Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмыш шаяруы

12-15

Халисә, ниһаять, бик авырлык белән генә күзләрен ачты. Күз аллары томанланып тора иде, ул кире күзләрен йомды да, бераз яткач, тагын ачты. Үрелеп кенә тәрәзәгә эленгән, төсе инде уңа башлаган саргылт пәрдәне ачып карады. Ә анда бары тик зәңгәр күк йөзе генә күренә иде. Һәм беренче карашка аның күзенә ябалак-ябалак булып яуган кар күренде. Бу — елның беренче кары иде. Тик Халисә генә моңа никтер әһәмият бирмәде. Ул, кабат хәлсезләнеп, бераз гына калкыта төшкән башын мендәргә салды. Хатынның башы әйләнеп китте, гәүдәсе дә авыр иде. Барысы да артта калды, хәзер терелеп бетәсе генә калды, дип уйлады. Юрган өстеннән генә эч турысын сыйпап алды. Күзләрен йомып, тагын бераз нидер уйлап ятты да, як-ягына каранып алды. Уң яктагы караватта, аның яшендәрәк булыр, кыска гына аксыл чәчле бер чибәр генә хатын ята иде. Хатын аның уянуына сөенгәндәй, Халисәне дә тынычландырырга теләгәндәй, тиз-тиз сөйләп китте:
- Бер дә аптырама, син әле генә операциядән соңгы наркоздан уянып киләсең. Башың әйләнәдер әле, ул шулай булырга тиеш инде. Эчең бик авыртса, хәзер шәфкать туташларын чакырам. Укол кадыйлар алар…
Халисә янында шундый ярдәмчел кеше булуына сөенеп, елмаеп куйды. Башын кагып, иреннәрен көчкә селкетеп, исәнләште.
- Мин әле күптән чыктыммы?-дип сорады Халисә ярым пышылдап.
- Кичә кич чыктың син бу бүлмәгә, тыныч кына йокладың, — дип аңлатты аңа бүлмәдәше. Тамагы бик кипкән иде Халисәнең, янында торган тумбадан стакан белән суны алып эчте.
- Сиңа әле су гына эчәргә ярый. Ашарга да ярамый, хәтта тәмле су да эчәргә ярамый. Түз инде, табиб кергәч, тагын үзе аңлатыр.
- Ә миңа торырга ярыймы соң? — дип сорады ул, торырга бер хәле булмаса да. Эч турысында ул авырту сизде һәм авырлык. Тик хатын, иң беренче чиратта, исән калуына сөенде.
Кинәт ишек ачылып китте. Анда төз гүдәле хатын-кыз табибә килеп керде. Бүлмәдәгеләр белән ярым пышылдап, баш кагып исәнләште дә, Халисә янындагы урындыкка килеп утырды.
- Хәлегез ничек? Мине ишетәсезме? Эчегез авыртамы?
Табибә тагын нәрсәләрдер сорады, нәрсәләрдер сөйләде. Халисә бөтен сөйләшүне дә аңлап җиткермәде. Наркоздан уянмаган иде бугай әле ул.
- Әйе… Һәм ниндидер авырлык сизәм, гәүдәмне дә селкетә алмыйм. Бик эчәсем килә минем.
- Дөрес, шулай булырга тиеш. Сезгә бүгенгә су гына эчәргә ярый. Иртәгә ашханәгә барырсыз. Икенче номерлы өстәлдән ашарсыз сез. Анда махсус сезнең өчен, икенче төрле меню төзелгән. Бик авыртса, укол сорарсыз.
- Ярый, рәхмәт… Ә кайчан торырга, йөрергә була соң әле миңа?
- Үзегезгә бик кыен булмаса, бераз урыныгызда булса да хәрәкәтләнергә тырышыгыз. Торуын иртәгә торырсың инде. Бүген кичкә дә ярый.
Кабат табибә күрше ка­ра­ваттагы хатын янына ба­рып, хәлләрен сорашты. Ул чы­гып киткәч, палатада тынлык урнашты. Барысы да үз авы­рулары, үз уйлары белән эч­ләренә бикләнделәр.
Палатада ут кабынгач, ин­де соң гына, Халисәнең аяк очындагы караватка тагын бер хатынны кертеп салдылар. Кыяфәтенә караганда, бу хатын алардан яшьрәк иде булса кирәк. Ул озак ятмады, селкенә башлады, наркоздан чыкканда, кычкырып ук диярлек әнисен чакырды, саташа иде ул. — Кайбер кеше наркоздан шулай уяна,-диде, — Халисә янында яткан хатын.
Алар озак кына сөйләшеп ят­тылар. Хатын Оля исемле бу­лып чыкты. Рус милләтеннән булса да, ул татарча яхшы сөйләшә иде. Күзәтелү вакытында, анализлар тапшырганда, ниндидер авыру тапканнар да, бераз ятып, дәваланып чыгарга кушканнар. Үзенең кечкенә генә булса да, шәхси кибете бар икән. Кияүдә дә түгел.
- Кияүгә чыгуның бер кызыгын да тапмыйм. Болай, ичмасам, үз көнемне үзем күреп йөрим. Беркемгә дә хисап тотасым юк. Өйдә көтеп торучым, кычкырып каршы алучым юк. Кайда барсам да, барам, кайтсам кайтам, кайтмасам юк. Кирәк чакта, ирләр алар буа буарлык. Аларны якты йөз белән каршы алсаң, алар синең өчен барысын да эшләргә риза.
Ә Халисәнең исә дөньяга бөтенләй башка караш иде. Аңа киресенчә, тормыш яме кемгәдер кирәк булу, терәк булып, аңлашып яшәүдә генә кебек тоела иде.
- Мин банкта кассир булып эшлим. Ирем бар, ул — эшмәкәр. Тик менә балабыз гына юк әлегә. Менә монысы да булмады шул әле…
Ике арада тынлык урнашты. Тагын һәрберсе үз эченә кереп бикләнде. Оляга Халисәнең яшәү рәвеше чит тоелды, ә Халисәгә исә Оляның бу дөньяда яшәвенең бер дә кызыгы юктыр сыман иде. Уйланып ята торгач, алар икесе дә бераз черем итеп алдылар.
Халисә акрын гына торып, тәрәзә янына килеп басты. Беренче карның инде җирне каплап ук өлгергәнен күреп, ул шаккатты. Кар кайгысы идемени әле?! Юкса, кар инде иртәдән бирле ява. Халисә генә моңа игътибар итмәде. Менә сиңа, мә, менә сиңа яңалык. Хатын, үз-үзен кочаклап, озак басып торды. Шифаханәнең тәрәзәсе ишек алдына карап тора. Куаклар арасына тезелгән утыргычларга матур итеп кенә кар яткан. Калган балан, миләшләрне, әле кошлар ашап өлгермәгән. Баганадан төшеп торган ут астыннан инде ничәмә-ничә кеше узып китте. Аларның кайберләре шушы бинага керде, кайсыларыдыр чыгып, кайтып китте. Кемнәрдер ялгыз гына, кемнәрдер парлап култыклашып, кемдер баласын җитәкләп үттеләр. Халисә бик тирән уйларга чумды. Уйлары белән әллә кайларга китеп югалды. Бүлмәдәшенең эндәшүен дә ишетмәгән хәтта, килеп кагылгач кына, айнып киткәндәй булды.
- Әйдә әле, уйга чумып, күңелсезләнеп торма, коридорга чыгып керик, юыну бүлмәләрен, бәдрәфне күрсәтәм үзеңә. Югыйсә, бик озак басып тордың инде, арып беткәнсеңдер, — дип, шаяртып алды. Синең уянуыңны белеп, ирең дә килеп җитәр.
Халисә сискәнеп китте. Яшь аралаш елмаерга тырышып, башы белән генә ризалашып ым какты.
Халисә бу төссез хастаханә бүлмәсендә үзен ятим сыман хис итте, гел елыйсы гына килеп тора иде аның. Шалтыратып үзенең кайда икәнлеген якыннарына хәбәр итәргә телефоны да юк бит әле аның. Операция алдыннан бар әйберләрен дә саклау бүлмәсенә кертеп бирде бит. Ул коридорга чыгып, кизү торучы шәфкать туташыннан, үзенең сумкасын ничек алып булырга мөмкин булуын сорады. Хәзер инде соң, иртәгә генә булачак, дигән җавапны бер дә ошатмыйча, кире бүлмәгә керде. Ире Маратның кесә телефонының номерын белә дә ул. Тик кайдан шалтыратырга? Оля аңа телефонын бирде. Халисә кабаланып, Маратның номерын җыйды. Араларында күптән инде ниндидер аңлашылмаучанлыклар булса да, тормышның үзгәрүенә бик ышана иде әле Халисә. Яратып, үз итеп, булмаса да, кеше буларак булса да, ул аның кайда икәнлеге белән кызыксынмады микәнни? Аның тизрәк Маратка, операциядән исән чыгуын, инде барысы да артта калуын әйтәсе килде. Тик Марат телефонны алмады, ә бары тик шалтыратуны кире кагып, басып куйды. Халисә кабат-кабат җыйды. Тик телефонны инде алучы булмады. Ничек инде, кичә Марат өйгә кайткач, аның өйдә юклыгын күреп, өстәлдәге язуны укымады микәнни? Халисәнең кайда икәнлеген беләсе килмәде микәнни аның? Бәлки бу хатынымдыр, бәлки, аның турында берәр хәбәр бардыр, дип тә кызыксынмады микәнни, таныш түгел номерны күреп?.. Ә әнисенең дә, апасы белән сеңелесенең дә номерларын яттан белми иде ул. Борчыган сорауларга җавап тапмыйча гына, ул йокыга талды. Иртән бик соң гына уянды. Тик инде кичәге уйлар, бераз үз урыннарына утырганнар, күп сорауларга җавап табуның кирәге дә юк дип фикерләде ул. Оля янына танышы килгән, ул очынып шунда чыгып йөгерде. Иртәнге аштан соң Халисә тиз генә барып, үзенең кирәк-яраклары салынган сумкасын алып килде. Кечкенә көзгесенә карап алды. Телефонын кабызып куйды. Кемнәр генә шалтыратмаган бит аның хәлен белеп… Тик Марат кына юк иде исемлектә… Телефонының кабынганын күреп, бер-бер артлы туганнары, әнисе, апасы, сеңелесе шалтыраттылар. Алар белән сөйләшеп алгач, Халисә үзе шалтыратты иренә. Марат алуын алды бүген телефонны.
- Исәнме, Марат…
- Кая югалдың син?..
- Мин больницада бит әле… Син белмәдеңмени?
- Юк… Мин ни бит… Уйламадым да…
- Нәрсәне?..
- Сине анда булырсың дип…
Марат хатыны турында, ташлап чыгып киткән бу, дип уйлады. Араларында булган аңлашылмаучанлыкларның болай тиз генә, тавышсыз гына хәл ителүенә үзенчә генә сөенеп тә куйды.
- Әйе…
- Нәрсә булды соң? Суык тиде мени?
- Әйе, Марат… Суык тиде… Ярый, сау бул…
Бу сөйләшүнең бер мәгнәсез әңгәмә икәнен аңлап алган хатын, алга табу сөйләшеп торуны кирәксез дип уйлады, тизрәк саубуллашу ягын карады. Биш ел бергә яшәп тә, күптән көткән балаларын югалтканнарын белми калды Марат. Хәер, моның инде хәзер бер кирәге дә юк. Ходай шулай теләгәндер, Марат белән Халисәне бергә бәйләүче бер җеп кенә итеп дөньяга китерергә теләмәгәндер бу сабыйны. Чыннан да, бергә яшәүләренең бер кызыгы да юк иде бит. Бер фатирда яшәүче ике кеше иделәр бит алар соңгы арада. Тик барыбер, авырга узганын белгәч, нәрсәдер үзгәрер дип өметләнгән иде хатын. Тик Ходай үзе хәл итеп куйды. Яралгы аналыктан читтә урнашкан булып, аннан бары тик котылу юлы гына бар иде. Халисә бүгенге хәле белән ризалашты, димәк, шулай яхшырак, булган, дип, үз-үзен тынычландырды. Шул көннән соң Марат та шалтыратмады, Халисә дә аңа бәйләнмәде. Әнисенә, апа-сеңелләренә дә бер нәрсә дә әйтмәде, аңлатмады ул. Бала турында берсе дә белми калды.
- Сеңелем, җизнәң эштән кайткач, аның белән сине килеп алырбыз. Көт яме, килербез…
- Юк, апа, кирәк түгел…
- Марат бит эштәдер, бүген бит аның эшкә бара торган көне. Әллә көнен алыштырып, үзе киләм дидеме сине алырга?
- Әйе, апа… Борчылма инде… Бар да әйбәт. Кайтып җиткәч, мин сиңа үзем шалтыратырмын.

Халисә сумкаларын җыйды. Табиблар белән саубуллашты. Дуслашып өлгергән Оля белән, телефон номерларын да алыштылар. Тәрәзә төпләре Оляның чәчәк бәйләмнәре белән тулган иде. Кабат тәрәзә төбенә барып басты да, тагын озак кына карап торды. Ябалак-ябалак яуган кар бүгенге көнгә ниндидер үзенчә бер матурлык өстәп тора иде. Халисә сумкаларын тотып, акрын гына коридор буйлап китте. Коридорның теге башында кемдер янына ире килгән булса кирәк, бик кочаклашып күрештеләр. Ире чәчәкләр белән килгән әле. Якынлашкач ачыкланды: бу бит аның бүлмәдәше Оля икән. Оля үзенең ире юклыгын, бер гаиләле ир белән чуалганын сөйләгән иде, шулдыр инде дип, уйлады. Ир арты белән торганлыктан, хатын аның йөзен күрмәде. Хәер, ул аның белән кызыксынмады да шул. Тик нигәдер ул аңа таныш гәүдә кебек тоелды. Узып китешли күрде ул аның кем икәнен. Марат кына яныннан хатыны узып китүен сизмәде дә, күрмәде дә, белмәде дә. Аның аңы башка белән томаланган иде. Бу күренеш Халисәгә нигәдер барыбер кебек тоелды. Ул моны күреп гаҗәпләнмәде. Менә бит, дөнья нинди түгәрәк, кем белән кем генә очрашмый, дип уйлады. Ун көн буе бер-берсенең кем икәнен белми яшәгән бу ике ханымны Ходай ничек очраштырган бит. Бу күренешне язмышның ачы шаяруы дипме, әллә Ходай тарафыннан бары тик бу күңелсез вакыйгага нокта куяр өчен җибәрелгән билге итеп караргамы? Халисә шушы ун көн эчендә, барысын да үлчәмнәргә салып үлчәгән, үзе өчен карар да чыгарган иде инде.

Менә, ниһаять, ул авыр хаста­ханә диварларыннан арынып, урамга чыкты. Саф һавада ничек рәхәт икән бит. Сулыш алулары да икенче төрле шул урамда. Явып торган ябалак-ябалак кар аның чыгуын сәламләгәндәй, иңнәреннән кочып алды. Ул бик озак көннең матурлыгына сокланып торды. Шушы яңа яуган кар шикелле тормышның яңа битләреннән ачып өр-яңадан яши башларга кирәк иде аңа.

Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы.

Чыганак: «Яңарыш»  20.03. 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.