?-диде ул.

-Ничек бетсен,Шәфукны районга илтеп яптым 15суткага.Аны тагын нишләтеп була.Авызыннан бер сүз төшми бит,бераз айныгач әйтсә генә.

-Кергәнме соң ул Исмәгыйль бабайларга?Мәрфуга әби кермәде ди бит!

-Юк ди шул.Шәфук та:”  Аяк басканым юк,билләхи ,телем корсын”-ди.Картлач кына нык тора,ул асты дип.Шахитлар юк бит!

Диләфрүз артыгын сорауны кирәк тапмады.Нәрсәгә төпченергә?!Иршат эшедер бу,бигрәк дуамал бит,хатыны ачуы да кушылгандыр…

        Бу хәлләрдән соң атна ун көнләп вакыт узды.Гомерлек алкаш шәфукны  бер атнадан чыгардылар.Исмәгыйль карт”Үзем асылындым, авырганга күрә, яшисем килмәде”-дип аңлатма язган иде.

        Авыл китапханәчесе клубта “Гаилә бәйрәме” уздырырга уйлаган икән. Диләфрүзне дә җырларга чакырды. ”Укучыларыгызны да катнаштырыйк!” дигәч, укытучы һәркемгә эш бүлеп бирде. Айнур “Аерылмагыз”ны уйнап җырларга булды. Арысланга Фәнис Яруллин шигырен бирде.Әмирхан Еникнең “әйтелмәгән васыять»әсәрен кыскартып.сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кызларга “Каз канаты” биюен өйрәтте. Үзе шигырь-җыр белән катнашырга булды.Укучыларның әти-әниләрен дә чакырдылар. Бәйрәмдә клуб шыгрым иде. Алгы рәттә чыгыш ясаучы укучыларның әти-әниләре кунак булып утырды. Кичәне Айнурның җыры белән тәмамладылар.

Аерылмагыз, аерылмагыз,

Булса да сәбәпләре…

  Соңгы сүзне әйтергә Диләфрүз чыкты. Шундый тырыш, булдыклы балалар үстергән әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шунда күзе каршында ук утырган Иршатка төште.Әзмәвер кадәр ирнең күңеле тулган күрәсең, ул туктаусыз күзләрен сөртә, елый иде….

АЛТЫНБИКӘ

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.