Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ачы язмыш

i

Кеше хәтерендә гомергә уелып калган вакыйгалар була. Бүген сүзем шуларның берсе турында. 1968 елның язы иде бу. Мөслим районының Октябрь сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләп йөргән чагым. Беркөн шулай сигезенче класс укучылары белән мәктәп бакчасында сыерчык оялары элеп йөрибез. Инде эшебез төгәлләнеп килгән мәлне берәү: “Шәяхмәтов Рәүф язгы ташу суына төшеп югалган!” – дигән коточкыч хәбәр ирештерде. Бөтенебез дә фаҗига булган урынга йөгердек. Ярсый-ярсый Рәүфнең әтисе белән әнисе дә килеп җитте. Аларның ул чактагы халәтен сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел иде, әлбәттә.

Рәүф – хезмәттәшләребез Вәли абый белән Гөлсем апаның олы уллары. Күрше Күбәк урта мәктәбенең тугызынчы классында укый иде. Язгы каникул көннәрен Симәк авылында укытучы булып эшләүче Гөлнур апасы янында уздырган. Иртәгә укулар башлана дигән көнне генә кайтырга чыккан. Инде менә кайтып җитәргә дә 2-3 чакрым гына калган. Ике авыл арасындагы җәяүлеләр сукмагы Калмыя елгасы аша үтә икән. Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма диләр бит. Сукмак астындагы бозны ташу суы ашаган булган. Эрегән кар өстендә эзләре генә калган иде бәгырькәемнең.

Бер ай буе көне-төне бөтен авылыбыз белән эзләдек Рәүфнең гәүдәсен. Инде табылуына өмет калмагач, хезмәттәшләребезнең кайгысын уртаклашып, район газетасына хәбәр биргән идек. Райкомның беренче секретаре (исем-фамилиясен язасым килми хәтта) телефонга чакыртты да: “Сез нәрсә анда үлеме билгеле булмаган кеше турында некролог биреп ятасыз?” – диде. Сүз әйтергә телем әйләнмәде. Шапылдатып телефон трубкасын куйдым.

Язгы сулар китеп, елга саеккач кына табып алдык мәрхүмнең гәүдәсен, яр читендәге ләм эченнән бер кулы гына күренеп ята иде бичаракаемның.

Кайгы ялгыз йөрми диләр, дөрестер, мөгаен. Бу олы хәсрәтне яраткан апасы Гөлнурның йөрәге күтәрә алмады, энесе Рүзәл дә төзәлмәс чиргә сабышты. Икесе дә бик иртә киттеләр якты дөньядан.

Хәсрәтле чакларында дөньяга килгән зәгыйфь акыллы улларын махсус сырхауханәгә урнаштырганда да үзәкләре өзелде ата-ананың. “Нигә Ходай безгә кайгыны шулкадәр өеп бирде икән?” – дия-дия, кайнар күз яшьләрен түктеләр икәүләп.

Вәли абый да, Гөлсем апа да якты дөньяда юк инде хәзер. Урыннары җәннәттә булсын. Кызлары Гөлнира белән Гөлшат, уллары Рамил, Аллага шөкер, исән-саулар. Бу язмам белән йөрәк яраларын янә яңартсам, гафу итсеннәр берүк.

Ягсуп МОРТАЗИН. Мөслим – Бөгелмә. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №30, 11.09.2014

P.S. Рәсем интернеттан алынды



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.