Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Балам хакына иремне бүләк итәм…

59464087290689

Тыныч кына йоклап яткан Лилиясенең битеннән үбеп, тиз генә киенде дә эшенә чыгып китте Кәрим. Көн дә кабатланган бер төрлелектән туйган ир, үзе утырган ботакка балта чапканын соң аңлады шул.

Таң атарга шактый вакыт булса да иртә торырга ияләнелгән гадәт белән, яңа яуган ак карны шыгырдатып машиналар паркына юнәлде ул. Ерак юлга кузгалганчы КамАЗын тәртипкә китерәсе дә хуҗалар килгәнне генә көтәргә кала. Каравылчы бүлмәсенә кереп электр чәйнеген кабызып җибәрде бокалга кофе салды. Егерме еллап каравылчы булып эшләүче Мөхәмәтҗан карт белән серләре килешә, олы юлга чыкканчы да бер киңәшләшеп алырга уйлады. Җанына тыңгылык бирмәүче борчулары барлыгын карт белсә дә артыгын төпченмәде, Кәрименең үзе сүз башлавын көтте. Атасы яшендәге картка ышана, аның киңәшләрен тота иде ир.

Беренче хатыны Гөлүсәгә өч еллап йөреп яратып өйләнгән иде ул. Мәхәббәтебез гомерлек булыр да, картлык көнебездә бер-беребезгә терәк булып гомер итәрбез дип планнар кордылар. Мәхәббәт җимешләре малайлары да көттереп кенә ике елдан соң дөньяга аваз салды. Хатынын бәби табу йортына илткәч и кайгырган, борчылган иде Кәрим. Үз-үзенә урын таба алмый хәбәр көтеп төн йокламый уздырган иде. Улы Саматның туган көненнән алып хәрбер капризын, гозерен үтәп, уч төбендәгедәй тәрбияләде дисәң дә була. Бераз үсә төшкәч малай атасы кебек машина белән җенләнә башлады, әтисе белән ияреп ерак юлларга сәфәр кылды. Гөлүсә иренең йөк ташып чит шәһәрләргә командировкаларга йөрүен өнәмәсә дә, баланың да атасы белән ияреп ерак юлга чыгуына мең каршы иде. Бала бәхетсезлеккә юлыкса үз-үзен кичермәячәген яхшы аңлый иде ул. Самат әнисен бар дип тә белмәде, үз дигәнен эшләп киреләнеп атасының машинасыннан төшмәде. Балага җиде яшьләр тулып мәктәпкә барыр вакыт җиткәч теләсә-теләмәсә дә өйдә торырга, укырга тиеш булды. Әнисе, Гөлүсәне бар дип тә белмәде санламады, телендә гел әтисе дә, аның КамАЗы гына булды. Класташлары белән дә гел шул хакта сөйләштеләр. Соңгы вакытта улыннан башка үзе генә эшләп йөргән ире Кәримнең көннән-көн сәерләнә, читләшә баруыннан сөяркәсе барлыгы ачыкланды. Кеше аркылы ишетелгән сүзләргә йөрәге әрнесә дә, үз күзе белән күреп тотмагач бик ышанып бетмәгән иде, Гөлүсә. Кәримнең лапас артына чыгып, ярым пышылдап “Тиздән бергә булачакбыз борчылма, әлегә әйтмәдем синең хакта”, — дип сөйләшкән сүзләреннән өстенә бозлы су сипкәндәй коелып төште хатын.

Бу аның ире Кәримме соң? Аның сүзләреме? Булмас, шаяра дисәм мондый сүзләр белән уйнамыйлар! Ничек моңарчы сизмәгән соң иренең үзгәрешләрен Гөлүсә. Ир бирмәк-җан бирмәк, чит хатын янына чыгып китсә, улы Самат нишләп бетәр? Мең сораулар белән тулган башы кысып авырта башлады. Төн караңгылыгында күк йөзендә бөтерелә башлаган йолдызларга төбәлеп караңгылыкка чумды хатын. Күзләрен ачып җибәргәндә палатаның ак түшәменә төбәлеп ята иде. Җирдәме мин, күктәме дип, ни булганын исенә төшерергә тырышты. Система куелган кулының туңып сызлавына бармакларын селкетергә тырышты. Төшке аш вакытлары җитәрәк ире Кәрим белән улы Самат әниләре яткан палатага килеп керделәр. Иренең, үлеп китсәң яхшырак буласы иде дә бит дигәндәй салкынлык, битарафлык чагылган йөзен күрү бәгыръенә үтеп кереп йөрәген телгәләде. Түземлекнең дә чиге буладыр бер. Улының куркынган күзләрендәге чагылыштан әнисен югалту ачысы ярылып ята иде. Гөлүсә баласы хакына иренең хыянәтен азрак онытып артка чигерде. Ир бирмәк – җан бирмәк булса да, бала бәгерь ите, авырттырып җанны телгәли шул. Атасы белән чыгып киткән баланы бер кысып кочакларга, татлы сүзләр әйтеп сөяргә тилмерәсе көннәрен, йокысыз төннәре барлыгын белми иде шул Гөлүсә.

Сихри тынлыкны бозып Кәримнең кәрәзле телефонына смс хәбәр килеп төште. Алар киткәч чарасызлыктан нишләргә белми җилфердәгән йөрәкнең хәле китте. Көн караңгылыкка чумды. Врачлар ахылдашып йөгерешкән тавышлар аша хатын янә аңын югалтты. Бу мизгелдә ире улы Саматны алып сөяркәсе янына чит шәһәргә күченеп китеп бара иде. Аздан гына юләрләр йортына эләкмичә, Гөлүсә хастаханәдән шыксыз, салкын өенә кайтып егылды. Ир затларына булган ышанычының соңгы тамчысын исраф итеп, бары тик сөекле улы Саматы өчен яшәргә карар кылды хатын.

Шактый вакыт үтсә дә малайны кайтармады Кәрим, шалтратуларга җавап бирмәде кайдалыгын белгертмәде. Яхшы эзтабарлар аша ире белән яшәүче сөяркәнең йорт адресын кулга төшерде Гөлүсә. Ишек кыңгыравын ишетеп чыккан бала чырайлы хатын Кәримнең сөяркәсе Лилия иде. Гөлүсә үзенең ни өчен килгәнен әйтеп улының кайдалыгын сорады, үксеп елаган бала тавышына хатынны этеп җибәреп зал ягына ыргылды.

-  Әнием, бәгерем!!! Син исәнмени, алар сине үлде, дип әйттеләр. Алып кит мине моннан, дип елады улы.

Сөяркә ишеккә аркылы төшеп баланы чыгармаска тырышты.

- Тия күрмәгез, Саматны сакларга кушты Кәрим, дип лыгырдады чәчләре тузгыган хатын.

- Самат минем улым!!! Кәрим миннән урлап китеп яшереп тотты баланы бу җинаят, җитмәсә мине үлде дип ялганлагансыз! Бала кирәк булса үзен тап!!! Һәм бел, балам хакына иремне сиңа бүләк итәм, мине эзләп безне борчып йөрмәсен, әйт! Яхшы чакта кит юлдан, юкса чәчеңне йолкып кулыңа тоттырам, дип ишекне бәреп чыгып китте Гөлүсә. Законлы рәвештә аерылышып мал-мөлкәтне бүлгәч, күз күрмәгән чит шәһәргә китеп урнаштылар. Суд баланы анасы белән калырга, дигән карар чыгарды. Бер авылда үсеп, бер-берләрен белеп өйләнешсәләр дә, Кәримнең кем икәнен белеп бетерә алмаган икән Гөлүсә. Югайсә иренең атасы да әниләрен өч бала белән ташлап күрше урамдагы хатынга йорка кергән иде ләбаса. Борынгылар бик белеп әйткән шул, анасына карап кызын коч, атасына карап улын сөй, дип. Күпме яшәсәләр дә Кәримнең хатыны бала тапмады. Гаиләсен өстен күреп яраткан Лилиясе кысыр булып чыкты, элеккеге гөнаһлары өчен түли, диделәр. Моны ир белгәндә соң иде иде. Ир элекке гаиләсен эзләмәде, улы белән очрашмады, гүя сихерләделәр. Берничә көн элек килгән туйга чакыру кәгазьен укып гүя асылына кайтты, зифа буйлы Гөлүсәсе, нәни улы Саматны күз алдына китерде. Күрсә аларны танырмы? Улы аны гафу итәрме? Туйга барыргамы? Нишләргә белми уйга батты Кәрим. Берничә еллар элек булган вакыйгалар тормышын астын-өскә китереп болгатып ташлады. Гөлүсәне төшләрендә күреп саташты. Каравылчы карт, әтисе кебек, бәлки яхшы киңәш бирер Кәримгә. Хаталардан беркем хали түгел шул!!!

Миләүшә Маликова. Казан (09.01.2015)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.