Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

‘Гөлфия Галимова’ тамгасы буенча язмалар

Хисләремне мин бит сиздермәдем

Хисләремне мин бит сиздермәдем,
Серләрем гел булды йозакта.
Күңелемә барыбер килеп кердең,
Калырсың күк анда озакка.

Ашык, ярдәмгә кил миңа, язмыш

Ашык, ярдәмгә кил миңа, язмыш,
Сине көткән чакта ышанып.
Гаеплеме,әллә түгелме мин?!
Шик-шөбһәдән калыйм бушанып.

Нидер көтеп һаман, өмет итеп

Нидер көтеп һаман, өмет итеп,
Үзәкләрем күпме өзелгән.
Күпме хыялларым җимерелгән,
Күз яшьләрем күпме түгелгән.

Без кайсыбыз болыт булганбыздыр?

Без кайсыбыз болыт булганбыздыр,
Сөю дигән сүнмәс кояшка?
Ничәнче кат күктә торганбыздыр.
Җиргә төштек, аерылгач та,
Сыңар канат каерылгач та.