Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Өзелгән яфрак

izhat-21

Бик үзсүзле кеше иде Гариф. Кечкенәдән шулай булды. Мәктәп яшеннән үк һәр эшне гел үзе белгәнчә эшләргә яратты. Укытучылар аның укуда уңышлы гына баруына карамастан, кире холыклы икәнлеген һәрвакыт әйтә килделәр. Мәктәптә дә, өйдә дә малайның бу холкына әллә ни  бәйләнүче булмады: “Дөнья үзе төзәтер әле, әллә нинди кәкреләрне дә турайта ул тормыш”, — дип уйладылар.

Урамдагы малайлар арасында Гариф “командирлар” рәтендә булды. Ни әйтсәң дә, башкалардан ул гәүдәгә калкурак, физик яктан да көчлерәк. Әтисе сугышта үлеп калса да, тормышлары шактый иркен булды, башкалар кебек кычыткан ашап, ипине алабута орлыгыннан пешереп яшәмәделәр шул. Гарифның бабасы Хәйрулланың колхозлаш­тыруга кадәр бик бай кеше булуын әле дә хәтерли авыл халкы. Авыл уртасындагы ике катлы зур йорт аныкы булган. Хәзер дә асты таш, өске каты агачтан салынган бу бина урынында тора, анда Авыл советы урнашкан. Гарифлар гаиләсенең ул авыр елларда тук яшәвен Хәйрулладан калган байлык белән бәйли авыл халкы. “Мал-мөлкәтен советлар власте тартып алганда НКВД тикшерүчеләре аның бөтен булган алтын-көмешләрен дә таба алмаганнар”, — дип сөйлиләр.

Авыл халкын “крепостной крестьян” итеп авылда тоткан, читкә чыгып китүчеләргә паспорт бирми газаплаган вакыт. Колхоз идарәсе юлламасы белән кайбер яшьләр калага китеп уку йортларына урнаша, керә алмаганнары авылда кала. Гариф исә җиденче сыйныфны тәмамлады һәм авылдан юкка чыкты. Утызынчы елларда кулак булып авылдан сөрелгән туганнары яшәгән Магнитогорск якларына китеп урнашкандыр, дип уйлады авыл халкы. Шулай булып чыкты. Шактый еллар узгач, Гариф Уралдагы туганнары белән Сабантуйга авылга кайтып төште. Өстендә яхшы, матур кием, аягында күн белән капланган ботинка, кулында каешлы сәгать. Яшьтәшләрен кызыктырырга шулар бик тә җиткән. Моңа кадәр махорка төреп тәмәке пыскыткан авыл егетләрен “Север” яки “Беломорканал” папиросы чыгарып сыйлагач, егетләрнең күзләре ут булды. “Менә бит бу колхоз тәмугыннан качкан кеше ничек яши!”- дип фикер йөртте кайсылары.

Шул кайтып китүеннән соң Гарифны кабат авылда күрүчеләр булмады. Ул киткәннән соң авылда уңай үзгәрешләр бик күп булды. Халыкның тамагы ипигә туйды, өсте кием-салымлы булды. Кыр эшләренең күпчелеге игенче җилкәсеннән трактор-комбайннар, төрле механизмнарга күчте. Терлекчелектә эшләүчеләр хезмәт күтәренкелеге белән, үзара ярышып эшләделәр. Яңа мәктәпләр ачылды, мәдәният йортлары гөрләп торды. Хезмәт хакы өчен авыл кешесенә аз-маз булса да акча бирә башладылар. Ниһаять, авылны коллыкка бәйләп куйган колхозчыга паспорт бирмәү дә юкка чыкты. Нәкъ шул елларда Гариф гаиләсе белән авылга күченеп кайтты. Авыл халкы моңа артык гаҗәпләнмәде: азмыни нужага чыдый алмыйча авылдан чыгып киткән, авылда  тормышлар яхшыра башлагач, яңадан кайткан кешеләр. Гариф исә моны авылда әнисенең ялгызы гына яшәве белән аңлатты.

Үзенең эшкә сәләтле кеше икәнен авылда бик тиз күрсәтте Гариф. Махсус белеме булмаса да, эшнең җаен белә иде ул. Электрчы, ташчы дисеңме, балта остасы да… Дипломы булмагач, рәсми рәвештә электрчы итеп билгеләмәде аны колхоз рәисе, шулай да кирәк вакытта аңа мөрәҗәгать итте. Чыбык сузып фермага электр тогы җибәрү, электр моторларын челтәргә тоташтыру, авылларны электрлаштыру бара… Йортларына электр уты  кертүне сорап, авыл халкы гел аңа килде. Гарифның колхоз җитәкчеләре белән ызгыш-талашы шул электрдан башланды да инде.

Эш күп кушалар, ә аның өчен колхоз идарәсе тиешле хезмәт хакы түләми. Менә шул җен ачуларын чыгарды да инде Гарифның. Шәһәрдә электрчы булып эшләгәндә уч тутырып акча ала иде бит ул. Ә монда бар эшен язып бара, тиешленең яртысын да түләми колхоз. Бераз салгач кыюланып, колхоз рәисе белән бу турыда сүз башласа да,  тегесе бу хакта сөйләшергә теләмәде. «Бернинди дипломың булмаган килеш эш биргәнгә рәхмәт әйт”, — дип кырт кисте. Рәиснең якасыннан эләктереп алганын үзе дә сизми калды Гариф. Аннан булды инде… Чаллыда унбиш көн милиция карамагында кайда урам себереп, кайда чүп төяп йөрде ул. Бәдрәф чистартудан хурланып бөтен дөньяга тирән нәфрәт туплап кайтты аннан. Хәер, гаделлек эзләүнең нәрсә икәнен шәһәрдә яшәгәндә дә белде ул. Турысын әйтергә яратуы, кирелеге өчен газапны аз күрмәде. Яхшы гына эшләсә дә, түрәләр аңа фатир да бирергә теләмәделәр. Инде аңа чират җитте дигәндә генә яңа фатирга башка кеше кереп урнашты. Кеше яшәми торган ярымҗимерек йортның ике бүлмәсен ремонтлап, шунда пропискасыз гына гаиләсе белән яшәргә рөхсәт алды. Пропискада бер туганарында торырга мәҗбүр булды. Авылга кайтулары да шул начар йорттагы күргән газаплардан килеп чыкты инде. Тик юк шул, холкың начар булса, шәһәрдә дә, авылда да бер үк тормыш икән.

Аракы белән артык мавыгуы шул 15 тәүлеккә җибәреп мәсхәрәләр күргәннән соң башланды Гарифның. Дөрес, хәмер мәсьәләсендә ул бервакытта да фәрештә булмады. Уралда эшләгән вакытта да таныш иде ул бу “яшел елан” белән. Иптәшләре хезмәт хакы алган көннәрдә эштән соң эчәргә кыстаганда эчмичә баш тартып та карады. Бала вакытта ук аларның гаиләсендә эчү тыела иде. Бу тәртипне канына сеңдергән иде ул. Иптәшләре аңа кырын карый башлады, имеш, ул үзен коллективтан өстен куя. “Скупой татарин, жмот” кебек сүзләрне еш ишетә башлагач, башкаларга иярми чарасы калмады. Башта чамасын белеп эчте. Әмма балачактагы кызып китә торган гадәте һаман да бетмәде. Кем дә булса кимсетсә яки эштә һәм гаиләдәге күңелсез хәлләрдән соң эчсә, юкка да кызып китте, ызгыш-талашка, хәтта сугышуга кадәр барып җитте.

Колхоз рәисенең 15 тәүлеккә җибәрүен авыр кичерде Гариф. Авыл халкы алдында хурлыгы ни тора! Бу вакыйгадан соң урамда очраган һәркем эчтән генә аннан көлә, мыскыллый кебек тоелды. Бигрәк тә эчкән вакытларында күзгә күренеп үзгәрә, акылын җуя башлады. Мондый вакытларда 15 тәүлектән чыгарганда участок милиционерының: “Кара аны, Хәйруллин, хәзер син аерым хисапта, тагын эчеп тавыш чыгара калсаң, катырак статья астына эләгүең бар. Ә рәшәткә артында курорт түгел!” — дип әйтүе дә онытыла. Элегрәк өенә исереп кайткач хатынына һәм балаларына акырса, хәзер карт әнисенә дә эшәке сүзләр әйтүдән тартынмады. Намус, оят, әдәп саклап торуны кирәк тапмады. Бөтен кешегә акырды, сүгенде. Каршы сүз әйтсәләр, күзенә ни күренсә шуны алып ватты, җимерде.

Бер тапкыр, Гариф исереп кайтып җенләнә башлагач, хатыны күршеләрне ярдәмгә чакырды. Ирләр Гарифның акыруына-бакыруына карамыйча кулларын, аяк­ларын бау белән бәйләделәр. Айныганчы идәндә ятты сәрхүш-батыр. Иртән кул-аякларын чишкәч,  кулының кан тамырлары тартыл­ган, тәненә кан сауган, җәрәхәт алган урыннары күренде. Билгеле инде, кыланмышлары икенче көнне бөтен авылга билгеле булды. Бу вакыйгадан соң айга якын хастаханә юлын таптарга туры килде аңа. Гариф гаепнең үзендә икәнен аңласа да җае чыкканда: “Нигә шулай имгәтергә, тел белән генә тынычландырырга ярамаганмыни?” — дип, күршеләргә үпкәсен белдерде. Җәрәхәтләрен дәвалап йөргәндә шул каһәр суккан аракыны эчмәскә ант та иткән иде. Башында ниндидер чире барлыгына да ышана башлады. Әллә айнык вакытында җайлап та, үгетләп тә, ачуланып та акыл биргән куршеләре хаклымы соң? Алар һәрвакыт бер нәрсәне тукыйлар бит: “Аракы белән синең эчеңә иблис үзе керә торгандыр. Акылыңа да шул зәгыйфьлек китереп, сине юләрләнергә мәҗбүр итә торгандыр. Юкса айнык вакытта бик акыллы, ярдәмчел кеше бит син”, — диләр.

Гариф телевизор каршына килеп утырды. Капка ачылып ябылган тавыш аны сискәндереп җибәрде. Капкада таякка таянган, ярым бөкерәйгән Нәзифә карчыкны күргәч,  тәненнән кайнар дулкын йөгереп узды. Элек тә кечкенә буе картлыктан тагын да кечерәеп калган карчыкның юкка гына кермәвен белә иде ул. Юк эшен бар итеп чыгып китәргә дә  уйлаган иде Гариф, әмма Нәзифә карчык аны чабуыннан эләктереп алачак, әйтәсе сүзләрен әйтеп бетермичә җибәрмәячәк. Бала чакта еш кына шулай тотып үгет-нәсихәт бирә торган иде ул.

Нәзифә әби Гарифлардан ике өй аркылы гына яши – әтисенең сеңелесе. Ире Гарифның әтисе кебек сугышта вафат булганнан соң, дүрт баласын ялгызы тәрбияләп аякка бастырган, дөнья газапларын күп күргән. Әмма авырлыктан сынмаган, сыгылмаган, авылда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе ул.

Гарифның хәтеренә Нәзифә карчык усал карчык булып кереп калган. Юкны бар итеп биләмгә йөрергә яратмаса да, иң көтмәгән вакытта килеп керә торган иде ул. Гадәттә аның килүе Гариф берәр малай белән сугышып, аның борынын канатканда, колхоз  бакчасыннан алма урлап тотылганда яки берәр шуклык эшләп кеше теленә кергән вакытта була торган иде. Бу карчыкның үгет-нәсихәтләрен, каргыш-тиргәшләрен дә аз алмады ул. Күпләренә ул күнегеп бетте. Әмма Гариф ике нәрсәне генә күңеленнән бик авыр кечерде:  беренчесе, әнисенең ачы күз яшьләре белән елавы. Өзгәләнә, бәгыре киселә иде аның. Кыйнасыннар, хет кычыткан белән, тал чыбыгы белән ярсыннар, тик әнисе генә шулай өзгәләнеп еламасын. Ул вакыттагы бала йөрәге хислерәк, нечкәрәк, әнисен яратуы бөтен нәрсәдән көчлерәк булган, күрәсең. Ә хәзер улының исерек кыланмышлары өчен гарләнеп, шундый ук ачы күз яшьләре түгә бит карт әнисе. Күзәнәгенә хәмер сеңгән кеше күңелендә бала вакыттагы хисләр уянмады шул инде…

Икенчесе, Нәзифә карчыкның теле белән Гарифны утлы табага бастыруы. Каян таба ул җен карчыгы йөрәкне  телем-телем кискәләп ала торган шундый сүзләрне. Югыйсә, шул ук татар сүзләре бит. Алар чын йөрәктән чыкканга, җан ачысы белән әйтелгән булганга күрә, утлы гөрзи белән сугуга тиңдер.

Үзенең бик арыган булуын, Нәзифә карчык белән сүз көрәштерергә теләмәвен күрсәтергә теләпме, Гариф идәндәге паласка барып утырды. Казый хөкемен көткән гөнаһ иясе кебек үз җәзасын көтә башлады. Нәзифә карчык башлап Гарифның әнисе белән исәнләште. Аннан өйгә дога кылып, берничә минут хәл-әхвәл белешеп утырдылар. Карчыкның тавышы инде элеккегә караганда көчсезләнгән, бик әкрен сөйләшә иде. Нәзифә карчык бераз уйланып утыргач, Гарифның кайдалыгын сорады. Әнисе сүзсез генә олы як бүлмәгә бармагы белән төртеп күрсәтте. Гарифның бөтен тәне-җаны киеренкеләнде, дошман һөҗүмен көткән солдат кебек иде ул. Менә хәзер Нәзифә карчык янына киләчәк тә: “Их син, җир бит!” — дип сүз башлаячак. Юк, ул әкрен генә кереп: «Исәнме, улым!” — дип исәнләште, таягына таяна-таяна атлап диванга барып утырды. Бирешкән әбекәй, дигән уй башыннан йөгереп үтте Гарифның. Бу мизгелдә аның карчыктан куркулары җилгә очкандай булды. Ә карчыкның күзләре бер яшьләнде, бер очкынланып алгандай булды. Ул сүз башлады: “Ил өчен башын салганда әтиең синнән яшьрәк иде әле. Шулай яшь булып хәтердә калды да ул. Беркайчан да авызына хәмер кабып карамады”, — диде.

Бу сүзләрдән соң Гариф бөрешеп, мескенләнеп калды кебек. Карашын Нәзифә карчыктан читкә борды, башы аңа буйсынмыйча тезләренә төште. Гарифка түгел, карчык үз-үзенә сөйләгән кебек сүзен дәвам итте: “Ул вакытта улының бу каһәрле заманда хәмер сазлыгына батып, кеше көлкесе булуын күз алдына да китермәгәндер ул, мәрхүмкәем!”- диде һәм зәңгәр буынлы сул кулын уң кулы өстенә куйды.

Гариф ирексездән ыңгырашып куйды. “Мин мени ул, аракы бит монда гаепле. Эчмәгәндә андый кеше түгел бит мин!” — дип мыгырдады ул.

Нәзифә карчык Гарифны күрмәде, сүзләрен дә ишетмәде. Карчык күзеннән бит очына тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртә иде. Яшьле күзләрен кыс­кан хәлдә, тәрәзә төбендәге тамчы гөлгә төбәлеп торганнан соң, сүзен дәвам итте: “Әтиең, мәрхүм, безгә кичләрен еш керә иде. Минем мәрхүм картым белән дуслар иделәр. Еш кына сүзләре бабайлар, әтиләр, балалар, кыскасы, нәсел агачы турында була торган иде. Син тугач, бер керүендә, бик шатланып, горурланып улы турында сөйләгәнен хәтерлим. Аның улы нәсел агачының бер яфрагы булыр, аннан тагын яңа яфраклар чыгып, аның нәселе зураеп, күркәмләнеп китәр дип өметләнде ул. Ә син соң нәсел агачыгызның нинди яфрагы? Вакытсыз саргайган, өзелгән яфрагы түгелме соң син ул агачның?” Нәзифә карчык, тәрәзә төбендәге тамчы гөлнең саргайган бер яфрагын өзеп алып, бармак битләре белән угалады. “Өзелгән яфрак, менә шул”, — диде карчык, хәлсезләнгән йомшак тавыш белән. Карчык башта пәрәвәздәй нечкә һәм йомшак чәчен ак яулыгы астына тыкты, аннан соң таягына таяна-таяна ишеккә юнәлде һәм саубуллашмыйча гына чыгып китәргә ниятләде.

Гарифның тәненнән ток сукканда була торган калтырану үтте. Йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып тибә башлады, күз алдында томан хасил булды. Бу минутларда аның миен Нәзифә карчыкның соңгы әйткән сүзләре бораулый иде: “Өзелгән яфрак, өзелгән яфрак, өзелгән яфрак…”

P.S. Авторы күрсәтелмәгән…

Чыганак: «Яңарыш» 29.11. 2012



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.