Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Тиздән, бик тиздән…

11-15

- Зифа карчык үлгән бит, ишеттегезме?
- Кит инде, кичә генә картының кырыгын уздырды бит…
- И, бичара, ялгызлыкка түзмәгәндер…
- Шулайдыр шул, шулайдыр, үз теләге белән киткән бит, җан кисәгем. Асылынган Ак әбиебез…
- Юк ла инде, җитешмәгән…
Кибет эчендәге хатын-кыз телендә иртәдән бирле гел шушы күңелсез хәбәр әвәләнде. Чыбыксыз телефон аша үтеп, кичкә кадәр биш сүтелеп биш яңадан чорналды. Берәүләр кызганды, икенчеләр битәрләде… Тик нишләмәк кирәк, буласы булган инде…
…Зифа Гәрәй белән алдынгылар слетында танышты. Район үзәгендә ел саен көзге кыр эшләре тәмамлангач, иң югары күрсәткечләргә ирешкән колхозчыларны җыеп, аларның хезмәтләрен бәялиләр иде. Бу көнне, район мәдәният йортының сәхнәсенә менеп, дәрәҗәле җитәкчеләр кулыннан Мактау кәгазе алып төшкәндә, бар да онытыла: төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүләр дә, ачлы-туклы йөрүләр дә, гәүдәнең, аяк-кулларның сызлавы да, җәйнең бер матур кичендә авылның иң чибәр, иң булган кызларының берсен бер генә тапкыр булса да озатып кую хыялы белән янулар да — бар да, бар да онытыла…
Гәрәй дә бүген иң бәхетле кешеләрнең берсе! Казанның үзеннән килгән рәис, егетнең кулын кысып, рәхмәтен белдерде, өр-яңа “Москвич”ның ачкычын тапшырды. Эх, урамга чыгып, кычкырасы, әллә кайларга чабасы, каршыга килгән һәркемне кочасы-үбәсе килә…
- Гафу итегез, Сезне Бакчалыга кайта, диделәр… Мине дә үзегез белән алмассызмы? Автобуслар китеп беткән…
Гәрәй хыял диңгезенең дулкыннарында тибрәлгән арада, каршысына, басу кәнәфере төсле зәп-зәңгәр күзле, шомырттай кап-кара чәчле, кеп-кечкенә буйлы кызчык килеп басканын күрми, аңламый азапланды.
- Кайтам шул, кайтам! Менә кара, мин бүген туган авылыма үз машинама утырып, басу юлларыннан җилдереп, очып кайтачакмын.
Өмет тулы карашын төбәп, кыймшанмыйча да Гәрәйгә карап торучы кыз алдында егет йодрыкка төйнәлгән учын ачып җибәрде. Чыннан да, тимер тотып тупасланган, ләкин көчле бармаклар өстендә машина ачкычлары ялтырый иде. Гәрәйнең шатлыгы эченә сыймады, ташып-түгелүче хисләрен тыңлаучы табылуы барлыгы аңа тагын да рәхәтлек өстәде. Әллә нигә, әллә инде хыял дөньясының тылсымы йогынтысында, әллә егет йөрәгенең белгертүе булды, бу таныш түгел кызчыкның, чәчләре төсле үк кап-кара, озын керфекләре астындагы күз карашы шундый да үз, якын булып тоелды: аны күтәреп алып иркәлисе, сөясе килде…
- Ә сине, чибәркәй, нинди җилләр ташлады безнең якларга?
- Мине сезнең авылга юллама буенча эшкә җибәрделәр. Балалар бакчасына, тәрбияче булып…
Әйе, үзе, үз машинасына утыртып алып кайтты Гәрәй Зифаны. Кире җибәрмәскә дип алып кайтты. Күрше Сылу карчыкка фатирга урнаштырды. Шул көнне үк үзләренә алып кайтырга риза иде дә егет Зифаны, килен сорап аптыратучы әни-карчык та каршы булмас иде, кыздан яхшысынмады. Шуңа күрә үзләреннән ерак җибәрмәде, авыл егетләрен кызга якын китермәде. Көрәшче абруе Бакчалыда гына түгел, тирә-юньдәге авылларга таралган Гәрәй каршы төшүчеләргә үзенчә — егетләрчә аңлата торды. Егетнең үзенә дә күз атып йөрүче кызлар юк түгел иде. Ләкин Зифаны күргән көннән бирле Гәрәй өчен башкалар юкка чыкты: зәңгәр күзле кечкенә кызчык егетнең йөрәген, аңын яулап алды. Йөрәге “Зифа-Зифа” дип типте, басудагы кошлар да нигәдер гел “Зифа-Зифа” дип сайрый, кышын сөйгәнен озатып кайтканда, аяк астындагы кар да һаман “Зифа-Зифа” дип кыштырдый кебек тоелды Гәрәйгә. Инде тәмам мәхәббәттән шашам дигәндә, Гәрәй бар көчен җыеп, булган барлык сүз запасын тәртипкә салып, бүләккә алтын алкалар алып, авылда сакланып килүче гореф-гадәтләргә туры китереп, Зифаның кулын сорарга булды. Ниятен әнисенә белгертте. Ана карчыкның бәхете тулып ташыды, кая басканын белмәде: бер караганда көзге каршына килеп, өс-киемен рәтләде, икенче бер мизгелдә, улыннан яшереп кенә, күз яшьләрен сөртеп алды. Борчылулы рәхәт халәттә иде ана кеше: ниһаять, аның йортына да килен төшә, тиздән, бик тиздән ул да әби булу бәхенә ирешәчәк…
Бакчалыда яшьләргә гөрләтеп комсомол туе ясадылар…
Икесе дә бәхетле иде алар: Гәрәй яшь хатынына сокланып туя алмады, Зифа да, бар булган осталыгын эшкә җикте, иренә дә, кайнанасына да ярарга тырышты. Мондый гаиләләр йөзгә, меңгә берәү буладыр. Нәкъ алар турында ир хатыннан, хатын ирдән уңган, диләр. Ана да балаларына карап, шатланып туя алмады, хуҗалыкта кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты, авыррак эшләргә киленен якын да китермәде. Чөнки аның бар хыялы — әби булу, оныклар сөю. Менә ул кечкенә бәбчеген җитәкләп, каз бәбкәләре сакларга су буена төшә, йомшак чирәмгә утыртып, аңа әкиятләр сөйли, кичен яңа савып кергән сөт белән сыйлый… Тиздән, Ходай кушса, бик тиздән килер бу көн…
Зифа белән Гәрәй дә бик көттеләр ул бәбчекне. Аның әнисе төсле үк зәңгәр күзле, кап-кара чәчле кызчык яисә, әтисе кебек үк, көчле һәм батыр малай булуы турында шикләнмәде дә алар. Эштә балалар белән уйнаганда да, Зифа гел үз сабыеның чалымнарын күрергә тырышты. Гәрәй исә дөньядагы барлык исемнәрне барлап чыкты: үз улына-кызына иң матур исем эзләде. Һәр туар көнне яшьләр өмет белән каршы алдылар, һәр иртә аларга шатлыклы хәбәр алып килер төсле тоелды. Тиздән, бик тиздән килер бу көн…
Тик “тиздән” көтерде дә көттерде… Яшьләр шифаханәләр юлын таптый башлады, бармаган, күренмәгән табиб калмады. Зифа гомергә ышанмаган имче карчыкларны да эзләп тапты. Берәү дә соңгы өметне өзеп, “көтмәгез” дип, кырт кисмәде, берсе дә “тиздән” дип, төгәл әйтмәде.
Көн артыннан көн, ел артыннан ел уза торды. Ана карчык, әби булу бәхетен татый алмыйча, үлеп китте. Балалары аны кадерләп соңгы юлга озаттылар. Зифа бу югалтуны бик авыр кичерде, чөнки ире каршында да, кайнанасы каршында да үзен гаепле сизде. Юк, Гәрәе хатынына беркайчан да каты бәрелмәде, гаепләмәде, кыерсытмады. Әче телле авылдашларының гайбәт сүзләренә колак та салмады. Тик янында сөйгәне — Зифасы гына исән булсын. Нишләр ул ансыз?! Зифа булмаса, Гәрәй дә яшәмәячәк…
Менә шулай Гәрәй — Зифа дип, Зифа — Гәрәй дип, картлыкка аяк бастылар алар. Зифа карчык, чәен әллә ничә тапкыр кайнарлап, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, картының кайтканын көтте, Гәрәй дә карчыгыннан башка алмагачтан алма да өзеп алып кермәде. Алар берсе өчен берсе сулады, берсе өчен берсе яшәде. Ата булу, ана булу бәхете бирмәсә дә аларга Ходай, үрнәк ир һәм үрнәк хатын булу бәхете биргән иде. Авыл хатыннарының Зифага, ирләренең Гәрәйгә көнләшеп һәм кызыгып караган чаклары аз булмады.
Шулай бер көе генә, тыныч кына яшәп ятканда Гәрәй карт авырып китте. Картны шәһәргә хастаханәгә алып бардылар. Гомеренә бер тапкыр ыңгырашмаган, зарланмаган картының шулай кисәк бирешүенә ышанмады Зифа. Бер ай буена табиблар Гәрәй картны тикшерделәр, дәваладылар. Көн саен килде Зифа карты янына: көн саен юындырды, киемен алмаштырды, тәмледән-тәмле ризыкларын алып килеп торды. Гәрәе янына утыра да, картының берничә көн эчендә ябыгып-юкарып калган кулын үз учларына алып, өмет тулы карашы белән, сөеп, яратып, кызганып карап тора. Үз машинасы белән картны алырга килгән колхоз рәисенә баш табибның “өметсез” дигәнен ярый әле Зифа карчык ишетмәде. Өйләренә алып кайткач та сабый баланы карагандай карады ул Гәрәен. Көн саен мунчасын да якты, дару үләннәре җыйды, аларны төнәтеп эчерде, янына утырып:
- Тиздән, бик тиздән савыгырсың, Гәрәем. Тиздән яз җитәр… Изгеләр чишмәсенең улакларын төзәтеп кайтасы булыр… Синнән башка кем эшләр аны…- дип, әллә картын, әллә үзен юатты.
Тик “тиздән” көтерде дә көттерде…
Бер көнне Гәрәй карт, карчыгының янына килеп утыруын гына көткәндәй, тиз-тиз сөйли башлады:
- Зифа, Зифам, дим. Тукта әле, әйтәсе сүзләрем бар сиңа. Әйтеп калырга кирәк… Мин-бәхетле ир, Зифа. Синдәй матур, уңган хатын белән яшәү, тормыш көтү бәхете биргән миңа Ходай. Гомерем буе әнигә, яраткан эшемә, сөйгән хатыныма тугры яшәдем. Рәхмәт, сиңа, барысы өчен дә: яраттың, кайгырттың, тугры булдың. Менә хәзер дә мин синнән бәхетлерәк… Мәңгелек йортыбызга синнән алдан китәм… Беләм, син мине тиешенчә тәрбияләп озатачаксың. Монысы өчен бер дә кайгырмыйм. Борчылганым шул: миннән башка син ничек яшәрсең?..
Соңгы сүзләрен әйткәндә, картның тыны кысылды, тамагына төер утырды. Юк, үзен кызгану да, үлем үкенече дә түгел, бары тик карчыгы өчен чын күңелдән борчылу иде бу. Зифа исә күзләреннән тулып ташыган яшьләрен күрсәтмәс өчен, тизрәк ишегалдына чыгып китте. Капка баганасына сөялеп бик озак елады Зифа: урамдагы авылдашлары, өйдәге ире ишетмәслек итеп, тын гына елады. Күп тапкырлар бирде ул үз-үзенә бу сорауны, ләкин бер тапкыр да җавап тапмады. Ничек инде Зифа Гәрәеннән башка яшәсен: иртән бит сөлгесен кемгә дип әзерләсен ул, кемгә дип тәмле ризыкларын пешерсен, кемгә дип мунча яксын, кемгә дип бакчадан беренче кызыл җиләкләр алып керсен, кем өчен матур күлмәкләрен кисен, кемгә дип, кем өчен… Ичмасам бер баласы да булмады бит… Мондый уйлар килер идемени башына… Юк, яши алмый Гәрәеннән башка, яши алмас… яшәмәс… Зифа картының соравына җавап таба алуына ышанып, тиз-тиз яшьләрен сөртте, чәчләрен рәтләде, башындагы яулыгын чишеп, яңадан бәйләде. Булган бар сабырлыгын йодрыгына төйнәп, карты янына ашыкты. Ә ул, берни булмагандай, башта ничек ятса, шул ук рәвештә: бер ноктага караган килеш ята бирә. Зифа курка калды: әллә инде…
- Гәрәй, Гәрәй, дим? Хәлең ничек? Чәй эчәбезме әллә? Тамак кибеп китте бит…
- Ярый соң, карчык, эчик. Синең кулдан чәй дә шифалы…
Зифа картының тавышын ишетү куанычыннан, ашыга-ашыга чәй хәстәрләде. Соңгы көннәрне Гәрәйне карчык кулдан ашатуга күчкән иде инде. Шуңа карамастан, алар кара-каршы “утырып” чәй эчтеләр. Зифа үз карарын картына ничек җиткерергә белми, тиешле сүзләр таба алмый азапланды. Ярар, иртәгә сөйләшеп карарбыз…

Иртәнгә Гәрәй карт уянмады. Тын гына, сабыр гына, Зифасын борчымыйча гына киткән ул. Соңгы юлга кадерләп, хөрмәтләп озатты карчык Гәрәен. Бар да тиешенчә, йоласына туры китереп эшләнде. Картны озатырга килгән авыл халкы Зифага тагын бер кат шаккатты: үтә дә сабыр, тыйнак, тыныч тотты ул үзен.
Зифа үз карарыннан бер адым да чигенмәде. Күңелен кешегә ачмады. Тыныч кына көн артыннан көн узганын көтеп яшәде, картының кырыгын көтте. Тиздән, бик тиздән Зифа Гәрәе белән яңадан очрашачак: алар мәңгегә бергә булачаклар…
Тик “тиздән” бик озак, көттереп кенә килгән кебек тоелды карчыкка. Гәрәеннән башка яшәгән көннәре елга тиң төсле иде аңа. Шул арада авыл тимерчесенә барып, чардуган ясатты. Аны да берьюлы ике кабергә җитәрлек итте. Каралты-курасын, көченнән килгәнчә, тәртипкә салды. Ашка кирәкле барлык кирәк-яракны хәстәрләде. Ниһаять, иртәгә Гәрәйнең кырыгы, ниһаять… Ләкин Зифаның тагын бер мөһим эше бар икән. Үзе белән бергә картайган камод тартмасыннан каләм эзләп тапты, бер бит кәгазь алды һәм яза да башлады. Бу хатның сүзләрен карчык инде әллә ничә тапкыр тезде, әллә ничә тапкыр сүтте. Языласы җөмләләр күптән әзер иде инде: “Хөрмәтле, авылдашлар. Сез бу хатны укыганда, мин инде исән булмам. Кылган эшем өчен, сездән чын күңелемнән гафу үтенәм. Зинһар, мине кичерә күрегез. Былбыл гөлсез, гөл былбылсыз яши алмаган кебек, мин дә бердәнбер якын һәм яраткан кешемнән башка яши алмыйм. Гәрәйгә дә анда минсез рәхәт булмас. Саубулыгыз, исән-сау яшәгез. Зифа әбиегез.”
Зифа карчыкның үле гәүдәсенә хәл белергә дип кергән күрше хатыны тап булды. Сәке астыннан асылынырга дип әзерләнгән бавын да таптылар. Язган хатын күкрәгенә кыскан килеш, ап-ак мендәр өстенә башын куеп, “йоклап киткән”. Күрәсең, Ходай фәрештәгә тиң саф күңелле Зифага гөнаһ кылырга ирек куймаган.

Гөлнара Ногманова, Тирсә авылы.

Чыганак: «Яңарыш» 12.03. 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.