Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

«Әбием каргышы төшкәндер»

Emine-apa

«Әбиемнең каргышлары төшкәндер миңа. Балалар бәхете дә, хатын-кыз бәхете дә, кеше бәхете дә күрә алмадым. Язмышым катлаулы булды, балам. Соңгы көннәремне ачлыкта, урамда үткәрмәсәм ярар иде». Әминә апаны ике айга якын эзләдем мин. Аның Апаста сарай кадәрле генә өйдә яшәвен һәм шактый авырлыклар күрүен ишеткәч, гыйбрәт булсын өчен, укучыларга язма әзерләрмен дип, янына кайткан идем. Орчык кадәрле генә әбинең күзендә яшь күп, ә менә язмышында бәхетле мизгелләре шуның кадәр үк булды микән?

Ана карынында яралганда ук, фәрештәләр кыз баланың кияүгә китәсе җиреннән туфрак алып, култык астына сала, диләр. Әминә апаның туфрагы ерактан – Төрекмәнстаннан ук булган, күрәсең. Аның белән сөйләшкәннән соң, чит илгә кияүгә китүчеләргә кызыкмый башладым. «Төрекмәнстанда яшәгән дәвердә туган илемне сагынып еламаган бер генә көнем дә булмады. Елга буйлары, урманнар төшемә кереп, саташып уяна идем дә, көндезләрен күзләремне йомып, төшемдә күргәннәрне күз алдыма китерә идем. И балам, үз илеңә җитәме соң инде!» – ди ул.

Кыз баланың ачы язмышы белән ул 1956нчы елны Төрекмәнстанга башкорт кешесенә кияүгә чыккач таныша. Яшьлегендә, акчасы булмасмы дип, зәмһәрир суыкларга түзеп урман кискән яшь Әминәгә биредә яшәү баштарак оҗмах кебек тоела. Бер-бер артлы өч улы, бер кызы дөньяга килә. СССР таркалу бәхетле тормышларын җимереп ташлый.

– Башта кызым үлде. Аннан соң, Төрекмәнстанда бөтенләй торырлыгыбыз калмады. Ашарга юк, акча юк, хөкүмәт аена 700 грамм бушлай тоз бирә иде. Минем пенсия акчасына гына ачлы-туклы көн күрдек. Урамга чыгар хәл юк – милицияләр тотып алалар да, кесәләреннән пакетка төрелгән киндер чыгарып күрсәтәләр һәм төрмәгә алып китәләр. Имеш, бу наркотикны синнән табып алганнар. Бервакыт ике малаемны урамга чыккан җирләреннән алып киткәннәр. Бардым төрмәгә – «Ник яптыгыз? Нишләделәр?» – дим. «Кесәләреннән әфьюн тапканнар. Сәгать төнге 12гә кадәр фәлән кадәр акча алып килсәгез, улларыгызны иреккә чыгарабыз, алып килмәсәгез, берәр нинди маддә буенча утыртып куябыз», – диделәр. Бер улым ашыгыч ярдәмдә эшли иде – аны әтисе белән калдырдым да, ике улымны ияртеп, 1997нче елда Татарстанга кайттым, – ди ул.

Тумышы белән Аксубай районыннан булган Әминә апаның шушы ук районда әтисеннән калган йорты була. Әмма күршесе алар кайтканчы җирләрен үзенә алып бетереп, зур йорт җиткезгән булып чыга.

Алга таба монда яшәп булмаячагын аңлагач, ана кеше уллары белән Апаска юл тота. Район хастаханәсенә олы улын электрик, үзен җыештыручы итеп эшкә алалар. Торырга урыннары булмагач, каравыл өен тәкъдим итәләр. Мәйданы 6-7 квадрат метр булган бер бүлмәле аерым бина ул. Әнә шунда ике улы белән тора башлый Әминә апа.

– Килеп кердек каравыл өенә. Сөенәм инде – торырга урын булды бит, дим. Карыйм – идәндә бер кеше ята. Исерек-фәләнме әллә, дип сораган идем, ул үлгән кеше булып чыкты. Әнә шул мәет яткан каравыл өендә тора башладык.

Аларның ничек гомер күрүләре турында аерым китап язарга була. Башта алты ай буе хезмәт хакы түләмиләр, Төрекмәнстаннан пенсиясен дә күчерергә җитешмәгән була. Ә яшәргә кирәк бит – акчасыз кая барасың? Чүп контейнерларындагы күгәргән ипиләр дә, калдык-постык ризык та үтә алар табыныннан. Бер көн ач яшәсәләр, бер көн тук йөриләр. Әминә апа тормышын ничек тә алып барырга, малайларына авырлык китермәскә тырыша: көн саен шешә җыеп, төнгә аларны суга батырып куеп, кәгазьләрен кубаргач, илтеп тапшыра. Шуннан кергән акчага чәй, ипи булса да алып кайта – әнә шулай ачтан үлмичә көн күрәләр.

– Кайчан туйганчы ипи ашый алырмын икән дип яшәдем. Бераз вакыт үткәч, көнбагыш сата башладым. Стаканы ике сум булса да, яшәп торырга ярый иде әле. Мине хәзер дә Апаста симәнке әби дип йөртәләр, – ди ул, елмаеп.

Әминә апаның олы улы Төрекмәнстанга өен сатарга киткәч, юкка чыга. Соңыннан аның үтерелгән булуы ачыклана. Фатирларын сатарга дип киткән ире дә үлә. Әминә апа, сату эшләрен башкарып чыгу өчен, үзе дә 1999нчы елны Төрекмәнстанга кузгала.

– Сатмасаң, тәрәзәсен ватып, эчендәге бөтен әйберне урлаячаклар иде. Ахыр чиктә 2 мең долларга сатып кайттым инде мин аны – бәрәкәте генә булмады. Исән калган улым: «Әни, болай яшәп булмый, мин электрик бит, әйдә, булган акчабызга машина алыйк та, шабашкага йөрим әле мин. Бәлки берәр кечкенә генә йортыбыз да булыр», – диде. Машина алдык. Бер атна да йөри алмады – «КамАЗ» астына кереп, машинасы калай өеменә әверелде – төзекләндерерлек тә түгел иде. Ярый үзе исән калды инде, – дип сөйли Әминә апа.

– Кечкенә генә буйлы әбинең начар тормышта яшәвен, шешәләр җыюын күреп, Апас халкы да ишеге төбендә катык, каймак, бәрәңге кебек азык-төлек калдырып китә башлый. Болай булгач, тормышы түгәрәкләнгән кебек була. Инде Апаста тәмам үз кешегә әйләнгәч, район хакимиятеннән рөхсәт сорап, каравыл өен киңәйтәләр – 5-6 квадрат метрлы тагын ике бүлмә өстәп төзиләр. Койма белән уратып алынмаган хуҗалыктан кигән кәлүшләренә кадәр урлап китә башлагач, Әминә апа барлы-юклы акчасына читән дә тотып куя.

Ул яшәгән йортта газ да, су да юк, 78 яшендә суны 18 чакрым ераклыктагы Ындырчы авылыннан ташый. Өендә үзе генә калганга да 6 ел икән инде, улы бер хатынга йортка кергән. Җен-пәригә ышанган кешегә Әминә апаның йортында яшәү өчен зур батырлык кирәк булыр иде: йорты морг белән янәшә генә тора.

– Көн саен мәет алып киләләр – башта куркып, төннәр буе йоклый алмый идем. Стенада эленеп торган җәймәмнең бизәкләренә карап, үткән гомерем турында уйландым. Моргтагы мәетләр турында уйлау да тынгылык бирми иде. Хәзер ияләштем инде. Үземә дә тиздән алар янына барасы бит – 78 яшемне тутырып киләм. Тере кешедән куркырга кирәк, балам. Ялгыз яши бу карчык, акчасы күптер, дип үтереп чыкмасалар гына ярар иде, – ди ул.

Әминә апаның улы авыру, бавырында цирроз. Шуңа күрә пенсиясен ай саен бөтен килеш диярлек улына биреп бара икән. Шулай да, берәр иске генә йорт сатып алып булмасмы дип, 2012нче елга кадәр авызыннан өзеп акча җыеп барган булган. Әмма язмыш аны янә бер сынарга уйлаган, күрәсең, җәйге челләдә өенә чегәннәр кереп, соңгы акчасын да алып чыгып киткәннәр.

– Синең бер улың тиздән үләчәк, әйдә им-том ясыйбыз – акча бир, – диделәр. Бавыры авырткан улымны уйладым да, курыктым – банкта булган 100 мең сум акчамны соңгы тиененә кадәр алып, тапшырдым кулларына. Гомеремдә бер генә тапкыр да багучыга барганым булмады, ничек ышанганмындыр үзләренә – аптырыйм. Сихерләделәр бугай алар мине, балам.

Чегәннәр киткәч, төнге 12дә кулына бау тотып, Әминә апа асылынырга дип, паркка барган. «Кулымдагы бавымны кеше күрмәсен дип, артка качырып бардым», – дип искә ала ул бу минутларны. Бәхеткә, бавын агач ботагына күпме генә эләктерергә тырышса да, буе җитмәгән.

– Бер мәлне кемдер башыма суккан кебек тоелды. Кем булыр бу, дип карыйм – беркем юк. Фәрештәләрнең эше булгандыр – акылыңа кил диюләредер дип аңладым. Киселгән агач төбенә утырып, елый-елый, белгән догаларымны укыдым. «Йа Раббым! – минәйтәм, – башымнан начар фикерләремне ал. Бер тиен акчасыз, бер кисәк ипигә тилмереп яшәдем – үлмәдем. 100 мең сум акча нәрсә ул – кәгазь кисәге генә, менә киләсе айда пенсиям дә килер, ашарыма да булыр, сабырлык бир, Раббым!» – дидем. Үз илемнән киткәнемә үкенәм, гомер буе елап яшәдем. Бер еламаган көнем дә юк минем. Шундый бәхетсезлегемә елыйм. Хәзер кемгә барсам да, беркемгә беркем кирәкми. Кыш көне пәлтәләремне, башлыкларымны киеп, салкында ялгызым ятып йоклыйм. Килен рәхәте дә, бала рәхәте дә юк миңа. Аллаһыдан саулык кына телим, – дип сөйли ул.

Әминә апа бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе дип әбисенең каргышлары төшүне саный. Төннәрен, сәкедә яткан оныкларына карап: «Аллаһның каһәрләре генә төшсен!» – дип каргаган әби кешенең теләкләре кабул булган, күрәмсең. Шунысы кызык: ни өчен каргаганын әче телле әби кеше үзе дә, оныклары да төгәл генә белмәгән.

Әминә апа үзен бай дип саный. Кечкенә генә булса да, йорты каршысында җире бар – шунда елга ике мәртәбә бәрәңге утыртып, уңышын ала икән. Биш бөртек тавыгы, бер әтәче дә ялгыз карчыкның тормышына бераз гына ямь өстәп, үзенә күрә бер шөгыль булып тора. Әминә апа киләчәген картлар йортында күрә. Алга таба да михнәтләргә түзеп азапланганчы, җылыда яшәрмен, тамагым тук булыр, – дип аңлата.

– Мин сезгә тормышымдагы авырлыкларның 10 процентын гына сөйләдем әле. Барысын-барысын сөйләсәм, йөрәгем түзмәс… Минем тормышымны беркемгә күрергә язмасын, – дип тәмамлады ул сүзен.

Әминә апаның тәбәнәк кенә капкасыннан чыкканда, маңгаемны бәрдем. Ул ике куллап йөземне тотып алды да: «Авыртмадымы, балам?» – дип бәрелгән урынны кабат-кабат сыпырып, догаларын укыды… Ике күзе тулы яшь булган кечкенә буйлы әбинең сыны Казанга кайтып җиткәнче күз алдымнан китмәде. Менә ул капка төбендә бер кулы белән читәнгә тотынган. Минем ераклаша барганымны күрсә дә, урыныннан кузгалмый. «Якын туганымны күргән кебек булдым. Юлың моннан үтсә, керми китмә», – дип, моңсу гына кул болгый…

P.S. Әминә апага ярдәм кулы сузарга теләгән укучыларыбыз «Безнең гәҗит» редакциясенә мөрәҗәгать итә ала. Ачы язмыш тарафыннан кыерсытылган карчык язмышына битараф калмыйк.

Айгөл ЗАКИРОВА. Казан – Апас – Казан.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №17, 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.