Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Шәүлә

s3fa437677583727aec87ab8449f4e04ea70ebf94e

Ак әбиемнең биш вакыт намазын төгәл вакытында ялгышмыйча укып баруына, гел изгелекләр эшләргә тырышып яши алуына соклана идем мин. Соңгы елларын күз тиеп, бозым кергән авыру кешеләрне  дәвалап уздырды. Бер өйдә яшәгәнлектән кайбер авыруларны кабул иткәндә миңа да шахит булырга туры килгәләде. Көзге пычрак, коеп яуган яңгырлы көннәрнең берсендә үз күзең белән күрми ышанмаслык тире белән сөяктән генә торган, күзләре эчкә батып йөз-кыяфәте мәеткә ошаганрак 17-18 яшьләр чамасы кыз белән әнисе килеп керделәр.

“Миңа 16 яшь тула исемем Лена. Бәлки сезнең мине тыңлап утырасыгыз да килмидер, ә шулай да минем ярдәм сорап барыр җирем юк соңгы өметем сез дип, сүз башлады кыз. Җүләрлегем аркасында куркыныч хәлләр күзәтелә башлады. Колагыма үз-үземә кул салырга, тәрәзәдән ташланырга пышылдыйлар. Эш шунда ки, быел мин дус кызым Настя белән олылар көнендә (родительский день) зиратка бардым. Аның абыйсы машинасы белән кеше бәрдертеп үтергән һәм шул көнне үк кайткач асылынып үлгән булган. Төрмәгә утыртудан курыкканмы әллә воҗданы газаплаганмы бер язу кисәге дә калдырмаган ди. Дөресен генә әйткәндә минем моңарчы бер кайчан да зиратта булганым юк иде. Гаиләбездә бар да исән-саулар аллага шөкер, ә әби-бабайларым бүтән шәһәрдә күмелгән, мин ул вакытта кечкенә булганмын, хәтерләмим дә. Шуңа күрә зиратка мин бернидән дә курыкмыйча кызыксынып кердем. Төрле-төрле ташлар, һәйкәлләр фотосүрәтләр, кабер тулы чәчәкләр. Ышанмассыз да минем монда кергәч җаным тынычланып калган кебек булды. Кайгы-хәсрәткә күмелеп елый-елый кеше күмгәннәрен күргәнем булмады бит. Бу кадәр тәфсилләп сөйләвемнең сәбәбе сез алга таба вакыйгаларны сез  тирәнтен аңласын өчен кирәк. Юк-бар сүзләргә ышанмый идем, минем сәламәт акылыма бернинди дә чит йогынты булмас кебек иде әмма  ялгышканмын. Абыйсының каберенә килеп җиткәч, дустым Настя үкереп елый башлар инде дип уйлаган идем әмма ул сумкасыннан шәраб тартып чыгарды да “Максик абыем бик яхшы иде минем”, дип аның белән булган күңелле мизгелләрне сөйли башлады. Икебезнең дә стаканнарга шәраб салып абыйсын “искә алып” эчеп куйдык. Үз-үзенә кул салган кешеләрне дә “искә алалар” микәнни, ул зур гөнаһ эшләгән бит дип уйлап куйдым эчтән генә. Ара-тирә яңгыр сибәли башлады. Мин кабер ташындагы чибәр егетнең сүрәтенә карап каттым. Әллә шәраб тәэсир итә башлады белмим ул миңа әллә кайчангы, гомер буе белгән кеше кебек  кызганыч та якын да тоела башлады. Тагы салып эчтек. Их барлык дус кызларымның йөргән егетләре бар минеке  генә юк дип уйладым. Настя үкереп елап җибәрде. Мин дә дустымнан калышмый шыңшый башладым. Яныбыздан узып баручы әби кырыс тавыш белән:

-Мәетләр янында акырышып утырмасагыз тагын, сезнең күз яшьләре кирәк түгел аларга  дога укырга кирәк, — диде.

Әллә торып бер-ике сүз әйтимме дигән идем, торып баса алмам дип дәшми калдым. Кайтырга кузгалдык. Максимны гомер буе белгән кебек кыланып исерек баштан:

-Ярар, әгәр дә монда ятып туйсаң минем яныма килерсең, барыбер егетем юк, — дидем.

Настя аягында көчкә басып тора. Аны култыклап алпан-тилпән чыгу юлына борылдык. Шул чак ничектер арттан кемдер килгән кебек тоелды, ләкин борылып карагач беркем дә күренмәде. Минем бәхеткә өйдә әти-әниләр юк иде. Мине исерек кыяфәттә күрсәләр эләгәчәге көн кебек ачык иде бит. Чишенеп тә тормастан йоклап киткәнмен. Төн урталарында кибегеп уянып киттем. Тәрәзә яктылыгында кеше шәүләсе басып торган кебек булып китте. Башымның авытуына чыдый алмастан, күз алларымда әйберләр ике булып күренгәнлектән бу шәүләнең чын икәненә ышанмадым билгеле. Үземдә сизмәстән,

- Кем син, әй?! — дидем.

- Мин Максим. Настяның абыйсы, син үзең мине чакырып китердең бит — диде шәүлә. Миңа якын килде, син бик чибәр мин сиңа гашыйк булдым бит, дип кулларымнан, бит, иреннәремнән үбә башлады. Күпме торганбыздыр вакыт исәбен белмим фәкать таң алдыннан киткәндә ул миңа “минем монда килеп йөргәнне кешегә әйтмә яме”- диде. Мин аңа каршы:

- Анда яхшымы әллә бу дөньядамы? — дип  сорадым.

Ул:

- Белмим тагы, анда мине кертмиләр әлегә йөрим шунда җир белән күк арасында буталып, диде.

Без көн дә очраша башладык ягъни мин аңа гашыйк булдым. Ничек кызык — сөйгәнем үлгән егет. Бервакыт әни бүлмәмнән чакырып чыгарды да:

- Кызым, син төне буе гел саташып  кем беләндер сөйләшеп чыгасың, йокың туймыймы, әллә авырыйсыңмы, кыяфәтең калмаган диде. Классташларым да мәеткә охшап калдың дип гел аптырата башлады. Чыннан да киемнәрем бушап чалбарым шуып төшә башлады, нык ябыктым, битләрем суырылды, күз төпләрем каралып батып керде. Нәрсә булып бетәр иде бу белмим, очраклы рәвештә базар яныннан үтеп барганда чегән хатыны тотып алмаса мин хәзер бу акча теләнә башлый инде дип уйлап бетермәдем, ә ул миңа “син беләсеңме соң  артыңда мәет басып торганын, диде куркынып. Карале ул гел синең артыңнан калмый саклап йөри икән бит, болай булса озак яши алмассың кызый бер-бер чарасын күр”,  дип кулларын болгый-болгый үзенчә нидер сөйләнеп кызу-кызу китеп барды. Минем чегәннәрнең мондый мөнәсәбәтен беренче күрүем иде. Аның сүзләре йөрәгемә үтеп кереп  белгән кешеләр аркылы күрәзәчегә киттем. Ул күрәзәче миңа чегән хатынының сүзләре дөреслеген раслап берничек тә ярдәм итә алмаячагын әйтте, һәм сезнең адресны бирде. Һәм мин бирегә килдем. Бүтән берәү сөйләсә бу вакыйгаларга мин дә һич тә ышанмас идем, әмма мин сезгә чын дөресен сөйләдем. Зинһар өчен ярдәм итегезче миңа, минем бер дә үләсем килми бит, диде Лена. Утны яндырып йоклаганда килми ул, мин йоклап киткәч әни утны сүндереп чыга икән. Ул тагы килә, мине үбә башлый, син минем кәләшем тиздән без гел бергә булачакбыз, безне беркем дә аера алмаячак ди.

 Әбиемә ярдәм сорап килүче йөзләрчә авыруларның берсе иде бу үсмер кыз. Озак вакытлар килеп дәваланды ул, савыкты. Аннан соң күп сулар акты, еллар узды. Лена да яхшы сабак алды. Дөнья иксез-чиксез мөмкинлекләргә, кеше ышанмаслык вакыйгаларга бик бай. Без яшәгән дөньядан тыш, тагы берничә параллель дөнья бар икәнен исбат итә галимнәр.

Миләүшә Маликова. Казан (01.12.2014)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.