Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Соңарган күз яшьләре

XW9Fa-OLSAS9aXnVQ4xSfg-default

Тырнак астыннан саркып чыккан кан бармакларның хәлен алды. Кая ябышырга белмичә, агач тамырлары ярдәме белән яктылыкка, өскә үрмәләде Зәлилә. Бик озак азаплангач, ниһаять, упкынның чите күренде. Менә, менеп житәм инде, дигәндә генә ул янә аска очты. Шулчак каты итеп телефон шалтырады. Зәлилә шабыр тиргә батып уянып китте. Урындык башында яткан халатын элеп, тиз генә телефон трубкасын алды.   – Зәлилә Ахатовна, сезне тиз арада фабрикага чакыралар. Бухгалтериягә тикшерү килгән, — дип хәбәр иттеләр телефоннан. Күргән төшләреннән дә айнып җитмәгән Зәлиләнең тәне бер кызышты, бер калтыранды.» Нишләргә? Минем гаеп белән булган җитмәүчелек ачыкланса…» Их, ул эшләгән дәвердә беренче тапкыр килгән тикшерү бик шома узган иде. Хуҗасы кебек сырлап куйган имзаны банкта бер кеше дә аермады. Акчалар су урынына акты. Авылда әти-әниләре ике катлы таш пулат салдылар, Зәлилә үзенә менә дигән фатир, чит ил машинасы, өс-баш юнәтте. Акча аның тәмам башын бутап колга әверелдерде. Карап торырга бик үк чибәр булмаса да, акчасы булгач, аңа ир-атлар да күз ата башлады. Бөтен кеше үз итте. Бу «шөгыльне» күпме ташлыйм дип антлар эчсә дә, булган акчалар тотылып беткәч янә үз эшенә керешә иде ул. Бергә эшләгән иптәшләрен якын күрде. Туган көннәрен, бәйрәмнәрен бүләксез калдырмады. Табын түрендә гел аны утырттылар. Роберт Рахматуллович лаеклы ялга  китәсе көннәргә санаулы гына вакыт калып бара. Аның урнына тәкъдим ителгән кеше бик таләпчән, бөтен нәрсәне энә күзеннән үткәрүче тәҗрибәле хезмәткәр иде. Якшәмбе көн булуына карамастан, ул архивтагы документларнын һәрбер нөсхәсен җентекләп тикшерү өчен белгечләр чакыртты. Зәлилә Ахатовна мондый тикшерүчеләрне күп күргән, ничек җайлыйсын белә. Бу юлы да эшләр шома гына үтеп китәр, дип уйлады. Күптән юкка чыккан фабриканың мал-мөлкәте кем кесәсендә икәне тиз ачыкланды. Зәлилә пәрәвез оясындагы ятмәгә эләккән бөҗәк сыман әле монда, әле тегендә бәргәләнде. Монда инде бернинди дә җайлау-майлау, афералар да ярдәм итмәячәге көн кебек ачык. Кикриге шиңгән хәлдә суд каршында басып торганда нинди уйлар кичергәндер кызый, әйтүе читен. Әмма хөкем залында утыручы ата-ана кызларының кыек юлдан китүенә зар еладылар. Кешенең җирдә яткан әйберенә дә тияргә җөрәт итмәгән абый-апалары аны бөтенләй аңламады. -Басыгыз! Суд килә. Алда хөкем карары: Вәлиева Зилә Әхәт кызының барлык мал-мөлкәтен конфискацияләп, 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә. Аны төрмәгә алып киттеләр. Таш камераның ишекләре шалтырап ябылды, сакчының ерагая барган аяк тавышлары гына иштелә. Шыксыз төрмәнең салкын диварларыннан агып төшкән су тамчылары сыман, кызның битеннән кайнар күз яшьләре тәгәрәде.

Миләүшә Маликова. Казан. (5.11.2014)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.