Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кан тарта икән

romeo-and-juliet1

«Серле телефон»ым кабат шалтрады. Бу юлы трубкадан, һич тә көтмәгәндә, ир-ат тавышы яңгырады. Шунысы тагы кызык — ул минем яхшы танышым, дөресе, ерак туганым да булып чыкты әле. Хәл-әхвәлләр белешеп алгач, түзмичә: «Телефонны мин алачагын белеп шалтраттыгызмы?», — дип сорадым. «Әлбәттә. Бүрене аяклары туйдыралар, диләр бит, шуңа, сиңа эш өстәргә уйлап җибәрдем. Үземә дә кызык бит, тормышымны бер җепкә салып, язып бирсәң, аны укып кайда, кайчан һәм ни өчен хата җибәргәнемне аңлап булмасмы икән? «Сөю чишмәсе»ндә басылып чыккан төрле хәлләрне яратып укыйм. Үз фикереңне «тыгыштырмавың» да ошый. Кем ничек итеп сөйли, шул килеш язып алу, укучыларны төрле яктан уйланырга мәҗбүр итә. Мин дә менә: «Ир-атлар шалтратмыйлар», — дигән зарлануыңны укыгач, тәвәкәлләргә булдым», — дип, «җанының эчен тышка әйләндерергә» әзерлеген белдереп, озын тын алды да, көттермичә, сөйләргә кереште.

- Мин, белгәнеңчә, кечкенә татар авылында, күп балалы гаиләдә үстем. Армиядан кайткач, күрше рус авылы мәктәбенә юллама белән укытырга килгән яшь укытучы белән танышып, арабызда чын мәхәббәт кабынды. Килен итеп өйгә алып кайтканда әти белән әнигә ул бар яктан да ошады, бары тик украин милләтеннән булып, чит диндә булуы белән генә килешә алмадылар. Ләкин Оля ягымлылыгы, эчкерсезлеге, кунакчыл, ярдәмчеллеге белән һәркемнең күңелен эретте һәм әнинең иң яраткан килененә әйләнде. Хәтта кайбер килендәшләре чынлап көнләштеләр дә. Ул чакта без барыбыз да атеистлар идек бит. Өйләнешеп бераз яшәгәч, хатыным, ике кызыбыз белән шәһәргә күчеп яхшы эшкә урнашып, фатирга да җиттек. Ләкин үзгәртеп кору чорында мин эшләгән завод ябылгач, эшсезлектән дип әйтим, шешә белән дуслашып өлгердем, шуннан эшләп акча тапсам да, бу гадәтемнән котылып булмады. Көтмәгәндә, әнинең авыр хәлдә булу турында  хәбәр килеп, гаиләм белән ашыгып авылга киттек. Нәкъ менә бу хәл дөньямның астын-өскә китерде дә… Әбисе белән күрешергә дип иелгән кызымның муеыннан кинәт тәре сурәте салынып төшмәсенме! Елмаерга тырышкан әниемнең күзе әлеге тәрегә төшеп, болай да ак кәгазьгә әйләнгән йөзе, әллә нишләде. Бераздан аның, гадәттә кочып ала торган карашы, җанымны өшетеп, миңа юнәлде. Мине яшен суктымы ни! Башым әйләнеп, тыным кысылганнан аварга гына торганда, әни яткан карават башына тотынып калдым. «Менә әнием нәрсәдән курыккан икән!  Ә мин аның өметен аклый алмаганмын! Тукта-тукта, кызым аны каян алган, кем аңа аны тактырган соң?!» — дигән уйлар биләп алды. Бу сорауларга хатыным тыныч кына: «Мин аларны чукындырган да әле!»- дип җавап бирде, таныш булмаган горурлану хисе белән…

 Әнием кабере янында, кичерүен ялварып, озак еладым. Ләкин бу проблема ни өчендер бар халәтемне яулап алды да, җанымны әрнетеп, бушатмады. «Гомер буе төрле милләт кешеләре белән иңне-иңгә терәп эшләдем, яшәдем, балаларымның русча  гына сөйләшүләрен хупладым, токым тармакларыбыз, гореф-гадәтләребезне өйрәтүне кирәк дип тапмадым. Шулай булгач, кем гаепле тагы? Ләкин ни өчен миңа бу хәтле авыр соң?» — дигән сорауларга җавап эзләп өзгәләндем. Ахыр чиктә, хатын белән бу темага сөйләшеп карарага булдым. Ул: «Сиңа барыбыр иде бит. Шуңа әнием белән тавыш куптармыйча гына күңелебез теләгәнне башкардык», — диде. Шуннан күзем ачылган кебек, әйләнәмә карасам, өебез кычкырып тормаган икона, тәреләр белән тулган икән. Әрнегән җанымны тынычландырыр өчен тагы эчәргә керештем. Мине шул тынычландыра — күпме эчсәм дә, хатыныма бармак белән төртмәдем, кызларыма тавыш күтәрмәдем. Минем эчкәнгә хатыным түзмичә, үз милләте кешесенә кияүгә чыгып, чиркәүдә никахлаштылар. Кызларымның хәзер үз гаиләләре, бик сирәк шалтратып хәлләр белешәбез. Оныкларым үзләрен бөтенләй рус милләтеннән дип беләләр. Тормышыма нокта куярга чик җитте дигәндә генә, язмыш юлыма бер тыныч холыклы, татар хатынын чыгарды. Гомер буе эчкән, кыйнашкан ир белән яшәп, фаҗигале рәвештә вафат булган ирен кадер-хөрмәттә икенче дөньяга озакткан хатын, күңел җылысы белән мине үлемнән алып калып, үземне кеше итеп тоярга һәм “Бисмиллаһ”ымны әйтергә өйрәтте.. Балалары да әниләренең теләгенә каршы килмәделәр, мине ничектер җылы каршыладылар, бик тиз үз иттеләр. Моны мин әниләренең казанышы гына дип беләм. Бүгенге көндә хатыным мине изге теләкләр белән эшкә озатып кала, тәмле милли ашлары пешереп көтеп ала. Шәһәрдә узган чараларга, таныш-белешләргә чәйгә, Татарстан җырчылары концертларына парланышып йөрибез. Татар җырларын тыңлап елап та алам. Һәр атнаның ялында балаларыбыз, оныкларыбыз, туганнарыбыз кунакка килеп шау-гөр, бергәләшеп бик күңелле яшибез. Шуны әйтәсем килә — җан тартмаса да, кан тарта диләр бит. Ә яшь олыгайган саен, көчлерәк тарта һәм яшь чакта мөһим түгел дип санаган әйберләр яшәү мәгънәсенә әйләнә икән. Тагы: сабыр холыклы, түземле, нечкә күңелле, бай рухлы үзебезнең хатын-кызларыбызга һәм, форсаттан файдаланып, минем хатыныма рәхмәт әйтәсем, баш иясем килә. Ул  «Яңарыш»ны даими укып бара. Исемен язып торма, укыса, болай да аңлар… Хатыныма рәхмәтемне җиткерергә онытма инде, сеңлем, ярыймы? — дип сүзен тәмамлады.

Рәүфә КАНГАЗИНА. (16.12.2014)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.