Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

“Кызым үз акылында түгел”

101b8ddbc1262e62898fc208288b6be2

Бик яхшы танышым үлеп китте. Христиан кешесе иде. Аракы эчми, тәмәке тартмый, кеше тикшерми, гайбәт сөйләми, үзе белгәнчә үз динендә гамәл кылучы, Аллаһка ихлас ышанучы гади бер бәндә иде. Мин милләтче түгел. Динне, телне, сәясәтне тикшермим. Кешеләрне яхшы белән яманга гына аерам. Бу танышымны да гадилеге, эчкерсезлеге, кешеләргә һәрдаим ярдәм итүе өчен якын күрә идем. Очрашканда, әллә кайдан елмаеп килеп: “Исәнме, бабай!” – дип, мөселманнарча ике куллап, хөрмәтләп күрешә, риясыз хәл-әхвәл сораша торган иде. Физик хезмәттә ярдәм кирәк булганда да бер-беребезне һич тартынмый чакыра идек.

Саша хатыны белән дә бик матур, тыныч яшәде. Өч кыз үстерделәр. Икесен укытып, сөйгән егетләренә кияүгә бирделәр. Бер кызларының – дүрт, икенчесенең өч баласы туды. Белүемчә, Саша икешәр, өчәр эштә эшләде. Шул кызларының ишле гаиләләренә хәленнән килгәнчә булыша торган иде. Үзенең әти-әнисен дә, хатыныныкын да кадер-хөрмәт күрсәтеп тәрбия кылдылар. Картлар соңгы юлга риза-бәхиллек биреп киттеләр.

Саша төпчек кызы Нинаны аеруча яратты. Кызы сайлаган һөнәре буенча уку йортына барып кергәч тә шатлыгының чиге булмады. Ләкин өч ел укыгач, ялга дип кайткан Нина яллар узгач та нигәдер укыган шәһәренә китмәде. Ни-нәрсә булды дип сорашмадым, Саша үзе сөйләмәде. Нина фәлән җиргә киткән, кайткан дип кенә ишеткәләдек. Ә хәлләр булган икән бахыркайларның өйләрендә. Саша үлеп, җирләнгәч кенә сер пәрдәләре күтәрелде.

Чибәр, шук-шаян, сүзчән Нинабызның кинәт йомылып, үз эченә бикләнеп йөрүе хәерлегә булмаган икән шул. Кызда көчле төшенкелек, заманча әйтсәк, депрессия башланган, ә нилектән – анысы әлегә билгеле түгел. Институтны ташлавына, үз эченә бикләнүенә дә шул сәбәпче булган. Саша хатыны белән зур хата җибәргән. Чире төшенкелектән генә узып, психик тайпылышка әйләнә башлаган кызларын чирли башлауга табибларга күрсәтеп, сырхауханәгә саласы урында, баланың данын таратмыйк дип, бер Ходайга өмет итеп яшәгәннәр. Кыз кая тели шунда йөргән, ни тели шуны эшләгән. Соңгы чиктә шул дәрәҗәгә җиткән, хәтта әти-әнисенә кул күтәрә башлаган. Эштән кайткан әти-әнисен фатирга теләсә керткән, теләмәсә – юк. Зур суммада кредит алып, аны башка шәһәрләргә барып туздырып кайткан. Әти-әниләре, берәүгә дә әйтмичә, шул бурычны түләп ятканнар. Саша, бичара, сүздән калып, сагышка батып, менә ни өчен уйланып йөргән икән. Шул хәлдән соң да бит әле кызларын алып барып, психиатрга күрсәтмәгәннәр. Кызларына “җүләр” маркасы ябышмасын дип, аны әнә шулай саклаганнар.

Соңгы вакыйгалар Сашаның йөрәгенә аеруча нык суккан. Арып-талып эштән кайткан атаны кызы өйгә кертмәгән, күпме ялынса да, ишекне ачмаган. Хатыны төнге сменада эштә булган. Саша чыгырыннан чыгып ачуланган булса кирәк, ишек аркылы кызын сүгеп, олы кызы гаиләсенә китеп барган. Шунда уйланып-гарьләнеп, керфек какмый төн кунган. Ә иртән полиция чакыртып алган үзен. Баксаң-күрсәң, Нина кичтән үк полиция идарәсенә барып, әтисе өстеннән әллә ничаклы уйдырма әләк язып кайткан икән. Саша: “Кызым үз акылында түгел бит”, – дип аңлатмакчы була, ә тегеләр табиб белешмәсе сорыйлар икән. Хатыны килеп, Сашаны көчкә алып кайткан. Инде әнисе кызны үгетләп, сырхауханәгә дә илткән, табиблар да: “Күптән китерәсегез бар иде”, – дигәннәр, тик…

Шул вакыйгалардан соң бер-ике көн үткәнме, Сашаның хатыны чиркәү яныннан узганда машинаны туктаттырып, хәер бирим әле дип, чиркәүгә кереп киткән. Ә чыккан җиренә Саша рульгә тотынган килеш җан тәслим кылган.

Менә бит нинди хәлләр. Бала кимчелеген яшерәм дип, хәсрәтен эченә җыя-җыя, бәләкәй генә атаның олы йөрәге дә түзмәгән.

Ходай бала хәсрәте күрсәтмәсен, күргәннәргә сабырлык бирсен.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №15, 05. 08. 2014

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.