Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Калдым шул

G4ecJzfdw9c

Күрше авыл белән үзебезнең авылда җыенысы утызлап ялгыз ир-ат без. Менә миңа да илле биш тулачак быел. Өйләнә алмадым инде. Авылларда җыенысы әбиләр һәм бабайлар гына калып бара. Эш тә юк, чыгып та китеп булмый. Мин, мәсәлән, әнине карыйм, аңа 89 яшь тулып килә, чыгып китеп булмый. Үземнең дә сәламәтлегем юк дип әйтерлек. Туганнарым бар, алар район үзәгендә торалар, авылга кайткалап кына йөриләр. 
Минем үземнең тик торган юк алай, авыл эчендә, күрше авылларга чыккалап, балта эшләре башкарам, бизәкләп тәрәзә йөзлекләре дә, капкалар да ясыйм. Умарталарым да бар. Вак-төяк малларым гына, олыларын бетердем инде. Печән чабып интегәсем килми инде бу яшьтә. Әле быел да сарыкларыма дип печән чапкаладым. Кайчан чыксам да, бураннап яңгыр ишеп китте, берсендә хәтта кар төште. Менә шундый җәй. Сыер савып та бүтән маташасым килми, күп саудым инде үз гомеремдә. Хәзер кибеттә бөтен нәрсә бар, акчабыз җитә. Бал сатканнан да кала. Аны сатуга дип тә тотмыйм, бер шөгыль булсынга дип кенә. Өебез бура, аннары кирпечтән дә өстәп салдым. Су кергән, чыккан, бәдрәф, душка кадәр бар, авылда хәзер шәһәрдән ким яшәмиләр.
Ялгызлыгымның сәбәпләре төрледер. Яшь чагында Казанда да эшләп йөрдем, кызлар белән дә аралаштым. Уйлап бетермичә йөрелгәндер инде, тормыш алда дип уйлаганмындыр. Аннары кисәк кенә әти үлеп китте дә, миңа авылга кайтырга туры килде, хәзер ул вакытлардан да егерме елдан артык вакыт узып киткән. Аннары авылдан чыгып китәргә дип ничәмә тапкыр талпынып карадым, әнине ташлап китеп булмады. Туганнар да гел әйтеп тордылар, ничек әнкәйне ташлап китәсең инде диделәр. Үзегез кайтып торасыгыз килмиме дигәч, безнең тормышлар районда көйләнгән шул бит дип акландылар. Шулай итеп, аларның тормышлары көйләнгән икән дип, мин үземнекен көйли алмыйча калдым инде. Әнине ничек ташлап чыгып китмәк кирәк, гәрчә ул миңа “улым, читтә эшең булса, миңа була гына авылда калма” дип әйтеп торса да, бусаганы атлап чыгып китә алмадым. Ярар, хәзер болар турында сөйләп утыруның мәгънәсе юктыр. Авылга кайтырга теләгән хатыннар да таба алмадым. Үз ихатабызны ташламыйбыз дип әйтүчеләре дә, шәһәрдә генә торасым килә, балаларымны ташламыйм дип әйтүчеләре дә бар. Кайсысы балаларының ипотекасын түли, үзенә акчасы да калмый, андый кеше белән яшәве авыр бит инде.
Ялгыз калган ирләр үзләре гаепле дим мин, күпчелеге эчкече. Араларында бик акыллы егетләр бар иде, шул аракы гына харап итте. Мин эчү белән артык мавыкмадым, авылга кайтып кына ялгыз калдым. Әрсезрәк егетләр яшь чакта өйләнеп калса гына, аннары бер калсаң, каласың икән ул. Миндә дә юашлык булгандыр. Кызлар гына утырып калудан курка бит ул, шуңа күрә чат ябышып кияүгә чыгып бетәләр. Ә егетләрдә утырып калам дигән курку юк бит, шуңа утырып, авызларын ачып калалар да. Яшь чагында егетлеге дә булгандыр инде, ләкин хәзер үкенүдән ни файда.

Фәнил белән Лилия Сөнгатуллина сөйләште. 
«Безнең авыл гыйбрәте» П2248

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте» төркеменнән урнаштырылды.

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.