Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Күңел рәнҗеше

1

Һәр кешенең бу җирдә үз язмышы. Берәүләрнең тормышы бәхет-шатлыктан тулып тора. Икенчеләрнең төрле авырлык, сынау белән үрелеп бара. Авылдашым Хәйдәрнең дә җиңел, бәхетле булмады бала чагы, үсмер еллары. Ул дүрт яшьтә чакта сугыш башланып, әтисе 1941 елның 28 июнендә фронтка китеп, бер айдан «Хәбәрсез югалды» дигән язуы килде. Әнисе Сабира апа белән кала сабый. Аның әнисе бездән 25 чакрым булган Балыклы Чүкәй авылыннан иде. Олы Солтанда әти-әнисе ягыннан туганнары юк. Аларның өйләре кечкенә генә: иске салам түбә, җил капка. Әнисе үпкә авыруы белән интекте. Бик яшьли җигелде Хәйдәр «уфалла» арбасына. Мәктәптә тәртипле, укырга сәләтле иде, бигрәк тә математиканы, шахмат уенын яратты.

Урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый. Хыялы-теләге – югары белем алу, әнисенә терәк булып аны дәвалап, шат тормышта яшәтү.

Шул хыяллар белән чабаталы үсмер Казанга килә. Педагогика институтына имтиханнар тапшыра. Ләкин ни кызганыч, конкурстан уза алмый. Көз механизаторлар әзерләү курсларына укырга керә. Анда 6 ай укып, комбайнчы таныклыгы алып, Шумково МТСына эшкә урнаша. Аның хезмәт юлы шуннан башлана. Беренче урак сезонын туган авыл кырларында башкара. Тәҗрибәсе аз булса да, уракта шактый уңышлы эшли. Кырда эшләүче механизаторларга бирелә торган паектан әнисенә өлеш чыгарып, аны сөендерә. Гаиләнең матди хәле бераз яхшыра. Тормыш шулай җай гына барганда, ялгыша егет. Бераз кышлык запас булыр, дип уйлап, бер кичне бер капчык бодай алып кайтмакчы була. Ләкин юлда бригадир һәм участок милиционеры очрап, аны авыл Советы бинасына алып кайталар. Бөртекне амбарда үлчиләр –65 кг. Беркетмә төзелә. Ул 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Бу хәлдән тәмам өнсез калган әнисенә карап: «Әни, гафу ит, исән бул, үзеңне сакла, кайтырмын», – дип көчкә әйтә ала. Әнисе дә күз яшьләрен агызып озата баласын. «Улым, тәртипле бул, көтәрмен, балам!» – дип кала. Аларның бу кадәр авырлык белән елашып аерылышуын күреп торган кизү милиционерның да күзләре дымлана. Ана белән баланың мәңгегә хушлашуы була бу. Шушы салкын кышта хәсрәткә чумган ана салкын өйдә вафат була. Авылдашлар хөрмәтләп җирли аны. Бу хәсрәтне ишеткән Хәйдәр бөтенләй югалып кала, өметсезлеккә бирелә башлый. Ләкин төрмәдә дә яшәү бара, анда да бөтенесе дә бандит түгел икән. Аның белән бер камерада утыручы инде ир уртасы булган Самат абый, Баку шәһәреннән булган Касыйм Газиев аңа әхлакый яктан ярдәм итәләр. Тормыш авырлыкларына бирешмәскә, киләчәккә өмет белән карарга өйрәтәләр.

Срогы тулып авылга кайткач, аны ялгыз йорт кошы каршы ала. Өй салкын, ягарга утын, ашарга ризык юк – ни эшләргә?! Хәйдәр иң элек әнисенең каберенә бара. Йөрәк сулкылдап-ярсып, кимсенеп өзгәләнә: «Әнием, гафу ит!? Терәгең була алмадым! Әнием, әллә үз яныңа аласыңмы?» Үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән егет кабер янында үсеп утырган каенга карап ала, миеннән йөрәк яндыргыч уйлар уза. Әллә үземә кул салыргамы? «Юк!» – ди аңа эчке тавышы, син нәсел дәвамчысы булырга тиеш. Әниеңнең рухын борчыма, яшәргә көч тап, егет бул! «Хуш, әнием, кабереңдә тыныч бул! Рухыңны борчуга салмам! Ант итәм!» Инде йөрәге бераз тынычланган егет шундый уйлар белән кайта зираттан.

Ничек яшәргә? «Төрмәдән кайткан» – яшьтәшләренең кайберләре, бигрәк тә кызлар, авыл кешеләренең бер төркеме шулай уйлап аңа кырын карый. Егет колхоз идарәсенә килеп, фермага су җылытырга куюларын үтенә. Ул эшли башлый, вакытлыча яшәү урыны да шунда була. Чөнки өйдә салкын, ягарга юк. Яшьлек бит, кичләрен клубка да чыгасы килә, оста шахматчы да бит әле ул. Инде яз да якынлашып килә, кояш нурлары ныграк җылыта башлый, күңелләр күтәрелә, яшәүгә өмет арта. Бер кичтә район үзәгендә сатучылыкка укып йөргән сыйныфташы Сәлимә ялга кайта. Кич клубтан кайтканда тәвәккәлли егет – Сәлимәне туктатып, үзенең йөрәк серләрен аңлатмакчы була. Кыз егетне бераз тыңлагач, шаркылдап көләргә тотына. «Тюремщик» дигәнен үзе дә сизми кала. Шул көннән клубка чыгудан да туктый егет. Кичләрен китап укып уздыра. Язгы чакырылышта ике авылдашы Сәлих һәм Сәлим белән бергә Хәйдәрне солдат хезмәтенә алалар. Авылдагы гадәт буенча солдатка китүчеләр егет-кызларны җыеп кичә уздыра. Ә Хәйдәрнең андый мөмкинчелеге юк. Ул үзе бер дусты кичәсенә бара. Менә китәр көн җитә. Алар авыл Советы бинасы янына җыела. Сәлим белән Сәлих чиккән кулъяулык болгый. Хәйдәрнең күзеннән туктаусыз яшь ага, аның болгарлык чиккән кулъяулыгы да, озатып калучы сөйгән яры да юк. Күңеле елый: «Хуш, әнием! Кайтып кабереңне күрә алырмынмы?»

Казанда ике көн була алар, өченче көнне авылдашларыннан аерыла. Вагонга утыргач, шуны белә: аларны Баку якларына алып баралар икән. Эчке сиземләү нидер тоя: Баку, Касыйм абый… Чыннан да, аның солдат хезмәте кояшлы Бакуда башлана. Хәрби ант кабул ителә. Буш вакытта егет эретеп-ябыштыручы һөнәренә өйрәнә. Увольнениегә чыккач, бер иптәше белән Касыйм абыйсын эзләп таба.

Солдат хезмәтенең бер елы бик тиз узып китә. Бер баруында Касыйм: «Әйдә, мин сине якташларың белән таныштырам», – дип алып китә Хәйдәрне. Алар барган йорт хуҗасы һәм хатыны Татарстаннан килеп урнашкан Рәхимҗан белән Халисә исемле кешеләр булып чыга. Бик җылы каршы алалар.

Икенче мәртәбә Рәхимҗаннарга барганда, аларның шәфкать туташы булып эшләүче 19 яшьлек кызлары Санияне ошатып кала егет. Саф татарча сөйләшүче кыз да егеткә битараф булмый. Егетнең йөрәге тынычлана, яшәү дәрте уяна, ул киләчәккә планнар корып яши башлый. Авылдан Гәрәй язган хаттан Сәлимәнең авыл урманчысы улы Кәримгә кияүгә чыгып, Казанга китеп урнашуларын ишетә.

Хезмәте тәмамлангач, Хәйдәр бер елдан тормыш корып җибәрә. Берничә мәртәбә әнисе Хәйдәрнең төшенә керә. Алар авылга кайтып әнисенең каберен чистартып, матур итеп буяган чардуган һәм таш урнаштырып, тыныч күңел белән китәләр.

Хәйдәр белән Саниянең бергә яшәүләренә 40 ел тулды. Алар бер ул, бер кыз үстерделәр. Лаеклы ялга чыккач, күңел тартуы буенча Казанга кайтып урнашалар.

Бервакыт сыра, тәмәке тартучылар яныннан узганда Хәйдәрне бер карчыкның тавышы сискәндереп җибәрә. Чү, Сәлимә түгелме соң? Хәйдәр түзми, барып дәшә үзенә, таушалган, ярым русча, ярым татарча сөйләшүче карчык аны танымый. «Сез кем? Вам что?!» «Хәйдәр мин, классташ», – диюгә Сәлимәнең күзеннән яшь тәгәри. Шунда ачылып китеп, барысын да сөйләп бирә. Үзе сатучы, ире Кәрим йөкче булып эшләгән. Ике бала үстергәннәр. Тора-бара Кәрим эчүгә сабышкан, урлашып төрмәгә эләккән. Шунда гомере дә өзелгән. Уллары да үскәч, әтисе юлыннан китеп, «төрмә кошы» булган. Хәзер кайдалыгы билгесез. Кызы ирләрне еш алыштыра. Бүгенге көндә бер рус кешесе белән бергә Сәлимәнең кечкенә генә бүлмәсендә аның пенсия акчасына яшәп яталар икән. Шуңа күрә үзенә көнлек акча юнәтү өчен, карчык тәмәке, сыра сатып йөрергә мәҗбүр. Боларны тыңлаганда як-ягына карап дерелдәп торучы Сәлимә кызганыч та, чирканыч та булып тоела Хәйдәргә. Кая киткән теге горурлык, тәкәбберлек?! «Сабира апаның һәм синең җан рәнҗүләрең төшкәндер миңа, кичерә алсаң, зинһар, кичер, гомерем күп калмагандыр, күңелем сизә, дөньялыктагы монда калсын, кабердә дә тыныч ятыйм, ичмасам», – дип ялвара хатын. Ни әйтергә белми торган Хәйдәрнең күз алдына шулчак әнисе килеп баса: «Намусың, йөрәгең кушканча эшлә, кешеләргә ачу тотма, балам!» Гафу итә Хәйдәр Сәлимәне. Шунда үзенең дә иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй була.

Бәдамша Вәлиев. Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №30, 2011



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.