Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Үкенерлек булмасын

86266942_09_11_2009_0910528001257760594_stasyaaleksandrova

Закирә  апа җәйге кичләрне ишек алдында үткәрергә ярата. Бердән,  саф һава суласа, икенчедән, таныш-белешләре белән очрашып, хәл-әхвәл белешү  өчен уңайлы. Юк,  төрле имеш-мимешләр, хәбәрләр  җыеп, сүз куерта торганнардан түгел ул.  Берничә бичә-чәчә  җыелып  гайбәт сата башласалар, алар  яныннан  шунда ук торып китә. Аның  бу гадәтен белеп алган  танышлары ул барында юк-бар  сөйләүдән тыелып кала. Ә  менә ахирәте   Дамира бөтенләй  башка холыклы иде. Мәрхүмәнең  урыны җәннәттә  булсын. Аның белән  бергә  кич саф һавага чыгуларын әле булса сагынып искә ала. Ул  бик тә сабыр, акыллы, ипле күрше иде. Бирегә күченеп килгәч тә, иң элек аның белән аралаша башлады. Кыен чакларда җор сүзе  белән кәефне күтәреп җибәрүләре бигрәк сагындыра шул. Күптән түгел генә газиз әнисен җирләгән, өстәвенә  якын кешесенең  хыянәтен  авыр кичергән Закирә апа аларның тату гаиләсенә сокланды, эче пошканда  аларга кереп  ямь тапты. Кайчан килеп керсә  дә, күршесенең  өе җыештырылган, өстәлендә  тәмле ризыклары  мул. Ашханәдә  эшләп лаеклы ялга чыккан күршесе пешергән камыр ашлары телеңне йотарлык тәмле була иде. Бәлки, Закирә апа эштән ачыгып кайтканга шулай булгандыр дисәң, соңрак үзе дә  ялга чыккач пешеренә башласа да, ахирәте пешергән камыр ашлары һәрчак тәмлерәк була иде… Дамира кирәк чакта акыллы киңәшен  бирергә  дә  һәрчак әзер иде.  Бер вакыт Закирәгә эштән кайтканда  юл уңаен  туры китереп, бер ир сүз куша башлады.  Әлбәттә, бу хакта ахирәтләр арасында сөйләшү  булды. Дамира бу танышырга теләүченең килеш-килбәтен, кием-салымын сораштыра башлады. Бераз уйланып торгач,  “Закирә дускай, ул  сиңа кирәкле кеше түгел,  якыная күрмә, күрше йортта яшәүче бер алкаш, ул шулай хатын-кызга кармак салырга ярата, әмма аның кем икәнлеген белеп алгач, аннан качалар. Синең бу тирәдә яңа кеше икәнлегеңне белгән дә сынап карамакчы булгандыр”, диде.  Әлеге сүзләрдән соң Закирә апа теге адәмне әйбәтләп кенә урынына утыртты … Ә менә Закирә апаның Равил белән гаилә коруын хуплады гына ахирәте.

– Бик ипле кешегә охшап тора, дөрес, мин аны якыннан белмим, шулай да бәхетле яшәрсез, дип уйлыйм , – диде ул ахирәтенә.—Тик гомер иткәндә сабырлык та, түземлек тә кирәк. Синең кайчак уйламый гына сүз сөйләп куя торган гадәтең бар, аны ташларга туры килер…Тәртәне дә тоткан җирдән генә сындырып булмый…

Шулай күршеләрчә матур гына яшәп ятканда, Дамираның тормыш иптәше кинәт вафат булды. Табигый ки,  гомер юлдашын югалтуны ул бик авыр кичерде. Бераздан каты авырый башлады… Закирә күршесе кергәндә, һәрчак яраткан оныгы Алсуның башлы – күзле булмавы өчен борчылуын белдерә иде.

–Ахирәткәем, юкка борчылма, син аның туенда да биеп йөрерсең әле, –дип юатырга тырыша иде Закирә апа.

Дөрес, аның юраганы юш килде.  Алсу  тормышка чыкканда Дамира исән иде әле. Кияве Радикны да тиз арада үз итте.  Хәтта  үзе белән бергә яшәргә  тәкъдим иткән иде дә,  яшьләр үзаллылыкны хуп күрде. Ә  Дамира  үз фатирын яраткан оныгы Алсуга васыять итеп калдырган булган.  Аның  вафатыннан соң яшьләр бирегә  күчтеләр, кызлары Әдиләне үстерәләр. Бу матур парга күпләр соклана.  Радик һәрчак кызын урамга алып чыга, уйната,  ял көннәрендә  бергәләп кайнаналарына да барып кайталар.  Күптән түгел машина да алып утырдылар. Закирә апа алар өчен сөенә, ахирәтенең  оныгы бәхетенә соклана иде. Тик тормыш гел генә шома бармый шул.  Соңгы вакытта Радик күренми башлады.  Закирә апа тәүдә  моңа игътибар  итмәде.  Хәзер яшьләр  читтә эшләп кайтуны хуп күрә  ич. Радикның  гаиләсен ташлап китүе турындагы хәбәрне  терәлеп торган күршесе Нина җиткерде.  Моңа ышанмыйчарак йөргәндә  Алсуның әнисе Фаягөлнең  Алсулар фатирыннан бик кәефсез чыгып килүен күреп сорашмакчы булган иде дә, ханым кулын гына селтәп,  үз юлыннан китеп барды… Кич белән түзмәде,  Закирә  апа таныш фатирга юл тотты.  Алсу  ишек ачты да бераз утырып торырга тәкъдим итеп,  йокы бүлмәсенә  кереп итте. Ул кызын йоклата икән.  Унбиш-егерме минуттан Алсу  Закирә апа янына килеп утырды һәм:

– Чак йоклап китте, көн дә кич белән әтисен таптыра,  әкиятне ул укысын ди, – диде.

– Алсу, мине мәзәк  эзләп, сүз җыярга кергән  дип уйлый күрмә, сезне аерылышалар  дигән хәбәр  ишеттем. Нәрсә булды?  Бик матур гына яшәп ята идегез бит.

–Матур иде дә,  хәзер ул матурлык  юк инде. Күзенә  башкалар күренә  башлаган шикелле. Еш кына эшеннән салмыш кайткалый. Ә күптән түгел күрше Нина апа аның  бер яшь кенә  чибәр хатын белән  урамнан китеп барганын күргән…  Узган атнада коллективлары белән миннән башка гына пикникка  чыкты. Барысы да ялгыз баргач, гафу ит, мин генә  хатын ияртеп бара алмыйм бит, диде.

–Шуннан нәрсә  була, пикникка  чыкканнан.  Әлбәттә,  эшеннән  салмыш кайтуын өнәмим. Тик ир кешенең  үзе  генә   йөри торган чаклары да була.  Әйтик,  син дә бит кайчак  дус кызларыңа ялгызың  китә  идең.  Юк,  дип әйтә  алмыйсың, аның кызыңны коляскага утыртып,  урамда  сине көтеп йөргәнен  берничә  тапкыр очраттык абыең  белән… Ә урамнан кем белән кайтмас ирең. Өстәвенә  Нина апаңның  сүзенә  әллә  ни игътибар бирмәскә  иде. Хәтерләсәң,  нәнәң мәрхүмә аның  гайбәт сатарга яратуын  һич өнәми иде.  Хәтта  Нина килеп утырса яныбызга, ахирәткәемнең  мине  йөреп килергә  чакырып, ул хатын яныннан алып киткән чаклары күп булды.  Алай  кыскадан гына чыбык сындырырга ярамый, Радигың килсә, сөйләш, аңлашыгыз,  хәмер кабып кайтуының да җитди  сәбәбе юк микән…     Бәлки, сиңа бу сүзләр акыл сату кебегрәк ишетелер, әмма ахирәтем  хакына  сине аерылышу дигән адымнан саклап  калмакчы булам. Соңыннан  үкенерлек  булмасын, диясем килә. Әнием  мәрхүмә  аерылу  бик тиз ул, хатын-кызга ир табылыр, тик балага гына  үз әтисе табылмас  дия торган иде.

    Бераз  вакытың  булса,  моннан ике дистә ел чамасы  элек  абыең  белән безнең  арада  булган кызыклы да,  гыйбрәтле дә  вакыйганы  сөйләп китим әле.  Без аның  белән кушылгач, елдан артык диярлек  икебез ике калада яшәдек.  Чөнки аның  олы яшьтәге әнисен ялгызы калдырасы, ә  минем яраткан эшемне  ташлыйсым килмәде.  Шулай итеп  атна саен бер-беребезгә  кунакка йөрешә  идек.  Шулай бер көнне якташ хатын мин эшләгән бүлмәгә  килеп керде. Сөйләшеп утыра торгач, бу миңа нишләп һаман  икегез ике калада яшисез, Равилең  башкалар белән чуалыр дип курыкмыйсыңмы дигән кинаяле сүзләр ычкындырды. Моңа әллә ни игътибар итмәскә  тырышсам да, күңел шикләнә  башлады. Ә бер көнне  эштә  җай чыкты да  атна уртасында җанкисәгем янына  кайтмакчы иттем. Кичке  сәгать сигезләр  тирәсендә  кайтып  керсәм, кайнанам ялгызы гына.  Мине күргәч, берчә  сөенсә, икенче яктан, борчылуы  йөзенә чыкканын күреп торам моның.  Равил кая, әни, дим. Чөнки эш вакыты күптән  беткән.

– Ике туган сеңлеләренә  киткән иде, озакламас,  хәзер кайтып җитәр,– ди.

– Ярый, алайса,  Ралиналарга шалтыратыйм  әле, – дим.

– Юкка борчылма, бәлки кайтырга да чыккандыр инде, – дип  кайнанам каршы төште.

 Шулай да мин  тиешле номерны җыйдым, тик анда трубканы алучы булмады. Өйдә  юклар икән  дидем  дә чәй куярга булдым.  Шулчак  күршелә ре Нәфига апа да килеп керде һәм Равил кая, бәй,  килен дә кайткан икән, дип куйды сәер генә.     Чәй табынын әзерләп, өстәл янына өчәүләп утыруга, ишектә  Равил пәйда  булды. Ул мине күрүенә  ихлас сөенеп, көлеп җибәрде, мин дә  сикереп торып аны барып кочтым.  “Нишләп атна уртасында кайтмакчы  булдың?  Кайтасыңны белсәм, каршылар идем.  Мин  мәдәният йорты каршында урамда зур концерт буласын белеп чыгып киткән идем… Әллә  барабызмы, тамаша   дәвам итә  әле”, – диде.  Бүген барып булмас, башка чакта барырбыз, утыр, чәй ясыйм, – дидем.  Юк-бар йомыш табып кергән Нәфига  ападан җилләр исте, күрәсең, көнләшеп, мине тавыш  чыгарыр, дип көткән булгандыр, чөнки кайнанам аңа Равилнең концертка  киткәнен әйткән булган. Нәфига апа исә минем кайтканымны күргәч, килеп тә  кергән. Ул чыгып киткәч, кайнанам, “килен,  син  бик акыллы да, сабыр да икәнсең, үлсәм дә  үкенмим, улым  бәхетле булачак“ диде һәм  догасын укып куйды.                                                                                                                                                                          Тагын  бер очрак.  Өйләнешеп яши башлаган гына чагыбыз. Мин  хатын-кызлар бәйрәмен коллектив белән үткәреп кайтып киләм. Абыеңның   мине өйдә  көтүен белсәм дә,  берни уйламый  безнең  белән бергә эшләгән, күптән түгел  тол калган ирне үзебезгә  кунакка алып кермәкче булдым. Чөнки  аның бик ямансу чагы, өендә  көтеп торучысы юк.   Ул кыенсынып, килешмәс, иптәшеңнең  көнләшүе бар, дип караган иде дә, мин   ай-ваена карамастан, алып кердем. Равил  ишекне ачып мине  ят ир белән күрсә  дә, йөзен бозмады,  шатланып мине кочагына кысты. Мин аларны таныштырдым, матур итеп табын корып озак кына сөйләшеп утырдык.  Хезмәттәшем кайтып киткәч тә,  Равил  бу хәлгә  ризасызлык белдереп, көнләшүен белдермәде, киресенчә,  аны  кызганды гына. Алсу бәбкәем, болай дәшүемә  үпкәләмә, бик якын булганыңа  күрә  генә  шулай дәшәм.  Дөнья булгач төрле  хәлләр булыр, шуңа да ят кеше сүзенә  игътибар биргәнче, икенче яртыңны тыңлау яхшырак икәнен  тора-бара аңларсың. Борынгылар юкка  гына сабырлык — сары алтын  димәгән. Бер-береңне яратсаң, түзем, сабыр булырга кирәк, бу һәркемнең  дә  кулыннан килми, ә   синең  кулыңнан килер, –  дип Закирә апа  ишеккә  юнәлде.

              Фәзилә САДЫЙКОВА. Нефтекама шәһәре.

Чыганак: «Өмет» газетасы



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.