Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кушнарат сере

82605767

 - Менә, менә бит ул! Карчыгым, кара әле, кара! Рифат кухняда  бәлеш бөреп торган хатыны янына йөгереп килде.

-Кем, нәрсә булган?

-Булгангынамы соң?! Ничек кенә булган әле монда! Утыз өч елдан! Гаҗәп бит ә! Утыз өч елдан соң!Рифатның алтын балык тоткан кебек шатланып бармакларын шартлатуын хатыны Рифә бөтенләй аңлый алмады.

-Карчыгым,яле ташла бәлешеңне,ташла әле !Бүген мин ашамый торырга да риза…

-Соң балалар кайта бит,оныклар!…

-Кайтсалар,үзләре пешереп ашарлар!Менә монда…монда..ул,ул ,ишетәсеңме,ул безнең фотоны куйган!

-Я аңлатып сөйлә алайса!-дип ,Рифа камырлы онлы кулларын  селеккәләп,ире янына килде.

-Хәтерлисеңме,карчыгым,өйләнешкәндә син миннән :”Миңа кадәр берәр кызны яраттыңмы син?”-дип сораган идең.Ул чакта  :”Мин Җәүһәрияне генә яраттым,башка кызларга күзем дә,күңелем дә төшмәде…Менә аны оныттырырлык итеп үзеңә гашыйк итә алсаң,бәхетле яшәрбез,итә алмасаң,бәхет качар бездән”-дигән идем.Исеңдәме?

-Исемдә инде,исемдә!Соң яраттың бит инде мине!Башка аның исемен искә төшермәдең!

-Бүгенге көнгә кадәр искә төшермәгән ,хәер,төшермәскә тырышкан идем…

—Бүген нәрсә дөньяң икенче якка әйләндеме?

-Син көнләшмә,көнләшмә!Ул онытмаган мине!Рифат хатынын кочаклап диярлек ноутбук янына алып килде.Үзенең куллары калтырана,иреннәре дерелди,күзләре әллә нинди бер моңсулык белән карый.Хатын иренең мондый чагын бик күптән күргәне юк иде.

-Рифә,карале,җаным,менә бу фото сиңа танышмы?-дип Рифат ноутбук экранындагы фотога күрсәтте.Рифә экранга төбәлде.Күл,таллык,арырак ялгыз нарат,авыл шәйләнә..Күл буенда ап-ак чәчәкле күлмәктән чәчләрен иң башларына туздырган чибәр кыз.Аның уң як иңенә кулын куеп баскан мәһабәт буйлы кара бөдрәләре маңгаена төшкән егет җиңелчә җәйге күлмәктән.Икесенең дә карашлары күлгә төбәлгән.

-Соң бу син түгелме соң-миңа өйләнгәндә дә, бөдрәләрең шундый иде бит,картым.Хәзер генә менә башыңда кояш уйный.Бөдрәләреңне еллар бураны туздырып очырып бетерде бугай…Бу кызны хәтерләмим,шул Җәүһәрияме әллә бу,картым?

Ир беравык дәшмәде.Хисләренең ябык сандыгы ачылып киттеме,әллә инде яшьлек мәхәббәтен табу шатлыгыннанмы,ирнең теле бәйләнде.Рифә иренең иңнәренә кагылды:

-Я инде,әтисе,син нәрсә,гашыйк булган малай-шалай сыман алдымда кызарып басып торасың?

-Бу ул!Ул!Җәүһәрия!

-Соң ул булса,шуннан ни булган,фотогызны  куйган хатын-кыз да улдыр…Язып сал үзенә,”мин дә исән,давай очрашыйк диген!Адресын сора,барып кайтырсың,күреп,мин каршы түгел,Рифат!Утыз өч елдан соң шулай үз хисләреңнән оялып китәрлек булгач,яраткансыңдыр ,димәк!

Ир эндәшмәде.Рифә иренең моңсу күзләреннән сыйпап куйган иде-инде алтмышны ваклаган ирнең күз яшләре ерылып китте дә битләре буйлап агып төштеләр.

Рифат бераз шулай үз йомшаклыгыннан үзе оялып торды да,катгый карарга килгән сыман әйтеп куйды:

-Син теләсәң ни уйла,карчык,мин Җәүһәриягә смс язып салам.Бәлки телефонын да сорармын.Өч мең чакрым юлга чыгып китмәм китүен,әмма бүгенге заманда скайп аша да хәбәрләшеп була бит!Син акыллы хатын,аңларсың!

Хатын иренә сәерсенеп карады.Вәт тамаша,гомер буе күзенә генә карап торган ире бер минут эчендә үзгәрде дә куйды.Менә сиңа гомерлек мәхәббәт!Рифәгә ризалык бирүдән башка нәрсә калмады.

-Ярар,яз,күңелең бушат.Мине дә таныштыр үзе белән,мин дә язармын синең миңа ничек мәхәббәт сүзләре әйтеп,колак итемне ашап бетергәнеңне,тик күңеле кыткылдап торсын.

-И юләрем син,карчык,мин барыбер җыенып синең яннан чыгып китмим ич инде,мин синең белән,синең янәшәңдә,ә Җәүһәриягә язып карыйсы килә.

Рифат Җәүһәриягә дуска кушылырга дип хәбәр салганга инде бер атна,хатын аны үзенә кушмый да кушмый.Интернетның үз кәмитләре,дуска кушмадымы,хат язып булмый.Ир атна буе утлы күмер өстендә биеп торган чегән малаедай йөрде.Ник кушмый,ник карамый,хатынның дусларын барлап чыкты.Алар арасында үзләре яшендәге тагын бер ир-ат бар иде.

“Әллә соң языша торган шул ир-ат аркасында Рифатны дуска алмыймы икән бу Җәүһәрия,инде нишләргә?”-дип апатырады ир.Бер-ике көн шулай баш ватып йөргәч тә,ул ир- атка үзе дус булып кереп,серләрен белергә уйлады.

Самат(Җәүһәриядә дус булып утыручы ир-атның исеме шулай иде)бер-ике сәгать уздымы икән-Рифатны дуска алды.Ир тәвәкәлләп карарга булды.Башта кызыксынуларын,фотоларын өйрәнеп чыкты.Ир атлар ярата икән,стенасын ат рәсемнәре,фотолары,атлар турындагы җырлар белән тутырган.

    Рифат соңгы ун елда ипподромда эшләгәнгә күрә,ат токымнарын барлап төшергән фотолары бихисап иде.Үзенә дә яшьтән ат җене кагылганга күрә,бер генә сабантуй да аңардан башка узмады шул.Шул атка мәхәббәте аркасында Җәүһәрия белән очраштылар да инде.

Җәүһәрия авылга ерак  Когалымнан кайткан иде.Кушнараттагы Сәрвәр белән көтмәгәндә генә танышып китеп,Сәрвәр кунакка чакырып язган да,кыз аптырап –нитеп тормый пылт итеп кайтып та төшкән.

 Сабантуй көне бөтен тирә-яктагы халыкны кузгаткан,сандыклар ачылган,аллы-гөлле күлмәкләр,ак носкилар алынган,кыз-кыркын берсеннән-берсе матур булырга тырышып көязләнгән.

Авыл егетләре кызлар алдында сер бирәсе килмичә,бар да сабантуйның төрле ярышларында көч сынаша:кемдер ат чабышында узасы килә,кемдер кул алышта,капчык сугышта,колгага менүдә,я булмаса көрәштә батыр калып тәкә алып,мәйдан әйләнү турында хыяллана.

Рифат исә ат чабышында җиңү өмете белән инде ярты ел яши.Газеталардан,китаплардан укып,атлар турында бер блокнот язмалар,кисемтәләр җыеп куйды.

    Татарстанда ат үрчетү 4 юнәлештә бара икән: болар — нәселле атлар, эш атлары, продуктив атлар һәм спорт атлары. Җирдә 200 дән артык ат токымы бар икән ләбаса: Адымлы ат (першерона, Арден, Рус авыр йөкчесе…); Юртаклар (Француз юртаклары, Стандартбредна юртагы, Орлов юртагы һәм призлы), Галоплы ат (атланып йөри торган). Гарәп чиста канлы аты,Чиста канлы атланып йөри торган ат , Инглиз-Гарәп аты ,Ярым чиста канлы ат . Рифат атлар турында китапны укып чыккач та,үзе сабантуйга ярышка әзерли торган чабышкыны көннән-көн ярата,якын итә барды.Күкрәк кесәсендә газетадан кисеп алган язма,әйтерсең лә,егеткә көч –куәт өстәде.

    “Куелган бурычы буенча атлар авыр йөкләр ташучы, җигүле, юртаклар һәм аграмаклар булалар икән. Йөк атлары гадәттә эре сөякле, зур башлы һәм мускуллы. Бу төрнең иң билгеле вәкилләре — Бельгия аты брабансон, шир (Англия), першерон (Франция), Владимир авыр йөк аты. Җигүле атлар көчле, уртача гәүдәле. Алар арбага төялгән йөкләрне һәм пассажирларны тиз вакытта ташый ала. Юртаклар җиңелчә җигемне зур тизлек белән тагып бара ала. Иң танылган төрләр — Орлов юртагы, Рус юртагы. Аргамак токымнарын атланып йөрергә махсус чыгарганнар. Атланып йөрү өчен иң шәп атлар — гарәп, ахалтәкә, Терек аргамаклары”.

   Күлмәк юганда берничә тапкыр юылган язманың һәр сүзен күңелдән белсә дә,егет нишләптер аны чүплеккә атмыйча,кесәсендә йөртүен дәвам итте.

-Рифат,әйдә бәлеш пеште!Я,ашап алыйк,картым,-дигән тавышка ир бар уйларының гүзәл бакчасыннан хатыны чакырган кухняга керде.Тәмле пешерә Рифә-телең йотарлык!Каз итеннән хатыны пешергән бәлешне президентлар алдына куярлык була!Сөйләшмичә генә ашадылар .Һәр икесе үз уенда булды.Рифат өстәл яныннан кузгалганда гына,хатынының шушы татлы ризыкны әзерләгән куллларын учына алып,Рифәнең кул аркаларыннан үбеп куйды.

-Ял итеп ал,атларың да,Җәүһәрияң дә качмас,картым,интернеттан чыгып китмәсләр…

Үзе өчен үлеп торган хатынын кемгә алыштырырга җыена бу ир-үз- үзен аңламады.Атна буе үзен дуска да алмаган шул Җәүһәриягәме?

-Йөреп кайтам әле…Икмәк кибетенә дә ,сөткә дә кереп чыгармын,-дип,ир өйдән чыгып китте.Уйларының очына чыгып,күңелен бастырасы,аек акыл белән тагын бер кат үз гамәленең төбенә тоз коясы килде,дөрес эшлиме,хатынын рәнҗетмәдеме?

-Керде,кертмимме соң?!Син кайтканчы Себер кызын сиңа дуска кертеп куйдым,картым,-дип каршылады аны Рифә.Ир аптыраудан кызарып китте.Синең коллекциядәге бөтен атларыңны теге Саматыңа салдым.

“Атның күрке ял булыр”-диләр бит,матур яллы ат фотолары җыя икән ул.Ат табибы-ветврач икән ул Самат.Язышып та алдык әле.Синең Җәүһәрияң аңа кем дә түгел,просто дуслар гына-ачыкладым мин,борчылма,әйтмәсәң дә , күзләреңнән күреп торам ич мин,көнләштең син ул Саматтан.Әйбәт иргә охшаган,ул Җәүһәрияңә шалтыратты,шуннан кызың үзе сине дуска чакырды,мин дуска алдым .Фотогызның тарихын белештем.Ире бер алкаш нәрсә икән,котылып-котылып эчә ди,көнләшә ди.Шуннан бу интернетка сезнең бергә төшкән фотоны куйган да әйткән иренә:”Менә бер атна көтәм,айныганыңны,айнымасаң,Татарстандагы шушы егетемә кайтып китәм”,-дигән.Бер атна буе сине дуска алмавының сере шулдыр дип уйладым.

“Вәт акыллы,зирәк тә инде минем хатын-минем бәхетемә генә шундый берәүдер ул!”-дип уйласа да,Рифат шатлыгын тышка чыгармады.

-Миңа эш калмаган,булдыргансың,карчыгым,-дип кенә куйды.

-Мә,сөйләш,телефоны,-дип Рифә иренә блокнот сузды.Иренең аптырап торуын күргәч.,кесә телефонын алып,үзе номерны җыйды.

-Алло,алло,кем әле бу,Җәүһәрия синме,җаным?

-Ие,мин инде мин,Рифәме?

- Я ничек ирең бүген,айныкмы,кәефең ничек,аңлаштыгызмы?

-Өч көн эчми,күзләре ачылды,канатым,өч көн кеше булып яши,хайван түгел!

-Менә бит ничек әйбәт булган,вәт мәйтәм,бер фотоның шифасы ничек тигән ә?!Дару да ,укол да кирәкми,фотоны борын төбендә селкисең дә көтеп торасың!-Рифә рәхәтләнеп көлде.Телефоннан теге якта да кеткелдәгән тавыш ишетелде.Әле ярты көн элек кенә таныш та булмаган ике хатын гомерлек ахирәтләр сыман гөрләшүләрен дәвам итттеләр.Әйтерсең лә арада Рифат юк та,булмаган да…Аңламассың бу хатыннарны:пыр килеп талашасы урынга,күгәрченнәрдәй гөрләшәләр!Бу күренешкә Рифатның башы гына җитәрлек түгел.

-Карале,Рифә канатым,шул бер свидание бит инде ул безнең-бер!Авылда сабантуе булды ул көнне.Мин атлар яратам бит.Дус кыз белән ат чабышы карарга бардык.Дустым белән җиңүче егет турында бәхәсләштек.

Мин Рифат җиңсә,мин аның белән свиданиегә күл буена төшәм,Сабир җиңсә, дустым аның белән күл буена төшә дип сүз куештык.Рифат ат узышында беренче килде,мин ул атланган юртакның йөгәненә аны-моны уйлап тормый чиккән кулъяулыгымны бәйләдем.Дус кызым Сәрвәргә дә күбрәк синең Рифатың ошаган булган икән.Рифат беренче булып килгәч,Сәрвәрнең күзләре дымлануын күреп алдым.Атны туктатырга ярамаганын белгәндер инде ирең,ул мин кулъяулыгымны бәйләгәч тә,үзе белән мине дә күл буена чакырды.Без шулай өчәү свиданиедә булдык:Рифат,мин һәм аның Зирәк исемле юртагы.

-Менә бит ә!Син бөтенесен утыз елдан соң да ничек шулай исеңдә тотасың соң?-диде Рифә.

-Ничек тотмыйм,без бит ярты еллап аннары хат алыштык,иреңнең хатлары да тора әле миндә.Кирәк дисәң,сала да алам.

-Син нәрсә инде.Җәүһәрия,торсын үзеңдә,яшьлек истәлеге булып.

-Ярар,алайса.Рифат һаман шулай сабыр,оялчанмы,җаным?

-Янымда басып тора,биримме үзенә телефонны?

Җәүһәрия берара эндәшми торды.Ни дә булса уйладымы,кыенсындымы-яраткан егетеңне хатынынан сора әле син-уйланырсың!

-Үзе теләсә…бир…-диде аннары.

Рифә телефонны иренә сузды.Ал янәсе,сөйләш,бастыр йөрәгеңне!

Рифат кат-кат тамак кырды.Инде атна буе күңелен борчып торган уйлар .сүзләр һич авыздан чыгасы килми.Рифә ирен залда калдырып ,кухняга чыгып китте.Рифат хатыны чыгып киткәч тә,яшьлек мәхәббәтенә сүз әйтә алмады.

-Алло,Рифат,Рифат!-дигән тавыш аңа бик якын да,бик ерак та булып тоелды.Бер мизгелгә беренче очрашкандагы сабантуй көне искә төште.

Менә Рифат Зирәкне каулый:

-Әйдә,зирәгем,әйдә.уз,уз,уз!Ул да түгел колак читен ниндидер ят ,әмма бик матур тавыш иркәләп уза:

-Рифат,Рифат,уз,уз!Җәүһәриянең тавышы бөтенләй үзгәрмәгән икән ләбаса!Һаман шундый ук ягымлы,матур икән!

-Рифат,Рифат!-дип ничә мәртәбә кабатлаган тәүге мәхәббәтенә ир әйләндереп җавап бирә алмый-югалып калды.

Рифат киченнән бик матур җыр тыңлаган иде.Бик моңлы итеп җырлаучы кыз Сиринә исемле икән!Ә тавышы,ә җыры!Сагыну турында…

Миңа сине сагыну да рәхәт,

Сагынасым гына килеп тора…

Сагыну да бәхет була икән ләбаса!Бу көннәрдә Рифат үзеннән дә бәхетлерәк кеше бармы икән дип уйлады.Телефон тотып аптырап басып торган ир,шул чак интернеттан үзенә күчереп алган “Сагыну”җырын кушып җибәрде.Телефонын тавыш көчәйткеч янына ук куйды да уйга калды:

Кемнәр әйтә: “Сагыну- газап”- диеп,

Юк ышанмыйм,газап түгел,бәхет!..

Залга Рифә килеп кергәч тә,ир үз халәтенә кыенсынмады.Хатыны диванга утырып,бу якты хисләр турындагы җырны мөкиббән калып тыңлады.

Җыр бетте.Рифат телефонны колагына якын китерде.Анда Җәүһәриянең сулкылдап елаганы гына ишетелеп тора иде.Аннары бөтен кыюлыгын җыеп:

-Җәүһәрия,минем тормышымда очраганың өчен рәхмәт сиңа,-дия алды.

Рифә иренең тынычланганын көтте.Бераздан:

-Я,әйдә хәзер син алып кайткан каймак белән тәмләп чәй эчеп алыйк,картым!Иртәгә дә көн бар,теләсәк,сөйләшербез,кунакка да чакырырбыз ,-дип тә өстәде.

Гөлнур Айзат (15.04.2016)



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.