Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Көзләремә килеп кергәндә…

15-polosa1

Бакыйлыкка иртә, бик иртә күчте аның Назыймы. Сөеп-сөелеп туймас чаклары иде. Ун ел гына бергә яшәп калдылар. Ике газиз баласын кочаклап, егерме сигез яшьтә тол калды Гөлсөяр. Кияүгә сорап килсәләр дә, чыкмады, балаларым ятимлекне сизмәсеннәр, диде, каенанасының йөрәген телгәләүдән курыкты. Ирен өзелеп яратканнар өчен ялгызлык хәсрәте үтә дә авыр. Язын-җәйләрен төннәр бер тотам. Озын көннәре эштә кеше арасында үтә. Эштән соң өйдә, ишегалдында вак-төяк мәшәкать белән вакыт үткәне сизелми дә. Көзге караңгы төннәрдә пыскып салкын яңгырлар яуганда, җаныңны кая куярга белмисең. Йөрәктә – бушлык. Ул халәтне үзең кичермичә, әйтеп аңлатырлык түгел. Андый чакларда Гөлсөяр хәтер дәфтәрен актарырга керешә. Күз яшьләре аша үткәннәрне барлый, парлы бәхет белән узган көннәрен хәтерендә яңарта.

Ул гына түгел, авыл да хәтерли әле Гөлсөяр белән Назыймның ничек кайтып төшүләрен. Ап-ак карлы кышта кайтып керде алар авылга. Назыймның өстендә офицер погоннары тагылган соры шинель, кулларында җыйнак кына чемодан, янәшәсендә кәләше Гөлсөяр атлый. Нәкъ әкияттәге кар кызы! Аның өстендә зифа буена сыланып торган ачык төстәге зәңгәр пальто, башында ап-ак мамык шәл, шәл астыннан матур алсу битләрен иркәләп, алтынсу чәч бөдрәләре уйный.

Бөтен авыл аларны күргәч, «ах итте». «Ничек пар килгәннәр! Бәхетләре генә булсын!» – диделәр. Армиядән әнисенә Назыйм үзенең булачак кәләшен алып кайтачагын, Гөлсөярнең балалар йортында тәрбияләнүен, ул хезмәт иткән шәһәрдә шәфкать туташы булып эшләгәнен язган иде.

– Урынны сезгә кайда салыйм? – дип сораган иде булачак каенанасы Назыймнан.

– Мин кече якта ятам, әнкәй, Гөлсөяргә үзеңнең яндагы диванга җәярсең, шушы бер-ике көн эчендә язылышырбыз, – диде Назыйм.

– Алайса, иртәгә Тимерхан мулланы чакырып, никах укытырбыз, – диде әнисе. Шунда Гөлсөяр каенанасының күзендә үзенә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тойды. Ул, Гөлсөярнең юка иңнәреннән кочаклап: «Рәхмәт, кызым, үзеңнең намусыңны саклаганга», – диде. Алар төне буе ана белән кыз кебек бер-берсенә сыенып сөйләшеп чыктылар. Гомер буе ана назы күрмәгән Гөлсөяр йомшак түшәк-ястыкта каенанасының җылы матур сүзләренә эреп йоклап китте.

Назыйм колхозда инженер-механик булып эшли. Гөлсөяр – шәфкать туташы. Икесе дә яшь белгечләр. Алда – матур тормыш, якты хыяллар! Көттереп кенә уллары туды, әтисенең исеменә якын булсын дип, аңа Назыйф дип куштылар. Ике елдан кызлары Гөлназ дөньяга аваз салды. Гаиләләре гел наз, гөл белән тулган иде дә, ләкин наз hәм гөлләр белән тулы тормышлары гына озын гомерле булмады.

Урак чорында басудан мотоцикл белән кайтып килүче Назыймын машина бәрдерде. Мотоциклы белән юл кырыендагы чокырга барып төшкән ир Гөлсөяр килеп җиткәндә әле исән иде. Ул, күзләрен зур авырлык белән ачып, әйтеп калырга теләгәндәй ашыгып:

– Гөлсөярем, сезне ташлап китәм инде. Балаларны аякка бастыру берүзеңә авыр булыр. Әнкәй ташламас әле… Назыйф белән Гөлназ үсмичә, кияүгә чыкма!

Гөлсөяр күз яшьләренә буылып, иренең маңгаеннан, күзләреннән, иреннәреннән үпте, кулларыннан тотып, аңа үзенең кайнар сулышын өрде. Гөлсөяр ирен тыны белән терелтергә теләде. Бу минутларда хәтта ул аңа үзенең йөрәген дә алып бирер дәрәҗәдә иде. Яраткан коңгырт күзләрдә яшәү уты мәңгегә сүнде. Гөлсөярнең бармакларын кысып тоткан куллар бер мәл хәлсезләнеп, асылынып төште. Хатын, җан ачысы белән: «Назыймым, Назым, кемнәргә ташлап китәсең?» – дип илереп елады. Башкасын ул бик хәтерләми дә. Ашыгыч ярдәм машинасының аларны алып китүе дә, күмү мәшәкатьләре дә – бар да томан эчендәге кебек кенә булды. «Болай да ятим үстем. Никләр минем икенче яртымны тартып алдың?» – дип, язмышына рәнҗеп елады яшь хатын.

Гөлсөярнең тормыш күгендә янган иң якты йолдыз сүнде. Ул яшәүдән ямь тапмады. Кулы ризыкка бармады, коры сөяккә калды. Каенанасы:

– Язмышлардан узмыш юк, кызым, үлгән артыннан үлеп булмый, балаларыгыз бар, аларны аякка бастырырга кирәк, сиңа карап алар да ашамыйлар да, эчмиләр дә, ничек кенә булса да яшәргә кирәк. Син аларга әти дә, әни дә хәзер, – диде.

Каенанасы белән алар балаларны бергәләп аякка бастырдылар, дөнья йөген бергә тарттылар. Тыштан нык булып күренергә тырышса да, тора-бора ул да ярыйсы ук биреште. Шулай да урын өстенә ятарга ашыкмады. Күңеле сизгәндер, үләренә атна-ун көн кала:

– Гөлсөяр кызым, утыр әле яныма, әллә нишләп башым да әйләнә, тәнемне дә тотып булмый, Газраил мине дә алып китәргә йөри бугай. Дөнья хәлен белеп булмый, барыгызга да бәхиллегемне калдырып китәм. Яшьли тол калдың, сорап килүчеләр байтак булды, борылып та карамадың. Иң матур, сөеп-сөелеп туймас елларың салкын түшәктә үтте. Рәхмәт, балакаем! Улымның хакын хаклап, аның рухына тап төшерми яшәвеңә! Балаларыңны да ялгыз көе укыттың, кеше иттең. Кызыңның да, улыңның да үз гаиләләре, тормышлары түгәрәк. Алар да яныңда түгел, елга бер кайтып, күңелеңне генә алгысытып китәләр. Мин дә бакыйлыкка күчсәм, гел ялгыз каласың бит, кызым, сиңа әле илле дә юк, җиләк кебек матур чагың. Үз дигәнең табылса, тормышка чык, картлыгың ялгыз үтмәсен, – диде.

Каенанасының гүр иясе булганына да шактый еллар үтте. Ләкин аның васыяте генә үтәлмәгән килеш. Ишеген шакучылар да, кулын сорап, яучы җибәрүчеләр дә булмады түгел, булды.

…Ул көнне Гөлсөяр районга җыелышка барды. Җыелыштан соң, даруханәгә кереп, вак-төяк дарулар алды. Көз җитә, өстенә кием эзләп, кибетләрдә йөрде. Авылына кайтырга дип, юл чатына чыгып басты. Авылга егерме чакрым. Ничә еллар шушы араны атта да, трактор арбасында да, җиңел машинада да йөреп уздырды Гөлсөяр. Ләкин соңгы елларда юл чатындагыларга артык игътибар итми шофер халкы. Назыймы исән булса, торыр идемени ул шушы җиде юл чатларында бер телем икмәк өмет иткән сукбай эт шикелле кеше күзенә карап. Әллә чарасызлыктан, әллә үткәннәре яңарудан хатынның күзләренә яшь тулды. Сумкаларын күтәреп, әкрен генә юл читеннән атлап китте. Олы юлдан машиналар җилдерә генә. Ләкин юл читеннән атлаучы Гөлсөярдә бер кемнең дә гаме юк. Хатын гарьләнүдән машина туктатыр өчен кулын күтәрмәде дә, утыртасы килгән кеше болай да туктар, дип уйлады. Өйдә аны беркем дә өзелеп көтеп тормый. Кичкә кадәр җәяүләп тә кайтып җитәрмен әле дип, язмышына буйсынып атлавында булды. Шунда кисәк кенә машина туктаган тавыштан куркып, Гөлсөяр юл кырына таба чигенде. Илле-илле бишләр тирәсендәге көләч йөзле ир-ат, машина ишеген ачып:

– Җәяүләп кая барасыз? Әйдәгез утырыгыз! – диде.

Гөлсөяр керфекләренә кунган яшь бөртекләрен кулы белән сыпырып төшерде дә, авылының исемен атап, арткы утыргычка кереп утырды:

– Табибәме әлле сез? Дару исе килә, – диде ир.

– Әйе, – дип, баш какты хатын.

– Шундый гүзәл ханымны нинди юньсезе попуткага чыгарып җибәргән? Мондый хатынны уч төбендә генә йөртергә кирәк.

Гөлсөяр дәшмәде. Аның машина эчендәге радиодан агылган салмак җыр көенә әкрен генә тирбәлеп барасы килде. Ул күзләрен йомды. Нинди рәхәт! Шушындый матур, көчле, үз-үзенә ышанган ир-ат белән барулары!

– Әллә йоклыйсыз инде?

Гөлсөяр сискәнеп күзләрен ачты. Юк, ул йокламый. Радиодан агылган моңлы җыр дәрьясында йөзә ул.

Оныттылар диеп үпкәләмә,

Карурманнар үскән илләрдә.

Сине сагынып җаннар өзгәләнә

Әкият кебек айлы төннәрдә.

– Күзләрегез бигрәк моңсу, әллә сез ялгызмы? – диде ир.

– Юк, минем балаларым, оныкларым бар, мин ялгыз да, бәхетсез дә түгел.

Гөлсөяр үз җавабыннан үзе шикләнеп куйды. Бәхетсез түгел, диде дә, ничә еллар сыңар канат булып яши. Шул бәхет буламы икән?

Юлдашы да, аның уйларын укыгандай:

– Күзләргә карап, кешенең халәтен аңлап була. Бәхетлеләрнең күзләре нур чәчә. Алар очып-канатланып йөри, – диде.

– Сез, юлда очраган hәрбер хатын-кыз белән шулай танышасызмы?

– Юк, мин бабник түгел. Күңелемә ошаган кеше белән генә шулай ачылып сөйләшәм. Мин дә ялгыз. Хатыным күптән вафат. Балаларыбыз булмады. Әнкәй, әткәйнең hәм хатынымның каберләренә зыярәт кылдым. Шуннан кайтып килүем. Олыгайган саен, тән җылысы гына түгел, җан җылысы да кирәк икән. Исемегез ничек соң сезнең, ханым?

– Гөлсөяр, – диде хатын.

– Гөл-сөяр! Нинди мәгънәле, матур исем.

– Әнә теге калкулыкта туктатыгыз. Рәхмәт, мин кайтып җиттем, – диде хатын.

– Ә сез минем исемемне дә сорамадыгыз, – диде машинасын юл читенә туктаткан ир, бик кадерле әйберен югалтудан курыккандай.

– Исемегезне белүдән ни мәгънә? Бу юллардан утыз ел йөрим. Утырып кайткан машинадагы ир-атларның исемен каян истә тотып бетермәк кирәк? Берничә минуттан икебез ике якка аерылып китәбез.

Ир рулен ташлап, арткы утыргычтагы мөлаем хатынга таба борылып ук утырган иде.

– Юлларыбыз уртак булсын иде, аерылмасын иде бит әле, Гөлсөяр. Мин унҗиде яшьлек егет түгел, hәрбер очраган кызга мәхәббәт аңлатырга. Минем сезне югалтасым килми. Бәлки бу очрашу Аллаhы Тәгаләнең безгә биргән соңгы форсатыдыр. Әйдә, бу минутларны кулдан ычкындырмыйк. Син дә, мин дә гомерләрне зая уздырмыйк. Минем исемем – Назыйм. Хатыным миңа Назым дип дәшә иде, – диде ул, бик мөhим сүзләрен тизрәк әйтеп бетерергә теләгәндәй.

– Назыйм… Назым… Назым… – дип кабатлады Гөлсөяр hәм, үз-үзен кулга ала алмыйча, утырган урынында сыгылып төшеп.

Ир куркуыннан машинасын кисәк туктатты. Гөлсөярне кулларына күтәреп, машинадан чыгарды. Әллә көзнең тымызык җиленнән, әллә инде ничәмә-ничә еллар ир-ат кулы кагылмаган тәненнән йөгереп үткән җылы дулкын тәэсиреннән, хатын күзләрен ачты. Ирнең йөзе куркудан агарып калган, күзләре зур булып ачылган, ул тыны белән өреп, Гөлсөярне гүя җылытырга, аңына китерергә тели иде. Шул мизгелдә хатынның тәнен кайнар ялкын чорнап алды, гәүдәсеннән электр тогы үткәндәй булды.

Ничә еллар ир назына, ир кочагына сусаган сылу тән ирнең кайнар куенына кереп эреде. Ярымачык иреннәре: «Назым… Назым…» – дип пышылдады.

Мөршидә МАМБЕТОВА.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №21, 2014

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.