“Мәхәббәтне сүнә, диләр,
Сүнми дә, сүрелми дә!..”
Мәхәббәт хакында шулай җырлыйлар. Чыннан да, нәрсә соң ул? Гомер узуга сүреләме? Һәр мавыгуны мәхәббәт дип буламы? Гүзәл дә соң Юрүзән буйлары! Бу хозур табигать байлыгы, чал Урал тауларын аркылы-буйга кисеп, инде ничә гасырлар ага. Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган, кем генә аның хакында шигырьләр, җырлар язмаган!
Алия менә шул Юрүзән үзәненә урнашкан зур, матур авылларның берсендә дөньяга килә. Әтисе — колхозда алдынгы механизатор, әнисе — участок дәваханәсендә шәфкать туташы. Дөньялары матур, тормышлары җитеш була аларның. Алия авырлык күрмичә үсә. Ашыйм дисә, ризыгы өстәл сыгылырлык, киям дисә, киеме дус кызларыныкыннан һәрвакыт яхшырак.
Урта мәктәпне Алия туган авылында тәмамлый. 11нче сыйныфта укыганда аның күзләре һәрвакыт күрше парта артында утыручы Марсельдә була. Марсель дә аңа игътибар итә башлый. Ә инде чыгарылыш кичәсендә алар якыннан аңлаша. Аттестат алгач, укучылар мөстәкыйль тормышка аяк баса. Һәркайсы үзенә ошаган һөнәр алырга ашыга. Бала чактан ук табиб булырга хыялланган Алия Бәләбәй медицина училищесын сайлый. Ә Марсель, Дәүләкән шәһәренә барып, механизаторлар әзерләү курсына укырга керә. Укулар башлангач, яшьләр сирәк кенә, ялга кайтканда гына очраша башлый.
Икенче ел укыганда бер бәйрәмгә медучилищега күрше педагогия училищесыннан кунакка егетләр килә. Араларында озын буйлы, чибәр чуваш егете Петр да була. Бәйрәм бик күңелле үтә. Башта сәхнәгә үзешчән сәнгать осталары күтәрелә. Бераздан биюләр башлана. Петр Алияне биергә чакыра. Шулай таныша алар. Ә бәйрәмнән соң Петр Алияне озатып куя. Башта алар сирәк кенә, соңыннан көн саен очраша башлый. Алиянең фатир хуҗабикәсе дә чуваш булгач, Петрны бик яхшы кабул итә, шуңа егет кунакка ешрак килә башлый.
Яңа ел алдыннан хуҗабикә авылга, кунакка китә. Алия өйдә ялгыз кала. Кичен Алия янына Петр килә, өстәлгә шампан шәрабы куя. Башта шәраб эчәләр, бер-берсен Яңа ел белән котлыйлар. Соңыннан Петр кесәсеннән коньяк чыгара. Күпме эчкәннәрдер, анысын Алия хәтерләми. Ничек ятып йоклаганнарын да оныткан. Иртән янында Петр ятуын күреп, сискәнеп китә… Күпме генә еласа да, инде соң була. Ә Петр, берни булмагандай, киенеп чыгып китә.
Шул көннән башлап, аларның очрашуы сирәгәя. Ә инде февраль азакларында Петр, укуын тәмамлап, Алиягә адресын да калдырмыйча, “юкка чыга”. Язга Алиянең дә укуы тәмамлана. Ул, диплом алып, авылына эшкә кайта һәм авыл дәваханәсендә эшли башлый.
Кайтып эшли башлагач, Марсель белән тагын очраша башлыйлар. Озак та үтми, ул Алиягә тәкъдим ясый. Кыз, “маҗарасы” фашланудан куркып, тәкъдимне кире кага. Марсель моны, әлбәттә, бик авыр кичерә.
Күпмедер вакыт узгач, Марсель күрше авылдан үзеннән күпкә яшь Рәмзия исемле кызга өйләнә. Тормышлары көйләнә. Рәмзия бик уңган килен булып чыга. Өен дә, йортын да, бакчасын да гөл итеп тота. Каенанасын да карый, эшкә дә өлгерә. Аларның башта кызлары, соңрак малайлары туа…
Инде дөнья түгәрәкләнде генә дигәндә, бер көнне Марсельгә Алия шалтырата һәм очрашырга чакыра. Бу вакытта Алия дә кияүгә чыгып, бер бала үстергән була. Алиянең — ире, үзенең хатыны булуга карамастан, Марсель очрашуга бара. Шуннан башлана да инде “маҗаралар”. Алиянең ире бу эшне белеп кала һәм гарьлегеннән муенына элмәк сала. Алия бу югалтуны ничектер бик авыр кичерми. Күп тә үтми икенчегә кияүгә чыга.
Тормыш шулай дәвам итә. Марсель белән Алия еш кына Юрүзән буенда ярты төнгәчә “йолдызлар саныйлар”. Ә Алиянең дөньясын “яңа” ире көтә: яшелчә үстерә, мал карый, Алиянең су буенда “пычранып” кайткан киемнәрен юа. Рәхәт дөнья башлана Алиягә, хәтта су буенда Марсельнең кесә телефонына шәрә килеш фотога төшүдән дә тартынмый.
Рәмзия бу хәлләрне бик авыр кичерә. Марсельне төрлечә үгетләп карый, әмма файдасыз. Кайчак Марсель Алия янына башкача бармаска ант та итә, әмма көненә 4-5 мәртәбә шалтыратып, Рәмзиягә төрле ялалар якканнан соң, тагын сөяркәсе янына ашыга. Гаиләдә мөнәсәбәтләр тәмам сүрелә. Рәмзияне төрлечә кимсетеп кенә калмый Марсель, хәтта кул күтәгән чаклары да була.
Замана да авырлаша. Авылдагы ирләрнең күпчелеге, эш эзләп, Себер якларына юллана. Марсель дә “озын акча” эзләп читкә китә. Ә инде анда эшләгән чагында Алия, көн саен аңа шалтыратып, авыл хәбәрләрен җиткереп тора. Башлыча, бу хәбәрләр Рәмзиянең һәр адымын тикшерүдән, ялган бәлаләр ягудан гыйбарәт була.
Өлкәннәрнең тормышы читтән никадәр генә көйле күренсә дә, иң авыры, әлбәттә, үсеп килүче балаларга — алар барысын да белеп-аңлап тора.
Нәкъ җырдагыча була бу хәлләр, мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә!.. Тик Алия белән Марсельнең бу кыланышларын мәхәббәт дип була микән?
Еллар үтә. Марсель белән Алия дә инде илле яшькә җитеп киләләр. Берәр вакыт акылларына килеп, бу икәү үкенер микән? Миңа калса, мондый азгынлыкны һич тә мәхәббәт дип булмый. Яшьлектәге хаталар өчен кайчан да булса барыбер җавап тотарга туры киләчәген онытмасак иде. Балаларың, якыннарың алдында булмаса, Ходай каршында.
Фуат Мусин.
Чыганак: «Кызыл таң» 23.10.2013