Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Нидер көтеп һаман, өмет итеп

Нидер көтеп һаман, өмет итеп,
Үзәкләрем күпме өзелгән.
Күпме хыялларым җимерелгән,
Күз яшьләрем күпме түгелгән.

Күпме күпер янып барган арттан,
Кире кайтыр юллар киселгән.
Күпме җилләр искән, сулар аккан,
Үрләр үткән,хыял киселгән.

Нишләсәм дә, кабат үтә алмам,
Инде бер кат узган эземнән.
Бер узганнан, аһ, узасым калган,
Беркемнән дә түгел, үземнән.

Күңелемә кереп бер карагач,
Һәм булмагач юлдаш-сердәшем.
Гаепмени,саркып нур аралаш,
Тамса минем сагыш- күз яшем.

Үткәннәрем күзгә чалынгандай,
Аҗаганда түгел,яшендә.
Бар гомерем,кояш чагылгандай,
Чагыла бер тамчы яшемдә.

ГӨЛФИЯ ГАЛИМОВА



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.