Мәрьям бик ашыга иде. Бу араларда ире дә «салдымда» йөри, шунлыктан мал-туар каралмагандыр, бишектәге баласы да ачыккандыр инде, күрше авыл мәктәбендә интернатта торып укучы кызы – Зәйнәбе дә кайтышына өйдә булмагач аптырагандыр, дип уйланып кайткан хатын, авыллары турысына җитүгә, машина туктап җитәр-җитмәс көйгә сикереп төшеп калды һәм як-ягына карап та тормыйча, ашыгып юлның икенче ягына ташланды. Каршы […]