Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышлардан узмыш бармы?

4db7277c1495cd888f9ecfe666928b07

Диплом алды практикасын үтергә Сәрия үзе туып үскән районның мәктәпләренә кайтасы килмәде. Күрше райондагы бер авылны сайлады ул. Ул мәктәп турында группадашы Зиннәттән былтыр ук сораштырып куйган иде инде. Моның сәбәпләре икәү. Беренчедән, Сәрия практиканы исем өчен түгел, чынлап торып үтүне, эшкә өйрәнүне максат итеп куйды. Шушы авыл мәктәбен тәмамлаган, институтта кызыл дипломга баручы Зиннәт мәктәпнең көчле икәнлеген күрсәтеп тора. Ә икенче сәбәбе… Ярый, анысы хакында соңрак.

Бер мәктәпкә ике практикант кайтуына деканаттан каршы килүче булмады. Сәрияне Халидә исемле апага квартирага урнаштырдылар. Мәктәптә җыештыручы булып эшли ул, йорты да ерак түгел. Халидә апаның балалары читтә, ялга гына кайтып йөриләр булып чыкты. Сәрия ялан кадәр йортка килеп кергәч, гәҗәпләнүен яшерә алмады. Башка авыл йортларыннан ул зурлыгы белән генә түгел, затлы мебельләре, зыялы итеп җыештырылуы белән дә аерылып тора иде.
- Халидә апа җаным, бигрәк зур йортыгыз, җыештырып арып бетәсездер?
- Булганны кая куясың инде, аллага шөкер, тән тазалыгыннан аермасын ходай, сәламәт кешегә эш зарядка гына бит ул. Аннан ни… Балалар атна саен булмаса да, еш кайтып торалар. Бөтен эшне бетереп китергә тырышалар.
Сәрия юлдан алҗап та, ачыгып та килү сәбәпле Халидә апасының шул арада әзерләп өлгергән өстәленнән баш тартмады. Әнисе сумкасына төягән күчтәнәчләрне дә бушаткач, өстәл сый-хөрмәттән сыгылып, кунак көткән кебек булып китте.
Ни гаҗәп! Уйларны укыган кебек, ишектән кемнеңдер кергәне ишетелде. Декабрь салкынын ияртеп озын буйлы бер ир-ат килеп керде.
Халидә апа сикереп торды да сөйләнә-сөйләнә, ишек төбенә юнәлде.
- И- и-и, Илгиз улым, нинди җилләр ташлады дүшәмбе көн, бер-бер хәл булмагандыр бит?
Илгиз әнисен шунда ук тынычландырды: колхозның правление утырышына килгән, бары шул гына.
Халидә апа улы янында бөтерелеп йөргән арада Сәрия Илгизне караштырып алды. Ярыйсы гына чибәр, ыспай абзый. Башында райком секретарьләре генә киеп йөри торган норка бүрек, каядыр урында эшләгән кешегә ошап тора.
- Әни, кунак кызы да бар икән!
- Әйе шул, улым. Сәрия исемле, булачак укытучы, мәктәпкә практика үтәргә килде.
Сәрия бит очларының кызарганын сизде, әмма сер бирергә теләмәде, үткер тавыш белән:
- Исәнмесез, Илгиз абый! – дип кулын сузды.
- Менә сеңелем дә табылды, шәп бит ә!- дип, Илгиз Сәрияне җиңелчә генә кочаклап куйды.
Табын артында алар бер-берсе белән якынырак таныштылар. Сәрия Илгизнең авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгенен, утыз яшь булуына карамастан, буйдак икәнлеген белде. Сәрия дә үзенең күрше район кызы, әти-әнисенең — укытучы, аңардан башка гаиләләрендә тагын ике ир туганы барлыгы турында сөйләде.
Илгиз тамак ялгап алганнан соң, мал-туарлар карарга дип, абзарга чыгып китте. Сәрия Халидә апасы белән өстәл җыештырырга керештеләр.

Икенче көнне Сәрия мәктәпкә иртәрәк китте. Зиннәт килеп җитмәгән иде әле. Методик кабинетка кереп, материаллар караштырып алды, ләкин аның күз алдына Илгиз килеп баса да, бөтен планнарны пыран-заран китереп ыргыта. Сер түгел, бишенче курста укыганда кызлар, диплом алыр алдыннан, тормышның икенче ягын да уйлый башлыйлар. Сөйгән ярлары белән табышып, вакытында кавышу, беркемгә дә ят хис түгел. Җитмәсә, Зиннәт практика алдыннан:
- Сәрия, безнең авыл егетләреннән бу чибәрлегең белән котыла алмыйсың, сине кияүгә алып калачаклар, әзер бул!- дип искәртеп тә куйды.
-Язмыштан узмыш юк, мин риза!- дип шаярды Сәрия.
Бөтен яклап та булган-килгән кебек булса да, Сәриянең шәхси тормышы ни өчендер бер дә моны аңларга тырышмады. Сәрия үзе ошатып, күзе төшеп йөргән егетләр, аңардан ераграк йөрергә тырышты. Үзен ошатканнарына, күңеле төшмәде.
Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, таләпләр дә югары иде шул.
- Син кичә куна кайтып тормадыңмы әллә?
Сәрия сискәнеп китте. Уйлары белән әллә кайларга китеп өлгергән икән, каршында басып торган Зиннәтне дә абайламый тора, ләбаса!.
- Зиннәт, сине дүрт күз белән көтеп торам, сәлам!
- Сәламеңне алдым, нигә көткәнеңне әйтеп биримме?
-Я?
- Мине сагынгансың!
- Сагындым шул, әллә гаепме, биш ел бергә укып туганлашып беткән кешеләр бит инде без.

Сәрия Зиннәткә тагын бер сынап карап алды. Әллә сорамаскамы?
Кабинетка завуч килеп керде. Сүз бүленде.  Икенче көнне дә, өченче көнне дә Сәрия Зиннәттән Илгиз турында сораштыра алмады. Хәер, аның кирәге дә калмаган иде, бугай. Атнакич яңадан әйләнеп кайткан Илгиз белән авыл урамын әйләнгәндә, Сәрия үзен кызыксындырган сорауларның байтагына җавап алды. Илгизнең: “Бүгеннән өйләнердәй сөйгәнем юк”- дигәненә, “шөкер”, дип, куйды.

Сәрия уянганда, Илгиз район үзәгенә эшкә киткән иде. Халидә апасы сыер савырга чыгып китеп бара.
-Халидә апа!
- Әү, балам!
- Үзем савармын, хәзер тиз генә юынам да.
- Юк, юк, язмаганны, үзем савам, киленем түгел дә инде син минем.
- Булсам, саудырыр идеңме?
Сөйләшүнең бу якка китүен икесе дә көтмәгән идеме, беръюлы көлеп җибәрделәр. Халидә апа сыерын савып кергәч, иртәнге чәйне тәмләп эчтеләр. Сәрия киенеп чыгып китим дигәндә генә, телефон чылтырады.
Халидә апа трубканы алды да, үзе сөйләшеп тә тормыйча, Сәриягә сузды.
-Сәрия, хәерле иртә!
- Хәерле иртә… Илгиз!
- Көтсәң, кичкә кайтып җитәм!
Нишләп көтмәсен инде, кайт кына, өзелеп көтәм, Илгиз!
Сәрия чыгып киткәч, Халидә апа, ни булды әле бу, дигән кебек, урындыкка барып утырды. Әллә… чынлап та болар арасында бер-бер хәл бармы? Кичә һава сулыйбыз дигән булып йөреп керделәр. Иртән иртүк кабинетыннан Сәрияне чылтыратып сорый. Юк, булмас, Илгиз бала-чага түгел дә инде, бер күрүдә гашыйк була торган. Аннан бит.. аннан йөргән кызы Зилә дә озакламый кандидатлык диссертациясен яклап Мәскәүдән кайтып төшәчәк. Җәйгә туй дип сөйләшкәннәр, бугай.

Ничек шулай тиз үтә соң бу кадерле мизгелләр? Талгын гына яуган кар астында бала-чага кебек җитәкләшеп йөрү, икесенә дә рәхәт иде. Җомга кичен ничек кенә сузарга тырышмасыннар, сәгать уклары инде шимбә ягына карый башлады.
- Халидә апа йокламый көтеп торадыр, керик, Илгиз!
- Ярый, керик!

Илгиз Сәриянең иреннәренә үрелде. Шул чагында ай каядыр кереп яшеренергә өлгерде, йолдызлар югарырак атылды. Бар галәмгә бары икәү: Илгиз һәм Сәрия калды.
Ишекне сак кына ачып керергә тырышсалар да, Халидә апа аларның кергәнен сизеп ятты. Ләкин дәшмәде. Сәрия түрдәге йокы бүлмәсенә үтте. Илгизгә әнисе залга урын җәйгән иде, ул шунда килеп ятты. Иртә кичтән хәерлерәк, дип, Халидә апа сөйләшүне иртәгәгә калдырды.

Сәрия кухня ягыннан чыш-пыш килгән тавышка уянып китте. Халидә апа белән Илгизнең нәрсә сөйләшкәннәре аерым-ачык кына ишетелми, тик шулай да Сәриянең күңеле сагаеп калды.

Илгизнең машинасы кузгалган тавышны ишеткәч кенә, торып мәктәпкә барырга әзерләнә башлады. Халидә апа үзен көндәгечә тотарга тырышса да, йөзләрендәге җыерчыклары тирәнәеп киткән кебек тоелды Сәриягә.

Мәктәптә икесенең дә үзешчән сәнгатьтә актив студентлар булганлыгын белгәч, завуч Сәрия белән Зиннәткә яңа ел маскарадын әзерләшүдә ярдәм итүләрен сорады. Кара, тиз үтә икән бу практика дигәннәре, календарь 1984 елның тагын ун көнен генә саныйсы калган икән, ләбаса!  Сәрия белән Зиннәт дәресләр беткәч кайтып китәргә ашыкмадылар. Буфетта тамак ялгап алганнан соң, югары класс укучыларының маскарадына кызыклы детальләр уйлап утырдылар. Мәктәптән кайтырга чыкканда, урамда караңгы капкан, әмма ай яктысы шулкадәр якты, җирдә яткан энәне табырлык иде. Сәрия белән Зиннәткә таба каршы килгән Илгизне алар ерактан ук таныдылар.
- “Җизни” нишләп атна уртасында йөри ул авылда?,- дип ычкындырды Зиннәт.
Сәрия: “Каян белде икән Зиннәт безнең Илгиз белән мөнәсәбәтләрне, әле үзебез дә ныклап аңлап бетермибез, ни булганын безнең арада, чын хисләрме, вакытлы мавыгумы?”- дип уйлап, Зиннәткә эченнән генә ризасызлык белдереп алды. Илгиз әллә нәрсә уйламасын тагын дип, Зиннәттән бераз читкә тайпылып куйды. Зиннәт белән кул бирешеп күрешкәч, Илгиз Сәрияне култыклап алды. Шул минутта Зиннәтне алыштырып куйдылар мени. Нәфрәтләнеп ул Илгизнең яңагына кундырды. Бернәрсә аңламаган Сәрия бар булган тавышына кычкырып җибәрде. Күз ачып йомган арада Зиннәт якындагы тыкрыкка төшеп тә югалды. Илгиз Сәрияне тынычландырырга тырышып, кочагына ныграк кысты.
- Илгиз,- диде Сәрия,-  Зиннәт белән безнең арада берни дә юк, үзем дә аңламыйм, нәрсәгә ул көнләшкән булып кыланды. Дөресен әйткәндә, киресенчә, булырга тиеш иде бит.
- Сәрия, синең монда бер гаебең дә юк…

Сәрия сабырсызланып Илгизгә карады. Аның күзләрендә: “Я, тизрәк аңлат инде, югыйсә әллә ниләр уйлавым бар”, — дигән сүзләр ята иде. Илгиз башта иелеп кар алды, кызара башлаган яңагына куйды. Аннан Сәрияне кайту ягына түгел, икесе дә яратып өлгергән “Аръяк юлына” алып китте.

Сәрия көләргә дә, еларга да белми аптырап калды. Аптырарсың да шул! Зиннәт Илгизгә“җизни“ дип эндәшкәндә, күз алдында Сәрияне түгел, ә үзенең бертуган апасы Зиләне тоткан булып чыккан ич!
- Зилә белән ярты елдан артык хат алышмыйбыз. Зиннәт белми безнең аралар өзелгәнен. Хәер, әнигә дә син тормышыма килеп кергәч кенә, аңлатып бирергә туры килде.

Аерылушыларының сәбәбе, Зиләнең район үзәгендә яшәргә теләмәве, Мәскәүгә күчәргә риза булган очракта гына, аңа кияүгә чыгачагын ультиматум итеп куюы булган икән.

Әллә юри, әллә шулай туры килде, Зиләнең шуннан соң авылга кайтуы да Илгизнең озак вакытлы командировка чорына туры килде. Күрешеп аңлашсалар, кем белә, килешеп тә куйган булырлар иде. Илгиз бүген дә Зиләгә карата булган хисләрнең бөтенләй үк сүнмәгәнен аңлый, тик ирләрчә аек акылы гына, киләчәкләре юк икәнен искәртеп тора.

Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!

Җәй бөтен тәрәзәләрне шыр ачып салган. Туй җыры йортка сыймыйча, урамга атылып чыкты, алай гына да түгел, бөтен авылны күмеп, тагын әллә кая еракларга таралды. Җыр гына түгел, Илгиз белән Сәриянең сөю хисләре дә күкрәкләренә сыя алмый, ташып, күкләргә талпына иде бу мизгелләрдә. Бер-берсенә якын утырганнар, әйтерсең, кемдер килеп, бер-берсеннән аерып алыр да, икесен ике якка ыргытыр. Юк, аерылыр өчен кавышмады алар, сөеп-сөелеп яшәр өчен, шулай гына була күрсен!

Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.

Йола буенча, кыз ягы кызны, егет ягы – егетне мактый. Мактамаслык түгел, икесе дә бер дигән, уңган-булган. Бигрәк тә Сәриянең әти-әниләре горурлык кичереп утырдылар. Шулай булмый ни! Сәрия кебек кызлар, бармак белән генә санарлык!

“Кадерле кәләш-кияү, кода-кодачалар, кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар!“ Котлаулар күмәк җыр, шаян сүзләр белән алышынып тора. Ике як та сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Әзрәк кызмача булып алгач, Сәриянең әтисе дә яраткан җырын сузып җибәрде:

Чылбырдай тезелеп,
Кайтыгыз, торналар;
Бу күлдәй камышлы
Гүзәл күл кайда бар?

Ярты табын тын калды. Килен ягы, әллә булачак кияүләренең нәселе “торна” кушаматы йөрткәнен белмиме? Әллә кода белеп җырлыймы? Кияү ягыннан Расих кода кушаматның тарихын сөйләгәч, күздән яшьләр чыкканчы көлештеләр. Туй кызганнан кызды.

Өченче тәнәфескә чыккач, Зәлифә җиңги Илгиз белән Сәрияне шыпырт кына, ике йорт аша әзерләнгән “кияү түшәгенә” озатты.  Ниһаятъ, алар икәү генә! “Беренче төн өчен” дип калдырган ымсындыргыч мизгелләр икесен дә бөтереп үзенә алып кереп китте. Сәрия бу төнне үзендә булган бөтен назны Илгизенә бирде.

Илгизләр яшәгән йортның капка алдына яшь киленне каршыларга дип күрше-тирә, агай-эне җыелган. Зиләнең әнисе белән әтисе Тәнзилә белән Мисбахның юклыгын, каршылаучылар абайламый калмады, әлбәттә. Кайсы килмәүләрен хуплады, кайсы: “Зилә белән Илгизнең аралары биш былтыр суынган, нәрсәгә үпкә сакларга инде”- дип уйлады.

Машиналар, кычкырта-кычкырта, ишегалдына үтте. Илгиз Сәрияне күтәреп алды да әнисе янында яткан мендәргә бастырды. Халидә апа Сәриягә бал-май каптырды:
- Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак булсын, телең бал кебек татлы булсын!

Туйдан соң, бер атна да узмады, Илгизне райкомга чакыртып алдылар. Район үзәгенә Сәрия белән икәүләп барырга булдылар.
Райком секретаре сөйләшүне кыска тотты.
- Илгиз Калимуллович, сезнең кандидатурагыз Өлкә комитетта каралган, бик җаваплы эш тәкъдим итәләр. Иртәгә җавап бирергә кирәк.

Райкомнан чыккач, авыл хуҗалыгы идарәсенә сугылды, кабинетына кереп берничә звонок эшләде. Бу көннәрдә аның вазифасын башкарган Ирек Гафарович белән хуҗалыклардагы эшкә “разведка” ясап та өлгерде.
Ришат Талиповичка җавабы уңай булачагына, Илгиз шикләнеп тә карамады. Чөнки партия әгзасына Өлкә комитет карарына “юк” дип җавап бирү, үзең теләп тәмугка төшү дигән сүз була түгелме соң? Сәриясе дә каршы килмәс. Хатын-кызга нәрсә, ире кайда, ул шунда. Диплом алганына бер ай да юк, кайда эшкә урнашса да, аңа барыбер булырга тиеш. Менә әнисе генә ничек кабул итәр? Быел алтмыш яшен тутыра бит, яшәрергә таба бармый. Илгиз авылда йорт салырга булгач, әнисе: “Кирәкмәс, картайган көндә минем бер үземә шундый зур йорт, сез берегез дә монда кайтып яшәмәячексез барыбер”, — дигән иде. Әнисе хаклы булып чыкты түгелме соң? “Ярар, алдагысын чамаларбыз”-, дип Илгиз, район үзәгендә өч ел “буйдак” тормыш белән яшәгән фатирына ашыкты.

Сәриягә хуҗабикә роле килешкән, үзе дә, аш-су бүлмәсендәге өстәл дә балкып тора.
- Илгиз, минем бу фатирдан бер кая да китәсем килми, шундый ошый, шундый ошый, әллә икебез генә торасы булганга микән? – дип Илгизнең кочагына сыенды.
Илгиз тамак ялгап алганнан соң, райкомдагы сөйләшүне Сәриягә җиткерде.
- Син каршы түгелсеңдер бит, Сәрия?
- Башыма тай типмәгән лә инде минем, нишләп каршы булыйм…тик.. кайда яшәрбез соң? Бу фатирны кемгә калдырырбыз?
- Сәрия, барысын да үзем җайлармын, көяләнмә.

Илгиз Сәрияне күтәреп алды да, залдагы диванга юнәлде. Иреннәр-иренгә кушылгач, әле генә ике арада булган җитди сөйләшү кайнар куеннарда эреп, каядыр юкка чыкты, югалды… Сөю фәрештәләре оялып, күзләрен йомды.

Зиннәт Мәскәүгә иртәгә апасы диссертация якларга тиеш көнне килеп төште. Хатта өйрәтеп язганча, башта метро белән барды. Аннан троллейбуска күчеп утырды. Троллейбус тәрәзәләреннән Мәскәү урамнарын карап бара торгач, кирәк остановканы узып киткәнен дә сизми калды. Зиннәт: “Көндез дә бик матур башкала, төннә — тагын да гаҗәебрәктер әле,  бер атнада күреп бетереп булыр микән?”,- дип көяләнеп тә куйды. Ә күрәсе килә! Күпләргә тәтеми әле бу бәхет. Зиннәтнең апасы Мәскәүгә аспирантурада укымаса, белмим, кайчан барып эләгер иде әле ул башкалага.

Зиннәтне дүрт күз белән көтеп алды Зилә. Беренчедән, сагынган иде. Сагынырлык та шул! Зилә авылга яңа ел каршылаганнан соң, башка кайтып йөрмәде: диссертациясе буенча да бушамады, Илгиз белән аралар бозылу да сәбәп булды. Икенчедән, энесе Зиләгә аның киләчәге белән бәйле бик мөһим хәбәр алып килергә тиеш.

Зилә диссертациясен яклагач, Мәскәүдә калмаска уйлады. Үзе укып бетергән медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасына эшкә кайтырга уйлаганын әти-әнисенә хат белән язып җибәрде. Ә алар, эшне озакка сузмый, Казанда сәламәтлек саклау министырлыгында эшләгән туганнары Таһирга мөрәҗәгать иттеләр. Ул: “Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен”, — дип ышандырган.  Зиләгә дә бу турыда әйтеп, җавап  хаты язып салдылар. Шуңа күрә, Зилә: “Таһир абый әйткән сүзен үтәми калганнардан  түгел, җаен таба торган кеше ул!”, — дип, хәбәр иясе энесен тыны белән тартып алды.

Зиннәтнең авыл күчтәнәчләре тулы зур юл сумкасын бергәләп бушаттылар. Зилә үзе дә буш кул белән көтеп тормаган. Мәскәүнең зиннәтле ризыклары белән хәленнән килгәнчә, суыткычын тутырып куйган.

Тамак ялгарга утыргач, сүз башта әти-әниләре, туган-тумача, таныш-белешләре хакында барды. Зиләнең иртәгә җаваплы көне булуын истә тотып, Зиннәт сүзне кыскарак тотарга, бигрәк тә Илгиз белән Сәрия тирәсенә ялгыш борылып китмәвен теләде. Апасы: “Эш буенча яңалыклар бармы? — дип сорагач, җиңел сулап, түкми-чәчми сөйләргә кереште.

Таһир абыйлары Зиләгә республика шифахәнәләренең берсендә бала тудыру бүлеген  җитәкләргә урын сөйләшкән. Медицина институтына әзрәк практика алгач барыр, бу эшендә яшәү урыны да хәл ителер, кайтсын, берүк Мәскәүдә калмасын,  дип кат-кат әйтеп җибәргән. Зиннәт:

- Апа,  әти белән әни дә сөенделәр. Синең читтә булуыңа алар да көяләнә, исән-сау якласын да, кайту ягын карасын, кияүдә булса бер хәл, — дип әти-әнисенең дә фикерен җиткерде.

Зилә дәшмәде. Зиннәт: “Әллә ялгыш ычкындырдым инде соңгысын?”  дип уйлап та бетермәде, апасы: “Илгиз кебек беркемне дә ярата алмам ахыры”, — дип, бүлмәдәге бердәнбер тәрәзә каршысына килеп басты.

Зиннәт апасының бөтен тәне белән калтыранып куюын тойды. Ул урындыгыннан сикереп торды да, Зиләне иңнәреннән кочып шундук караватка утыртты.

Иртәнге кояш, йокы бүлмәсенә кереп, Сәрияне уятып чыкты. “Вәт, юньсез, әллә көтү дә киткән инде?- дип  сикереп торып, залдагы сәгатькә күз салды.  Бу минутта ишектән каенанасы чиләк белән сөт күтәреп кереп килә иде.

-                           Әнкәй, нигә инде бүген дә мине уятмадың? Үзем савам дигән идем, мин  авылда булганда, әзрәк кулларың ял итсен иде.

-   И балакаем, рәхәтләнеп йокласын дидем, яшь чагында йокы тәмле була бит, бигрәк тә таң алдыннан. Синнән түгел, кызларымннан да саудыртмыйм әле мин, мал бит ул кул алыштырганны яратмый, холыксызлана башлый, сөтен киметә.

Халидә апа сөтне  суыткычка урнаштырды. Аннан ни эшлим икән дип аптырап торган Сәриягә: “Әйдә, торгач-торгач инде, чәйләп алыйк булмаса”,- дип елмайды.

Сәрия юынып йөргән арада, ул чәйникне кайнатып чыгарып, өстәлгә утыртты.

-   Әнкәй, сыер белән азапланмасаң да була инде алтмышың тулганда, әнә, минекеләр күптән бетерделәр. Күршедәге яшь гаиләдән сөтен дә, каймагын да сатып алалар.

-   Үзем дә шулай уйлап торам инде,  тик менә эшне дә ташлагач быел, күңелсез булмасмы димен?

-   Бер дә булмас, әнкәй, синең яшьтәгеләр  инде әллә кайчан пенсия рәхәтен күреп яши. Хәзер Илгизнең дә элек районда эшләгән чагындагы кебек, кайтып булыша алачагы шикле.  Үзең беләсең, эше бик җаваплы. Сентябрь башында мин дә Казанда эш башларга дип торам, фатир мәсъәләсе генә хәл ителсен.

-   Шулаен шулай инде анысы, Быел Миләүшәләр дә малайлары беренче класска кергәч, сирәгрәк кайтырлар. Зөлфиянең  дә диплом елы.

Икенче чәшкене бушатканда, Сәрия, кайнәсенә берчә оялып, берчә горурланып:

-   Әнкәй, һич тә борчылма, бер дә күңелсезләнергә ирек бирмәбез, сине тагын дәү әни булырга торасың әле, — дип әйтеп салды.

-   Сөбханалла, бирсен ходай, и балакайларым, исән генә булыгыз, Килен каенана туфрагыннан диләр, үзем дә никах укыган айны ук авырга калган идем- дип Сәриянең аркасыннан сөеп алды.

Бүген көн буе сүз туачак бала турында барды. Сәрия берәр авыррак әйбергә үрелсә дә, Халидә апа:

-   Балакай, беренче ике айда нык сакланырга кирәк, авыр күтәрмә, дип киңәшен бирергә онытмады.

Илгиз атна азагын түземсезлек белән көтте. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, атна башында ук бер бүлмәле фатирның ачкычын бирделәр. Ике ай апасы Миләүшәләр гаиләсе белән бер бүлмәле фатирларда тору аны ялкыткан иде. Шуңа күрә командировка-мазар булса, сөенеп  кабул итте. Бигрәк тә үзләренең яки үзләре белән күрше районнарга туры килгәндә. Эшен бетерү белән бер минутын сарыф итмичә, авылга — Сәриясе  янына ашыкты.

Машинасы капка төбенә килеп туктау белән, кай арада күреп калган, кояш кебек нур сибеп Сәриясе килеп чыкты. Илгиз шәһәр күчтәнәчләре белән тулы сумкасын машинадан алгач, өйгә үттеләр. “Ничек, минем, малай, үсәме?” — дип, Илгиз хатынын сак кына кочаклап алды.

Халидә апа югары очта яшәүче килендәше Сабираның хәлен белергә киткән иде. Соңгы вакытларны бер дә тазалыкка туймый. Югыйсә, яшь бит әле үзе, иллесе дә узган ел гына тулды. Шифаханәдә дә ятып чыкты, файдасы бик булмады, бугай. Халидә апа килеп кергәндә, килендәше Сабира күршесе — Тәнзилә белән ихаталарындагы эскәмиядә утыралар иде. Илгиз өйләнгәннән бирле күрешкәннәре юк иде әле аларның. Тәнзилә салкын гына исәнләште дә:

-                           Ярый, күрше, чыгыйм әле, иртәгә керербез, -дип хушлашып чыгып китте.

Сабира:

-Һава алыштырыйм дип чыктым әзрәк, гел өйдә дә алҗыта. Әйдә керик, Мидхәт балык кыздырдым, баядан бирле кыстый инде” –дип  Халидәне йортка ияртеп алып кереп китте.

Шаян, көр күңелле Сабира бирешмәскә тырышса да, чир үзенекен итә, күзләреннән элеккедәй очкын сибелеп тормый. Балыкны да исем өчен генә, Мидхәт үпкәләмәсен өчен генә ашагандай итте.

Халидә апа аны артык арытасы килмичә, кайтырга кузгалды. Озатканда Сабира:

- Миндә хатын-кыз чире диләр врачлар. Бөтен өметем Зиләдә,  Халидәкәем! Ул бит хәзер бик зур исемле хатын-кыз врачы булган Казанга эшкә кайта икән. Авылда да бераз торам дигән. Кайтып керү белән синең яныңа алып керәм диде Тәнзилә.

Сәрия төш күрә, имеш аның эче авырта. Уянып китсә, чынлап та   шулай булып чыкты. Биш минут түзеп ятканнан соң, ул Илгизне уятырга булды.

- Илгиз, минем вакыт җиттте бугай, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк булыр.

- Юк, бернинди дә ашыгыч ярдәм чакыртмыйбыз, сөйләшенгән, хәзер үзем шифаханәгә илтеп куям.

Егерме минут та узмады, алар бала тудыру йортының ишек төбендә иделәр. Сәрияне акушкерка караганнан соң, өченче этажга  алып менеп китте.

-Ике сәгатьтән дә калмаячаксың, — диде ул. Мин инде утыз ел бәби таптырам, бик сирәк ялгышам.

Озак та үтмәде Сәриянең тагы тулгагы башланды.  Бераз яфалагач, җибәргәндәй итте. Түзәрлек әле дип сөенеп тә куйды, әнә аның белән бер палатадагы  Наташа исемле хатын бөтенләй яфалана. Түзә алмый, коридорга  да чыгып китте. Сәриянең дә тулгагы ешайды.

- Әни кеше, малаең белән котлыйбыз!

- Аллага шөкер!- дип эчтән генә кабатлады Сәрия. Сәгать уклары җомга көннең  иртәнге бишен күрсәтә иде.

Сәрияне палатага илткәндә, аның бәби тапкан урынына Наташаны алып кереп киттеләр. Табигать бушлыкны яратмый шул. Бигрәк тә бала табу йортында. Сәрия эченнән Наташаның исән-сау котылганын, таза бала тапканын теләп калды. Шул чагында шәфкать туташының: “Анна Михайловна, Зилә Мисбаховна янына тизрәк килеп җит, Наташа таба башлады” – дигән тавышы колагына чалынып калды.

Бишенче көнне Сәрияне малае белән өенә кайтырга әзерли башладылар. Гадәттә яңа туган баласын алырга килгән әти кеше бала табу йортына чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр белән килә. Чәчәк бәйләме әни кеше белән бер рәттән, бәби таптырган табип-акушерларга, шәфкать туташларына да бирелә. Чәчәкләр янына күчтәнәч-мазар да өстәлә. Бала табу шатлыгы шулай бүлешенә, рәхмәтләр белдерелә.  Илгиз дә гадәтне бозмыйча, нәкъ шулай башкалар кебек, бәлки әле башкалардан уздырып бала табу йортына Сәриясе белән малаен алырга килергә чыкты. Шифаханәнең баш врачына да кереп рәхмәт әйтеп чыгырга булыр.

Аермыйм дисә, аермый икән язмыш, менә тагын аларны бер казанга салды да куйды. Алай гынамы, Илгизнең баласын үз кулларына кабул итеп алырга туры килде бит Зиләгә! Әле ярый бала туган чагында бер-берсен танымадылар. Хәер, каян танысыннар, Зилә белән Сәриянең очрашканнары булмады бит. Зиннәт бер тапкыр курслары белән төшкән фоторәсемдә күрсәткән иде күрсәтүен Сәрияне. Бик искә алып карамады ул вакытта. Аннан соң, кеше фотосүрәттә бер төсле, ә тормышта бөтенләй икенче төсле булган очраклар да бик күп.

Зилә Илгиз белән очрашуны башка вакытка, башка  ситуацияга калдырды. Бүген Зилә Мисбаховна  кулыннан игезәк малайларын Сәрия белән биш минут аерма белән тапкан Наташаның ире кабул итеп алачак.  Ә Илгизгә баланы тапшыруны ул Анна Михайловнага йөкләде.

Иң якты уйларым буталды син киткәч,
Бәхетем кояшы елмаймый, бер сүнгәч.
Әрнетә йөрәкне югалту газабы, -
Әйтерсең лә бу -  гомернең азагы.
Эзләдем мин сине ярсулы язларда,
Ярларга сыймыйча ташулар ташканда.
Эзләдем мин сине иң матур айларда,
Табылмас җиреңнән табылыр чакларда.

Сәрия, җырны тыңлап бетермәде. Улын йокысыннан бүлүеннән куркып, радионы сүндереп куйды. Соңгы вакытларда бик еш яңгырый бу җыр. Күңеленә үтеп кереп,  аның иң нечкә кылларына кагылып, йөрәген тетрәндерә Сәриянең. “Минем уйларымны укыган, теләкләремне ишеткән кебек язылган бу җырның сүзләре”. Тик бүген бердә сагышка биреләсе килми аның. Бәйрәм көн бит — улы Салаватның туган көне!

Сәрия бүләген бер атна элек үк әзерләп куйды. Хәзер акчаң булса, бүләк сайлау проблема түгел түгеллеккә, әмма  Сәрия шулай  гадәтләнгән инде. Ун яшь үзенә күрә юбилей да әле. Укытучы зарплатасына әллә ни кыйратып булмас иде, шөкер,  Илгиз аларны кайгыртуыннан аермый. Хәер, аерылган елларны, Сәрия баласына тиешле алиментка да риза булып яшәр кебек иде.  Тик Илгиз үзе иреге белән, җае туры килгән саен, акчалата да, башка төрле дә ярдәмен дә итеп торгач, каршы килеп азапланмады. Үзенең дә гаиләсе бар бит, югыйсә, ике кызлары үсә.

Бер очрашканда Сәрия: “Илгиз, хатының беләме безгә алименттан башка да ярдәмеңне?”, — дип сорарга уйлады. Тик уеннан кире кайтты. Нигә әле миңа кирәк бу турыда белергә? Илгиз шулай карар иткән икән, димәк, акчасы җитәдер ике гаиләгә дә. Аннан килеп, Илгиз — шәхси эшкуар, башкалар кебек коры зарплатада утырмый.  Язмыш аларны аерганга, уллары Салаватның бер гаебе дә юк, нигә әле ул әти белән үскән балалардан материаль яктан ким булырга тиеш.

-                           Әни, нигә бүген иртә тордың, ял көнне дә ничек синең йокың килми ул, ә?

-                           И улым, синең туган көнне йоклап ятып була мени! Туган көнең белән, улым!

- Рәхмәт, әнием! Мин сине бик яратам!” – дип, салам чәчләре белән  әнисенең күкрәгенә сыенды.

    Салават иртәнге күнегүләр эшләп, юынып чыгуга, Сәрия туган көн бүләген яшереп куйган җиреннән тартып чыгарды. Салават әнисенең кулында спорт костюмы һәм кроссовкилар күргәч, авызы ерылып ук китте.

Ничек әнисе сайлый белгән нәкъ ул теләгән әйберләрне!

-Улым, яле киеп җибәр, карыйк әле, размерлары туры килде микән?

- Ярамаса да, яратабыз аны, — дигән булды Салават зурларча һәм ялт итеп киеп тә алды.

Сәрия улына сокланып карап торды. Зәңгәр төстәге спорт костюмы Салаватның зәңгәр күзләрен тагын да ачыбрак җибәргән төсле булды аңа.

Шул вакыт ишектә звонок чылтырады. Илгиз булуына бер шиге дә булмаган Сәрия ишеккә табан атлады.

Салават әтисе белән ирләрчә кул биреп исәнләште. Илгиз портфеленнән конверт кебегрәк бер әйбер тартып чыгарды.

-Улым, монысы минән синең  туган көнеңә бүләк! -  дип  Илгизнең кулына балалар лагерына юллама тоттырды.

Илгиз республикадагы иң  яхшы балалар лагерьларның берсенә юлламаны, җәйге каникулар башланырга бер айдан да әз генә вакыт калганын истә тотып алган иде.

 Салават сөенеп чәбәкәйләп алды. Уку елы башында лагерьда ял иткән классташ малайларның сөйләгәннәрен кызышып  тыңлап торган иде бит ул. Кайдан белгән  диген син аны әтисе!

-                           Әтием, рәхмәт сиңа!

Салаватны спорт мәктәбенә Илгиз ияртеп алып чыгып  киткәч, Сәрия улы яраткан ит  бәлешен ясарга тотынды. Әллә суган әчесеннән, әллә хатирәләрдән атылып чыккан күз яшьләре туктарга теләмичә, актылар да, актылар.

Сәриянең бүгенгедәй хәтерендә, Салаватны бала табу йортыннан алып кайткач, икесенең арасында булган сөйләшү.

-Син Зиләнең шушы бала тудыру йортында эшләгәнен белеп иттеңме  мине? – дип сорады Сәрия.

- Белгән булсам, икенче урында сөйләшкән булыр идем. Мин бит сине баш врач аша салдым.

Илгизенә ышанмаска хакы юк иде аның. Шул кадәр сөю-ярату, наз, кайгырту  бүләк иткән кешесе бит  ул аның!

Сәрия биш көн эчендә бала табу йортында кичергән газапларын онытырга тырышты. Ләкин шайтан аларның тормышына йогынып өлгергән иде инде.

Салават елак бала булды. Сәриянең вакытын да, игтибарын да уллары ала иде. Илгизе аның хәленә керә, аңлый кебек тоелды Сәриягә. Ичмасам, күкрәкне дә якын китерми. Ачка үтереп булмый инде дип, ясалма ашатуга күчтеләр. Бер яше тулганчы, кулга алганны да, куйганны да белми  елады ул. Врачлар сау-сәламәт бала диделәр. Авылга кайткач, килешмәсме дип, кайнанасы биш вакыт намазын калдырмаган Нәгимә әбине алып килеп, өшкертеп тә карады.

Аның өстәвенә Салаватның күзләренең зәңгәрлеге дә һич үзгәрергә уйламый. Кайбер балаларның туган чагында күзләре бер төсле була да, аннан үз төсләре кайта дигәнне ишеткәне бар иде Сәриянең.  Башта Илгиз шаяртып: “Әнисе, зәңгәр күзле малайны безнең ерак берәр бабабыз бүләк иткәндер инде, әйеме” диебрәк сөйләнсә дә, тора-бара Салаватның салам кебек сап-сары чәчләре аны чын-чынлап шиккә төшерә башлады. Сәрия көндезләрен, үзе генә өйдә чагында, Илгизнең бала чактагы фотоларын альбомнан алып, улы белән дә чагыштырып карый. Ни гаҗәп бер уртаклык та  юк кебек. Үзенә дә, ерак бабаларына ошамаган. Чем кара чәчле, шомырт кара күзле ата-анадан туган сары чәчле, зәңгәр күзле балага аптырап караучылар җитәрлек иде, әлбәттә.

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Сәрия авырга калуын, ике атна үзенең әниләре яныннан авылдан урап килгәч,  әйткән иде.  Бер тапкыр Илгиз: “Салаватны син үзеңнең авылыңнан алып кайттың бугай” дип тә  ычкындырды. Болай да елак бала белән нервылары какшаган Сәрия Илгизне чабып җибәргәнен сизми дә калды.

Илгиз артык сүз ычкындарганын аңлап, Сәрия каршы тезләнде. Сәрия  гафу итте. Соңгы вакытны алардан ераграк качып йөргән хисләр әйләнеп кайткандай булды, иреннәр бер-берсен эзләп табып, икесен бер итте.

Командировкаларда йөрүе ешайса да, Илгиз  гаиләсен кайгыртып яшәде. Салаватка өч яшь тулганда, Илгизне тагын да югарырак вазифага күчерделәр. Вазифа белән бергә ике бүлмәле фатир да хәл ителде.

Гомер дигәнең аккан су кебек икән, һич кенә дә туктатып торып булмый.

Халидә апаның Зөлфиясен дә сорап киттеләр. Укын бетереп, үзләренең авылында бухгалтер булып эшли башлагач, мәктәп директоры булып өлгергән Зиннәт белән очраша башламасыннармы! Зиннәтнең әниләре каршы килеп караган иделәр дә, Зиннәт:

-                           Әгәр ризалыгыгызны бирмисез икән, өйләнешәбез дә Себергә чыгып китәбез-, дип ярды да салды.

Туйны ноябрь бәйрәменә билгеләделәр.

Зилә туйга үзе кияүгә чыккан кебек әзерләнә башлады. Илгиз белән бер табында утырачаклар ич. Таныш тегүчесенә затлы материалдан күлмәк тегергә заказ бирде. Күлмәк белән килешердәй туфлиен да сатып алды.  Ходай биргән чибәрлегенә матур гына прическа да эшләтеп җибәрсә…

Сәрия  эшеннән чыккач, турыга фатирларына кайтты. Илгиз: “Бүген бакчадан Салаватны  үзем алам, иртәрәк кайтам, чөнки иртәгә таң белән икенче регионга командировкага китәсем бар” — дип, искәртеп куйган иде. Сәрия мөмкин булган кадәр, үзе дә мәктәптә тоткарланмады. Шулай булмый ни, иртән поликлинакада аңа куйган “диагноз”ны тизрәк Илгизенә ишеттерәсе килә бит аның.

Шулай да, теле ни кадәр генә кычытмасын, аңа бу хәбәрен Салаватны йокларга салгач кына әйтергә туры килде.

Ул душ кереп, чыкканда, Илгиз йокыга китеп бара иде инде. Сәрия аның йокысын куып җибәрергә тырышып, иренең чәчләрен сыйпады, колак яфракларын иркәләп үпте. Ләкин Илгиз, файдасы юк, дигән кебек, Сәрия ягына борылырга ашыкмады.

- Әтисе, Салаватка бер сеңелкәш алып кайтырбыз ахыры!

Илгиз бу төшме, әллә өнме дигәндәй, бер минутлап башта ушын җыя алмый торды.

-                           Нәрсә, әтисе, әллә син каршымы?

-                           Юк…. Нишләп каршы булыйм… Нинди срок?

-                           4-6 атна дип куйдылар

Илгизнең иреннәре көчләп диярлек елмаю чыгарды. Аннан ул: “Ярый, Сәрия, ят, минем иртәнге дүрттә торасы бар”- дип стена ягына борылып ятты. Мондый борылышны көтмәгән Сәрия, ни дияргә дә белми, карават янында басып торды да, әкрен генә залда йоклап яткан Салават янына чыгып ятты. Илгизнең торып, үзе янына чакыруын көтеп ала алмый, күз яшьләренә буылып,  йоклап китте. Иртән ул уянганда Илгиз җыенып чыгып  командировкага китеп барган иде инде.

Сәрия көне буе, ни уйларга да белми йөрде. Нигә аның авырга калганын Илгиз шатланып кабул итмәде соң әле?  Озакламый Илгизнең сеңелесе Зөлфия туенда барысында шатлыклары белән бүлешергә әзерләнгән Сәриянең кәефе шәптән түгел иде. Ярый, урап кайтсын әле командировкасыннан, бәлки, чынлап та кичә ял итәсе килгән булгандыр. Аруы да җитәрлек, яп-яшь килеш җавапалы вазифаны ышанып тапшырдылар партияның өлкә комитетында. Гаиләсен дә, ике як әни-әтиләрен, туганнарын да кайгыртып яшәргә тырыша.

Бүген Илгиз кайтып җитергә тиеш. Сәрия иртәгә авылга туйга кайтасы әйберләрен барысын да әзерләп куйды. Ике көн алданрак кайтып, туй табыннарын да әзерләшәсе бар әле аларның. Әллә авырлы булганга, әллә туйда Зилә белән очрашасын уйлап, үзен башка көннәргә караганда, хәлсезләбрәк торгандай хис итте.

 Бакчадан “арып” кайткан улы Салават, тигез генә тын алып йоклап ята. Илгиз кичке сигездән дә калмаска тиеш иде, инде унбер җитеп килә, һаман юк. Ниһаять, звонокка бастылар.

Кулына эш портфеле белән кечкенә бер пакет тотып, ишектән Илгиз керде. Кочаклашып күрешкәндәй иттеләр. Сәрия шул чак башы әйләнгәнен сизеп, егылып китмәс өчен Илгизгә ныграк сыенды. Илгиз:

-Әнисе, ни булды сиңа, ун көнгә калдырып киткән идем, ун еллык картайгансың, дип, шаяртмакчы булды. Ләкин Сәриянең хәле шаярудан узган, аңа ашыгыч ярдәм кирәк иде. Сәрия туй урынына, шифаханәгә эләкте.

Сәрия  бәлеш исе чыга башлагач, үзенең җиде еллап элек булган вакыйгаларны барлавыннан туктады. Хәер, хәзер ни файда искә төшерүдән. Бар да үткәннәрдә калды бит.

Радиодан тагын теге җырны тапшыралар. Үзе генә булганнан файдаланып, күз яшьләренә ирек куеп, азагына кадәр тыңлады ул җырны.

 Эзләдем мин сине иң якты еллардан,
Шаулашып-гөрләшеп уйнаган туйлардан.
Эзләдем мин сине гашыйклар иленнән,
Сөелмәс жиреңнән сөелер җирләрдән.
Табышу-кавышу өметләр уята
Яралы күңелне тан җиле юата.
Җирдәнме-күктәнме кайтып төш яныма,
Тере су сипкәндәй булыр бу җаныма.

Янымда гына йөрсәң дә, минеке түгелсең шул дип әрни иде аның йөрәге.

Салаватны туган көне белән елдагыча, шәһәрдә яшәгән туган-тумача, дус-ишләрләрнең балалары килеп котлап киттеләр. Илгизнең апасы Миләүшә балаларына ияреп үзе дә килгән иде. Шөкер, Халидә апа белән дә, Илгизнең туганнары белән яхшы мөгалләмәдә калды Сәрия. Зиләнең бертуган энесе Зиннәткә кияүгә чыккан Илгизнең сеңелесе Зөлфия дә, Казанга килгән чагында, алар белән күрешмичә калмады.  Зиннәт кенә биш ел бергә укыган Сәрия белән, апасы Илгиз белән гаилә коргач та, очрашмаска тырышты. Үзенең бер гаебе булмаса да, Зиннәт Сәрия каршында никтер үзен гаепле итеп тойды.

Кунакларны озатып, савыт-сабалар юып йөргән Сәриягә, Салават та булышып йөри.

-Әни, бер әйбер сорасам, ачуланмыйсыңмы?

- Нишләп ачуланыйм ди, рәхим ит, улым!

-Минем энекәшем, я сеңелкәшем булачакмы?

Менә сиңа мә! Ни дип әйтергә соң балага, дөресенме, әллә “татлы” ялганга төреп бирергәме? Сәриягә көн кебек ачык җавап, Салават өчен кара урман иде шул.

Сәрия, сәгатькә күз салып алды да:

-Улым, хәзер вакыт соң инде, иртәгә сиңа дәрескә, миңа эшкә, Әйдә, бу турыда иртәгә мәктәптән кайткач сөйләшербез дип, — Салаватка ятыр вакыт җиткәнен аңлатты.

Икенче көнне, мәктәптән әниле-уллы бергә кайттылар. Сәриянең дәресләрдән соң, өенә кайтырга ашыкмаган әнисенә, Салават  бүген аптырамады. Дүртенче классны гына тәмамласа да, фикерләү сәләте аның олыларча иде.

Тамак ялгап алгач, Сәрия Салаватка башта аның ике сеңелесе булуын искә төшерде. Салават чынлап та, әтисенең яңа гаиләсендә үскән кызлары белән еш очрашмаса да, өч-дүрт айга бер күрешеп, үзләренең туган икәнлеген белешеп  яши. Кызларның берсенә — биш, икенчесенә — өч яшь. Аннан килеп, ике туган энекәш-сеңелкәшләренең булуын аз сызыклады.

Салават: “Ә бертуганым, бертуганым булачакмы?-  дип сабырсызланып сорагач, дөресен әйтергә мәҗбүр булды.

- Юк, улым, кызганычка каршы, булмас шул!

Сәрия әлбәттә улына, икенчегә авырга калып, авыры төшүен, алай гына да түгел, үзенең дә гомере кыл өстендә булып, табипларның тырышлыгы белән генә исән калуы турында сөйләмәде. Шифаханәдән чыкканда, ул үзенең башка беркайчанда ана бәхете тоймаячагын белеп чыккан иде.

Зөлфия белән Зиннәт туена кайтырга үзе ризалыгын бирде шул Сәрия. Ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәндә, кат-кат әйтте Илгизгә, кайтмый калма, икебез исеменнән дә  котлап кил, дип. Белгән булса, аннан нинди хәлләр булып бетәсен, мәңге дә ризалагын бирәсе булмас иде дә бит. Хәер, язмыштан узып була мени, син күрәсене кем күрсен? Илгиз белән Зилә туенда очрашмасалар, туйдан соң да донья бетми бит әле. Барыбер туган-тумача җыелган җиргә, очрашмый калмаслар иде. Алай булмаса, башка ситуациясе килеп чыгар иде. Димәк, язмыш, аларга бер түбә астында  яшәргә юраган булган. Аннан бит.. Илгиз барыбер ташламады аларны. Атнага бер булса да очрашмый калганнары юк. Сәрия үзен шул уйлары белән тынычландырырга тырышса да, язмышына ачулы иде ул әлбәттә.

Әле ярый, ул Зилә белән Илгизнең, Зөлфия белән Зиннәт туена бер ел кала очраша башлаганнарын белми иде. Белмәсен, кирәкми. Болай да сынаулар әз булмады аңа. Зиннәт белән аерылган елны, әти-әнисең беръюлы фаҗигале рәвештә аварияда үлүләрен әйтәсеңме, “Ел укытучысы” конкурсында җиңүгә бер адым торганда, сәер генә аны исемлектән чыгарып ыргытуларымы дисеңме, санап китсәң…

-Әнием, минем өчен көяләнмә,  сагынсам да түзәрмен, — дигән булды Салават лагерь капкасы янында аерылышканда.

- Улым, син түзсәң дә, мин түзә алмам, шимбә көн килеп тә җитәрмен, көт, яме.

Зилә лекциясын тәмамлап, аудиториядан чыгарга торганда, аны  студентлар уратып алды.

-               Зилә Мисбаховна, әйтегез әле, табибның ялгышырга хакы бармы?

Зилә корт чаккан кебек сискәнеп куйды. Ләкин ул бик тиз үзен кулга алды.

- Бу гади сорау түгел, әлбәттә. Бер яктан, берәү дә хаталанудан азат түгел. Әмма, икенче яктан, ялгышулар кеше гомерләре белән бәйле.

Медицина институтының соңгы курсында укыган булачак табиблар хөрмәтле доцент — Зилә Мисбаховна белән бу темага озаграк сөйләшәселәре килсә дә, тәнәфес арасы аз булуы сәбәпле, сүз шул урында бүленде.

Зилә кафедрага да кереп тормый, урамга чыкты.

Шимбә бик тиз килеп җитте. Иртә белән Сәрия кибетләрдә йөреп, улына күчтәнәчләр алды. Илгиз сәгать унбердән  дә калмый килеп җитәрмен дип әйткән иде.  Инде уникенче ярты булып бара, һаман күренми. Берәр көтелмәгән эше килеп чыктымы икэн? Алай дисәң, шылтыратып әйткән булыр иде. Кибеттән кайткач, йорт телефонын да тикшереп алган иде, шылтыратучы булмаган.  Сәрия нишлим икән, әллә автобус белән генә барыргамы, ил чиге түгел, барып җитәрмен әле дип, киенә башлады. Шул вакыт телефон шылтырады. Сәрия залга үтеп, тиз генә трубканы алды.

-                           Сәрия, бу мин – Илгиз. Бүген Салават янына барып булмас, Зилә үзен начар хис итә. Әгәр хәле яхшырса, бәлки, иртәгә чамаларбыз.

-                           Ярый, аңладым, Илгиз. Мин автобус белән барырга җыенып беттем инде. Салаватка да  киләм дип сөйләнеп ыргыткан идем шул, ул да бүген көтеп торыр…

Сәрия автобуска чак өлгерде. Инде кузгалып киткән автобус шоферын, аның кебек баласы янына лагерьга баручы бер ир күреп туктамаса, белмим, нишләгән булыр иде икән? Алай гына да түгел, теге ир Сәрия кулындагы шактый гына авыр сумканы да күтәреп алып, аңа кереп урнашырга ярдәм итте. Сәрия урынына утыргач, борылып аңа тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте. Ир-атның үзе белән бер чама яшьтә икәнлеген дә искә алып куйды.

Рифат Сәрия янындагы буш урынга, рөхсәт сорап, күчеп утырды. Ике малае да лагерьда ял итә икән. Үзе бик ачык кеше булып чыкты. Лагерьга барып җиткәндә, Сәрия аның заводта инженер-конструктор булып эшләгәнен, тормыш иптәшенең әле ярты яшьлек кызлары белән  декрет ялында утырганын белде.

Алар икәүләп, ата-аналар белән балалар очраша торган махсус бүлмәгә керделәр. Дежурда торган малайга балаларының отряд номерын   әйттеләр. Бәй, отрядлары да бер булып чыкты малайларның.

-Яшь аермалары зур түгелме әллә малайларыгызның, әллә сөйләшеп икесен бер отрядка урнаштырдыгызмы? — дип сорап куйды Сәрия.

- Безнекеләр игезәкләр бит — Данис белән Денис.

- Мин укыткан мәктәптә дә бар игезәк парлар, без- укытучылар аера алмый аптырап бетәбез. Сез  үзегез ничек аерасыз соң?

- Безнекеләрнең бер мәшәкате дә юк, ягъни «близнецы» түгел, «двойняшки» алар. Данис – минем кебек чем-кара, Денис — суйган да каплаган әнисе.

 Тәрәзәдән лагерь ихатасы күренеп тора. Әнә, якында гына бер төркем малайлар туп тибәләр. Сәрия белән Рифат тәрәзәгә якынрак килеп, балаларның футбол уйнаганын карый башладылар.

-                           Бәй, минем малайлар туп тибәләр икән бит, — диде Рифат танып калып, — әнә сары футболкадагылар.

-                           Сәрия сары футболкадагы малайларны әзләп тапты.

Тукта, тукта, берсе малайларның Салават бит. Тик нинди сары футболка киеп алган ул, аның сары футболкасы юк иде бит?

-                           Рифат, бер сары футболкадагасы минем улым – Салават, сез  ялгыш күрәсез бугай.

Ул арада Салават килеп кереп, тәрәзә аша карап торган әнисен килеп кочаклап алды.  Рифат та аларга табан борылды. Сәрия:

-                           Гафу итегез, минем күземә күренгән бугай, тегендә сезнең малайлар туп тибәләр булып чыкты. Менә минем улым – Салават.

   Ләкин Рифат бу минутта Сәрияне бөтенләй ишетмичә, күзләрен зур ачып, Салаватка караган килеш  катып калган иде.

       Салават, балаларча түземсезлек белән, бер атна эчендә йөрткән яңалыгын әнисе белән  бүлешергә кереште.

-        Әни, әни, лагерьда миңа бер тамчы су кебек ошаган малай бар. Исеме – Денис. Безне бөтен кеше бутый, хаттә вожатыйлар да. Без бер-беребезгә “брат”дип кенә эндәшәбез хәзер.

-Бәй, менә үзе дә килеп җиткән. Әни, менә ул  минем “брат” — Денис!- дип,  Рифатка якынлашкан сары футболкалы малайларның берсен кочаклап алды.  Ләкин Сәриянен күзләре бу минутта Дениска түгел, малайларнын икенчесе – Даниска төбәлгәннәр иде.

Сәрия, аяклары камырлануын тоеп, стенага терәлде.

       Күзләрен ачып җибәргәндә, ул бер якты бүлмәдә караватта ята иде. Янында яшь кенә ак халатлы шафкәть туташы басып тора.

-        Кайда мин, нәрсә булды?

-        Борчылмагыз, сез лагерь медпунктында,  аңыгызны югалткач, сезгә беренче  ярдәм күрсәтеп, кертеп  яткырдык. Үзегезне ничек тоясыз?

-                           Әллә… үзем дә аңламыйм әле. Улым кайда?

-                           Улыгыз отрядта. Сез бераз хәл алгач, чакыртырбыз.

Сәрия ни булды соң әле бу дип,  исенә ярты сәгать элек кенә булган вакыйгаларны искә төшерергә тырышты.

 Менә аның  каршына  Илгизнең үсмер чагында төшкән фотосына охшаш малай басып тора. Ничә еллар буе улы Салаваттан эзләгән төсмерләрне бу малай ничек үзендә туплаган? “Бала тудыру йортында алышынмадымы?” дигән сорауны ничә еллар үз-үзенә бирергә курыккан Сәрия, бу мизгелдә әзер җавап каршында торган кебек булды. Салаватның: “Әни, эни! – дип өзгәләнеп кычкыруын ул ерактан, караңгылыкка чума башлаган җиреннән генә ишетеп калды.

Шәфкать туташы Сәриянең кан басымын үлчәде. Аннан лимонлап чәй ясап бирде. Салаватны чакырып китерделәр. Аңардан сорап та тормый атылып чыккан күз яшьләрен тыярга тырышып, Салават әнисенең кочагына сыенды. Куркытты бит аны әнисе. Бер дә аның мондый чагын күргәне булмады бит әлеге көнгә кадәр. Сәрия улының уйларын укыгандай:

-Улым, бар да яхшы, бар да әйбәт. Әгәр син елмаеп та җибәрсәң, тагын да шәбрәк булачак, — дип шаяртырга тырышты. Салават елмаю түгел, күккә кадәр сикерергә дә риза иде, тик әнисе генә чирләмәсен!

Шәфкать туташы аларның икесен генә калдырып, алгы бүлмәгә үтте. Сәрия икесе генә калгач, Салаваттан:

-Улым, баягы сары футболкадагы малайларның әтиләре кайтып китте микән, белмисеңме?- дип сорады.

- Данис белән Денис әтиләре яныннан килмәделәр әле, димәк кайтып китмәгән булырга тиеш.

-Алай булгач, йөгереп кенә барып әйтеп кил әле әтиләренә, мине көтеп торсын. Бик нык сорады әнием, Рифат абый, дип әйт, ярыймы.

- Хәзер, әнием!

Сәрия аннан шәфкать туташына:

-                           Үз хәлемә кайттым шикелле, рәхмәт сезгә! Улым белән автобус киткәнче саф һавада  сөйләшеп утырасы иде, — диде.

-                           Әлбәттә! Ярдәм кирәк булса, без һәрвакыт әзер.

Сәрия Салават белән бер сәгатьтән артык булды. Лагерь тормышын сорашты, киңәшләрен бирде.

 Рифат малайлары белән саубуллашкач, алар янына килде. Салаватны баштан-аяк күзеннән кичерде.

Автобуска кереп утыргач, Сәрия башлап эндәште.

-Рифат, сезнең хатыныгызның исеме ничек?

-Наташа.

“Наташа” исемен ишетәчәгенә бер шиге дә калмаган Сәрия, сулкылдап елап җибәрде. Рифат ни эшләргә белми аптырап  калды. Югыйсә донья күргән кеше бит инде, зур булмаса да, үзенә күрә җитәкче дә бит әле. Шатлык-кайгыларны бик күп уртаклашырга туры килде яшәү, эшләү дәверендә.

- Сәрия, сезгә һич борчылырга ярамый,- дип аны тынычландырырга тырышты.

Алар янында утыручы бер хатын-кыз валидол сузды. Тел астына валидол куйгач, Сәрия сулкылдаудан туктады. “Шәһәргә ике сәгатьләп кайтасы бар әле, бер-бер хәл була күрмәсен тагын”- дип уйлап куйды Рифат.

Сибәләп кенә ява башлаган яңгыр, көчәйгәннән көчәйде. Автобус шоферы тизлекне  киметте. Асфальт түшәлгән юл булса да, чокыр-чакырлар җитәрлек. Җитмәсә, бөтен күкне каплап алган кап-кара болытлар, тирә-якны  караңгылатып, юл күрү мөмкинлеген дә авырлаштырды.

-                           Рифат, телефоннарны алышыйк әле, безгә күрешеп сөйләшергә кирәк булырга ошап тора, — диде Сәрия бераз баргач.

Рифат шуны гына көтеп торган кебек, Сәриягә үзенең йорт телефонын язып бирде дә, Сәриянекен язырга әзерләнде.

Шул минутта каты итеп күк күкрәде, автобус тәгәрмәчләре әллә нишләп, биеп киткән кебек тоелды. Күз йомган арада автобус юл кырыена тәгәрәде.

Рифат тиз ушына килде. Кемдер торырга азаплана, кемдер кычкырып ярдәм сорый, сүгенгән тавышлар да ишетелә. Ул  Сәрияне эзләде.  Ни төсле иде әле күлмәге? Чия төсле, бугай. Әһә, әнә ул! Инженер булуы аны бик күп четерекле хәлләрдән чыгарырга булышты. Әле дә югалып калмасына ышанган Рифат, Сәрияне  күтәреп алып, автобустан чыгу юлын эзләде.

Рифат вакытында кайтмагач, Наташа  нәрсә уйларга да  белмәде. Автобус расписаниесы буенча, сәгать кичке сигездән дә  калмаска тиеш иде ире. Кайтышлый  эшенә сугылган дисәң, төн уртасына кадәр утырмас иде анда. Аннан килеп, эшендә телефон бар, шылтыратып әйткән булыр иде.  Әллә малайлар белән бер-бер хәл булдымы икән?

Рифат төнге өчләр тирәсендә кайтып керде. Сызырылып беткән битләрен күргәч, Наташа бар булган ачуын онытты. Рифат юынган арада, тиз генә өстәл әзерләде.

-Ярый, сабыр итим, үзе сөйләр әле, — дип  каршына килеп утырды.

Рифат башта Данис белән Денисның хәл-әхвәлләрен сөйләде. Аннан артыгын куертмый гына автобус белән аварияга очраганнарын, авыр җәрәхәт алган бер пассажирны шифаханәгә урнаштырып йөрүе турында әйтте.

Рифат икенче көн иртән иртүк, Наташа уянганчы, чыгып китте.  Ул кичә Сәриягә аның туганнарына шылтыратып, кайсы шифаханәдә ятканын әйтергә сүз биргән иде.

     Сәрия шифахәнәгә барып җиткәнче Рифатка аның хатыны Наташа белән бер көнне, хаттә бер сәгатьтә бала табуларын, алай гына да түгел,  аларның балаларының  анда алышынган булуларын фаразлады. Ул бу эштә аның элекке ире -Илгизнең әлеге хатыны, ул вакытта балалар табу йортында эшләгән,  Зиләдән шикләнүен әйтте.

 - Рифат, минем белән ары-бире берәр хәл була калса, берүк Салаватны онытма, ул синең каның булырга тиеш, дип берничә тапкыр кабатлады.

Рифат Сәриянең туганнарына шылтыратып әйткәч, тагын бер сәгатьләп урамда йөрде. Ничек итеп Наташага аңлатырга бу хәлләрне? Кинода я китапта гына була торган тарихны, аларның тормышына килеп кагылыр дип, кем уйлаган? Әллә Сәрия терелеп чыккач, аның белән тагын бер тапкыр сөйләшеп карарга микән? Ун ел буе үзләренең баласы дип кабул иткән баладан, хәзер ничек итеп ваз кичәсең? Икесенең арасында гына калсынмы әллә бу? Әйе, Сәрия белән сөйләшергә кирәк, акыллы хатынга ошап тора, каршы килмәс дигән ныклы карарга килеп, Рифат кайтыр якка борылды.

Дүшәмбе көн эштән кайтышлый, Рифат Сәриянең хәлен белергә шифаханәгә китте. Фамилиясен дә сорамаганмын бит, исеме белән генә табып булыр микән дип,  исемлекне карый башлады. Тик анда Сәрия исеме бер фамилия янында да юк иде. Башлаган эшне азагына җиткерергә яраткан Рифат, тиешле кабинетка керде. Тик анда аңа хәбәрнең аянычын җиткерделәр: бүген таң алдыннан Сәрия дөнья белән мәңгелекә хушлашкан булып чыкты.

Укулар башлануга атна-ун көн кала Илгиз Салаватны авылдан алып килергә булды.

Әнисен җирләгәннән соң Салават  авылда — Сәриянең бертуган энесе Наил  гаиләсендә калган иде. Ул үзе шулай теләде. Әнисенең каберен калдырып кая китсен инде ул?!  Хәзер аңа дөньяның бер кызыгы да калмаган кебек тоелды. Лагерда танышкан “браты” Денис та әллә кая томан арасында кереп, югалып калды. Җиңги тиешле Лилия апасының ачык йөзе, җор күңеле Салаватның авыр кайгысын ничек кенә җиңеләйтергә тырышмасын, бала йөрәге әнисен юксынып типте. Суга гына төшкән кебек булды шул аның әнисе! Балалыгы белән әнисенең үлемендә үзен дә гаепләп маташты. Салават олыларның: “Язмыштан узмыш юк, күрәчәк — гүргә кертә” – дигән сүзләрен тыңлый да, “Эх, лагерьга бармаган булсам!”- дип тагын көрсенеп  куя.

Капка төбенә туктаган машинаны иң беренче Наза күреп калды. Сарай янында утын  ташып йөргән Салават белән Азатка “сөенче” кычкырды.

-                           Ура, безгә кунаклар килде!

 Йорттан камырлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә Лилия йөгереп чыкты.

Салават,  кочагыннан утын кисәкләренең ничек  шуып төшкәнен үзе дә сизми калып, Илгизгә каршы атлады.

-Әти!

-Улым!

Ихата уртасында кочаклашып тын калган Салават белән Илгиз  күргәч, Лилия атылып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, башта кызы Назаның күлмәген төзәткәндәй итте, аннан җәһәт кенә күзләрен алъяпкыч читенә сөртеп алгач,  Илгиз белән күреште.

Җыйнаулашыпкыстыбый белән чәй эчеп утырганда, Наил дә кайтып керде.

Чәйдән соң олылар веранда ягына чыкты. Бераздан Салаватны эндәшеп алдылар. Түр якта телевизор карап утырган Наза белән Азат: “Нигә аны гына чакыралар әле”,- дигән кебек, сагаеп калдылар.

-Салават, әтиең сине Казанга алып кайтырга килгән. Ризасыңмы, әллә бездә каласыңмы?- дип сүз башлады Наил абыйсы.

Салават аптырап калды. Нишләргә? Әнисен бер үзен калдырып китү дөрес булырмы соң? Икенчедән, ул инде үзләренең шәһәрдәге фатирларын, дусларын, спорт мәктәбен сагынып өлгергән иде. Аннан бит әле аны Казанда “браты” да көтеп тора. Алар лагерьда адресларын, телефоннарын алыштылар. Һичшиксез очрашырга сүз куештылар. Тик икесе дә тормышның алар уйлаганча түгел, ә башкача китәчәгенә, ул вакытны күз алдына да китермәгәннәр иде шул!

Салават тагын чак кына уйланып басып торганнан соң:

-                           Әйе, риза, — дип җавап кайтарды.

Зиратка барып, Илгиз алып кайткан роза чәчәкләрен Сәриянең каберенә салгач, җыенып юлга чыктылар.

Бераз баргач, Илгиз Салаватка:

-                           Улым, бүген безгә кайтырбыз, аннан күз күрер!- дип кистереп әйтеп куйды.

Салават ризалык белдереп баш какты. Караңгы кабыр-капмас шәһәргә якынлаштылар. Йокымсырап киткән Салават та уянды. Буп-буш, әнисез  шәһәр аны үзенә йотты.

Рифат малайларны лагерьдан алырга баргач, икесен дә кисәтеп куйды:

-Әниегезгә Салават турында сөйләнмәгез, вакыты җиткәч, үзем әйтермен.

Денис:

-                           Нигә инде әйтмибез, минем аңа үземә охшаш малайны тизрәк  күрсәтәсем килә” – дип шыңшыса да, әтиләре ризалыгын бирмәде.

Рифат Сәриянең энесе Наилнең телефонын ташламаган иде. Сәрияне  күмеп бер ай чамасы үткәч, ул шылтыратып, Наилдән Илгизнең эш телефонын сорап алды. Наил башта бер белмәгән чит кешегә бирмәскә дә уйлаган иде. Аннан кире уйлады. Апасына беренче ярдәм кулы сузып, шифаханәгә кадәр озата барган, аларга апасы турында хәбәр биргән кешенең мөрәҗәгатен кире кагу,  дөрес булмас кебек тоелды.

Илгиз белән алар август башында очраштылар. Кеше ышанмас сүзне, чын булса да сөйләнмә дигәнне, Рифат бик яхшы белә иде. Шуңа күрә дә, ул Илгиз белән булачак сөйләшүгә әзерләнеп килде. Балаларының туу турындагы таныклыкларын,  берничә фотосүрәт алды. Сәрия әйткәннәрне кат-кат барлап, күз аллады.

Рифат күз аллаганча, сөйләшү авыр бармады. Илгиз бик җайлы, тыныч кеше булып чыкты. “Сәрия юкка гына башка беркемгә дә кияүгә чыкмый калмаган икән, чынлап та бик акыллы кешегә ошап тора” –дип уйлап куйды Рифат.

Алар күрешергә сүз куешып аерылыштылар. Чөнки аларга язмыш бик зур  эш йөкләгән иде.

Рифат алдында үзен тыныч тотарга тырышкан Илгизнең чынында йөрәгендә ут кайный иде. Сәрияне югалту кайгысын ничек басырга белми йөргән көннәрдә, тагын бер олы сынау.

Үзе теләп килеп эләктеме соң ул бу тозакка, әллә Зилә шулай оста итеп әзерләгәнме?  Йодрыгын төйнәп өстәлгә каты итеп сукканын сизми дә калды.

- Кабәхәт!

Кабул итү бүлмәсендә утырган Андрей  сикереп торып хуҗасының ишеген ачты

-                           Илгиз Калимуллович, бар да яхшымы?

-                           Андрей, бар да яхшы… борчылма. Машина әзер торсын, барыр җирем бар.

Илгиз бер нәрсә дә  күрәсе килмичә, күзләрен йомды. Ул үзен океан уртасында йөзеп йөргән йомычка итеп тоя башлаган иде бу минутларда. Өзгәләп ташларга җыенган аҗдаһа  дулкыннар аның өстенә ябырылдылар. Чү, дулкыннар арасыннан аңа каршы Сәрия  йөзеп килә түгелме соң? Илгиз йөрәге чәнчеп куйганын тойды. Күзләрен ачып җибәрде.

-                           Андрей!

-                           Тыңлыйм, Илгиз Калимуллович!

-                           Зилә Мисбаховнага шылтыратып әйт, өйдән чыгып китмәсен, ун минуттан өйдә булам, дип әйт.

Үзләре яшәгән йортлары янына борылышка җиткәч, Илгиз кинәт кенә шофeрына маршрутны үзгәртергә кушты.

-                           Олег Борисович янына, шифаханәгә!

Зилә үзе ялда чагында кызларын балалар бакчасына йөртмәскә тырыша. Башка елларны, ялга чыккан беренче атнаны ук Илгиздән авылга кайтартып куя да, бер айсыз килми иде. Кызлар Тәнзилә әбисе белән Мисбах бабасын якын иткәнгә, күбрәк алар янында булдылар. Ни өчендер кайнанасы Халидә Салаватны ныграк яраткан төсле тоела иде Зиләгә. Юк, ике арада салкынлык булмады. Килен-кайнә бер-берсе өчен өзелеп торды. Шулай булмый, алар арасында икесе дә өзелеп яраткан Илгиз тора бит! Тик шулай да Казанга кунакка килгән чагында да,  Халидә күбрәк вакытын Сәрия белән Салават янында үткәрергә тырышканы Зиләгә көн кебек ачык иде.

Доцентларның яллары ике айга якын булгач, диңгез буенда ял итәргә дә вакыт кала. Илгизе дә маладис, мең шөкер! Партия таралгач, ике дә уйламый бизнеска керде дә китте. Авыр чаклары да күп булды булуын, ләкин Илгиз бирешә, кул кушырып утыра торганнардан түгел.   Ике гаиләне тарту өчен, ял күрми эшләгән чаклары да күп булды, башы юлдан-командировкадан чыкмады. Зиләнең Илгизгә ачуы килгән  чаклары да булмады түгел, булды. Тик түзде. Кызлары әтисен эзләгәндә, ул аның Салават янында икәнен белсә дә, кызларына җавабын таба белде, ә Илгизгә үпкәсен белдермәде. Икенче тапкыр югалтасы килми иде аның  Илгизне.

Ә быелгы җәйге ял икенчерәк булды. Сәриянең фаҗигале үлеме, аларның җәйге ялларына да үзгәрешләр кертте. Бер ай шәһәр читендәге дачаларында яшәгәннән соң, бүген иртә белән Илгиз аларны эшкә киткәнче, фатирларында калдырып чыкты.

Вакытында кайтмагач, Зилә берничә тапкыр Илгизнең кәрәзле телефонына шылтыратты. Тик Илгиз трубканы алырга ашыкмады.  “Сөйләшә алмый микән, әллә Салаватның хәлен белергә авылга кайтып киттеме? Алай дисәң, әйтми йөри торган гадәте юк”, дип аптырап бетте.

Илгиз Олег Борисович яныннан берникадәр тынычланып чыкса да, Зиләгә карата  туган нәфрәт хисе кимемәде. Ресторанга да кереп утырган булды, файдасы тимәде. Олег Борисович аның ашыгыч нәтиҗәләр чыгаруын хупламады.

–Зилә Мисбаховнаны юк гаепләр белән рәнҗетә күрмә,  барысы да ачыкланыр, эшне анализлардан башлыйк, аннан күз күрер, — дип озатып калды.

Илгиз кайтып кергәндә, Зилә күптән йоклый иде инде. Илгиз аны уятмаска тырышып, әкрен генә зал ягына кереп китсә дә, сизгер йоклаган Зилә  торып аның янына килде. Илгиздән коньяк  исе килеп киткәндәй булды.

-Әйдә ятыйк, арыдым, — дип янына килеп утырган хатынына  борылып та карамый, йокы бүлмәсенә юнәлде.

Илгиз икенче көнне эшкә чыгып китәргә ашыкмады. Олег Борисовичның киңәшен тотып, Зилә белән  ирләрчә, аек акыл белән сөйләшергә булды. Илгиз сүзне ерактан башлады.

-Зилә, исеңдәме, мин синең белән очраша башлагач, Салават ник тышкы кыяфәте белән ике нәселгә дә ошамаган дип, сиңа врач буларак сорау биргән идем. Шул чагында син Салаватның ни өчен зәңгәр күзле, сары чәчле булуын медицина күзлегенән чыгып аңлатып бирдең.

- Әйе, исемдә, — диде Зилә Илгизгә туры карамый гына. Аның әле кичә Илгизгә булган ачуы һаман үтеп бетмәгән, саруын кайнатып тора иде.

- Салават – Сәрия белән минем улым булмаска тиеш, кичә миңа шушы хәбәрне җиткерделәр.

- Ничек сезнең балагыз түгел, ә кемнеке?

- Менә монысын син белергә тиеш, хәтереңне яңарт, — дип  Зиләгә якынрак килде. Зилә артка чигенде.

- Исеңдә булса, Сәрия белән биш минут ара гына Наташа исемле хатын игезәк малайлар тапкан.

Зилә исенә төшерергә тырышкандай, кашларын җыерды. Ни дисәң дә, ун ел вакыт узып киткән бит. Барысын да истә калдырып була мени,  аның кулыннан ничә генә бала үтмәде бит эш дәверендә. Кафедрага күчкәч кенә, практиканы бераз киметте.

-Я, ни әйтерсең?

Зилә:

-Син допрос алган тикшерүче кебек, — шаяруга борырга тырышса да, Илгиз үзе биргән сорауга җавап көткәнен аңлатып, Зиләнең күзләренә карады.

- Илгиз, мин чынлап та бер ни аңламыйм, әллә син  юри шаяртасың, әллә..

-Эх, Зилә, шундый җитди әйберне шаяртып була мени!

Илгиз ишекле-түрле йөрергә кереште.”Сәрияне, Сәрияне бит бер гөнаһсыз рәнҗеткәнмен. Зилә белән очраша башлауның төп сәбәбе дә бит, аның: “Сиңа хыянәт иткәнем булмады һәм булмаячак та” дип әйткән сүзләренә минем тарафтан ышанмау булды. Сәриям үзе дә белмәгән кеше баласын тәрбияләгәнен”.

-Илгиз, син мине  балаларны алыштырган димәкче буласыңмы әллә?

- Ниһаятъ, сиңа  да барып җитте бугай! Терсәк якын да бит тешләп булмый, елан кочагына үзем теләп кергәнмен.

-Син нәрсә сөйлисең, акылыңа кил! Кызларыбыз хакына!

Зилә кинәт кенә нәрсәдер исенә төшкән кебек, үз алдына сөйләнә башлады:

-                           Анна Михайловна… Анна Михайловна… әйе.. әйе…  ул… тукта…

Илгиз белән  Зиләне Анна Михайловна сөенеп каршы алды. Пенсияга чыгуына биш ел булса да, кызлар кебек йөгереп кенә йөри әле ул. Тиз генә чәй әзерләп алды. Зилә Анна Михайловна белән бик сак сөйләште. Ни дисәң дә яшь бара, дөрес аңламавы да бар. Ләкин үзенең баш очында асылынып торган кара болыттан арынасы килүе көчлерәк иде.

-                           Анна Михайловна, онытмадыңмы, эшли башлаган беренче елны мин, Илгизнең малаен кабул иткәнемне, сиңа сер итеп кенә сөйләгән идем.

-                           Нишләп онытыйм ди. Сине бик яраттык бит, Зилә Мисбаховна, яшь булсаң да тырыш, белемле идең бит. Шуңа да кемгә сине алыштырган дип, хатын-кыз кызыксынуы белән кызыксындым Илгизеңнең хатыны белән. Ходай кушкан булгач, барыбер килеп кавышкансыз, язмыштан узмыш юк шул, балалар, — дип, какча куллары белән икесенең аркасыннан сөеп тә алды.

-                            Баласы күкрәген дә алмый яфалады бит ул хатынның, ялгышмасам, дип дәвам итте сүзен Анна Михайловна.

-                           Ялгышмыйсыз, -  диде Илгиз, — ясалма күкрәк сөте белән үсте ул.

Болай да йомшак тавышлы Зилә, тавышын тагын да йомшартыбрак:

-                           Анна Михайловна, Сәрия бала тудыру йортыннан икенче кеше баласын алып кайтып киткән. Менә шуңа килдек без синең яныңа, Ничек шулай булган, кем эше булырга мөмкин.

-                           Ә нинди бала белән алышынган соң

-                           Сәриядән биш минуттан соң тапкан Наташа исемле хатынның, игезәк сыңары белән!

Анна Михайловна гомер буе акушер-шәфкать туташы булып эшләсә дә, моңа кадәр мондый тарихны ишеткәне дә, күргәне дә булмады.

-                           Ә кем аның шулай булганын исбатлый ала?

 Илгиз Анна Михайловнага барысын да сөйләп бирде.

Ун ел элек булган хәлләрне исенә төшерергә тырышыпмы, Илгиз белән Зилә сөйләгәнәргә ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй,  Анна Михайловна бераз уелып утырды.

-                           Балалар, сез хәзер ишеткәннәрдә, бәлки, дөреслек тә булмас,  ләкин балаларның алышынганы хак булып чыкса, башкача булмавы көн кебек ачык, дип сөйләп китте.

Анна Михайловна Наташаның игезәк малайларын Сәриянең малае янына  кертеп салгач, өч сабыйга да беләзекләр әзерли башлады. Медицина көллиятен тәмамлап ике ай элек кенә эш башлаган Венера:

-  Зилә Мисбаховна сезне чакыра -  дип тагын Анна Михайловнага эндәште.

Анна Михайловна үзе башлаган эшне Венерага кушты.

-                           Кара аны, бутый күрмә!- дип кисәтеп тә куйды.

Наташаның  бәбәйләгәннән соң кан басымы күтәрелеп киткән булган икән. Укол ясагач, Анна Михайловна яңа туган сабыйларның беләзекләре тагу-тагылмавын тикшерде.  Венера кушкан эшне төгәләп, үзе  постына киткән.

Илгиз белән Зилә Анна Михайловна сөйләгәнне диккатъ белән тыңладылар.

Хушлашканда, борчулары өчен тагын бер кат гафу үтенеп, машинага кереп утырдылар. Шофер янында сөйләшми генә кайттылар. Һәркем үз уена, үз хатирәләренә кереп чумган иде.

-               Зилә Мисбаховна, әйтегез әле, табибның ялгышырга хакы бармы?

Яз көне  студентлар биргән сорау тагын кылт итеп исенә килеп төште. Ничә ел инде аңа авылдагы күршеләре Сабира апаның үлеме тынгылык бирми. Зиләне соңгы көннәренә кадәр өметләнеп көтеп торган бит ул. Ә Зилә тотты да турыга Казанга кайтып  эшкә урнашты.  Авыр чир Сабира апаны Зилә авылга ялга кайтканчы алып киткән иде. Бүген докторлык диссертациясе өстендә эшләгән Зилә,  Сабира апаның диагнозы белән   аякка басып булмаганын яхшы аңлый. Тик кешенең өметен җимереп, кайтмый калганын, үзенең ялгышы дип кабул итте. Кем белә, бәлки, яхшы сүз дә җанга дәва булып яткан булыр иде.

 Һәм менә тагын бер ялгыш. Бу ялгышта ничә кешенең язмышы буталган. Кешенеке генә түгел, үзенеке дә. Туры гаебе булмаса да, Зиләнең кул астында эшләгән хезмәткәрләр аркасында бит булган бу ялгыш. Бүлек  җитәкчесе вазифасына иртәрәк үрелдеме әллә ул теге вакытны?

Илгизнең уйлары Сәриядә иде. “Ниләр генә  күз аллады икән Сәрия балаларның алышынганын белгәч? Миңа да ачулангандыр. Ник кенә ичмасам, беребезнең дә башына генетик анализ ясарга дигән уй килмәгән?”  Күңелсез уйлардан арынырга тырышып, ул машина тәрәзәсеннән карап бара башлады.

 “Салаватны үзебезгә алып кайтам” – дип, Илгиз авылга кайтып киткәч, Зилә кызлары Алия белән Алинага, бүгеннән алар белән Салават абыйлары да яшәячәген әйтте. Биш яшьлек  Алия апасы  “Ура!” дигәнен, икесе тулган Алина кабатламакчы булган иде дә, булмады “Ула!” дан узалмады. Салават еш килмәсә дә, булгалады аларда. Ләкин озак тормый, нигәдер гел әнисе ачулана кебек тоела да, кайту ягын карый. Шуны сизепме, әтисе дә аралашуны күбрәк башка урында сайлый иде.

Илгиз белән Салават килеп кергәч, “Ура” да, “Ула” да онытылып, кызлар бер мәл ятсынып тордылар. Азаккы очрашуларына да бит биш былтыр аларның. Ярты сәгать тә узмады, алар инде бер дә аерылмаган, бер гаиләдә яшәгән кешеләр булып беттеләр.

Балаларны йокларга салгач, Илгиз белән Зилә иртәгә эшләсе эшләрен барладылар.

Иң беренче Рифат һәм Наташа белән очрашырга булдылар.

Салават озак йоклап китә алмый азапланып ятты. Югыйсә, дүрт сәгатькә сузылган юл арытырга тиеш иде бит инде аны. Әтисе белән Зилә апасының зал ягыннан сөйләшкәннәре өзек-өзек кенә ишетелеп китә. “Рифат, Наташа, анализ”-  дигән сүзләр еш кабатлана. Салаватның да исемен ычкындыргалыйлар.  Шулай ята торгач, ул йокыга киткәнен сизми дә калды. Төшенә әнисе керде. Ул исән, имеш. Тик әллә кайда,  еракта үзе. Салават әтисе белән йорт алдындагы эскәмиядә утырып торалар. “Улым! — ди әнисе, — әтиеңне эзләп та-а-ап!” Салават әнисенә:  “Әни, күрмисең мени, мин бит әтием янында”. Аннан Салават эскәмиядән сикереп тора да, әнисенә таба йөгерә башлый. “Әни, әни! – дип өзгәләнеп кычкыра, тик әнисе ишетми, ерагайганнан ерагая бара.  Уянып киткәндә, янында Зилә апасы басып тора иде. Еламаска тырышса да булдыра алмады. Төш белән өн икесе бергә буталып, йөзе белән мендәргә капланды. “Әнием, әнием” – дип үрсәләнде. Үзен тынычландырырга тырышкан Зиләнең кулларын этәреп җибәрде.

Зилә Салаватны йокы бүлмәсендә калдырып, залга үтте.

-                           Зилә, син әзерме?

-                           Әзерлеккә әзер лә ул, менә ни.. Салават..

-                           Ни булган Салаватка?

-                           Төшенә әнисе кергән бугай, саташып уянды. Мине якын китерми янына, бәлки син тынычландыра алырсың.

Илгиз йокы бүлмәсенең ишеген ачканда, Салават торып киенә башлаган иде.

- Хәерле иртә, спортсмен! – диде Илгиз Салаватның кызарып торган күзләрен күрмәмешкә салышып.

-                           Хәерле!

-                           Иртәрәк түгелме әле, каникулның соңгы көннәрендә йокыны туйдырып каласы килмиме әллә бердә? – диде тавышына шаянлык кертергә тырышып Илгиз.

-                           Әти, минем үзебезгә кайтасым килә.

Сүзнең көтелмәгән якка борылуы, Илгизне бераз сагайтты.

-Улым, мин сине аңлыйм.  Башта читенрәк булыр, озакламый өйрәнерсең. Без сине  барыбыз да яратабыз, һәм гомүмән, син үзеңне үз өеңдә кебек хис ит! Ә әниең белән яшәгән фатирга телисең икән, хәзер үк барып киләбез. Тик анда бер үзеңә яшәү читен булыр. Аннан… Син бит балигъ түгел, шуңа күрә синең өчен мин җавап бирәм.

Салават эндәшмәде. Эндәшмәвен ризалык билгесе итеп кабул иткән Илгиз:

-Ярый, әйдә, күп сүз китапка яхшы, киттек!- дип, Салаватны ияртеп чыгып та китте.

Зилә, иртән иртүк эшләрнең алар планлаштырганча барып чыкмаганына эче пошып, кер юарга тотынды.

Салават фатирга килеп кергәч, әнисе килеп чыкмасмы дигәндәй, бөтен бүлмәләрне тиз генә әйләнеп чыкты. Залдагы форточканы ачырга үрелгән Илгизгә:

“Әти, кирәкми, ачма, өйдә әни исе бар, шулай гына калсын” – дип, кире туктатты. Илгиз, Салаватның үз яшенә карата иртәрәк әйтелгән бу сүзләрне, башы аша үткәреп маташкан арада, улы аш-су бүлмәсенә чыгып, радионы кабызып җибәрде.

“…Әрнетә йөрәкне югалту газабы, -
Әйтерсең лә бу -  гомернең азагы…”

Чү, әнисенең  җыры түгелме соң?  Соңгы вакытларда, шушы җыр яңгырый башласа, радионың тавышын ачып куя да, бөтен эшен ташлап, тыңларга утыра иде.

-                           Әниеңнең яраткан җыры.

Салават Илгизгә карап куйды.

-                           Ә син аны кайдан беләсең?

-                           Беләм, улым, мин барысын да беләм.

-                           Белмисең шул. Менә минем “двойнигым” барын белмисең, вәт!

-                           Денисны әйтәсеңме?

Салават колакларым дөрес ишетәме дигән кебек:

- С -с-с ин  аны кайдан беләсең, юк, син аны белергә тиеш түгел идең әле. Мин бит аның турында сиңа сөйләп өлгермәгән идем әле, — дип әтисенә аптыраулы карашын юнәлтте.

- Мин шуның өчен дә әти кеше бит, әти булгач, син дә шулай барысын да белеп торырсың, — дип, Илгиз Салаватны күкрәгенә кысты.

- Әтием, алай булгач, әйдә без аны Данис исемле туганы белән кунакка чакырыйк. Мин дә аларның адреслары да, телефоннары да бар,- дип,  сумкасыннан блокнот тартып чыгарды.

Ә радиодан җыр агылды да агылды:

“Табышу-кавышу өметләр уята
Яралы күңелне тан җиле юата.
Җирдәнме-күктәнме кайтып төш яныма,
Тере су сипкәндәй булыр бу җаныма.”

Люция Аблеева (25.01.2016)

P.S. Рәсем интернеттан алынды

Люция Аблеева



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.