Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

“Күземә җен булып күренәсең”

prividenie

Сез бик матур пар дип, безгә гел сокланып карыйлар иде. Биш ел очрашып йөрдек тә, диплом алгач, гөрләтеп туй уздырдык. Барысы да матур башланган иде. Минем өчен иремне эштән каршы алудан да зур бәхет юк иде кебек. Бәлеш, пәрәмәч кебек тәмле-тәмле камыр ризыкларын пешереп кенә тордым. Хатын-кыз җүләр бит инде ул. Ирен үлеп ярата икән, бөтен тормышын аңа багышлый. Үзен карарга вакыты да калмый. Мин дә шулай булдым. Ярты ел узды микән, ирем миңа: “Син кияүгә чыкканчы бик матур итеп киенеп-ясанып йөри идең, хәзер әллә нинди хатынга әйләнеп барасың”,– дип еш кисәтә башлады. Кая анда үзем турында уйлау?! Өйдә каенана ажгырып йөри: “Минем улым тегене ярата, монысын пешер, кибеткә бар…” Көнозын шулай, көзгегә карарга, ир эштән кайткан төшкә көязләнеп торырга вакыт та калмый. Каенанамның бу кадәр тинтерәтүләре хәерле тәмамланмыйсын сизә идем инде, шулай булды да. Ир дигәнем бер көнне төшке ашка ниндидер кыз белән кайтып керде. “Таныш бул, бу минем хезмәттәшем Ләлә”, – диде. Ярар, тешемне кысып, ашатып-эчертеп җибәрдем боларны. Ә каенана алар янында асыл кош тоткандай сөенеп йөрде. Ир тора-бара эштә “тоткарлана” башлады. Мин көннән-көн ябыктым, киемнәрем, карачкыга эленгәндәй, җилфердәп тора башлады. Шулай бер көнне кулыма ике сумка асып кибеттән кайтып килә идем, подъезд төбендә басып торучы әти белән әнине күреп алдым. Алар: “Нинди көнгә калдың, кызым?! Юк, юк, сине монда бер көн дә тотмыйбыз, алып китәбез”,– дип “ай-һай”лап, каршыма килделәр. “Мин иремне яратам. Аерылмыйм. Минем сезгә зарланганым юк”,– дигәч, үпкәләп кайтып киттеләр. Ир ул көнне бик соң кайтты. Шоферы аны безнең ишек төбенә кадәр үк алып менде – үзе менәрлек түгел, нык “салмыш” иде. Ирне шундый кыяфәттә күргәч, куркып киттем. Ипләп кенә сораша башлаган идем, чәчемнән урап тотты да: “Их, ничек туйдым мин синнән! Күземә җен булып күренәсең, билләһи!” – дип, этеп җибәрде. Битем белән шкафка килеп сыландым. Күз төбем шунда ук кара янып чыкты. Гарьлегемнән таңга кадәр еладым. Ул эшкә киткәч, киемнәрне генә җыйдым да, әниләргә кайтып киттем. Һәм… кире килеп алыр әле дип, тәрәзәдән күземне алмый ирне көтә башладым. Әти белән әни: “Бер суккач, гомере буе шулай кыйнап торачак ул сине, җүләрләнеп яңадан аның янына кайтасы булма!” – дип сүксәләр дә, күңелемнән һаман нәрсәгәдер өметләндем. Ә ир дигәнем теге чакта төшке ашка алып кайткан кыз белән әлә кайчаннан бирле гыйшык-мыйшык уйнап йөргән булган икән.

Аерылуыбызга җиде елдан артык вакыт узды инде. Мин кабат кияүгә чыктым. Ирем белән бик бәхетле яшибез. Ике бала үстерәбез. Ә беренче ирем ялгыз икән. Кайвакыт аны күреп сөйләшәсем килә, ләкин үз-үземә: “Нигә инде ул сиңа, менә дигән ирең, балаларың бар”, – дим.

ДИНАРА И. Ульян.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №29, 05.03.2013

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.