Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кеше сүзе кеше үтерә…

armia_4

Язмыш безне мәхрүм итте
Сөешеп кавышудан.
Ләкин ул мәхрүм итмәде
Гомерлек сагышыннан! 
/Ә. Атнабаев/

…Алар беренче сыйныфтан башлап мәктәпне тәмамлаганчы бергә укыдылар. 9 сыйныфта ныклап дуслашып киттеләр. Ә чыгарылыш кичәсендә ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабынды. Шушы татлы тойгы алар күңелен астын-өскә китерде. Өлфәт Галиягә багышлап, аның йөрәген дулкынландырырлык матур сүзләр табып, беренче шигырен язды. Аны зур открыткага язып, сөйгәненә бүләк итте. Галия үз чиратында бүләкне дә, Өлфәткә булган хисләрен дә гомер буе сакларга сүз бирде. Бер-берсенә булган саф мәхәббәтләрен вәгъдәләшү сүзләре белән ныгыттылар.

Шулай көн артыннан көн узды. Көннәрдән бер көнне егеткә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе китерделәр. Бу аерылышу ике йөрәкне дә хәсрәт утына салды. Солдат хатлары, андагы шигъри юллар уртак мәхәббәткә ялкын өстәде. Ул юлларны Галия кат-кат укып, үзе дә күз яшьләре аша ялкынлы мәхәббәт хатлары язды. Хат аша аралашып ярты ел узуга көтелмәгән хәл килеп чыкты…

Галиянең әнисен паралич сугып, район дәваханәсенә алып китәләр. Ул бер айдан соң өенә кайтаргач та, түшәккә береккән хәлдә кала.

Кая барып бәрелергә белмәгән вакытта Галиягә үзеннән берничә яшькә өлкән күрше егете ярдәм кулы суза башлый. Кышкылыкка утын, малларга печән-салам хәстәрли. Йорт-ихатаны тәртипкә китерә. Галиянең әнисе дә арулангандай була. Күрше егет мал карый, кар көри, утын ярып өйгә ташый. Өстәл артында чәй эчүләр дә ешая.  Әлбәттә, моны авыл гайбәтчеләре үзләренчә фаразлый. Кемдер кибеттә бу хакта сүз кузгалгач: “Галия күрше егете белән яши, имеш”, дигән хәбәр тарата. Хәтта аларны “кавыштырып” та куялар. Бу сүзләр Галиягә барып җитми. Чөнки ул иртә таңнан өй эшләрен тәмамлау белән авыру әнисе янында була, ихатадан чыгып йөрми.  Солдатка да сирәк булса да  сагыну хисләрен белдереп хат язарга вакыт таба.

Кыш узып, яз җитә, аннары җәй дә үтә. Өлфәтнең кайтыр вакыты да якынлаша.  Галия бу көнне түземсезләнеп көтә.

Ниһаять, Өлфәт исән-сау, ныгынып туган авылына кайта. Ата-анасы бердәнбер улларын шатланып каршы ала. Өлфәт янына дуслары килә, аларга ияреп ул сержант киемендә авыл буйлап озак кына йөреп кайта. Өйдәгеләр аның кәефе кырылганын сизсәләр дә, артык сорау биреп төпченмиләр. Өлфәт, түзә алмыйча, әнисеннән Галия хакында үзе сораша. ”Галия икенче егет белән яши дип ишеткән идем, әмма сиңа бу турыда язмадым. Инде алар бергә түгелләр шикелле, ул егет Себер якларына чыгып киткән, диләр”, — ди ана улына. Бу сүзләрне әнисеннән ишеткәч, Өлфәтнең кәефе тагын да ныграк кырыла. Урамда да ярага тоз сибүчеләр табыла. Шуңа күрә ул өйдән чыкмас була. Галиясенә ачуланып, “биргән вәгъдәсен үти алмаганы” өчен җаны әрни. Шушы уйлар аның бөтен хыялларын челпәрәмә китерә. Шулай булса да, Галияне күреп сөйләшергә көч таба.

Галия Өлфәтнең кайтуы турында ике көн үткәч кенә ишетә һәм аның килүен зарыгып көтә. Ул аны урамда очрата. Бу очрашудан икесе да каушап кала. Өлфәт Галиянең күзләренә карап:

— Ничек син вәгъдәңне боза алдың, Галия? — ди.

— Син нәрсә сөйлисең? Нишләп вәгъдәмне бозыйм, ди? Кем сүзенә ышанып, миңа нахак сүзләр әйтәсең, Өлфәт?! Нәрсә булды синең белән? Мин сине һәрвакыт сагынып көттем. Еш хат яза алмавымның да сәбәбен әйткән идем. Ничек ут йотып йөргәнемне сиңа белдермәдем, сине борчыйсым килмәде, кызгандым. Хәзер бел: син китеп ярты ел үтүгә, әниемне паралич сукты. Ул ел ярым түшәктә ятты. Яңарак кына утыра башлады. Мин өметсезлеккә бирелгән чагымда күрше егете безгә ярдәм итте. Утын, малларга печән-салам китерде, башка ир-ат эшләрен башкарды. Мин исә үземне әниемә багышладым. Ул егет миннән күпкә өлкәнрәк һәм авыр вакытта абыйларча безгә ярдәм итте. Аңа без әнием белән чиксез рәхмәтлебез, Өлфәт җаныкаем! Минем синең алда бер тамчы да гаебем юк, кеше сүзенә ышанып ялгышасың, соңрак үкенерсең, әмма соң булыр. Мин сине элек ничек яратсам, әле дә шулай сөям, — дип ялварды Галия.

Бу сүзләр дә Өлфәткә тәэсир итмәде, гайбәт, көнләү өскә чыкты. Ул бер сүз дә әйтми китеп барды. Ә Галия: “Хуш, Өлфәтем, беренче һәм соңгы гомерлек мәхәббәтем”, — дип үксеп елап калды.

Өлфәт аерылышуны авыр кичерде. Озак уйланганнан соң, әти-әнисе дә бик үгетләгәч, университетка укырга керде. Каникуллар чорында да авылга кайтмады.  Укуын тәмамлаган елда курсташына өйләнде. Университет тулай торагында яшәделәр. Әмма Ходай аларга бала бәхете бирмәде. Хәер, Өлфәт беркайчан да хатынын Галия кебек шашып яратмады.

Галиянең әнисе аякка баскач та кызының ярдәменә мохтаҗ була.  Галия, Өлфәткә биргән вәгъдәсен саклап, ялгызы әнисен тәрбияләп, балалар бакчасында эшли. Ул әле булса ялгызы яши. Өлфәт исеме белән йокларга ята, аның исеме белән уянып, сөеклесенә бәхетле тормыш тели. Бик еш кына сөйгәнен төшләрендә күрә…

Өлфәтнең дә  чәчләренә чал төшкән, маңгайлары сырланган. Ерак шәһәрдә яшәүче Өлфәт ничә еллар инде һәр кичне тынып калган урам буйлап ялгызы йөрергә чыга. Һавадагы айга, йолдызларга карап, сөеклесенә багышлап язган шигырьләрен  кабатлап, беренче мәхәб­бәтен — озын, куе кара чәчле, зур соры күзле, сылу Галиясен күз алдына китерә…

Мәгъсүм Хәсәнов. Уфа шәһәре.

Чыганак: «Кызыл таң» 02.08.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.