Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Фаҗигагә юлыккан кызлар

05Bankoboev_Ru_serdechko_na_snegu-nggid041930-ngg0dyn-250x250-00f0w010c010r110f110r010t010

Тормышта төрле фаҗигаләр һаман булып тора. Безнең татар халкына мондый хәлләргә карата кеше күңелендә туган хис-кичерешләрне бәян итү хас. Бу үзенчәлеккә беренче тапкыр Г.Ибраһимов игътибар иткән. Ул: “бер адәмнең бер хәсрәте яки берәүгә һөҗү (сатира) өчен чыгарылган бәетләр” булуын күрсәтеп үтә. Мондый хәлләр башта иҗат итүченең якыннары арасында, аннан берәр зуррак даирәгә таралып, күпмедер вакыт әйтелеп, җырланып, укылып йөри. Соңыннан аларның кем тарафыннан, кайчан чыгарылганы онытылып, кайсы классик лирикага әверелә (мәсәлән, “Сак белән Сок бәете”), кайсылары аерым хәлдә кәгазь битләрендә генә кала.

Шәхси фаҗигаләргә багышлап бәетләр жанр фондының өчтән бер өлеше чамасын тәшкил итә. Аларда кеше күңелен тетрәндерерлек кайгылы хәл тасвирлана. Рәхимсез очраклылык нәтиҗәсендә тормыштан аерылуны бәян итү бәет жанрына гына хас алымнар белән башкарыла. Биредә индивидульләштерү күренми, ә гомумиләштерү шактый көчле.

Күпчелек татар авылларында кайберәүләрнең бәетләре, риваятьләре һәм атамага әверелгән исемнәре сакланып калган. Ләкин тәгаенләп кенә аларның тарихын белүчеләр бик сирәк. Тик күңелдә сорау туа: бәете чыгарылган кеше кем ул? Нинди кеше булган? Вакыйганың вакыты кайчан? Болар берсе дә әсәрнең игътибар үзәгендә тормый. Аны бик күп яисә яңа гына булган хәл дияргә мөмкин.

Авыллар тарихын язганда, бу сорауларга да җавап бирергә тырыштык һәм байтак кына серләр ачылды. Халыкара хатын-кызлар көнендә без сөенечле, шатлыклы, мактаулы язмалар укырга өйрәнгән. Бу язмаларда, киресенчә, кайгылы, фаҗигале вакыйгалар сурәтләнгән. Бу бәетләрдә (кыскартылып бирелә) хатын-кызлар язмышы бәян ителә.

Зөбәйдә бәете

Ак сакаллы картларга да көчләп сәнәк тоттырып,
Урам буйлап карагруһ йөри котырып.
Дошман халык, вәхшиләр качып-посып ятканнар.
Кулларына сәнәк тотып, бүген калкып чыкканнар.

Зөбәйдәне, бичараны, укытучы булганга,
Яланаяк, шәрә тәннән камчылыйлар урамда.
Кычкыралар, сугалар, камчы белән тукыйлар.
Укучы балалар күреп, кан-яшь бүген елыйлар.

Мөгаллимә Зөбәйдәне бар шәкертләр ярата.
Зөбәйдәкәй, кызганыч кыз, салкын чанада ята.
Акыллы иде, зирәк иде, кыйгач иде кашлары.
Вакыт җитми гүргә керде Зөбәйдәнең башлары.

Сәнәк белән кададылар уң як колак янына,
Ап-ак карлар кызардылар Зөбәйдәнең каныннан.
Мәктәпләрдә күңелле иде Зөбәйдә матур барында,
Китап, дәфтәр, каләм иде Зөбәйдәнең кулында.

Зөбәйдәнең ничек үтерелүе бәетнең (кыскартылды) эчтәлегеннән күренеп тора. Димәк, аның гомере сәнәкчеләр тарафыннан өзелгән.

20-21 яшьлек мөгаллимәнең тарихы үтерелү белән генә тәмамланмый. Күмәр алдыннан фатирда торган карчык аның сандыгын ачып карый. Һәм аның китаплары арасыннан “тавык тәпие” – тәре килеп чыга.

Авыл мулласының наданлыгы аркасында бу мөгаллимә кызны кәфер дип, авыл читенә ялгыз урынга күмәләр. Чынлыкта исә бу тәре әтисенең сугышта каһарманлыгы өчен патша тарафыннан бирелгән Георгий тәресе була. Явызлар тарафыннан үтерелүе – үзе бер фаҗига булса, надан муллалар җәрәхәтне тагын да тирәнәйткән.

“Зөлхиҗә бәетен” аңлатма рәвешендә генә биреп китәм. Зөлхиҗә әти-әнисенең бердәнбер кызы булып үсә. Яратышып йөргән кеше – гармунчы Хәсәне белән кызга никах укытырга һәм гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләшеп тә куйганнар.

Язгы ташу чорында аръяктан-әрәмәдән елга аркылы боз өстеннән ат белән утын төяп чыкканда, су төбенә китә Хәсән. Язгы ташу киткәч тә, Хәсәннең үзен дә һәм атын да таба алмыйлар. Бер ел үткәч кенә, авылдан 7-8 чакырым ераклыктагы әрәмәдән гәүдәләренең калдыкларын табып алалар.

Зөлхиҗә исә балага узып калган була. Көмәне үсә башлый. Авыл халкы аңа “төртеп күрсәтә”: имеш, “кыз килеш” балага узган. Бу хурлыктан Зөлхиҗә үз-үзенә кул салырга була. (Ярый бүген мондыйга халыкның бер дә исе китми, туй көнне бәбиләгән кызлар бар). Җәйнең бер матур кичендә ул суга ташлана. Хәсәннең 52се көне була бу.

Аксыл-сары чын гәрәбә Зөлхиҗәнең муенында,
Суга ташланып үләрмен дип булмагандыр уенда.

Карлыганга барганда салып куйдым тәңкәмне,
Суга төшеп үләр кичне төштә күрдем әнкәмне.

Зөлхиҗә артында дүрттер бөтен тәңкәсе,
Зөлхиҗә суга баткач, үксеп елый әнкәсе.

“Зиратта күке кычкыра, чатта, минем каршыда.
Әнкәй, беләсеңме, мин хәзер җир астында”.

Үлем белән әҗәлләргә бернинди дә юк чара,
Хурлыклардан вафат булды, и Зөлхиҗә бичара.

Зөлфия коесы

(Бәете чыгарылган, авылда кое атама булып кереп калган)

Зөлфия педагогика училищесын тәмамлап, үзенең туган авылына укытырга кайта. Карап торуга бик чибәр, сихри күзләр, авыл егетләрен тәмам акылдан яздыра. Бер ел авылында укыткач, икенче уку елында аны район читендәге башка мәктәпкә күчерәләр. Бу авылда егетләр бик усал, мәхәббәткә җиңел карамыйлар. Эшли башлавының икенче аенда Зөлфия механизатор Таһир белән таныша. Ярыйсы гына вакытлар үткәч, Зөлфия күрше авылдагы тагын бер егет белән йөри башлый. Ике-өч ай эчендә кызның “гулять” иткән егетләре бишкә җитә. Таһир алдында акланып: “Мин болай гына, сине көнләштерер өчен генә йөрим, бары сине генә яратам”, – ди.

Бер фатирда торган иптәш кызының сөйләвенә караганда, Зөлфия буш вакытын көзге алдында үткәрә, “мин бигрәк тә чибәр инде”, – дип, үзенә-үзе сокланып утыра икән. “Чибәрлеге, масаюы башына җитте инде”, – дип искә ала бүгенге биш дистәдән узган ханым. Таһир Зөлфияне берничә тапкыр кисәтә: “Юләрләнмә, син укытучы бит. Нигә азынып йөрисең. Азагы яхшыга бетмәс моның”, – дип куя. Зөлфия аның сүзләренә колак салырга ашыкмый: көннән-көн яңа егетләр табылып тора.

Таһир тәмам чыгырдан чыга: Зөлфияне куркытмакчы була. Беркөнне Зөлфия чираттагы “прогулкадан” кайтканда, аны сагалап һәм көтеп торган Таһир кызның каршына килеп баса. Егет башта аңа яхшылап аңлатырга тырышып карый. Өйләнешергә тәкъдим ясый. Зөлфия: “Юк, риза түгел. Мин яшь әле, егетләрнең башын әйләндерәсе бар әле”, – дип чыркылдап көлеп җибәрә. Өстәвенә, “Синең кебек уҗым бозавына чыкканчы, башка егетләргә барам”, – дип, Таһирны үчекли башлый.

Үз-үзен кая куярга белмәгән Таһир аны күтәреп ала да: “Әйт, миңа чыгасыңмы-юкмы, башка егетләр белән шулай шаярып йөрүне дәвам итәсеңме? Әгәр алай эшләсәң, менә шушы коега салам”, – дип яннарындагы сиртмәле коега күрсәтә. Зөлфия Таһир канына тагын да тоз салуын дәвам иттерә. Үзе чырык-чырык көлгән була.

Таһирның түзәрлеге калмый. Кызның биленнән тагын да ныграк кысып, коега таба бара. Зөлфия исә һаман үчекли: “Кая инде сиңа, уҗым бозавына, мине коега салу”, – ди.

Бу сүзләр Таһирга яшен китереп суккандай тәэсир итә һәм үз-үзен белештермичә, Зөлфияне кое авызы өстенә күтәрә.

“Әйдә, әйдә сал”, – дип Зөлфия аны һаман котырта. Бер мизгелдә Таһир аңын югалткандай була һәм кулындагы авыр йөк тә җиңеләеп кала. Зөлфия 12 метрлы коега чума.

Коедан су алмый башлыйлар. Таһир тиешле җәзасын ала, ә Зөлфиянең исеме коены мәңгеләштерә. Авылда аны “Зөлфия коесы” дип атап йөртә башлыйлар.

Зөлхәбирә үлеме

Әле 20 яшь тулар-тулмас Зөлхәбирә сифилис йогышлы авыру эләктерә. Бу турыда беленеп, аны хастаханәгә салгач, кыз бу хурлыкка түзә алмый. Төнлә палатадан чыгып, бәдрәфтә кан тамырын кисә. Табиблар аны коткарып кала алмый.

Ышанмагыз, дуслар, тышкы матурлыкка.
Түзә алмадым, әнкәй, бу хурлыкка.
Туалетта качып, кистем кан тамырын,
Күбәләктәй күккә күтәрелде каным.

Зөлхидә

Җәйге отпуск алгач, Зөлхидә Саратов шәһәренә кунакка бара. Бер станциядә поезд туктагач, ул перронга буфетка чыга һәм шуннан юкка чыга. Бер ай үткәч кенә, станция янындагы урманнан аның мәетен табып алалар. Ул көчләнгән һәм кисәкләргә туралган була.

Алты кызның башына җитеп, шушы урманга яшергән маньяк кулга алына. Бу урын “Кызлар урманы” дип йөртелә башлый.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: күпчелек яшь кызларның фаҗигале үлемендә, бу дөньядан хушлашуларына үзләре дә гаепле. Бигрәк тә соңгы ике дистә ел эчендә кызлар арасында җенси тотнаксызлык, ваемсызлык, байлыкка кызыгу аркасында алдану күзәтелә.

Мондыйларга хәзер нинди бәет һәм мөнәҗәт чыгара алсыннар! Күп кенә кешеләр бу сүзләрнең мәгънәсен дә аңламый.

Роберт ЗАРИПОВ. Азнакай районы, Урсай авылы.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №9, 2011



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.