Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Аккан сулар кире кайтмый

untitled

«Бер кешенең дә сандыгы буш түгел», – ди торган иде әнкәй. Беренче караганда бик бәхетле тоелган кешеләрнең дә күңел сандыгында әллә ниләр бар.

Балалар белән бергә җыелып, дәүләтнең ташламалы социаль ипотекасы йортыннан фатир сатып алдык. Якын-тирәдә кибет, мәктәп, балалар бакчасы салынып өлгермәгән булса да, йортыбызны да, тирә-яктагы тынычлыкны да бик яраттык. Машиналар юлы ерак булгач, зур йөк машиналары, трамвай тавышлары да тынычлыгыбызны бозмый. Дөрес, җиңел машиналар күп, икешәр машинасы булган фатирлар да бар, аларның хуҗалары ишектән чыгу белән бер-ике атлыйлар да шунда кереп утыра, ул машина дигәннәре йортыбыз тирәсендә балга ябышкан чебеннәрне хәтерләтә. Тик алар зур йөк машиналары кебек тавышланып нервыга тими.

Бер көнне ишек төбендәге эскәмиядә җәйнең матурлыгына хозурланып утырганда, янымнан үтеп киткән бер хатынга сокланып карап калдым. Киеменнән дә, гәүдәсеннән дә, аяк атлауларыннан да ниндидер сафлык, зыялылык аңкып тора. Башындагы өчпочмаклап бәйләгән, читләре челтәрләп бизәлгән яулыгы гына түгел, күз карашыннан да аның татар хатыны икәнлеген абайладым.

Аңа карап:

«Нинди матур хатын. Кыяфәтенә карасаң, бик бәхетледер кебек», – дип уйладым.

Ханым минем янымнан үтеп киткәч, якында гына агып яткан елга буйларын әйләнде, балалар бакчасы һәм мәктәп төзер өчен калдырган буш мәйданда үскән әрсез кыр чәчәкләренә сокланып, аларны иелеп сыйпый-сыйпый иснәгәч, минем янга килеп утырды.

Сөйләшеп киттек.

Аның кызы да гаиләсе белән күрше йортта ике бүлмәле фатир алган икән.

– Аңарчы ун ел бергә яшәдек, хәзер олы кызым белән икәү генә калдык, – диде ул. – Аллага шөкер, үзләренең куышлары булды.

– Балалары бармы соң? – дим.

– Оныгыма унбер яшь инде.

– Алайса минем оныгым белән дә танышкандыр инде, – дим. – Ул ишегалдындагы барлык балалар белән дә танышып бетте инде.

– Оныгым урамда уйнап йөрми шул. Ул дуслары белән компьютер аша гына аралаша.

Компьютерны минеке дә ярата. Шуңа бу сүзләргә артык игътибар итмәдем.

– Заманалар үзгәрде шул, – дидем. – Элек без дусларны урамда, ял паркында, кино-театрларда таба идек.

– Шулай шул, – дип авыр сулады ханым. – Тыгыз булса да, аңарчы бергә тордык, түздек инде. «Ашавыгыз миннән булыр», дип аз-азлап акча җыйдырдым. Хәзер бит бушка берни дә юк, шулай итеп фатирга беренче взносны түләделәр. Карават урынына кабарта торган матрас кына әле. Әйберләре өйдән чыгып китмәс, түбә-түшәмнәре бар. Әкренләп җиһазлары да булыр.

– Әйе шул, – дим. – Минекеләр дә берничә ай шундый караватта йоклады. – Әкренләп алына инде. Баш исән булса, мал табыла.

Ханым авыр сулады.

– Минем янда калган кызым гына мондагылардан көнләшә.

– Брат братның көтү көткәненә рад, дип белмичә әйтмәгәннәрдер шул. Кызыгыз кайда эшли соң?

– Рәссам ул минем. Телсез-чукрак балалар яшәгән интернатта рәсем дәресләре алып бара.

– Андый балалар белән эшләве кыен түгелме соң?

– Бүтән кайда эшләсен? Ул үзе дә шул мәктәптә укыды.

– Була торган хәл. Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри.

Ханым, эчен бушатырдый кеше табылганга сөенгәндәй, сүзен дәвам итте.

– Бу кызым бик тырыш, сәләтле булып чыкты. Мондагы мәктәпне тәмамлагач, Ленинградта укыды. Шунда кияү белән танышты. «Әни, мин син риза булсаң, шундый егеткә чыксам, яратырсың микән?» дип язгач, «Син яратырлык булгач, мин ничек яратмыйм инде», дип җавап бирдем. Алып кайтып таныштырды. Беренче күрү белән үк күңелемә ошады. Икесе дә бергә шунда рәсем дәресләре алып баралар.

– Ул да телсез-чукракмы?

– Әйе.

– Ә балалары?

– Ул да.

– Хатынны жәлләп аны юатырлык сүз таба алмый тордым.

– И, болары борчу түгел әле. Үз көннәрен үзләре күрәләр, таза кешеләрдән ким яшәмиләр. Икенче кызым… Менә ул бәла… Ул да тумыштан телсез-чукрак . Шулай булса да бу кызыма караганда үткеррәк тә, чибәррәк тә, башлырак та иде… Аны да Ленинградтагы махсус уку йортында укыттым. Апасына ярдәм итәр дип уйлаган идем. Булмады… Ярамый дип тормый, адәм баласы гарип булса да, бер вакыттан соң аның гормоннары уйный башлый, холкы бозыла икән. Апасы кияүгә чыга алды, ә ул үз ишен таба алмады. Шуңа барыбыз да күзенә җен булып күренәбез хәзер. Апасыннан көнләшә. Бергә торганда һич тынычлык булмады үзеннән. Кияү бүтән шәһәрдән килгәч, монда пропискага кертергә риза булмый интектерде, шуңа эшкә урнаша алмый йөрде. Көчкә вакытлыча гына пропискага дип ризалаттык. Ә теркәлергә баргач, кәгазьләрне укыган да, вакытлыча түгел, бөтенләйгә теркиләр икән, дип киреләнде генә бит. Үзе бөтенесеннән хәбәрдар, укыгач законнарны шәп белә, компьютердан үз ишләре белән аралашып тора. Паспортистканы алдан өйрәтеп куйган идем, ул җайлады үзен, аңа рәхмәт инде. Яңа фатирның адресын әйтмибез, югыйсә монда да тынычлык бирмәячәк…

– Бер кешенең дә тынычлыгы юк шул хәзер…

– Менә шул бала белән икәү хәзер. Ул бит ачулансаң да ишетми…

Әле бу кызым белән бергә торганда ачуы килеп арттан башыма бәрергә урындык күтәргән. Теге кызым күреп тора, тик ул да авыз ачып сүз әйтә, кисәтә алмый бит. Ярый, Ходайның рәхмәте белән кияү килеп, кулын тотып өлгерде. Үтерә иде.

– Дәвалап карамадыгызмы соң?

– Дәваламаган кая! Менә хәзер дә хастаханәдә ята. Шуңа иркенләп йөрим әле бүген. Эшләсә дә алай ук булмас иде бәлки. Көне буе өйдә ятмас иде, үз ишләре белән аралашыр иде. Тик каян табасың? Сәламәт кешегә дә эш табуы авыр, ә аңа юк та юк инде ул. Бүтән керер җир булмагач, өченче төркем гариплек акчасы белән генә көн күрүе авыр дип, икенче төркемне алырга документлар җыеп йөрдем әле. Эшләмичә ашап кына яткангамы, әллә булган энергиясе файдаланылмагангамы, галәмәт симерде, ачуы килгәндә кулына ни эләксә, шуны атып кына бәрә.

– Табиблар нәрсә ди соң?

– Ир белән торырга кирәк, диләр. Бер вакытың үткәч, таза кешегә дә юньле ир табуы авыр, ә аңа…

– Әтиләре кайда соң?

– Ул мәрхүм шул инде.

– Эчә идеме әллә?

– Эчкән кеше бер айный ул. Балаларның шулай тууына түзә алмады. Бар гаепне миннән күрде, юк сәбәпне бар итеп, холыксызлана, кулын уйната башлады. Төзәлмәсме дия-дия шактый вакыт үтте. Таза бала үстерәсем килә, болар минем балалар түгелдер, дип бүтән хатынга ияләнде, безне куа башлады. Бик зур эштә эшләүче әтисе: «Өйләнгәч, Казанда фатир алып бирәм», дигән иде. Үзенең әйбәт һөнәре бар, кыяфәте дә кызыгырлык, шул ягын да үлчәүгә салган идем. Шәһәрдә яшисем бик килә иде шул. Казанга килгәч, әйбәт кенә эшкә дә урнаштым.

Ханым авыр сулады.

– Үземне бик яратып йөргән егетем авылда калды. Авылда яшьләргә эш юклыгы да куркытты. Хәзер менә дигән йорт салып, сау-сәламәт балалар үстереп, сәламәт оныкларга сөенеп яши. Мин генә… Үкенүдән файда булса иде… Язмышым шулай язылган булгандыр дисәм, аңа сылтавы җиңел дә… Әнкәйнең сүзен дә тыңламадым. «Йорты да, малы да, иренмәгән кешегә эше дә табыла ул, әзер дөнья барыбер синеке булмый ул», – диде. Аның сүзләре дөрес булып чыкты. Ике баламны алып, бар тапканыбызны ташлап калдырдым, фатирын да үзем алдым, балаларга белемен дә бирдем, һөнәр алдырдым. Терсәк якын да тешләп булмый. Ирдән качып котылып була, баладан булмый …

– Сәламәт бала күрә алдымы соң?

Ханым авыр сулады.

– Кара сакалың кайда да арттан калмый. Үзләренең нәселендә андый кешеләр булган шул. Анысы да бу балалар кебек. Шул кайгыны күтәрә алмады…

Сүзебезне кесә телефоны бүлде, хәбәр килгәнен белдереп, чыңлап алды.

– Кызым озак йөргәнгә борчыла, – диде ул телефон экранындагы хәбәрне укып. – Сезгә сөйләгәч, бераз җиңелрәк булып китте. Насыйп булса, бүтән чакта да очрашырбыз әле.

Урамга чыккан саен вакыт-вакыт аның кызы яшәгән йортка таба карап алам. Бу дөньяның тавыш-гаугаларыннан берни ишетмичә, тынлык дөньясында яшәгән кешеләр дә читтә калмый икән. Язмышлар да, ялгышлар да бер төсле булмый. Аккан сулар кире кайтмаган кебек, узган тормышны кайтарып, ялгышларны гына төзәтеп булмый шул.

Сәмига СӘҮБАНОВА.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №8, 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.