Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Өч көнлек килен

4442_21708

Бу хакта беркайчан да, беркемгә дә сөйләмәм дип беркеткән антым бар иде. Чөнки хәзер бәян ителәчәк туйның ахыры хәерле түгел, хәтта фаҗигале дип әйтсәң дә ярыйдыр. Аны әле дә бик күпләр каргыш-ләгънәт белән искә ала. Антымны синең хакка гына бозам, хөрмәтле укучым, чөнки олы йөрәкле булуыңа өметләнәм, гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп сөйләвемне аңларсың дип ышанам.

Хәл Чаллы тирәсендәге авылларның берсендә булды. Бу турыда ишеткән-белгәннәргә сүзнең кем хакында икәнлеген аңлау өчен шул да җитәр. Ул авылның халкын кечкенәдән беләм. Ел саен җәйге каникул җитүгә шундагы ерак туганнарга кунакка илтеп куялар иде. Үсә төшкәч, үзем барып йөри башладым. Безнең ише Сарман ягы — кыр ягы малаена андагы кебек урманлы җирдә булу бәхет инде ул. Әнә шул урманда авылның бала-чагасы белән чыр-чу килеп җиләк, гөмбә, чикләвек җыеп йөргән чаклар әле дә сагындыра. Борис атлы керәшен малае белән без шул вакытларда дуслашып киттек. Бер-ике тапкыр дөмбәсләшеп алганнан соң, әлбәттә. (Без сөйлисе туйда кияү буласы кеше менә шул инде). Авылда, нигездә, мөселман татарлар яшәсә дә, сугыштан соңгы елларда бирегә берничә керәшен гаиләсе дә күченеп килгән.

Борис мәктәптә әлләни тырышып укымады. Дөресрәге, бөтен көчен биреп белем алырга мөмкинлеге юк иде аның. Әтисе бик яшьли вафат булгач, бөтен йорт-җир, ике энесе, сеңлесе аның өстендә калды. Мәктәптә җыештыручы булып эшләүче өнисенең хезмәт хакы әлле-мәлле генә. Шуңа күрә аңа яшүсмер чакта ук җәй буе колхозда эшләргә, көзләрен үзе симерткән малларын Чаллы базарында сатып акча юнәтергә туры килде.

Сигезенчене тәмамлагач та, Борис югары уку йортларына, техникумнарга ашкынмады, район үзәгендәге СПТУда механизатор һөнәре алып, колхозга кайтты. Гаиләдә бердәнбер туендыручы-киендерүче булганга, аны армиягә алмадылар. Шул гомердән бирле әнисен тәрбияләү, эне-сеңелләрен кеше итү өчен баш күтәрмичә эшләде дә эшләде егет.

Колхоз рәисе Гыймади ага хезмәт кешесенең кадерен белә торган җитәкчеләрдән иде. (Урыны җәннәттә булсын мәрхүмнең). Авыл кешесенең тормышын җиңеләйтү өчен бик күп тырышлык куйды ул. Тирә-як авылларында әле урам колонкалары да булмаган заманнарда һәр йортка су керттерде, заманча җиһазланган мәктәп, мәдәният йорты салдырды.

Менә шул Гыймади ага көннәрдән бер көнне Борисны үзенә чакыртып ала да әйтә:

– Энем, син үзеңә ничә тулганын беләсеңме, юкмы?

– Егерме җиде булды, Гыймади абый.

– Шул шул менә! Колхоздагы эшеңә тел-теш тидерерлек түгел, маладис! Язгы чәчүдә дә, урып-җыюда да ел саен гел алдынгы булдың, техникаң да һәрчак төзек, аракы эчеп, азып-тузып йөреп эшне өзгәнеңне дә хәтерләмим. Монысына рәхмәттән башка сүзем юк. Шулай да, күзеңә карап әйтәм, бер дә килешми торган эшең бар, энем.

Рәистән беркайчан да шелтә ишетмәгән егетнең оятыннан колак яфракларына кадәр кызарып чыга.

– Нигә алай дисең, абый?..

– Егерме җидегә җитеп тә, өйләнмичә йөрисең, оят түгелме, дим. Энең Михаил армиядән урап кайтты, төп йортыгызга хуҗа булыр кеше бар, инде үзең турында уйларга вакыт, Борис энем.

– Ни бит, Гыймади абый…

– Ниләп тә тормыйбыз, миләп тә. Сиңа партийный задание шул: бер ай эчендә кыз табып өйләнергә! Үзең кебек тырыш булсын, колхозга кирәкле кеше булсын! Әнә, яңа төзелеп беткән йорт бар, шуннан өч бүлмәле фатир бирәм үзегезгә.

Гыймади абыйсы кушкач, тыңламый булмый, кайтып әнисенә сөйли Борис. Ул исә көне-сәгате белән азау ярган яучы Сәкинәгә җиткерә, анысы шул минуттан җиң сызганып эшкә керешә.

Шәһәр тулай торакларында сазап ятучы кызлар күп хәзер, авыл тормышыннан курыкмаганнарын гына табу җиңел түгел. Барып караганнарның барысы да Борисның шәһәргә күчеп килүен шарт итеп куялар. Җиргә кендегеннән береккән егет кая кузгалсын?! Язын баш очында сайраган тургайларны, җәйге рәшәләрне, арыш серкәләнгәндәге аҗаганнарны сагынып, саргаеп үләчәк бит ул калада.

Әйе, хәзер авылга, җир-тирес арасына ашкынып торучы кызлар аз. Шулай да берәү табыла. Район хастаханәсендә санитарка булып эшләүче Люция ризалыгын бирә. Карап торуга килеш-килбәте ару гына үзенең, кыз Борисның күңеленә хуш килә. Сорап баралар, вәгъдәләшәләр, туйга әзерлек башлана.

Авыл җирендә аның кебек бай туйны күргән юк иде әле. Табынны колхоз биргән яңа фатирның иркен залында әзерләделәр. Өстәлләр сый-игьмәттән сыгылып торды. Бәлеш, чәкчәк, каклаган каз, кош теле, гөбәдия ише үзебезнең ризыклар турында әйткән дә юк, Чаллы рестораныннан кызыл балык, затлы уылдык кебек тансык ашлар кайтартканнар иде. Йорт подъезды төбендә дәү сыра мичкәсе утырды. Монысы — туй кунаклары өчен түгел, уткән-сүткән авылдашлар сыйлансынга. Туй бай, әйтерсең бербер түрә баласы өйләнә. Ләкин Борисның арттан этеп, алдан тартып йөрүчесе юк, боларның барысы да — хәләл хезмәт җимеше.

Гомер буе тапканын әрәм-шәрәм итеп — йөрмәде, акчасы җыелган да җыелган инде. Гомергә бер килә торган бәйрәмне шулай зурлап үткәрергә тулы хакы бар иде. Туй, керәшен гадәтенчә, өч көн дәвам итте. Эчкән кеше кырык исереп, кырык айнырга өлгерде. Тик әле сый-хөрмәтнең ите дә, чиге дә күренмәде. Менә шулай ашап-эчеп, уйнап-көлеп бәйрәм итә торгач, өченче көн җитте. Ул вакытта әле без аның Борис өчен дә, бөтен нәсел-нәсәбе өчен дә иң кара көн булачагын башыбызга да китерми идек.

Керәшеннәр бәйрәм итә беләләр: төш тирәсендә җыелышып, үткән төннән калган махмырны бераз йомшартып җибәрүгә, тагын җырлашу-гөрләшү башланды. Кияү белән кәләш әле килеп җитмәгән, алар мунча кереп, ял итеп алырга төп йортка киткәннәр.

Мәҗлес кызып кына килгәндә өйгә җан-фәрман килеп Борисның әнисенең апасы Анфиса түти килеп керә. Өс-башы йолкынган, төсе качкан. Сулуы кабудан башта сүзен әйтә алмый азаплана. Аннары ул сүз буаны кинәттән бәреп чыкты:

– Туй бетте, кунаклар, таралышыгыз!

Аптырашкан халык аны тынычландырырга, хәлне аңларга тырышып карады. Әмма истерик халәттәге Анфиса түтидән бары бер генә сүз алып була: «Туй бетте, баланың башына җитәләр». Ни хәл итмәк кирәк, халык таралыша.

Хәлгә шул көннең кичендә генә ачыклык керә. Борис белән Люция төп йортта мунча кереп чыкканнар да ял итеп алырга чоланга ятканнар. Кияү кеше йокыга китүгә, килен ишегалдына чыккан. Йорт эшләре белән шөгыльләнүче Михаил тирәсендә бөтерелеп, булышкан-күтәрешкөн булып йөри башлаган. Җае туры килгәндә шаярткан булып яшь егетнең төрле җирләрен дә капшап ала икән. Ә инде тәмам кызып җиткәч, өйдә, абыең йоклаганда файдаланып калыйк, дип, аны мунчага ук өстери башлаган. Михаил — чиста егет, тоткан да, аның кыланмышын абыйсына кереп сөйләгән. Киткән тавыш-гауга, чыккан әйтеш-кычкырыш.

Андагы хәлләрнең барысын да сөйләп тормыйм, ямьсез сүз белән авыз пычратасы килми. Шунысын гына әйтәм: кызның туганнары елгыр булып чыкканнар, тиз генә җыенганнар, төянгәннәр дә таю ягын караганнар. Араларында аек кеше булмаса да, туйга салынган акчаны, кыйммәтле бүләкләрне эләктереп китәргә башлары җиткән тагын.

Соңыннан шунысын да ишеттек: Люция район үзәгендә азгынлыгы белән даны чыккан, шактый ир-ат кулыннан үткән кыз булган икән. Паспортына кияүдә булуы турында печәт суктыру өчен генә Бориска чыгарга ризалашкан дип тә сөйләделәр. Бәлкем шулайдыр. Шушы хәлдән соң Борис бөтенләй башка кешегә өйләнде: үз эченә бикләнде, кешегә ышанмас булды. Люциянең язмышы да фаҗигале. Аңа Борисның каргышы төшкән, дип сөйлиләр. Әйе, ул бу дөньяда җәзасын алды. Ахирәттә аны нинди хөкем көтә? Билгесез.

Нәсим АКМАЛ «Пар алма» 

Чыганак: «tatar-islam.ru сайтыннан»



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.