Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Юл чатында…

Apple-Roads-Mac-Landscape-Photography-1440x1920

Җәйге матур иртә. Кояш нурларын озын итеп сузган. Алар үләннәр өстендә биешәләр. Агач яфраклары, иртәнге күренешкә сокланып, нидер пышылдашалар төсле.

Фәнис, татлы йокысыннан уянып, табигатьнең матурлыгына сокланды. Бүгенге көн аңа аеруча якын. Аның бүген туган көне. Ул, җитез генә торып, ак каены янына йөгерде. Каен аның өчен бик кадерле. Ул аңа «әти» сүзен әйтергә тилмергәндә әтисе дә, якын дусты – сердәше дә иде. Каен белән белән яшьтәшләр алар. Фәнис дөньяга аваз салган көнне мәрхүм әтисе утырткан аны. Тик әти кеше улының нәкъ шул көнне туасын да, үзенең якты дөнья белән хушлашуын да белми кала…

Салкын җир аны үз куенына алды. Бер баланың гомерен саклап калганда, милиция хезмәткәренең гомере юлда өзелде.

Ах, Фәрит нигә якты дөньяны калдырып китте икән? Нигә улына унсигез яшь тулган көнне күрмәде ул?! Шуларны уйлап, Сәгыйдә апаның йөрәге өзгәләнә. Ичмасам, улы да бүген каядыр ашкына, талпына, барысына да өлгерергә тырыша. Әйтерсең, аны кемдер ашыктыра …

Фәнис ак каены белән дә бик озаклап серләште, киләчәккә булган хыял-өметләрен аңа җиткерде. Тиздән ул армиягә китәчәк. Тик газиз әнисен кем юатыр да, күңелен кем күтәрер? Вакыт тиз уза, ул яңадан әнисе янына кайтачак. Фәнис тә сөйгәне Гөлүсә белән кавышыр, яңа тормыш башланыр…

… Бүген Фәнис районга хәрби комиссариатка барырга тиеш. Аның белән барасы күрше авыл егетләре дә бер автобуста булачак. Әмма ул, иртәрәк кайту теләге белән, мотоциклда барырга уйлады.

Сәгыйдә апа улына хәерле юл теләде, олы юл чатына басып озатып калды. Ул Фәнискә кабат эндәште:

- Улым, кайткач дусларың белән туган көнеңне билгеләп үтәрсез. Мин син яраткан ризыкларны пешереп көтеп торырмын.

- Рәхмәт, әнием.

Сәгыйдә апа исә үз уйларына бирелде: «Яман кешеләрдән генә сакла, ходаем, баламны. Бигрәк әтисенә охшаган инде: чем кара чәчле, зифа гәүдәле. Ир-егеткә әйләнеп бара бит. Эх…Фәрит, үзең исән булсаң… Бәхетең чиксез булыр иде. Тормышның якты мизгелләренә куанып, пар канатлар булып яшәү язмаган шул безгә».

Ана улының кайтуын түземсезлек белән көтте, яраткан ризыкларын пешерде, өйне җыештырды. Нигәдер күзләренә йокы эленде, ул бераз гына башын куеп алырга булды.

Кыска гына вакыт эчендә Сәгыйдә апа сәер төш күрде. Имеш, авылдан бар кеше олы юл чатына ашыга, каяндыр Фәниснең: «Әнкәй! Гөлүсә!” – дигән үзәк өзгеч тавышы ишетелә.

Ана: «Улым!» — дип сискәнеп уянды. Кая барырга, ни эшләргә дә белмәде. Бары улы бүләк иткән ак шәлне иңенә салып, олы юлга йөгерде. (Фәнисе-газизе беренче хезмәт хакына алган шәлне. Җәен колхозда төрле эшләр башкара иде ул.)

Ананы юлга нидер тартты. Сәгыйдә апа үзе йөгерә, үзенең йөрәге еш-еш тибә.

Авыл башыннан олы юл чаты ап-ачык күренә. Чү, Фәнис түгелме?! Үзе ич. Улы район үзәгеннән исән-имин мотоциклында кайтып килә. Әйе, ул исән. Шөкер, исән. Берни дә булмаган аның газизенә.

Шулчак авылдан зур тизлек белән бер йөк машинасы чыгып китте. Мотоцикл белән аның арасы шактый гына. Машина үтеп тә китте түгелме? Улы кайда соң? Ананың йөрәге өзгәләнеп алды. Бераздан шофер, кабинадан төшеп, кирегә йөгерде. Ә асфальт өстендә, кан эчендә Фәнис ята. Сәгыйдә апа баласы өстенә килеп ауды. Ул сулый иде әле, газиз әнисенә эндәшә дә алды:

- Әнием, бәгырем, ела — ма. Бик яратам мин сине.

Ана ачыргаланып кычкырды:

- Ташлама мине! Гомердә дә ташламам дигән вәгъдәңне оныттынмы әллә? Ташлама!

Улы көчкә генә соңгы сүзләрен пышылдады:

- Әни, әти килә, күрәсеңме? Ә минем аны күргәнем юк иде әле.

- Юк, әтиең килми, минем белән кал балам. Менә үзең бүләк иткән шәл, шуның белән башыңны бәйлим дә син терелерсең. Ләкин улының гәүдәсе хәрәкәтсез иде инде. Ана асфальтка капланып үкседе:

- Я, ходаем, нигә син аны миннән аласың, ул бит бик яшь әле, мине ал, калдыр баламны. Мин бу дөньяда күпне күрдем инде. Үтенәм синнән, калдыр баламны?!

Ананы кемнәрдер күтәреп алдылар…

…Кинәт җил чыкты, күк күкрәгәндәй, яшен яшьнәгәндәй булды. Бакчадагы ак каен ботакларын аска иде…

Олы юл чатында ана белән бала соңгы тапкыр күрештеләр. Юл аларны мәңгегә аерды…

Гөлназ Юманова. Чүпрәле районы

Чыганак: «http://fs.nashaucheba.ru» сайты



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.