Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышлар кабатланамы?

i

Башына иләмсез зур, шактый таушалган ирләр бүреге, өстенә шундый ук каралып, пычранып беткән сәләмә фуфайка, аягына бәйләвече булмау сәбәпле, аяк очларында гына эләгеп торган ямьшәеп беткән иске ирләр ботинкасы кигән бер адәм калтыранган кулларын сузып, урамда узып баручы кешеләрдән акча сорый: “Помогите, хоть на хлеб дайте, дома совсем кушать нечего…” Көтмәгәндә безнең күзләр очрашты… “Аба, кого я вижу, что, не узнаешь меня? Да, это я, еле хожу вот…” Баскан урынымда катып калгандай булдым. Телемне әйләндереп ни дип әйтергә дә сүз тапмадым. Каршымда кайчандыр безнең белән бер бүлектә эшләгән Ира басып тора иде.

Ул безгә эшкә килгәндә яшь, төскә-биткә матур гына, озын буйлы, теләсә кайсы ир-егетнең күзе төшәрлек кыз иде. Бераз эшләүгә тулай торактан урын да бирделәр.

Ира безгә әкрен генә үзенең тормыш “йомгагын” сүтә башлады: “Узган ялда кызлар белән ресторанга барган идек, грузин көе уйнап җибәргәч, түзә алмадым, сикереп чыктым да хәлем беткәнче рәхәтләнеп биедем… күрәсең, миндәге грузин каны үзенекен итте”, – ди.

Әнисе аны авылларына эшкә килгән бер шабашник грузиннан тапкан икән. Тик Ира әбисе белән үскән. Әнисенең кайдалыгын да, исәнме-юкмы икәнен дә белми.

– Аны бик каты эчә, беркая да эшләмичә, кулдан-кулга йөри икән дигәч, эзләтеп тә тормадым, бәлки исән дә түгелдер инде, ул бит бик бозык хатын булган, хәтта әбием дә ваз кичкән аңардан, – диде.

Көннәр уза торды. Казанда яшәүче кызлары әбине яшәргә үзләренә алып килде. Ира әбисе янына бик еш йөри. Апалары җәй көне дачага киткәндә, күбесенчә шунда яши. Дус-ишләрен, таныш егетләрен дә шунда кунак итә. Тора-бара әбинең пенсия акчаларына да хуҗа була Ира, әмма апасы гына бу турыда берни белми. Шулай бервакыт әби ялгыш кына онытылып китеп кызына шул хакта ниндидер “ярамаган” сүз ычкындыра. Ира шунда ук әләкләшүнең бик начар эш икәнен “төшендерә”: көчле куллары белән әбинең күз төбен “бизәп” куя. Әби өйдәгеләргә “егылдым” дип ялганлый. Соңга таба бу “егылулар” бик еш кабатлана башлый. Ира төрле егетләр белән кәеф-сафа корып, “кунакка” йөри башлый. Саф мәхәббәтен аңлатырга теләп янында бөтерелгән егетләрне гүя күрми. Әле дә исемдә: “Аккош” кушаматлы бер авыл егете бик яратып йөрде аны, туган көненә алтын чылбыр да алып килгән иде. Бүләкне муенына элсә дә, егет белән сөйләшергә дә теләмәде. Көлде генә: имеш, башта үбешергә өйрәнеп килсен…

Күпмедер эшләгәннән соң, Ира бездән китте. Мин дә декрет ялына китеп бардым. Яңадан эшкә чыкканда Ира урынында яңа кеше эшли иде. Дөрес, аннан соң да безнең бүлеккә килгәләде әле ул, игезәк кызларын җитәкләп, бурычка акча сорап. Ләкин килгән саен аракы исе аңкып тора иде аңардан.

Инде менә көтмәгәндә очраштык. Бүген үзе генә. Игезәк кызларын интернатта диде. Аларның әбиләре юк шул. “Кая яшисең соң, Ира?” – дип сорагач: “Яшим? Бу разве яшәү?” – дип пыялага әйләнгән күзләрен күккә төбәде.

Зифа буйлы, коңгырт-кара күзле, грузин каны белән янып яшәүче Ира белән, әллә күп эчүдән, әллә кыйналудан шешенеп беткән күзләрен ак каплаган, кечерәеп, куырылып каршымда басып торучы Ира арасында мин бер охшашлык та тапмадым.

Ира әнисенең ачы язмышын кабатламады дип әйтеп буламы?

Авыр уйлар белән кузгалып киткәндә, әле генә бала арбасы этеп баручы яшь ханым салып киткән биш сум янына мин дә өстәдем. Күзләремә карап, кулларын сузып тора бит…

Әлфия. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №66, 03.06.2003

P.S. Рәсем интернеттан куелды. 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.