Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Үпкәләмә көзләргә

осень-4

      Күңелемнең әллә нинди моңсу чагы иде.Кәефемне күтәрсә дә бары тик җырлар, яхшы җырлар гына күтәрә алачак.Хатыным үлгәннән бирле филармониягә аяк басканым юк .Бала тапканда аңын җуйган хатыным кабат исенә килә алмыйча, дөньяда 1 сәгать кенә яшәргә өлгергән нәни улыбыз белән бу тормышның бөтен матурлыгын үзе белән алып китте сыман.Ә ул исән чакта концертларга  бик еш йөри идек.Бүген менә аякларым үзеннән- үзе филармониягә тарта, ник -үзем дә аңламыйм.

       Белдерүдән күп нәрсә юк.Таныш җырчылар да, бик үк билгеле булмаганнары да җитәрлек икән монда!Әһә,бүген Ирек Галиев концерты буласы ! Нәфкать төркемендә гитарада уйнаган чакта да хатыным Гөлчәчәк белән бик ошата идек үзен.Кассада билетларның сатылып бетүен әйттеләр. Карале, бик үк билгеле җырчы дип тормаган халык, убылып килгән!Инде нишләргә дип аптырап торганда, ишек төбендә басып торган кечкенә генә бик мөлаем йөзле бер ханымга күзем төште. Миләүшә чәчәкләре төшкән күлмәгенә туры китереп сөрткән иннеге дә килешә үзенә, кыска итеп кистергән бөдрә чәчләре дә, мут елмаеп торган чем кара күзләре дә миңа хатынымны хәтерләтте. Хатынымны сагыну хисләре мине буйсындырып әлеге ханым янына алып китте, аякларым да әйтерсең , үзләреннән –үзләре “бар,бар,таныш!”диләр сыман.

    -Хәерле кичләр, ханым! Сезнең дә билетыгыз юкмыни, эчкә узмыйсыз, менә миңа да эләкмәде әле, -дип сүз куштым.

    -Хәерле кич! Нишләп булмасын, миндә 3 билет ! Дусларыма да алган идем, нишләптер, күренмиләр, телефоннары да алмый.Ирекнең җырлавын бик яратам мин, бөтен авыл кешесенә алыр идем, акчам булса, күрсеннәр иде шундый шәп егетне алар да.

     -Калган 2 билетыгызны миңа сатыгыз да, залга керик ,булмаса, -дидем үзем дә сизмәстән. ”Ачык төстәге кием киеп булса да, кәефеңне күтәр!”дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.Бу миләүшә чәчәкле күлмәктәге ханым белән дә танышасым, сөйләшәсем килә.Ул да булмады, залга чакырып,”Туган тел”җыры аккордлары яңгырады.1,2,3!

    -Мәгез инде берсен алайса, -дип ханым билет сузды.Ярты көн буена сузылган кәефсезлегем пәрдәсенең бер чите ачылды. Елмаеп, меңлекне ханымның үзе төсле үк кечкенә сумкасының кесәсенә шудырдым.Ул кинәт кенә:

   -Мин хәерче түгел, миңа сәдака кирәкми, 1 билетлык кына бирегез!-дип акчамны кире кайтармакчы иде.Мин ,ул аны-моны уйлап өлгергәнче дип, бу терекөмеш сыман бик тере ханымны култыкладым да залга уздым.Үземнең дә исем китте,карале,мин дә шундый кыю була алам икән ләбаса!Шаяру һәм җан тынычлыгы,кыюлык төрле кыен хәлләрдән дә алып чыга икән ич!

    -Соңарсак, сезнең яраткан җырчыгызны күрмичә калабыз ,әйдәгез тизрәк, минем дә кәефкә ай нурлары төшсен әле,-дидем мин.

-Илһамия мин,ә сез?-диде бөтерчек ханым.

-Бәхетгәрәй.

Илһамия ,чынлап та,җырчыны бик ярата икән,билетларны икенче рәттән үк алган.

-Менә мине җүләр димә инде,үзем дус хатыннарны концертка чакырдым,ә үзем бер белмәгән ир белән утырам.Вәт тамаша!

Илһамия битенә мәхәббәт чокырлары чыгарып,көлеп куйды.

-Нишләп белмәгән,таныштык ич!

-Ә сезнең хатыныгыз нишләп килмәде?-дип кинәт сорап куйды ханым.

-Концерт карар өчен генә теге дөньядан кайтмыйлар!Тавышымдагы кырыслык Илһамияне сискәндереп куйдымы, ул утырган урынында калтыранып китте.Үзем дә уңайсызландым. Баш очымда гына кемдер: “ Үткәнне онытма, әмма бүгенге белән яшә!” -дип пышылдаган сыман тоелды.

Бик тиз җиргә төштем.

 -Гафу итегез, хатыным үлгәнгә 7ел инде.

     Хатын гаҗәпләнмәде, әйтерсең лә ,ул мине, бөтенләй таныш булмаган ир-атны үтәли күрә иде.Ирек ,чыннан да,әйбәт ,дәртле итеп җырлады.Мин бер сәхнәне,бер янымдагы Илхамияне күзәтеп утырдым.Шундый тере,тиктормас хатын күргәнем юк иде әле,Иреккә кулларын болгый,үзе бертуктаусыз елмая,көйне  музыкантлар уйнарга тотынуга, аяклары тыпырдый башлый,җыр бетүгә озак итеп ,сикерә-сикерә кул чаба,тамаша!Сәхнә бу хатынның спектакле янында чүп кенә булып кала!Бу сиңа кесәсеннән сагыз чыгарып,һәр җырчыны битараф кына күзәткән  тамашачы түгел инде.Концертның беренче бүлеге бетүгә,Илһамия дә урыныннан тиз генә сикереп торды да:

-Әйдә,барасыңмы минем белән,Ирек белән таныштырам үзеңне,-дип каршы әйтергә сүз калдырмыйча, кулымнан эләктереп алып та китте.Юк,бу минем Гөлчәчәгемә тамчы да охшамаган икән ич!Кая ул, янәшә дә тормаганнар! Гөлчәчәк ни генә эшләргә уйласа да, сабыр күзләре белән башта миннән рөхсәт сорый иде, миңа ошамаган нәрсәләрне сорамый, теләсә нинди вакытта аптыратмый. Ә яңа танышым миңа аны-моны уйларга урын калдырмыйча, култыклап ук диярлек фойега сөйрәде.Карале,әрсезлеген!Хатынымнан гайре башка хатын-кыз заты күрмәгәнгәме,берара югалып та калдым,бөтерчеккә каршы килә алмадым.Без гример бүлмәсенә килеп кергәндә,бик мөлаем бер чибәр генә ханым җырчының прическасын рәтләп тора иде.

-Бу аның хатыны!-дип пышылдады колагыма Илһамия.Гадәттә,мин артистларның шәхси тормышлары белән кызыксынмыйм,ә монда Илһамия минем колакка үрелеп  Ирек хакында мәгълүматлар яудыра.Әмма мин Илһамияне тыңлаудан бигрәк, ирен сәхнәгә матур итеп чыгарырга омтылган хатынга карап сокландым да,гаҗәпләндем дә.Ул аның сәхнә костюмын рәтли,битләреннән тир тамчыларын йомшак кына итеп салфетка белән киптерә,чәчләрен өскә кабартып купшыландыра.Мин инде комачауламас өчен ,бүлмәдән чыгып китәргә дә әзер идем,бары Илһамия генә:

-Кая барасың, хәзер Ирекне алып фотога төшәбез.Авылдашларның йөрәген яндырырлык фотога да төшеп кайтмагач,Азнакайдан кадәр Казанга 5-6 сәгать автобуста кыйналып килмим дә мин,-диде.

    Җырчы  инде кыяфәтем ярарлыктыр, дип көзгедән безгә таба борылуга, Илһамия Ирек янына йөгереп диярлек барды да:

-Дустым,таныш бул,бу булачак ирем (әйе,әйе,әле танышуыбызга 1 сәгать кенә булса да,ул инде мине үзенә өйләндерергә җыенган,барысын да хәл иткән ,күрәсең),-диде.Җырчы исә:

-Бик күркәм, бик әйбәт,котлыйм!-дип миңа кулларын сузды. Мин әллә нишләп киттем.Теләсә нинди авыр хәлләрдән кырыслыгым һәм тапкырлыгым белән җиңел чыга торган егет –минме соң бу?!Эчемдә ниндидер каршылык хисе булса да, баш миемдә ,әйтерсең, юха елан утыра:”Син бит риза,риза!”-ди сыман иде.

-Рәхмәт,-диюдән башка сүз әйтергә телем әйләнмәде.Илһамия генә җырчы егетнең әле бер ягына, әле икенчесенә чыгып авызын бер колактан икенчесенә кадәр ерып, култыклап фотога төште.хатын үз-үзеннән бик ризалык галәмәте чыгарып,”инде минем эшем бетте”дигәндәй,кабат минем сул як беләгемә ябышты да:

-Минем бик эчәсем килә,буфетка кермибезме ?-дип ишеккә  юнәлде.Мин ниндидер бер тылсымга буйсынган сыман,каршы бер сүз дә әйтә алмыйча,ул теләгән юнәлешкә атладым.Минме соң бу, бөтен таксопаркны дерелдәтеп торган Бәхетгәрәйме?Минем кул астыннан гына булган яңа танышым сөйрәп диярлек минем алдан бара..Чая!Ут борчасы бу,әрсез дә!Күз алдыма кабат хатыным Гөлчәчәк килеп басты.Оялчан хатыным,очрашып йөри башлаганнан соң 3 ай узгач кына үптергән иде бит!Кочагыма кыскач та,куркак болан баласы сыман читкә тайпылыр иде,ә бу үзе куеныма атылып керә…Юк икән лә, охшамаган икән лә Илһамия хатыныма, күлмәгенең чәчәкләре генә шундый икән!Култыгымнан гына барган Илһамиянең хушбуй исе башымны әйләндерә, ислемай салынган мичкәдә коенып чыккан бугай ул!Буфетта 1 чынаяк чәй,2 фужер кызыл шәрабне әйләндереп каплагач,хатын тагын да ачылып,тагын да канатланып китте:

-Бүген беләсеңме нинди көн?Юк,белмисең,белә дә алмыйсың!Җиденче иремнең җидесе бүген!Әй,нәрсә искә төшереп торам соң,синең дә хатының үлгәнгә җиде ел бит әнә!

        Чү!Колакларым ялгыш ишетмәдеме дигәндәй:

-Ничек җидесе,ничек җиденче? Ә син? Син ничек монда?

-Мине аның белән хәзер берни бәйләми бит,шуңа монда!

-Соң ирем дидең бит?

-Әйе ирем иде.Җиденчесе!-

-Барыбер аңламадым.Ирең булгач,җидесен син уздырмадыңмы?

-Ә ник мин уздырыйм әле ашны?Әнә сукыр атасы белән зөбани анасы уздырсын!Алар бит үтерде малайларын…

Миндә инде концерт кайгысы бетте. Бик ачык та,чая да күренгән хатынның ниндидер  сөремгә төрелгән серле язмышы кызыксындыра иде.Без кабат залга кердек.Концертның икенче өлеше башланды.Эчем тулы ут,башым тулы сорау!Билетсыз гына өйгә кайтып киткән булсам, тынычлап йоклап,иртәнге сменама ял итеп эшкә чыга идем бит!Ә болай…Бөтен тәнем куырылып килде. Ә Илһамия минем борчылып кыбырсынуыма исе дә китмәгәндәй,элеккечә үк рәхәтләнеп тамаша карый, үз-үзенә сөенеп көлә:

-Браво,браво,егетләр!-дип кычкыргалап та куя.Мин мең энә өстендә утырам.”Җиденче ир, җидесе, сукыр ата, зөбани ана….”миемне туктаусыз бораулый.Ярабби, язмыш кем белән очраштырды мине?Минем дә әнием сукыр бит!Инде менә Чебоксарга барып , 2 операция ясатсак та,файдасы булмады.”Болгар”теплоходында фаҗигале төстә үлгән бертуган  абыемның хатыны әнкәйнең терәге хәзер.Дөрес,җиңги бу авыр хәлләрдән соң үзе дә биреште.Озак көтеп алган бердәнбер уллары Алмаз белән ире батып үлгәч тә ,бер атна урында ятты.Тик тормыш дәвам итә.Авылда терлек-туар.кош-корт,күрше-күлән көн дә синең йортны карап бетерә алмас.Әнкәйне карарга дип ,вакытлыча алган отпускам да бетеп китте.Миндә җыр кайгысы түгел иде инде.Минем тормышымда булып та,инде бакыйлыкка күчкән бар туганнарымны барлап чыктым…Әнә ап-ак биләүсәдә ятучы ир бала.Биләүсәсе ак булса да,улымның йөзе шәмәхә иде.5кг.700граммлы балага туган чакта зыян килгән,ә хатыным бала тудыру шатлыгын тоя алмыйча,бер йомган күзен кабат ачмаган иде…”Әти,әтием!…”колакка каяндыр шул яңа туган баланың тавышы килде сыман.Маңгаема таныш хатынның куллары орынгач кына айнып киттем:

-Әәәәй.Бәхетгәрәй,ауууу!Концерт бетте!Залдан халык та тузып бара инде…Монда кунарга җыенмыйсыңдыр ич?

Мин инде Илһамия белән чәчәкләнеп сөйләшер хәлдә түгел идем.

-Кая кайтасың,озатыргамы,-дидем коры гына.Ул моны көтмәгән иде булса  кирәк,башта дәшмичә торды,аннары:

-Мин кунача кайтырга тиеш дус хатыннар килмәде бит,билет та алган идем,телефоннары да дәшми.Вокзалга төшеп,иртәнге автобусны шунда көтсәм генә инде. Нишләргә, кая куярга Илһамияне?Филармония ишек төбендә ташлап китү дә яхшы түгел.Үземә чакырсам,тагын әллә ничек кенә…Хатыным үлгәннән бирле йортыма хатын-кыз заты аяк басмаган дияр идем, сеңелем ай саен җыештырып кына киткәли.Инде үзем дә хатыннар эшен белеп эшли башлаган идем.

     -Безгә кайтып кунсаң гына инде, иртәгә мин эшкә барышлый автовокзалда калдырырмын,-дидем.

-Өең зурмы соң?-диде Илһамия,чытлыкланып.Мин иркенлекне яратам,гел мунча кебек өйләрдә яшәп туйдым мин.

-Бер кичкә бер карават җитә ич инде сиңа,-дияргә көч таптым.

-Караватың ниндидер бит әле,евра булса,икебез дә сыябыз,-дип өнемне алды.

  Бу минутларда ,әйтерсең лә,хатыным хәтирәсенә хыянәт итәм шикелле тоелды.

  Ярты сәгатьтән без өйдә идек инде.Илһамиягә юыну бүлмәсен күрсәттем дә,чәй куярга дип үзем кухняга кердем.Мин җиңелчә генә чәй табыны әзерләгән арада ,Илһамия өй белән танышып йөрде,күрәсең,кухняга тиз генә кермәде.

Кулыма инде чәйнекне күтәреп чәй ясыйм дип торганда, артымнан песием генә килеп, аркамнан Илһамия кочып алгач кына, кабат җиргә төштем:

-Бәхетгәрәй, мин шундый, шундый бәхетле бүген! Шундый! Әле ярый дус хатыннар килмәде филармониягә, мин бәхетемне-сине очратмаган да булыр идем.

Кулымнан чак кына чәйнегем төшеп китмәде.Мин уңайсызланып калуымны яшерегә тырышып:

-Син бит мине бөтенләй белмисең.ә бәлки мин бандиттыр,кеше өендә йөримдер.хуҗасының ялда икәнен белепачкыч яратып кергәнмендер…-дип артыма борылсам,алдымда май ашаган мәченеке төсле яшел күзләрен яндырып,хатыным Гөлчәчәкнең кунакка гына киеп йөри торган алсу розалар төшкән затлы күлмәгеннән Илһамия басып торганын күргәч,башым әйләнеп китте:

-Сал!Сал тизрәк!Аттыр минем өемнән!Кем кушты сиңа безнең шкафта казынырга!Аттыр диләр!Тиз бул!-дип җикергәнемне сизми дә калдым.-Ни хакың бар синең хатыным күлмәген кияргә?Ни хакың бар?

-Бәхетгәрәй җаным,туктале,мин бит сиңа күңелллерәк булсын дип кенә кидем.Башкасын уйламадым да…Телисең икән хәзер үк салып атам,хәзер үк.менә монда ук…

-Югал!Каян килеп кердең син минем тормышыма,каян.кем җибәрде сине?

ИлҺамия ничек песием генә кухняга килеп кергән булса,шулай тиз генә юк та булды.Үземне кулга алырга кирәк.болай булмый ич инде,Бәхетгәрәй, димен үз –үземә.Ясаган чәемне эчтем дә,бу төн кунагы тагын ни күрсәтер миңа диебрәк ,йокы бүлмәсенең ишеген ачтым.Илһамия тәрәзә янына баскан ,янтык гәүдәсе (әле генә игътибар иттем,карале,нишләп алай янтыграк икән соң ул)вакыт –вакыт сулкылдап куя.Елый иде .күрәсең!

-Ярар,бар чәй эч тә,ят менә шушы бүлмәдә.Шкафта урын-җир әйберләре бар,үзең алырсың,-дидем дә залга чыгып телевизор кабыздым. Йокым качкан иде инде.Бераздан күзләре азрак кызарган илһамия дә креслога кереп утырды.

-Син мине гафу ит,Бәхетгәрәй,шулай артыгын кыланып атам инде мин.Минем дә бәхетле буласым килә бит!Ә бәхет каядыр ерак йөри.

_Бәхетле буласың килгәч,ник бер ир белән генә матур тормыйсың,ир алыштырасың?

-Нишлим соң?Әле менә Шакирым да(соңгы ирем)бик яратты мине.Өйләнмәгән карт егет иде ул.Мин бит авылда сыер савучы булып эшлим.Ә бу завферма.Миңа сөт бидоннары күтәрергә ярамый,ике кабыргам сынык минем,Шакирны җайлый идем,башта ялынып,аннары үземә кунакка чакыргаладым .Кайчак куна да калгалады.Карт егет бит.аның да хатын-кыз назы күрәсе килгәндер инде.ә мин назымны кызганмадым.Шулай куна-нитә йөри торгач,бер көнне :

-Синең кечкенә балаларыңны да аякка бастырышырмын,өйләнешик!-ди.

-Соң мәйтәм,атымны беләсең ич,”Илһам кәнтәе”дип йөртәләр ич мине,атаң-анаң риза булырмы соң?-димен.Иртәнге савымнан өйгә төшкән җиремә анасы өемдә утырып тора.

-Алты ирнең башына җиттең бит,себерке,минем улымнан гайре кеше юкмы сиңа?Йортыма аяк бастырасым юк синдәй адәм рисваен,ишегемнән атлап керәсең булмас,бел!-дип борын төбемдә йодрыгын селкеп чыгып китте.Төшкә савымга җәйләүгә баргач,Шакирга әйттем боларны:

-Яратсаң,анаңны ташлыйсың да миңа киләсең,бармыйм сезгә!-дидем.

-Илһамия ,килдеме Шакир?Эчемне нидер боргалый башлаган сыман,чын “Юха икән бу хатын,юха елан”-дип уйларга өлгермәдем:

-Юк,өлгермәде,-диде.

-Ничек өлгермәде?

-Шул төшке савымнан өйләренә кайткач. ата-анасына тавыш чыгарган да,тегеләре бик илереп елагач,сарайларына чыгып асылынган.Менә бүген җидесе булган.Мин барырга кыймадым.Теләмәдем дә.Мине сайламады бит!Ашын да тегеләр уздырды.Беравык Илһамия дәшми торды.Залдагы тынлыкны телевизордан барган “Адәм белән Һава “тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова тавышы гына боза.Хатыны инвалид  коляскасында утырган бер ир үзенең хыянәтләре өчен гафу үтенә бугай…-

-Илһамия,авылда ник яратмыйлар соң сине,ник кәнтәй диләр?

-Ярар,анысын икенче юлы кунакка килгәч.сөйләрмен.Бәхетгәрәй,йокым килә минем,-дип җаваптан качты хатын.

Ул бүлмәгә кереп киткәч тә, бик озак уйланып яттым.”И Бәхетгәрәй, үз бәхетен эзләүче бу хатынны юлыңа Ходай үзе чыгардымы икән әллә?Әллә йортыма бәхетсезлек кенә китерерме бу  шайтан хатын?”дигән уйлар миемне меңгәбораулады..Залдагы диванны туздырып, ничек йоклап киткәнемне хәтерләмим. Бервакыт колакларымны нидер ялаган шикеле булып,уянып киттем.Карасам,Илһамия!Мин аңыма килгәнче, битләремнән,кулларымнан үбәргә тотынды:

-Кума мине, кума, Бәхетгәрәй,яныңда гына ятып торам…Син дә бит инде җиде ел наз күрмәгәнсең…мин дә 7 көн буена ир –ат исен сизгәнем юк…кума,мин сине назлыйм да,таңда китәм бит инде,китәм,югалам мин,-дип елан күк ысылдап,сырпаланган хатынны өстеннән алып атарга көче җитмәде ирнең.

        Бәхетгәрәй залның зур тәрәзәсенә карады.Бүлмәне яктыртып торган түгәрәк ай әллә бүлмәдәге хәлләрдән,әллә 4 сәгать элек танышкан ирнең куенына үзе ябышып кереп яткан хатынның оятсызлыгыннан оялып.болытлар арасына кереп качты.”Карале,ай булып ай да ояла,ә без?Кадерле хатыным Гөлчәчәгем, бер минутлык азгынлык хисләрем өчен зинһар,гафу итә күр мине,кичерә күр,гүреңдә рәнҗеп ятма!”уйларымны янәшәдәге юха оныттырды,югалып калдым.

     Таңны без бер юрган астында каршы алдык.Тәрәзәгә тымызык кына яңгыр сибәли…Аңламадым,күкләр еладымы,әллә яратып кавышкан хатынымның рухы рәнҗедеме?Иртәнге чәйне берни сөйләшмичә генә эчтек.Мин йомшаклыгымнан файдаланып,юхаланып куеныма кергән әлеге хатынга сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгел идем.

Мин сүз катмагач,ул да берни дәшмәде.Сөйләшмичә генә автовокзалга җиттек.

-Бар!Әнә Азнакайга автобусың…башка юлыма чыкма,мине беркайчан да эзләмә!-дидем дә,машинамның ишеген шалт иттереп ябып , китеп бардым.

Бүгенге сменам 7 гә кадәр генә булса да,төнгә дә калырга уйладым,эш белән онытыласым килде.Һәр клиентымны үзем ачып утырттым,ишекне ачып төшердем.Көне буе яуган яңгыр тамчылары астында азнакай хатыны калдырып киткән пычрак хәтирәләрне юып атасым килде.

        Кичке сәгать 11 туларга 5 минут вакыт калганда, Гвардейская,5 дигән җиргә чакыру алдым.Кем булыр,хатын-кызмы,ир-атмы?Уйларымны сизгәндәй ,каршыма шактый гына таушалган күн куртка кигән ир –ат чыкты:

-Бычок бармы,йөрәк яна,туган,-диде ир.Күп ир-атны төрле урыннарга илтергә туры килгәнгә,жаргоннарны азрак чамалый идем,миннән тәмәке сорый бугай клиент.Бычок дигәнен шулай аңладым.Бик сораучылар булса да дип такси бардачогында йөртә торган 1 кап сигаретым барын искә төшердем дә, ачып алып бирим, тиз генә тынсын дип, бардачокка үрелдем .Ачып җибәрүем булды, аннан алда кителгән тешен күрсәтеп,авызын бөтен зурлыгына кадәр ачып елмайган илһамия фотосы килеп төште.

     Инде берничә көн сакалын кырмаган әлеге ир фотоны юеш асфальттан күтәрде дә:

-Неужели кәнтәй?Братвалар белән әле кафеда утырганда гына искә төшергән идем үзен…да….Гопник тюрягада беренче көнне үк тартып алды миннән шундыйны…Гопник кайтачак әле аның янына, влюбился он чертов…Главпетух та кызыкты аңа   ..ну да.карар җире бар монда…мин сугып төшергән теше генә юк…и кабыргалары күренми..  аларын да…ир чартлаттырып җиргә төкерде дә:

-Не понял,кәнтәйнең фоткасы ничек синдә ,Бич?Әлеге кызмача ир тоткан Илһамия фоткасына карап аптырап торганымны күрде дә:

-Аңлат,алайса,братваларга шалтыратам,-диде.Мин аптырап һаман карап торуымны белдем.

-Ә син беләсеңме кем бу кәнтәй миңа?Беләсеңме син?

-Утырасызмы,кая илтим ,-дип сүзне икенчегә борырга уйлаган идем,исерек ир көрәк чаклы кулларын сул иңбашыма салды да:

-Постой,братань,постой,син аңлат,каян синдә бу фото?мин сүзсез идем.автовокзалга озатканда ничек,кай арада Илһамия үз фотосын бордочокка куеп өлгергән!Вәт юха тек юха!

-Чынлап та белмим.автовокзалга  илттем мин ул хатынны иртән.шунда куйгандыр.-дип инде кузгаплып китәргә дә уйлаган идем,юлчы:

-Ә син,син беләсеңме,мужик,мин бит зонада шул кәнтәй аркасында утырдым…Үтерәм мин аны кайтып,зарежу!

-Исемегезне белмим,сез утырасызмы таксига, юкмы,кая илтим,минем сменам бетә,-диюем йогынты ясадымы,сакаллы ир машинага утырды.

-Мансур мин!Мин бүген свободный гражданин,теләдем утырам ,теләдем кайтам,теләмәсәм,басып торам.Давай бычокны,-дип кулымдагы сигарет тулы капны тартып алды.

-Юк син әйт,каян килде сиңа бу кәнтәй,доложи!Мин ул кәнтәйгә шундый тормыш,шундый тормыш бирдем….ир елый иде…..ә ул мине зонага тыкты…Мин бит инде 3 тапкыр утырып чыккан идем за мелкое хулиганство,ә монда бац-өченчегә.”Ай-яй бу Илхамия!Минем тормышыма елмаеп килеп керде дә.пычрак аяклары белән яктыкүңелемне таптап китеп барды…хәер,бер минекен генәме.зек булып зек елап торгач”

-Сүндер музыкаңны,тынычлык хочу…С… ул,б….мин аны яраттым бит,яраттым…с…ны фермада атлар карый идем мин.ә бу доярка….”Минем сыерым ач,сенаж төшер,буш итмәм ,”дип ялынганга бардым мин аңа тфү.ядро….самогонкага алданып   көн дә шгулай азык ташыдым мин аңа 2 баласы бар.балалар яратам мин, үзем өйләнмәгән идем әле.Әти-әни күптән мархум.апа гына төп йортта ул да кияүдән кайткан…шул апа кодалады да,Илһамиягә йортка кердем мин.1 ай шәп яшәдек.тагын да яшәгән булыр идек…ул кәнтәй артын тик тоткан булса….Тоттым мин аны иптәш малай белән,печән эскертендә тоттым, тоттым да тешен сугып сындырдым.Аннан үзен тотып ярдым .Икенче көнне милициядә айнып киткәнмен..Баш чатный…Мент сорау ала..Теге кәнтәйнең-хатынның ике кабыргасын сындырганмын икән, больницага алып киткәннәр..вот дурак ә,шунда вообщи сугып үтергән булсам да яраган икән!Мансур илһамиянең фотосына лач итеп бер төкерде дә,аяк асытна салып таптады…шуның аркасында  зонада яттым бит мин вот так.давай,крути.барбаныңны,Волгоградскаяга,анда мине братва көтә…Хыр-хыр….Мансур күңелен бушаткач,җиңеләеп калды бугай хырылдап йоклап китте.мансурны тиешле адрес буенча илтеп аударгач,өйгә кайттым.тынычланыр өчен ни дә булса эчәсе иде….Ух,нинди көн булды соң бу!Машинадан мансур таптап изгән фотоны алай да кесәгә тыгып кергәнмен икән,чалбарны салганда,кесәдән шуып төште дә,идәндә авызын ерып миңа ята…Вәт сиңа кәнтәй,вәт сиңа елан….төне буе йокы кермәде.залда әле кичә генә Илһамия  белән бергә йоклаган диван дошманым булып күренде….Әйтерсең,барысына да шул диван гаепле…чыгарып атасы булыр ул диванны…Диваннан Илһамиянең ислемай исе килә иде…

Иртән телефоным шалтырап уятты,таксопарктан дус малай икән.

-Бәхет абый(миңа напарнигым Илшат кына шулай эндәшә), сине эзлиләр,тиз генә эшкә кил,-диде дә телефонны куйды.Берни дә аңлатып тормавы килүемнең бик тиз һәм мөһимлеген чамаларга кирәген аңлатты.тиз генә торып юындым да,баскан җирдән генә чәйнектән кайнаган суны күтәреп эчеп,эшкә ашыктым.Ни булды икән тагын?Берәрсен үтергәннәрме әллә?3 көн элек кенә бер коллеганы кулга алганнар иде.Очраклы гына безгә эшкә килеп эләккән таксист егет үз клиентын көчләп,соңрак үтереп урман эченә бәреп калдырган да,качкан иде.Бөтенебезнең йөзенә кызыллык инде бу?

       Таксопарк капакасы төбендә Илшат каршы алды:

-Бәхет абый .Кичә нинди кешене илттең син Волгоградскаяга?

Сизенүем бушка булмаган икән?Уйлаган идем аны,мансур юньлегә йөрми болай,берәр нәрсә булачак моның белән дип.

-11дә Мансур атлы зекны илттем.-Ник?

-Вот,тикшерүче килгән.Шул ирне квартирада үлгән килеш тапканнар.3 тапкыр пычак белән кадаганнар,ди.Ә аны соңгы күргән кеше син булган…

Ул арада мине оператор бүлмәсенә чакырдылар.

-Капитан милиции  Сафаров, по делу убийства.Бәхетгәрәй Усманов бит?

-Ие,мин булам.

-Менә бу гражданин сезгә танышмы?

Бугазына зур суем пычагы калдалган Мансурны тиз таныдым.Күзләре зур булып ачылган, уң кулында кабылып бетмәгән кыяры…Я,аллам, үз башына гына йөргән икән бу адәм кичә!

-Ие,мин аны кичә 11 дә Волгоградскаяга илттем.Соңгы пассажирым иде.

-Сез аны квартирага кадәр озаттыгызмы?-

Юк,урам башында үзе туктатты ул.бәлки кая кергәнен белүемне теләмәгәндер.

-Акча түләдеме?Күпме?

-Түләдем.Әле мин кичәге выручкаларны тапшырырга өлгермәгән идем,башка меңлекләр арасыннан Мансур биргән меңлекне мин тиз танып алып,тикшерүчегә суздым.

-Каян таныйсыз аныкы икәнен?

-Таныйм.Ул меңлеккә, нишләптер,кара ручка белән якорь ясалган ич!Әле мин уйлап та куйган идем,кем ясап яткан моны дип.

-Тагын ниләр булды?Ниләр сөйләштегез?

Илһамия турында әйтергәме инде моңа?Әгәр анысын да үтергән булсалар?Кая килеп каптым мин ә?

-Әллә ни сөйләшмәдек,ул бычок(зеклар тәмәкегә шулай дигәнен белә идем инде) сорады,мин бирдем, бары шул гына.

-Таксида барганда,аңа шалтыратулар булмадымы?

-Юк кебек.Мин җыр тыңлап бара идем, матур җыр.”Үпкәләмә көзләргә”дигән.Анда әле шундый сүзләр дә бар:

Ничек үпкәлим соң сары көзгә

Минем өчен якын,үз бит ул!

Меңнәр арасыннан эзләп табып,

Сине бүләк иткән көз бит ул!

-Соң?

-Бу җыр зекка ошамады.Музыканы сүндертте.аннары йоклап барды.

-ярар.Рәхмәт!Алай да соңгы шаһит буларак кирәгегез чыкса,тагын участокка чакырырбыз.әйткәннәрегезне раслап.менә монда кул куегыз!-дип миңа протокол кәгазен сузды.

Оператор бүлмәсеннән чыгуымны Илшат ун күз белән көткән:

-Нәрсә Бәхет абый,гаеплиләрме,ни була инде хәзер?Минем сиңа зур просьба бар иде бит.Бүген миңа Казанда гына эшләргә кирәк.Хатынның срогы җитте бәби табарга…алай-болай була калса,кирәгем чыгуы бар.Оператор мине Кукмарага озатмакчы.Пойми,брат ,алыштыр ә!Берсүзсез ризалаштым.Ничек ризалашмыйм,үз хатыным да скорый озак килгәнгә,улыбызны өйдә тапкан иде шул, ә мин Актанышта идем ул көнне..казанда булсам,улым да, хатыным да исән калган булырлар иде. Мин , мин гаепле аларның үлемендә.

      Илшат Кукмарага кайтучы пассажирын алып килде. Кечкенә генә авыл апае икән. Янында озата килүче яшьрәк хатын кыз да бар. Анысы минем кемлегемне, ничә ел эшләвемне дә сорап, үз телефон номерын да яздырды:

-Әнием бу минем.Үзем авылга ук озата          алмыйм, имчәк балам бар.Калдырырга кешем юк. Әле бала йоклаган арада  гына аны озата килдем. Кайтып җиткәч тә, зинһар , миңа шалтыратыгыз, яме, зинһар.Инсультттан соң 2 ай ятты ул монда..больницада.Әле тернәкләнеп кенә килә.

    Без Кукмарага кузгалдык.бераз барган саен аапаның хәлен сорашам,көзгедән туктаусыз күзәтәм.Чырае ап-ак авыл апае, нишләптер, бик ярдәмгә мохтаҗ булып күренде.

-Апа, миндә минераль су бар , эчәсегез килсә,-дидем.Апа каршы килмәде.2 стакан тутырып су эчте.Борчылуы,хәлсезлеге йөзенә чыккан иде аның.

Бераз баргач кына ,теле ачылды юлчының:

-Кайтмый булмый, корган нигеземне тартып алырга йөриләр…

Апа бераз елап алды.Мин тынычландырырга сүзләр эзләсәм дә,таба алмадым.Сорау бирергә дә кыймадым.

-И ,улым, минем баштан кичкәннәр! Язсаң, китап итеп язарлык!Ирем бик әйбәт кеше иде,мәрхүм.Аңа карата бер начар сүз әйтә алмыйм.Кул күтәрмәде, сүгенмәде, аракы белән дуслыгы булмады.ашказаны белән бик нужарды,шуңа эчмәгәндер инде. Ятим үскән, тамагы туярлык ризык күрмәгән. Яратып өйләнештек…..ике малай таптым.Кеше көлдерерлек яшәмәдек..Яшәмәгән идек….Килен килгәнче…балалар да үзебез кебек тырыш булдылар. Малайларның берсе колхозда тракторист, икенчесе шофер булып эшләде.Тапканнарын өйгә алып кайталар иде, йөрәк парәләрем…Олысы –Шамилем бигрәкләр дә тырыш,сабыр бала иде.кечкенәсе Илдусым дуамалрак булганга, йортта да Шамилне калдырырга уйладык.Каршыдагы буш флантны алып, кечкенә малайга бурадан йорт куйдык.Апа туктап торды.тагын су сорап эчте…Күрәсең,боларны бөтенләй чит кешегә-миңа сөйләве дә бик авыр иде аңа. Бик авыр!Зөфәрем көн-төн шул малайларга булсын дип авыл өстеннән кайтып кермәде.Балта остасы иде ирем,авылда бар йортны төзүдә катнашкандыр инде.Кояш белән чыгып китәр иде дә,караңгылаткач кына кайтып кере иде..төшке әбәтен дә өйгә кайтып ашый алмады,бахыр! Ашказаны да шуңа беткән булгандыр инде аның.Менә шул.Шамил бер кичне яңа мәктәпне бетергән үзебезнең авыл кызын алып кайтты.Илһамия атлы.Улым белән яратышып йөргәннәрен дә хәтерләмим.Күрше авыл егете белән йөри дип сөйлиләр иде авылда.авылда хәбәр тиз беленә бит!Кич клубка киткән җирдән шул илһамияне ияртеп кайтып керде.Җәй уртасында.Туйлап ята торган чакмыни, печән өсте!

-Әни ,мин,өйләнергә булдым бит әле,менә сиңа килен ,-дип кайтып кергәч, телемне аркылы әйләндереп бер сүз әйтә алмадым.Аталары :

-И тапкансың икән, хатын!-дип бер генә сүз әйтте дә.уфылдап.урынга кереп ауды.болай диюе дә дөрес инде!Рәтле нәселдән түгел иде килен.Илһамиянең атасы ихатасын җимереп чыккан айгыр кебек .кая җитте шунда хатын сайлап йөрде,үзе эчте,хатыны кыйнап интектерде бер урамда торабыз бит,күренә,хәбәре көтү куганда ишетелә.Шундый акыллы дип йөргән улымнан мин дә көтмәгән идем.Илһамия  эшкә бик булган кыз булса да,җилбәзәк иде шул.

   Минем миемне тагын теге борау иги башлады.Мин белгән илһамия түгелдер инде шәт  бусы!Азнакайга озаттым бит мин аны, ә без Кукмарага  кайтабыз.

-Шулай,улым,күрәчәкне күрми,гүргә кереп булмый икән!Менә шул,килен төште.Иртән :

-Әнкәй,тор,мин сыерны саудым,көтүгә куып кайттым,чәй кайнаган ,-дигән тавышка уянып киттем.Үзенә 18яше генә барса да, эшкә бик хирыс..тырыш иде Илһамия,гөнахысына керер хәлем юк, ну атасы кебек ,күбәләк тә иде инде.Бер ел әйбәт кенә яшәдек.Килен 9 ай дигәндә,онык алып кайтты безгә.Илһам атлы куштык.Мин киленнең яратып йөргән егете атын куштырасы килгәнгә каршы да төшкән идем дә, улым ризасызлык белдергәч,үз сүземнән кайттым, әйдә,торсыннар инде,үзләре табышкан бит,-дип араларына керергә тырышмадым .Бөтен мәхшәр кече улыбызны аерып чыгаргач башланды.Каршыда гына бит!килен ике йортны җыя-юа…Өйдә ипи салсам,Илһамия:

-Әнкәй,ипине тиз генә Илдуска кертеп чыгыйм,кайнар чагында тәмләп ашасын дип,-дип аңа йөгерә.Илдусыма да башмак тана алдык.Йортка килен төшсә,тамаклары да туяр,бозаулап җибәрсә,сөтен дә сатарлар.аз булса да акчасы булыр дидек.ике йортка җитәрлек терлек азыгы әзерләдек.Шамилем тракторы белән чаптырганны бергәләп барып җыябыз да,Илдусым шофер бит.төяп кайтарабыз.Эштән курыкмадык, гомер буе.

Оныгыбыз Илһамның теле ачылып килгән чак.бервакыт кичке табын әзерләп йөрим,килен әле кичке савымнан кайтмаган.. дисәм,онык елаган тавыш ишетелә Илдусымның капкасы шар ачык.Илһам сарай ишеге янында ишекне таяк белән кыйнап .үрсәләнеп елый6

-Нәнә,нәнә,бу-бу,нәнә!-тезләре канга баткан.Чабып егылгандыр да,әнкәсен искә төшергәндер дим.Абына-сөртенә сарай янына килдемИшекне тартып карасам.келәсе эчтән бикле.

-Кайсыгыз анда.Илдус,син кайттыңмы улым,ник дәшмисең дим.чырык-чырык көлгән хатын-кыз тавышы да килә.Тагын тавыш бирәм.дәшүче юк. Бар көчемә тартып җибәргән идем,келәсе каерылып ,ишек ачылып китте.өнсез калдым.Кичә генә кайтарып туздырган печән өстендә анадан тума ике кеше ауный…Чү,Илдусым түгелме соң?

Оныгым да минем арттан кереп,чыйлап җибәрде:

-нәәнәәә,бу-бу!Малай елаган тавышка торды тегеләр.Улым Илдус янында чәче –башы тузган киленем Илһамия  булган икән.Оятсыз,җир бит!Иренең энесе янына ничек кереп ятмак кирәк.Шәрә килеш!Ыштыр бит!

Килен ашык-пошык күлмәген өстенә элде дә,оныкны җитәкләп,сарайдан берни әйтмичә генә чыгып китте.

      -Улым,синең оятың бармы-юкмы?Килен чит кеше инде ул.синең бу эшләреңә риза бәхиллегем юк.Абыең хатыны бит,бер туганың хатыны?-дим.

-Әни ,яратам бит мин аны,яратам и все!4 ай миңем янга йөри бит инде ул…Монда мин күчкәнне бирле.

Мин икенче көнне килен белән утырып сөйләшермен дип торганда гына, Илһамия тиз генә киенеп ясанды да,районга бүлнискә китте,эчем бик авырта,күренеп кайтам ,-дип.Без инде апаның авылына җитеп килә идек.

-Менә киленнең төп йорты.Киленнең кызы тора монда  бер урыс белән.Анасы кебек бер кәнтәй анысы да.Ире бар өстенә теләсә кем белән иснәнеп йөри.”Алма агачыннан ерак төшми “дигәннәре ,дөрестер,ахры?!

Мин сорыйсы иттем:

-Ә киленегез үзе кайда соң,бу авылдамы?

Апа дәшми торды.урам уртасына килеп җиткәч тә,туктарга кушты:

-Улым.кайтып җиттек.Менә безнең йорт.Зур гына .нарат бүрәнәләрдән,тәрәзәләре бизәкле кәрнизләп эшләнгән йорт ,бераз гына үз төсен югалтса да,матур иде.Чын балта осҗтасы салганы күренеп тора.болдыры да кәрнизле,йорт алды рәшәткәләре  буяулары искерә төшсә дә,останың күңел җылысын саклаган,бик матур чәчәкле ,бизәкле иде.Апаның хикәятен искә төшереп,каршы якка карадым.Анда улы Илдусның йорты булырга тиеш иде кебек.каршы як буш иде.Йорт булганлыгын ике каен гына хәтерләтеп тора,чокырда кычыткан,алабута куерып үскән.Апаның зур сумкасын күтәреп алдым да.капкага юнәлдек.Капкага эленгән зур йозак өйдә кеше юклыгын күрсәтә иде.

-Мин бүлнистә ятканда,күрше хатын караштыргалап торды,бик иманлы бәндәләр күршеләрем.сәкинә гомер буе колхозда бил бөкте,кызлары да үзе кебек кешегә ачык,бик уңганнар.И улларыма шундый кызлар язмады бит.язмады!Ходай каршында үзебез белмәгән нинди генә гөнахларыбыз булгандыр,бер үзе ярлыкасын инде без бәндәләрне!

-Әминә апаң ,улым мин.Әйдә,кер , кер!Шулчаклы юлдан килеп , авызыңа су да алмый китмәссең!Син әнә кәртечкәләр карый тор,мин хәзер чәй әзерлим.Әминә апа мине түр якка чакырып ,түр стенкадан бер альбом чыгарды.Әминә апага ялгыш сорау биреп рәнҗетермен дип,тыныч кына фотолар карарга тотындым.Үзе табын әзерли,үзе әллә миңа,әллә үз-үзенә сөйләнә:

-И бәгырь җимешләрем аккан суга төшеп югалдылар,аккан суга…Әминә апа күзләрен сөртеп алды.-Актылар,актылар улларым…Чираттагы битне ачуга, фотодагы 2 җеназага карап имәнеп киттем,болар апаның улларымы әллә”дигәндәй,хуҗа апама карадым.Минем сораулы карашымны апа көтә иде булса кирәк:

-Шулар,шулар,улларым инде.Шамилем белән Илдусым,-диде.Илһамия бүлнистән кайткач та,үзәгебезне өзәрлек хәбәре белән барыбызны утка бастырды.Киче ашка утырган гына идек:

-Әткәй,әнкәй,миңа рәнҗемәгез,мин сезнең янда  шамил белән тора алмыйм,Илдус йортына күчәм.Яратам мин илдусны.ул да мине ярата.безнең балабыз булачак.Корсаклы мин,әйт,Шамил,әйт,беләсең бит,яратып чыкмадым мин сине,Илһамга ачу итеп кенә чыктым.Ә Илдусны яратам,теләсә нишләтегез,яратам,-диде дә  йөгереп йорт эченә чыгып китте.

Зөфәрем дә, Шамил дә күтәрелеп карамыйча гына кичке ашны ашадылар, минем тамагымнан ризык үтмәде.Әй ,ходаем, Риза кәнтәе безне бөтен авылга рисвай итә икән инде димен.илдус ул көнне безгә кермәде.бер хатын аркасында ике алма кебек улым дошманга әйләнерме,ә бала?Илһамия ул төнне өйгә кайтмады.Кайда кунгандыр,белмәдек.Оныгым гына төне буе әнисен сорап аптыратты.Иртән Илдусыма кереп хәлен белим дисәм,өй ишегендә йозак иде.Күрше хатыны гына “кырдан төргән печән ташыйлардыр”дип тынычландырса да,көне буе эчем пошты.төшке аш белән әвәрә килә идем,күзләре кызарган кодапгый килеп керде.Илһамиянең анасы инде.

-Сезнекеләр ишелгән бит!

-Туктале,аңлатып сөйлә,-димен.

-Соң кияүләр аккан бит!

-Кая аккан, кодагый?

- Елга  өстендәге күпер ишелгән бит. Илдус 4 тюк печән төягән булган. Машинасы күпер өстендә сүнгән. Аны тарттырырга Шамил кияү тракторы белән кергән, тросны тоташтырып, күпердән тартып чыгармакчы булган.Трактор бер ых иткән генә, күпер ишелгән…Кияү дә, Илдусың да аккан кодагый! Менә шулай, улым, акты минем малайлар, акты, икәүләшеп актылар.Әминә апа тынып калды.

-Әминә апа, аннары ничек таптылар соң улларыгызны?

-Шамилем трактор кабинасында ук үлгән, аны  тракторны сөйрәтеп алгач та , ярга чыгарып салдылар,ә Илдусымны икенче көнне табып алдылар.бер көнне өебездән ике җеназа чыкты, балам.Ничек йөрәгем шартламагандыр,гөрнадир кебек улларымны алды әҗәл.малайларны җирләгәч,ирем дә озак тормады…Эчтән яна торган кеше иде шул Зөфәрем,улларының кырыгын уздырганның икенче кичендә яткан урыннан тормады,бәхыркаем.Инфаркт диделәр.Булыр,булыр,без –хатыннар елыйбыз да,җиңел булып китә,ирләр бит алар эчкә җыя…..Менә кыр кадәр өйдә берүзем торып калдым.

-Ә киленегез кайда соң?

-Илһамияне әйтәсеңме, еланга ни булсын?Улларым үлгәч,каршы йортта-Илдусым йортында яшәде әле ул онык белән 1-2 ай.Оныгымны бик ярата идем шул..Үзе дә ,сабыем, өзелеп тора иде,бигрәкләр дә Шамилем төсле бит-суйган да каплаган инде!-Эч, улым,чәеңне,эч, юлга да чыгасың бар,капкала азрак,-диде Әминә апа.Минем миемне һаман бер уй бораулый да бораулый.Бу Илһамия миңа кереп кунган хатын түгелме икән.Әминә апа сөйләве буенча бигрәкләр дә охшаган бит!

-Әминә апа,аннары киленегез киттеме?

-Яндырдылар аны.

-Ничек яндырдылар?Илһамиянеме?

-Юк ла инде Илдуска салган йортыбызны яндырдылар.Илһамия бездә торганда ук теге беренче егете-Илһам белән гел мунчаларда күрешеп йөргән бит.Шул күрше авыл Илһамы гаиләсен ташлап, киленгә йортка керде.Икенче малае да шул Илһамныкы дип сөйләделәр,безнең Илдусныкы булмаган..так алдаган малайның башын….Килен җәйләүдә чакта,ир өйдә яткан булган.Малайлары- кодагыйда.Күз ачып йомганчы янды да бетте өй.Урам хатыннары, ирләре белән су да сибеп карадык та бит!Пожарниклар килгәндә,өйнең көле күккә очкан иде инде.2метрлы татардан бер көйгән кисәү агачы гына калган иде,Илһамның хатыны төрткән диделәр дә,кулыннан шырпысын алмагач, ничек кеше өстенә барасың,улым.Әминә апаның башыннан кичкәннәрне тыңлап та чәчләрем үрә торды,бу кечкенә генә апа ничек шул хәтле хәсрәтләргә түзде икән?Ай-яй!

-Илһамия бер атна да тормады авылды,шул ике малаен ияртеп,бер шабашникка ияреп Азнакай якларына китеп барды.Кукмара халкы инде тәмам гаҗиз булган иде аның кыланмышларыннан, җиңел сулап куйды бар да.

      Мин утырган җиремдә ата каз кебек кыбырсый башладым.Илһамия,Азнакай,Кукмара….

-Әминә апа,ә киленегезнең фотосы юкмы сездә?

-Бар, нишләп булмасын! Шамилем белән бергә төшкән фотолары бар.Шамилем сурәткә төшәргә бик яратмый иде, алай да оныкка бер яше тулгач, килен аны күндереп, районга барып, фотога төшкәннәр иде.-Менә, кара, и Шамилем бигрәкләр дә матур иде бит безнең!

Әминә апа альбомның соңгы битендә чигешле кулъяулыкка төреп куйган бер фотоны алды:

-Менә сабыем,оныгыбызны алдына утыртып төшкән,-дигәч.мин дә фотога күз салдым.Ярабби,җиһан бик тардыр,күрәсең!Фотодан чем карабөдрәләре күзенә үк төшеп торган чибәр ир,аның алдында җемелдәп вак тешләрен күрсәтеп утырган кечкенә малай,сул якта иренә сыенып утырган Илһамия.Бу ул иде!Ул!Мин автовокзалга озаткан хатын…Ирен төрмәгә озаткан хатын да шул ук…Минем белән филармониядә култыклашып йөргән дә ул..ире асылынып үлгән хатын да ул!Маңгаема салкын тирләр бәреп чыкты…Әминә апа минем кашларым җыерылып куюны абайлады булса кирәк:

-Нәрсә улым, килен танышмы әллә сиңа?Мин чак кына телем әйләндереп:

-Мин таксист кеше бит,Әминә апа,очраганы бар кебек..-дидем.

-Әминә апа,киленегез үзегезгә шулкадәр хәсрәт китергән,ә сез аның фотосын кадерләп саклыйсыз,аңламыйм әле мин моны?

-Аңламаслык бернәрсә юк монда, мин улымны кадерләп саклыйм, башка фотосы юк бит!Ә йортыгыздан кем куа?

-Кем булсын,килен инде.безнең теге оныкка 20тулды бит инде,өйләнгән бу,анасы белән тыныша алмыйлар анасын әйткәнбу:”Или син чыгып китәсең бу йорттан,или миңа йорт табасың!”-дип.боларын кодагыйның авылдагы сеңлесе әйтте миңа.Бүлнискә килгәләп йөрде Казанга-минем янга,кодачабыз әйбәт безнең.Кодагыйны да гел орышып тора иде,”кызыңны тыймыйсың “-дип.Вот шул,онык Илһам мин бүлнистә чакта кайткан авылга,күрше хатыннан куркытып өйне ачтырган,1 көн кунып киткән.Бу минем әти йорты,все,мин монда кайтам,бабуляны теләсә кая куегыз!”-дигән анасына.Менә 1атнадан суд буласы инде,нишләтерләр мине.Килен минем малайдан соң 5тапкыр кияүгә чыкты бит инде, ишетеп торабыз кодачадан, шулай бар ирләреннән дә йорт даулап йөридер.5баласы бар аның.меә тегеләрдән кайта-килә йөри торгач,миңа терәлгән.Онык :”Әби синең белән бергә торыйк!”-дип кайтса, мин бит болай да риза булыр идем.минем кызымнан башка кешем калмады бит инде. Аның үз тормышы,торыр җире бар, кияү дә сабыр холыклы.шунда гына Әминә апаның кызына шалтыратасы бары исемә төште:

-Алло, алло,бу мин, Бәхетгәрәй,таксист.Апаны өенә төшердем.Менә бергә чәй эчеп утырабыз әле.Все нормально,-дидем.

   Күңелемә Әминә апаның авыр хәсрәтен салып,ачык йөзе,эчергән чәе өчен рәхмәтемне әйтеп, юлга җыендым.Әминә апа күрмәгәндә генә ,теге фотоны кесә телефоныма төшереп алырга да кирәк таптым.

-Улым,син бик әйбәт кешегә охшагансың,зинһар,юлыңа Илһамия очраса,әйләнеп уз.Кара хатын ул.Торган бер ирен, яраткан бер кешесен үтерә.Эчемнән генә”Черная вдова инде алайса бу Илһамия”дип,машинамны кабыздым.”Әминә апа мин авылны чыкканчы басып карап калды.Ниләр уйлады икән ул бу вакытта.Миңа хәсрәтен бушаткач,аз булса да җиңеләеп калгандыр.

       “Болгар” радиосы Ирекнең “Үпкәләмә көзләргә”җырын яңгырата..Машинамның тәрәзәсенә көзге яңгыр тамчылары сылана.Күңел тулды, ниндидер авыр сагыш иңбашларыма басты.Кемгәдер яхшылык эшлисе килә…Ә кемгә?Бәлки Әминә апагадыр?Илһамияне эзләп табып, “Карчыкка тиясе булма”дип куркытыргамы әллә?Хакым бармы?Мин кем алай эшләргә?Туганымы, дустымы?Казанга кайтып җиткәндә,бөкегә эләктем Корстон янында минем  яннан “Ашыгыч ярдәм”сызгыртып узды.Минем үземә дә ашыгыч ярдәм кирәк бугай бүген.3 көн эчендә ишеткәннәрем –күргәннәрем ничә кеше гомеренә җитәрлек булды.

     Иртән сменамны Илшатка калдырдым да(аның шатлыгы эченә сыймый, мин Кукмарада йөргәндә,хатыны баһадир малай табып куйган!),үз машинам белән Азнакайга юл тоттым- Илһамия янына.Ни әйтермен,ник җыендым,үзем дә аңламыйм.Юлда Азнакайга керәрәк бер апа утырды.Кул күтәргән кешене юлда калдырып китә алмыйм мин.

-Оныгымны алырга барам.Бүген  кодагыйны машина бәрдергән,килен анасын саклый больницада, малайга 1 яше тулгач,кодагый алып калган иде.юлда хәвефсез генә йөрегез инде,энем…менә бит көтмәгәндә –уйламаганда…хәле бик авыр диделәр,бик авыр реанимациядә ди.кеше кертмиләр икән…

-Апа ,сез бу авылга баргач, андагы бар кешене дә беләсездер инде.Илһамия атлы хатын кирәк иде миңа.Менә фотосы!-дидем дә мансур таптаган тге фотоны юлдашыма суздым.-

Әттәгенәсе,соң бу минем колддагый бит!Шул,кодагый!Нигә кирәге чыкты,хәлен белмәкче идеңме?Мин апаны ул әйткән йорт янында төшердем дә, кире Азнакайга борылдым.Табачакмын мин сине,Илһамия,үлгәндә булса да .күңелемдәген әйтәчәкмен,үлгән бөтен ирләрең исеменннән…

   Реанимация бүлегенә чыннан да, кертмиләр икән.Шәфкать туташыннан гына сорашып белдем,Илһамия исән әле,аңына килгәләп ала,тик аяклары бик тирән җәрәхәт алган,бәрдергән машина артыннан килүче икенчесе хатын өстеннән үк чыккан икән.Врачка кердем.Фәрид Сабирович бик җайлытабиб булып чыкты,аңа илһамияне бик күрәсем килүен.аның күзләренә карыйсым килүен аңлаттым”Яратасыңмы,өйләнергә идеме исәбегез?”-диде ул.Илһамияне күрү теләгем бик көчле иде,алдаштым:

-Бик күрәсем килә,бәлки соңгы сүзләрен әйтер.васыятен.кем белә,-дидем.Фәрид Сабирович үтенечемне дә кире какмады:

-Уйлагыз, сезгә кирәкме ул инвалид хатын, ул бит инде үз аякларына баса алмас башка?-дип,сораулы караш ташлады.Ак халат биреп,мине бүлмәгә уздырдылар.

Менә ул кечкенә генә бөтерчек!тагын да кечерәеп калган кебк.учка сыеп бетәрлек!Маңгаенда тирән яра эзе бар.Аннан алсуланып кан саркып чыккан,сул кулына капельница тотатырылган,хатын хәрәкәтсез ята…авыр ыңгыраша…3 көн эчендә ишеткән барлык михнәтләрне өстенә аударырга дип килеп тә,сүз әйтә алмыйча, аптырап калдым.10минутлап утырганмындыр,Илһамиянең кинәт керфекләре дерт итеп куйды, аннары акрын гына күз кабаклары ачылды.Мин тизрәк урынынмнан тордым да,хатын өстенә иелдем…Аңына килде бугай…күп-күмгәк уң кулын кайнар учыма кыстым.Ник,үзем дә аңламыйм?!Бик авырлык белән генә:

-Син,синме бу?-диде.-

-Мин ,мин,Бәхетгәрәй,Илһамия!-дип хатынның яралы маңгаен сыпырып алдым.Син терелерсең,син яхшылык уйла,яхшылык уйлап ят!Изге теләкләр теләсәң ,тереләсең әле ул.Ходай ярдәм итә!-дип ,күкрәк кесәмдә йөртә торган кечкенә генә коръән китабын Илһамиянең уң учына салдым да,учын кире бөкләп куйдым.-

- Син сора, сора Ходай синең бар гөнахларыңны да ярлыкар, ишетәсеңме, ярлыкар!-дидем мин.Күңелем йомшарды,күпме кешегә бәхетсезлектән гайре нәрсә китермәгән бу хатынны ни өчендер терелтәсем, саф күңелле итеп күрәсе килде.Бәлки әле Әминә апа янына да алып кайтырмын.

-Сезгә чыгарга вакыт,болай да озак булдыгыз!-диде шәфкать туташы.

Мин Илһамиягә тагын бер борылып карадым.Ул моңсу гына итеп елмаерга тырышты кебек тоелды миңа.

 Мин кабат Казан юлында , магнитоламда Ирек тавышы:

Ничек үпкәлим соң сары көзгә

Минем өчен якын,үз бит ул!…

  Әйе,ничек үпкәли алыйм мин язмышыма?Быелгы көз минем хатын-кызга карашымны бөтенләй үзгәртте.Тирә- ягымдагы йомшак затларга сынап та , яратып та карый башладым.Ә иң сөенечлесе-рамазан аендагы ифтар мәҗлесләренең берсендә мин үз бәхетемне очраттым.Безгә аш-су әзерләп йөргән Миңлегөлем белән ураза чыккач та, никях укыттык, матур гына гомер кичерәбез.Илһамиягә эшләгән яхшылыгым өченме, әллә башка сәбәпме, өебезгә нур иңдереп улыбыз Нурлан туды….Ничек үпкәли алыйм мин көзләргә?!

АЛТЫНБИКӘ

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.