Без кайсыбыз болыт булганбыздыр?
27 Март, 2014 ел
Сайт авторы
Караулар: 1 663
Без кайсыбыз болыт булганбыздыр,
Сөю дигән сүнмәс кояшка?
Ничәнче кат күктә торганбыздыр.
Җиргә төштек, аерылгач та,
Сыңар канат каерылгач та.
Бер аерылгач инде күрешү юк,
Кавышу юк инде Сак-Сокка.
Ничек болай булдык-белүче юк,
Сылтыйк микән әллә яшьлеккә?
Үпкәликме әллә язмышка?
Безне инде аерым сынар кояш,
Аерым-аерым юар яңгырлар.
Ерак күк читендә кыяр-кыймас,
Яшен булып өмет ялтырар.
Күкрәүләре озак яңгырар.
Ыңгырашуы.
ГӨЛФИЯ ГАЛИМОВА
ОШАШ ЯЗМАЛАР:
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ
Фикер калдыру ябык.