Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Анаңнарда нәрсәң калган иде?

b62cfb6c34f7ea0233e1a9d90c3aa77d

«Яңа ел каршылау белән бәйле онытылмас хатирәң бармы?» – дип сүз башлады бер дустым. «Әллә инде, кисәк кенә искә төшми бит әле», – мин әйтәм. «Ә менә минеке бар, әйдә, бәлки язып та җибәрерсең, ул вакыйга шаһитларының берничәсе бакыйлыкка күчте инде, ә исән калганнары үзләрен танып оялыр», – дип, ул миңа түбәндәге кыйссаны бәян сөйләде. 1963 елны каршыларга иремнең бертуган энесе район үзәгенә кунакка чакырды. Энекәш абыйсыннан өч-дүрт ел элек өйләнгән (“эшләре” ашыгыч булгандыр инде). Район үзәгендә барак тибындагы бер бүлмәле хөкүмәт фатирында яшиләр, бөтен уңайлыклары – тышта. Ике-өч яшьлек кызлары да бар, хатыны китапханәдә эшли. Болар – ирле-хатынлы, шул вакытта мин эшләп, килен хезмәтен башкарып яшәп ятучы, районнан 25 чакрым ераклыктагы авыл кешеләре. 31 декабрь әле эш көне. Сәгать икеләргә кадәр эшлисе, ял көннәре дә бик кыска – 1-2 гыйнвар гына. Авылдан кунакка өч пар барасы икән. Килендәшнең апасы белән җизнәсе, абыйсы белән җиңгәсе һәм без. Җизни кеше үзенә күрә “нәчәлник”, әллә ферма мөдире, әллә бригадир. Киленнең туганнары дүртәү колхозның иң шәп айгырын җигеп баралар, ә минем ир бер арык-турык кына алаша җигеп кайткан. Минем кунакка бик барасым да килеп тормый, чөнки 6 ай ярымлык авырым бар, кышкы юлда 25 чакрым җир ул сиңа уен-муен түгел, тик шушы район үзәгендә үземнең дә әнкәем белән апам яши. Мин бу авылга юллама белән эшкә килгән җирдән кияүгә чыгып калган идем. Машиналар йөрми, кыш көне трактор чанасына төялеп, комсомол җыелышына барган истә калган әле.

Шулай итеп, сәгать өчләрдә без ике атта кунакка чыгып киттек. Тегеләр авылдан чыгуга очтылар гына инде – айгыр шәп. Без үз көебезгә юыртып, ике сәгатьләп бардык. Без килеп җиткәндә хуҗалар, кунаклар инде өстәл артына утырганнар иде. Мин иргә атыңны тугарганчы әнкәйләргә төшеп, күрешеп меник әле дип сүз каткан идем, иртәгә үзең генә тәпиләп барып кайтырсың дип җаваплады (әнкәйләр шактый ерак, түбән урамда яшиләр иде). Инде караңгы да төште, ни дисәң дә декабрьнең соңгы көне. Ашау-эчү, кунак булу башланды. Мин бер-ике чынаяк чәй эчкәч, хуҗалардан рөхсәт алып, өйдәге ике кешелек бердәнбер караватка барып яттым. Йоклау юк инде, гәүдәгә бераз ял кирәк, аннары аракы-хәмер исе дә күңелемне болгатып тора иде. Кунаклар, хуҗалар шул утырган килеш 12не җиткерделәр инде, мине дә йолкып торгыздылар: янәсе, кем корсак күтәрмәгән дә, кем бала тапмаган. Телевизорда Мәскәүдән генераль секретарьнең котлавы башлангач, бик хәтәр генә шампан шәрабе ачтылар. Миңа да мәҗбүри бер-ике йотарга туры килде, “Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында” дигән әйтем дә бар бит әле. Мине ирнең энесе, ягъни хуҗа якламакчы булып карый – тик үзе дә юашрак, йомшак холыклы кеше, сүзен колакларына да элмиләр, үз туксаннары туксан. Бәйрәм сәгать икеләргә кадәр дәвам итте. Инде мин ипләп кенә теге караватка таба “кыекламакчы” идем, килендәш: “Анда апа белән җизни ята”, – дип, мине туктатты. Тагын элекке заман мебеле – тар гына, кыска гына бер диваннары бар, анысына абыйсы белән җиңгәсе ятачак икән. Мич артындагы тар гына сәкедә (бик тырышсаң ике кеше сыярлык) хуҗалар үзләре ятачак, башларын сәкенең ике башына каратып, урталарына кызларын да сыйдырасы бар икән әле. Ә сезгә раскладушкага җәям, диде хуҗабикә. Урыннар җәелеп, утлар сүндерелгәч, болай да ару гына йомшаган, аруы җиткән ирем, бердәнбер мендәрне башы астына салып, бөтен раскладушканы биләп, гырлап йоклап та китте. Мин тегеләй итеп карыйм, болай итеп икенче ягыннан үрмәләп карыйм – юк инде урын. Аптырагач, үземнең өскә киеп килгән ару пәлтәмне аска җәеп, өстемә мамык шәлемне бөркәнеп, раскладушкага сөялеп, ике-өч тапкыр черем итеп алдым, ә идәннәре бик салкын (хөкүмәт барагы). Иртәнге алтыны көчкә җиткереп, ипләп кенә киенеп, әнкәйләргә чыгып киттем. Алар: “Бу караңгыда берүзең нишләп йөрисең?” – дип, шаккаттылар. Яшел тышлы, 250 граммлы бер такта чәй дә алган идем күчтәнәчкә, чәйләр эчеп, бераз сөйләшеп утыргач, мин шунда әнкәй яткан ястыкка авып йоклап киткәнмен. Ике-өч сәгать йоклап, кыстыбыйлар белән чәйләр эчеп, кунак булып килгән җиремә кире кайттым. Анда инде барысы да торган, кабат өстәл тирәли утыралар, кызарынып-бүртенеп, миңа ачу белән генә карап алдылар. Әле ир дигәнем дә: “Нәрсә анда чакырылмаган җирдә эзләнеп йөрисең?” Тагын әллә ниләр әйтте әле, тегеләр алдында ирлеген күрсәтүе инде. Әле ярый шул көнне, 1 гыйнварда, кичкә таба кайтырга уйладылар. Юлга соң гына чыктык. Килендәшнең туганнары теге шәп айгырда, районнан чыгуга, күздән югалдылар, әле буран да себереп тора, юл бик начар, кар салган. Шулай да авылга соң гына, исән-имин кайтып ирештек.

Икенче көнне мунчалар ягып, кер юып, бүтән эшләрне тәртипкә салып, өчесе эшкә чыктым. Шул көнне әбәдкә кайтуыма кайнана – кара болыт. “Чакырылган җиреңне ташлап качып йөргәнсең, барысы да йоклаганда анда – анаңнарда нәрсәң калган иде? Якын итсәләр, күрәселәре килсә, үзләре чакырырлар иде, – ди. – Хуҗаларны, кунакларны санламыйча, кешеләр кунак булганда ятып йоклап…” (Кая инде йоклау, бераз тәнемә ял булсын дип терәлеп кенә утырдым, югыйсә). Мин эштә чакта килендәшнең апасы килеп, булганын да, булмаганын да “аударып”-сөйләп киткән икән. Кайнана белән әрепләшеп торырга вакытым да, теләгем дә юк, яңадан эшкә чыгып китәсем бар иде (әле дә ярый эш булган!).

Ходай Тәгалә бар ул, бер ел дигәндә без ул йорттан чыгып киттек, чөнки кече уллары армиядән кайтты. Башта иске генә йорт сатып алып, соңыннан зур, яңа өй салдык. Ә кече уллары өйләнде, бик ямьсез итеп тавышланып яшәделәр, килен аерылып китәргә дә җыенган иде, балага узып, авыры да инде күренә-беленә башлагангадыр, тагын торып калды. Шулай ызгышып-талашып берничә ел яшәгәннән соң яшь килен каенананы бөтенләй өеннән куып чыгарды. Чаллыда ирсез, тулай торакта яши торган кызы бар иде, шунда китеп яшәп, бакыйлыкка күчте. Уллары күмәргә авылга алып кайттылар.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №10, 23. 03. 2017

P.S. Рәсем интернеттан алынды

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.