Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышмы, абыем каргышымы?

924

Мин Менделеев районы, Псәй авылында туып үстем. Хәзерге вакытта Казанда яшим. Гыйбрәт өчен үзебезнең авылда, абыем белән булган вакыйганы язам әле. Минем абыем Габделәхәт исемле иде, хәзер ул вафат инде. Ул вакытта абыема 17-18 яшьләр булгандыр, җәй көне колхоз эшенә йөри иде. Ул көнне бригадир Мөхәмәй абый эшкә әйтергә керә, абый ат өстендә каядыр барырга җыена. Эшкә бармавын әйткәч, бригадир аны ат өстеннән сугып төшерә. Абый шуннан авырый башлый. Аягы шешеп чыга. Аның авыртып, кычкырып ятулары! Ул вакытта өйдә беребез дә йокы күрмәде, абый төннәр буе елап, кычкырып чыга иде. Аннан да күбрәк әни җәфа чикте. Утын юк, ашарга юк, без – алты бала. Шулай интегеп эш чыкмагач, табиб абыйның аягын кисәргә кирәк, гангрена башланган диде. Тездән бер аягын кисеп тә алдылар. Абыйның яшь көе аяксыз калуына борчылулары турында язып тормыйм. Сугышта да түгел бит, ичмасам!

Ул укыды, колхозда, гомере буе диярлек, баш бухгалтер булып эшләде.

Бригадир да гомере буе авылда эшләде, ә соңгы вакытта (хатыны үлгәч) үзенең яшьлек мәхәббәте белән кушылып яши иделәр. Алар турында авыл халкы көнләшеп, аккошлар кебек яшиләр дип сөйли иде. Соңгы вакытта хатыны белән авылдан ерак түгел, умарталыкта эшләделәр. Ат белән йөриләр иде. Инде берничә ел эшләгәч, умарталыктан кайтканда, гомер буе колхозда эшләгән җигү аты нәрсәдәндер куркып, дулап китеп, Мөхәмәй абыйны (элекке бригадирны) таптап үтерә. Моны халык төрлечә фараз кылды. Кайберәүләр язмыш диделәр, ә кайберәүләр Габделәхәт каргышы төште диделәр. Менә шундый хәлләр булды безнең авылда.

Зәнфирә ЙОСЫПОВА. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №6, 18.01.2003

P.S. Рәсем интернеттан куелды. 

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.