Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Әллә аны әнием рухы каргады?!

1355142686_ssora-s-mezhem2

- Дүрт балам, өч атадан тудылар, — дип авыр сулап сүзен башлады яңа танышым. — Балачактан бәхетем булмады. Үги ана кулында үсеп, күпме кыерсытулар кичердем. Әтиемә үпкәләдем, чөнки беркайчан да безне якламады, бер тапкыр да башыбыздан сыйпап карамады. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә укырга киттем. Тулай торакта яшәп, кичләрен, ял көннәрен эшләп укуны тәмамлагач, эшләп ук киттем. Яратып йөргән егетем белән әти-әниләребезнең рөхсәтләреннән башка, бергә яши башладык. Язгы бәйрәмнәргә авылга кайтып килергә булдым,  шунда, эш күп дип, өйдәгеләр мине шәһәргә җибәрми куйдылар. Шул көннәрдә төшемә әнием керде, ул миңа көмәнле икәнемне әйтеп, баланы табарга кушты һәм: “Әтисенең гомере балага “зар булып” үтсен!” – дип әйтеп куйды. Бераздан мин көмәнле булуымны аңладым, акчам юк сәбәпле, авылдан китеп калырга җаен да таба алмадым. Әти-әни белгәч, минем теләгемә карамый, аборт ясатырга алып бардылар, ләкин вакыт узган иде инде. Шунда алар мине баламның әтисенә алып киттеләр. Аның белән очрашып, хәбәрне әйткәч, ул: “Ник бу көнгә кадәр аны яшердең? Димәк, син авылыңда тик кенә ятмаган икәнсең!” – дип, баладан баш тартты. “Ярар, баламны үзем карармын. Соңыннан миңа үпкәләмәссең”, — дип, яныннан горур атлап чыгып киттем. Ләкин сынаулар моның белән генә бетмәгән булып чыкты — әти-әни мине яратмаган, бөтенләй белмәгән кешегә кияүгә бирделәр, балабыз тугач, озак яшәмәдек, авылга әбием янына кайттым. Аннары үземә ошаган кешегә кияүгә чыгып, бер тату гаилә булып яшәп киттек. Шул көннән 17 ел вакыт үтте. Күптән түгел зур кызымның әтисе язмышы белән кызыксынган идем. Шул хәлдән соң ул мине эзләп йөргән булган (эзләве шул хәтле генә булгандыр!), тик таба алмаган. Ул күп еллар үзе яшәгән, аннары ике балалы марҗа хатынына кереп торып караган, ул аңа бала тапмаган, ташлап ук киткән. Боларны ишеткәч, төшемдә әниемнең әйткән сүзләре искә төште. Күрәсең, ни буласын әнием алдан ук белеп, мине кисәтеп ук куйган булган. Ләкин моңа мин шатлана алмадым. Киресенчә, күңелем тынычлык тапмыйча, үземне гаепле итеп тойдым. Тормышым рәтләнгәч, бәхетем дә ачылгач, Рамилгә булган үпкәмнең эзе дә калмаган иде. Шуңа мин мәчеткә садакалар биреп, Ходайдан, әниемнең рухыннан аны гафу итүләрен үтенеп сорадым. Күптән түгел, Рамилнең тормышында үзгәреш башланганын ишетеп, бик шатландым — ул яңадан өйләнгән, матур гына тормыш корып җибәргән икән. Бәлки, Аллаһым миңа биргән хәтле, аңа да балалар бирер әле!” – дип сүзен тәмамлады, бу көннәрдә 5 нче баласын табарга җыенган ханым.

Рәүфә КАНГАЗИНА. (24.12.2014)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.