Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Мәхшәр

82804250_1821795_0_6fb10_bfac7072_XL

Әйтерсең лә мәхшәр көне-
Мәш килә халык Казанда
Кыздырамы тәмуг уты.
Халык кайный ул казанда
Йөрәкләр дә тәмуг уты
Ургып күккә күтәрелә -
Бер бәрелә манарага,
Бер бәрелә ул тәрегә.
Ә Казанның вокзалында
Поездлар кычкыра чыр-чыр
Гүя ки ачыргаланып
Шулай кычкырадыр чор, чор.
                               Фирдәвес Әхлия.

Ул китте… Күз яшьләренә буыла-буыла поезд артыннан чаптым. Гүя куып җитәрмен кък. Хуш! Сау бул, үзеңне сакла — «ӘНКӘЙ», дигән сүзләрен колагым түрендә яңгырап тора. «Хуш, улым! Багалмам, исән-имин кайтырга язсын. Бердәнберем минем, шушы перронда очрашканга кадәр!» — соңгы сүзләремне ишетмәде дә кебек. Ике ел буе дер калтырап, кайнар нокталарга җибәрмәгәйләре диеп йокысыз төннәрне үткәрәсе бар әле.
Платформада аңгыраеп күпме басып торганмындыр — каршыга килгән поездның әче итеп кычкыртып, җан-фәрманга китереп бәргән җиле айнытып, хәл кертеп җибәрде.
«Булмас монда торып, кайтырга кирәк», — диде ул, кулындагы сәгатенә күз төшереп. Вакыт та хәйран икән, ничек кайтып җитәсе, трамвай, троллейбуслар да туктап беткән, диеп үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә яңа бистә ягына атлады. Төн. Шәһәрдә тынлык. Төңге тынлыкны бозып, каядыр еракта ара-тирә этләр өргәне генә ишетелә. Шул мизгелдә йортлар арасыннан ыжгырып ак «жигули» чыгып чапты.
Күп тә үтмәде ачыргаланып кычкырган хатын-кыз тавышы һаваны яңгыратты.
- Коткарыгыз, зинһар ярдәм итегез!
Барлык куркуларын юкка чыгарып Фәния ярдәмгә ташланды. Ларек янында бите-башы канга буялган урта яшьләрдәге хатын ята.
«Әйдәгез, әйдә торыгыз», — дип ул аңа торырга булышты. Кесәсендәге кульяулыгы белән хатынның канлы йөзләрен сыпырды.Үксеп елаган ханымны ничек кирәк култыклап подъезд төбендәге эскәмиягә утыртты. Таш йортларның тәрәзәлэреннән карап торган берничә күз, пәрдәләрен ябып куйдылар. Кайсыныңдыр чакыртуы буенча ашыгыч ярдәм һәм милиция килеп җите. Бәлагә тарыган ханымның исеме Зөһрә икән, аның әйтүе буенча ларекны бикләп торганда арттан килеп башына сугалар һәм кулындагы сумкасын, алтын алкаларын салдырып җинаятьче эз югалта. Ул  аларның кем икәнен күрми дә кала.Тиешле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң Фәния аны өенә озата кайтты.
Ярты елга сузылган сорау алу, тикшерү эшләре, Фәниянеә армия хезмәтендәге улы Илгизне берничә минутка булса да оныттыра иде.
Иртәгә суд буласы дигән көнне аларга Зөһрә килеп керде. Төнге маҗара мәхшәрдән соң алар бер-берсе белән дуслашып киткән иделәр. Кешене кайгы-хәсрәт берләштерә диләр бит. Кухняда чәйләп утырганда Зөһрә Фәния ахирәтенә менә нилщр сөйләде.

Зөһрә олыгаеп кына урыс егетенә кияүгә чыга. Аларның ир малайлары дөньяга килә. Аңа Сережа дип исем кушалар. Зөһрә карышып маташмаган. Ире Игорьне яратуы күзен-башын томалаган була. Бөтен нәрсә җитеш, эчми-тартмый торган ир көннәрдән бер көнне тавыш чыгара. Янәсе, “Син мине яратмыйсың, яратсаң урыс диненә күчеп исемеңне дә Зинаида дип үзгәртер идең”, — дип битәрли. Зоөһрә 13-14 ел эчендә бер авыр сүз дә әйтмәгән иренең шушы араларда гына кискен үзгәрүен күреп гажәпкә кала. Гаилә чуалышлары бер сәбәпсезгә булмый бит инде. Баксаң-күрсәң ничә ел түшәк бүлешеп яшәгән иренең сөяркәсе булуы ачыклана. Ике көннең берендә  чыккан тавыш –гауга җелегенә үтә хатынның. Ике-өч ел шулай азапланып яшәгәннән соң аерылышалар, ягъни ир гаиләсен ташлап чыгып китә. Ә ул арада уллары Сережа урам малайларына ияреп наркотикларга тартыла башлый. Өйгә дә сирәк кайта, хәтта кунарга кайтмый калган чаклары да була. Ата булган кешенең  исе дә китми. Ләкин сөяркәсе булган ир бала хакында уйлыймыни ул. Авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй әнисе Зөһрәне дә эшеннән кыскартуга дучар итәләр.
Ялгызлыктан куркып, мең михнәт белән акча түгеп, улың армиягә барудан йолып кала ана. Соңыннан  ник алып калдым икән дип, бик үкенә, ләкин кирегә юл юк шул. Сережаның энәгә утырганын бер елдан соң әйберләр югала башлагач кына беләләр. Берничә мәртәбә дәваланырга алып барып та файдасыз икәненә инанган ана, ничек үзәге өзелгәнен үзе генэ белә. “Ломка” вакытында авыртуларга туүә алмыйча, стена төеп “Ярдэм итче, Әни”, диеп ыңгырашу катыш ялварган тавышлар әнисенең бәгьрен телгәли. Тора-бара өйдәге кыйммәтле әйберләр сатылып бетә, бурычка дип күпләгән суммага героин алып кайтып кадый башлый. Наркотик сатучылар Сережаның түли алмасын белеп куркытып акча дауларга керешәләр. Берничә мәртәбә килеп янап, куркытып, кыйнап акча таптыралар.
Анасы ларекка сатучы булып эшкә урнашкан гына була. Ничек тә акча туплап улын әзмәверләрдән йолып калырга тели, тәүлек буе эшли. Ә Сергей бу вакытта фатир басып йөреп, төрмәгә ябыла. Зөһрәгә һөҗәм иткән караклар да акча таләп иткән адәмнәр булып чыга. “Ул көнне ничектер сатылган акчага исәп-хисап ясарга хуҗа килми калды”, — ди сүзен йомгаклап. Хәйран булып тыңлап утырган Фәния ни дияргә дә белмәде. Алдындагы суынып беткән чәен эчеп куйгач: “Син күрәсен кеше күрми инде, Ходайдан сабырлык сора”, — дип дустына мөмкин кадәр елмаерга тырышты.
Вакыйгаларның ахыры судтан соң ни белән беткәндер, анык кына белмим. Инде моннан соң күп гомер узды, күп сулар акты. Зөһрә дусты әнисе туган  авылга кайтып төпләнде. Улы, төрмәгә яшерен рәвештә алып керелгән наркотикны, күп дозада кадап җан-тәслим кылды. Фәния ханым да күптән әби булды инде. Оныклары Иркә белән Фәнил дә әбиләрен бик яраталар. Килене Наилә белән улы Илгиз дә тату гына тормыш йөген тарталар. Тик шулай да теге вакыйгалар  күңелдә төзәлмәслек жөй калдырдылар.

Миләүшә Маликова. Казан.

P.S. Килгән хатлардагы хаталарга, авторлык хокукларының бозылуына мәкалә җибәрүчеләр җаваплы.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.