Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Истәлек

idpsCTj9n2c

     (Әтием ядкаре). Гөлнар  җәйге каникул көннәрендә балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнашты.Аны бакча мөдире Рәмзия Солтановна авылдашы Фатыйма апасы төркеменә билгеләде.”И, бигрәк тә әйбәт булыр,авылдан бергә килеп,бергә кайтып йөрербез. Фатыйма апа үзе дә бик сабыр гына,эшләп өлгерә алмасам да, бик орышмас әле”, — дип уйларга да өлгермәде,зурлар төркеменең ишек төбендә авылдаш апасы күренде. Фатыйма апасы нишләптер бик моңсу тоелды аңа. Кыз йөгереп диярлек аның янына барды да:

-Фатыйма апа, мине сезнең төркемгә нянечка итеп эшкә алдылар,-дип хатынны кочаклады.Бу апаны әллә нишләп бик якын итә ул.Фатыйма апасының кечкенә кызы Фания белән дә бик якын дуслар-гел бергә уйнап үстеләр,әбиләре дә ахирәтләр.Тик менә күбрәк Гөлнарларда уйнадылар шул,Фаниянең  әтисе бик яратып бетерми иде кунакларны.

   Быел менә сигезенче сыйныфны тәмамлагач та,Гөлнар азрак эшләп карыйсы килеп, әнисе белән киңәште дә бакчага килергә булды.Фатыйма апасы белән бергә дә эшләргә туры киләсен ишеткәч,аеруча шатланды.Авылдаш апасын кулларының бар көчен җыеп кочаклады.

-Тукта,Гөлнар үскәнем,үтерәсең бит!—дип,Фатыйма  елмаерга тырышты.Шунда гына Гөлнар аның уң күз яны күгәреп торуын,ияк астында бармак эзенә тартымрак өч кызыл түгәрәк күреп алды.Фатыйма ,кыздан уңайсызланып йөзен читкә борды.

 Гөлнар төшкә кадәр вакытның узганын сизмәде дә.Тәрбияче апасы балалар белән уеннар оештырып,хәрефләр өйрәтеп мәш килде.Гөлнарның куллары кечкенәдән үк төрле эшкә ятып торганлыктан,күз ачып йомганчы, сабыйларга ятар урыннарын да әзерләде,кухняда ашчы апасына да булышырга өлгерде.Төшке ашны ашагач,балалар йокларга яттылар.Коридор идәннәрен юып алгач,кыз Фатыйма апасы янына керергә уйлады.Тәрбияче бүлмәсенең ишеге аз гына ачык калган.Кыз песи төсле мыштым гына атлап ишек янына килде.Авылдаш апасы әллә нинди моңлы көй көйләп,өстәлдәге дәфтәренә нидер яза иде.Гөлнар туктап калды.Бигрәк йөрәккә тия торган җыр җырлый түгелме соң Фаниянең әнисе?!

Таң атканда   саубуллашкан   чакта

Кулларымны  куям кулыңа.

Хәтерлә  син татлы минутларны

Шул хисләрне  ал син юлыңа…

   Фатыйма апасы баш түбәсенә өеп куйган чәчләрен туздырып җибәргән.Карале,бигрәк матур икән ич аның бөдрәләре!Гөлнарның бер дә болай чәчләрен тараткан апасын күргәне юкка тагын бер сокланып куйды.Акрын гына көйләп җырласа да,кыз өчен бик таныш иде бу җыр.Әтисе җыры бит бу!Әле атна –ун көн элек кенә,әтисе белән печән чабарга урманга барган иделәр.Әтисе чалгы кайраганда,урмандагы тынлыкны үзенә буйсындырып, шушы көйгә җырлаган иде.Бик матур,бик моңлы җырлый Гөлнарның әтисе.Ул сузып,таң калырлык бормалар ясап җырлаган чакта,кызның гел күз яшьләре ирексездән бите буйлап тәгәриләр.

-Әти,нинди моңлы җыр бу,йөрәккә тия?-дигән иде Гөлнар.

-Кызым,бик кадерле җыр бу,гомерлек җыр!-диде ул көнне Хәлил.Кулындагы чалгысы белән эшкә тотынганчы,алдындагы аланлыкка озак карап торды.Аннары сусыл урман печәнен киң алдырып чабарга тотынды.Үзе чаба,үзе көйли:

“Очрашмабыз” дигән шомлы уйлар

Килмәсеннәр синең башыңа..

Син кайтканда алсу чәчәк тотып

Мин чыгармын синең каршыңа.

Чү!Фатыйма апасы да нәкъ әтисе җырлаган җырны өзгәләнеп җырлый түгелме соң?

-Фатыйма апа,керсәм ярыймы?Тәрбияче апасы Гөлнарга борылып карады.Аның күзләре кызарган иде.”Елаган бугай”-дип уйлады кыз.-Үзе җырлаганга үзе елап утыргач,бу гади генә җыр түгел инде болай  булгач!”-дигән нәтиҗә чыгарды Гөлнар.

   Фатыйма кызга сиздерәсе килмичә,тиз-тиз  кесәсеннән  чиккән кулъяулыгын алып,күзләрен сөртте.

-Кер,акыллым,кер!

-Мин сиңа комачау итмимме соң,Фатыйма апа?Елагансыз да бугай…Авырмыйсыздыр бит?

     -Юк,юк!Синең белән күңеллерәк тә,җиңелрәк тә булыр,матурым!Бигрәк матур сөйләшә инде авылдаш апасы.Фанияләр бер дә әниләренә охшамаганнар,алай матур җырламыйлар да!Әле бик нәфис итеп чигә дә икән!Әнә бит. Күзләрен сөрткән кулъяулыгы нинди! Сокланып туйгысыз!Каян гына шунды җете ачык төсле чигү җепләрен тапкандыр?!

-Фатыйма апа,каяле,бигрәк матур кулъяулыгың!Күрсәт әле,мин дә чигәргә яратам бит.Әле быел да сөлге-яулыклар чигеп , район бәйгесендә катнаштым,мактау кәгазе дә бирделәр үземә,-дип,кыз бераз мактанып алырга да өлгерде.Хатын кулындагы яулыкны Гөлнарга сузды.

-Менә бит ә?!Алай бик ошаткач,өлге өчен үзеңә үк бирермен инде.Тик юып җибәрерсең инде яме,матурым,алайса минем күз яшенең тозлары катып китәр ,-дип елмаерга тырышса да,Фатыйма апасының күзләрендәге моңсулык кызның  йөрәген телеп узды.

      Кулъяулыкка пар былбыллар алмагач куагы өстендә бер-берсенә каратып чигелгән иде.Алсу алмагач чәчәкләре өстендә сап-сары былбыллар!Астына”Сөю гомерлек!”дип тә яшькелт җептән чигелгән сүзләр,кулъяулык шактый юылса да, үзләренең матурлыгын җуймаган иде.

-Фатыйма апа, син җырлаган җыр әтиемнең бик  яраткан җыры бит!Әти дә кая барсак та шул җырны җырлый.Әти белән урманга барабызмы,кырда булабызмы,утын кисәбезме-гел шул җыр телендә!Никтер бик ярата шул “Истәлек”не!Инде мин дә өйрәнеп беттем ул җырны…Әти шуны җырларга тотынса,нишләптер,минем күңел тула,бугазга төер утыра.Ни  йотып җибәреп булмый,ни төшеп китми,кайчак сәгатьләр буе шунда тамакта тыгылып йөри.

     Фатыйма апа тагын күзләрен сөрткәләп куя.Авыр итеп сулыш ала.Эчендәге ,күңелендәге авырлык аның бөтен тәнен баса бугай-болай да Гөлнар чаклы гына тәрбияче апасы тагын да кечерәебрәк киткән,иң башлары салынып төшкән иде.Берара икесе дә тын тордылар.Күрше бүлмәдән мышнап йоклаган,ара-тирә саташкалап кычкырган сабыйларның гына тавышы ишетелгәләп китә.

-Күрәм,син инде сер сөйләрдәй зур кыз,шулайдыр ич?!-авылдаш апасы сораулы карашын Гөлнарга төбәде.

-Ничек кенә зур әле!Хәтта мин үземә ошый торган малай турында әнигә дә,дус кызларга да  әйткәнем юк.Икәү генә беләбез.Менә ,ул кичә генә миңа энҗеләр куеп ясаган йөзек бүләк итте,матурмы?-Гөлнар сул кулындагы имән бармагына кигән өч төсле ялтыравык каш ябыштырып эшләнгән көмеш йөзекне салып,Фатыйма апасына күрсәтте.Хатын ихлас елмаеп куйды.

—Бу җыр бит-әтиең бүләге,матурым!

    Хатын озак кына дәшми торды.Гөлнар да ,Фатыйма апасының керфекләре каты дерелдәвен,маңгаена эре-эре тир тамчылары бәреп чыгуын күреп,сабый сабырлыгы белән көтте.Фатыйма иң башына таралган дулкын кебек бөдрә чәчләрен җыеп,түбәсенә өеп,шпилкалар белән эләктереп куйды.Чәчләре җыелгач,иртән Гөлнар күреп калган күз янындагы күгәргән эзләр тагын да калкып чыкты.

-Шәһит абыймы?Гөлнар Фания сөйләве буенча,Фатыйма апаның ире бик холыксыз булуын, һаман саен кул күтәрү генә түгел,кыйнап, кулларын бәйләп,идән астына ябып куюларын ишеткәнгә күрә шулай сорады.

-Соң Фатыйма апа,сез бит өйдә ничәү,шул исеректән кыйнатып торасызмы?Җыйнаулашып ,кулларын бәйләгез дә,айныганчы ятсын шунда,-диде кыз.

-И ,матурым,сер сыярлык булсаң да,яшьрәк шул әле син!Балалар әтисез үсмәсен өчен, барына да риза була ул  хатын-кыз,барына да!-диде Фатыйма.Хатынның тавышы калтырап китте.Ул туктаусыз тамагын кырды.”Я,алла,нишлим соң мин,Хәлилнең кызына безнең бәхетсез мәхәббәтебез хакында сөйлим түгелме соң?Дөрес эшлимме,шушы яшүсмер кыз мине дөрес аңлармы?Ул бит минем кызым белән бер яшьтә генә…Соң бит мин үз балаларыма да сөйләгәнем юк бу серләрне…”Фатыйманың уйлары бер-берсе белән шулай көрәште.

   -Фатыйма апа,ә нишләп сез әтием белән бергә булмадыгыз соң?

   Гөлнар тәрбияче апасының күзләренә карады.Ул күзләрдәге моңсулык тагын да тирәнәя төшкән.

-Язмыштыр!

-Ул язмыш дигәннәрен бераз гына да үзгәртеп булмыймыни соң,Фатыйма апа?

-Хәлил белән бер урамда ,бергә уйнап үстек,күршеләр идек.Кайчак бер сынык икмәк булса,урталай бүлеп ашый идек.Әниләребез ахирәтләр,без чын дуслар.Хәлилләр дә күбәү –ун җан,ун авыз.Без өчәү генә,әмма әти юк,тормышны әни ялгызы тартты.Авылда ул чакта җиде еллык мәктәп.Районнан кадәр килеп безнең авылда укыйлар.Хәлил бик укуга сәләтле иде.Әнисе-Галия апа мәктәптә аш пешерә,Хәлил гел әнисенә мәктәп җыештырырга,утынын ярып,суын ташырга булыша иде.Эштән бушаган чакларда директор белән янәшә ишекле төрле карталар,глобуслар тора торган бүлмә бар иде.Кайчакларда мине дә шунда алып кергәли.И рәхәтләнә идек глобус әйләндереп.Менә шулай уйнап үсә торгач,җиденчене бетергән елны тау астындагы чишмәдән су китергәндә,чиләкләремне алып куйды да :

-Тыңла әле ,Фатыйма,бер җыр өйрәндем мин!Шундый моңлы инде,гел менә сиңа җырлыйсы килеп тора шул җырны ,-диде дә җырлап та җибәрде.Фатыйма ,тирән сулыш алды да,акрын гына таныш көйне сузып җибәрде.

Таң атканда,   саубуллашкан   чакта

Кулларымны  куям кулыңа...

     Чишмә буенда күпме шулай торган булыр идек,тау башыннан ук кычкырып төшкән Газзә апа матур әкиятне иң матур җирендә туктатты:

    -Нәрсә  су буенда олашып тормасагыз,урын беткәнме?Гомер буена әтисен яраткан,үзенә башка ир-атның кулын тидермәгән күрше апасын бик аңлый Хәлил дә.Каршы сүз әйтеп тормыйча,чиләкләрне күтәрде дә тауга менә башлады.Мин аның артыннан…

  -Хәлил,шундый матур җырладың,сиңа артист булырга кирәк!-дидем мин.Гөлнар акыллым,шул чакта әтиең миңа борылып карады да:

    -Бу җырны мин синең өчен генә җырладым ла!Кара аны башка кешегә сөйлисе булма,әнкәйгә дә,Гаҗипкамал тәтәйгә дә әйтмә!-диде.

   Фатыйма кабат күзләрен сөртте.Кабаланды,үзе әле түбәсенә өйгән чәчен төзәткәләде,әле Гөлнарны кочаклады.

-Шуннан,Фатыйма апа?

-Шуннан шул,сугыш башланды бит!Әтиең военкоматтан  язылып кайткан көнне,менә шушы сиңа биргән  кулъяулыкны бирмәкче идем.Истәлеккә.

-Әтием алмадымы?Ник соң ул кулъяулык һаман үзегездә?

-Хәлил белән ул кичтә  тагын тау астындагы чишмә буена төштек.Айсыз,караңгы кич иде.Ике зур улактан шабырдап су ага.Икебезнең дә йөрәк типкән тавышларыбыз бер-беребезгә ишетелә кебек.Ул ике кулымнан тоткан да,берни дәшми.

-Хәлил,мин сиңа көн дә хатлар язармын,син исән генә кайта күр берүк.Мин сине көтәрмен ,дим.Җавап итеп  бөдрә чәчләремнән генә бер үпте дә,кайтыйк, әче таңнан миңа китәсе Фатыйма,син дә туңарсың,-дип ,кайтып киттек.

-Әти нишләп шулкадәр романтик булды икәнни соң ул?Бер-берсен нык яраткан кешеләр бер-берсе белән үбешәдер инде ул,Фатыйма апа?

-Менә шунысы гомер буе үкенечле дә шул!Шәһит абыең барыбер гомер буе яман сүзләр әйтеп йөрәгемне теткәләде.Бик саф иде шул яратуыбыз,балам.

-Әти  сиңа сугыштан хатлар яздымы соң?

-Язмаган кая?Әтиең бит бик матур шигырьләр яза иде,хатларны да күп вакытта шигырьләр,җырлар белән язар иде…

Бервакыт Ржев,Тихвинь янындагы сугышларда чакта миналар шартлап,куллары,аяклары яралангач,миңа дигән хатын иптәш малаена әйтеп яздырган иде.

Анда да:

-Фатыйма,җырымны онытма,гел җырлап йөр дигән дә ,җырны яздырган иде:

 Хәтерлә син минем карашымны

Хәтерлә син ничек тын алам.

Госпитальдә ятканда ,куллары рәтләнгәч  әллә ничәшәр хат язды.  Фатыйма истәлекләрдән авырайдымы-тыны кысылды.Барып форточканы ачып ,урам һавасы сулады.Ул да түгел күрше бүлмәдә бер-бер артлы торып килгән балалар тавышы ишетелде.

    -Гөлнар,матурым,әйдә,балаларны киендерик тә бакчага алып чыгыйк.Әллә нәрсә генә, күкрәгемне нидер басып тора сыман,уңайсызланып киттем әле,-диде хатын.

    Гөлнар да тиз генә авылдаш апасы артыннан балаларның йокы бүлмәсенә таба атлады.Кызның кулъяулык  сере хакында бик беләсе килә иде.Эш көнен тизрәк тәмамлап,Фатыйма апасы белән серләшеп кайту турында хыялланды.”Менә бит нинди мәхәббәт тә була икән?!Әллә кайда,әллә кем белән дә түгел,аның әтисе белән күрше апасы турында!Әни ничек карый икән бу хәлләргә?Әтинең Фатыйма апаны шулкадәр яратуын белгәндер бит инде ул?Әти сугыштан кайткач та,нишләп Фатыйма  апага өйләнмичә,әниемә өйләнгән икән?Әллә  тәрбияче апа әтине көтмәгәнме?Сорау арты сорау Гөлнарга көне буе тынгылык бирмәде.Ул тизрәк кичке сәгать биш җитүен теләде.

      Балаларны киендереп бакчага алып чыккач та.юк –сәбәпне бар итеп,кыз Фатыйма апасы янына чыккалап керде.Хәле нихәл икән,борчылып,авырып ятмыймы ,янәсе.

   Беседка тирәли чабып йөргән балаларга әкият сөйли апасы.Белсәләр иде икән бу нарасыйлар тәрбияче апаларының тормышы үзе чын әкият булуын!Юк шул,абайламыйлар да!

    Фатыйма апасы кулына тоткан каен яфрагын әйләндерепме әйләндерә-үзенең яшьлегендә бөреләнеп килгән сөюен дә шул вакытсыз  агачыннан өзелеп төшкән яфракка охшаткан булса кирәк!

  Менә эш сәгате бетеп,кайтыр юлга чыктылар.

-         Фатыйма апа,аптыратканым өчен  гафу үтенәм,ә кулъяулыкны

әти сугыштан кайткач ник бирмәдегез соң?

-И матурым,кая инде анда кулъяулык бирү дә очрашу?!Җиде ел булды бит әтиең,җиде ел!Сугыштан соң да Ленинградта төзелештә калдырдылар.Кайта алмады ул, юллар аерылды безнең.Ә бит бик хыялланган идек бергә тормыш кору,балалар үстерү туында!

Соңгы хаты инде мин кияүдә чакта килде.Шәһиткә кияүгә чыгуымны язарга йөрәгем җитмәде.Хәлил мине хыянәттә гаепләр дип курыктым.Янәшәмдә Шәһит яшәсә дә,күңелемдә әтиең яшәде,балам.

-Әтиемне шулкадәр яраткач,нишләп Шәһиткә чыктың соң,Фатыйма апа.,һич аңлый алмыйм мин сине?!

   Гөлнар сүзләренең тәэсир итү көчен күрергә теләпме,хатынның кулыннан ук тотып,аңа карап басты.

-Ник көтмәдең?Үз соравыннан үзе өркеп,Гөлнар кычкырып елап җибәрде.

    Фатыйма аптырап калды.Гөлнарга әйләндереп җавап бирергә әллә теле әйләнмәде,әллә хәтирәләрне яңартудан үзе дә чарасызлыктан  аптырады.Берничә минуттан таш юл кырыенда бер-берсен юатырлык сүзләр таба алмый, кочаклашып басып торган яшь кыз белән хатынны күрүче булса,ни уйлар иде икән?!

  Шәһит сугыштан  иртәрәк кайтты. Колхозга шофер булып эшкә урнашты.Тормышны әни ялгызы тартты бит.Йорт искергән,капка ишелергә тора.Күз төбәп торган сыерга азык әзерләргә кирәк.Йортта һәр көнне ир-ат кулы сорый торган эшләр бик күп бит,балам.Шәһит һәр көнне ни дә булса ярдәм иткән булып ,башта әнине сындырды.Кая печән калдырып китә,кая бер мунчалык булса да утын.Хатын-кызга күп кирәкмени-әнкәй мине аңа димли башлады.Әйтеп карадым мин ,”Хәлилне көтәм,мин бит аңа вәгъдә бирдем,әнкәй!”-дип.Мин риза булмагач .куркытып та карады Шәһит: ”Сез йоклаганда,өегезгә ут төртеп яндырам,миңа булмасаң,Хәлилеңә дә булмассың!”Атна буе керфеккә йокы эленмәде.Тәрәзә артында кечкенә генә тавышка да дерт итеп уяна идем.

-Фатыйма апа,ә ник авылдан качып китмәдең?-ди Гөлнар сабый акылы белән .

-Әнкәйне ташлап кая китә ала идем соң,балам?

-Шәһит абыйга ризалык бирдеңме?Әти сугыштан кайткач та,ничек җавап бирермен дип уйламадыңмы?

-Уйламаган кая ул?!Иван буасына  ташланырга да уйлаган идем берара…Әнкәйне кызгандым.Шәһит көчләп үзенеке итте мине.

    Зиратка якынлашып киләләр иде.Фатыйма апасы зиратны әйләндереп алган рәшәткә янына килеп чүгәләде.

-Әти кабере менә бусы.Әти исән булса,без дә кеше төсле яши алган булыр идек тә бит!Фатыйма апасы авыз эченнән генә озак итеп  әрвахларга дога укыды.Гөлнар сердәш апасының янында басып ,дәшми генә карап торды.

    -Фатыйма апа,әтием белән ул сугыштан кайткач,  бер дә очрашмадыгызмы?

- Хәлилнең  ут эченнән язган хатларын җыеп барган идем,әнинең бирнә сандыгында сакладым мин аларны.Кулъяулыкны да…үзе кайткач та бирермен дип уйладым…барын бергә…-Хәлил май бәйрәмендә кайтты бит!Авыл клубында ул көнне зур концерт куйдылар.Көндез,клуб тулы халык..Керми булдыра алмадым.Клуб күршесендә генә яшибез бит..Шәһит белән без дә шунда.Никтер йөрәгем сикерде ул көнне.Әллә нәрсә булыр сыман!

    Концертны алып баручы Зәйнәп чираттагы номерны әйтәм дип кенә торганда,клуб ишеге ачылып китте.Анда таныш түгел бер ир егет белән гимнастеркасы орден-медальләр белән бизәлгән Хәлил басып тора иде.Әтиең пилоткасын кыңгыр салган,чистартылган күн итегендә йөзеңне күреп булыр иде.Ул гел шулай гади киемен дә чиста йөртә иде бит!Туп –туры сәхнәгә таба китте.Кунак егет ишек төбендә тукталды.

  Шәһит миңа кырыс кына карап куйды.”Селкенәсе дә булма,янәсе!”Хәлил медальләрен чыңлатып сәхнәгә сикереп тә менде ,авызы ачык калган Зәйнәпне кочаклап:

      -Чираттагы номер яңа гына кайтып кергән солдаттан авылдашларына….”Истәлек”җыры!

     -Гөлнар балам,әтиең сугышка киткәнле бирле бу җырны авылда җырлаучы булмады диярлек  һәм менә “Истәлек”!Ул чакта йөрәгем атылып чыга дип торам.Күкрәк астында йөрткән сабыем якты дөньяга чыкмакчы булып тиберченеп куйды.

      Халык бер мәлгә гөрләп алды да тынды.Кайберәүләр миңа карап тора нидер пышын-пышын гына сөйләп алдылар.”Фатыйма нишли инде хәзер,Хәлиле кайтты бит,ә бусы бала табарга тора,көтмәде !”-дип гайбәтемне чәйнәп алдылар.Хәлил күзләре белән залны айкап чыкты да  карашын  безнең якка төбәп җыр башлады:

“Очрашмабыз” дигән шомлы уйлар

Килмәсеннәр синең  башыңа.

Мин  кайтканда, алсу чәчәк тотып

Син чыгарсың минем  каршыма.

     Мин  клубта кала алмадым.Атылып диярлек чыгып киттем. Өйгә чак кайтып егылдым,Хәлилнең  сандыктагы хатларын кочып,туйганчы еладым да еладым .Шул көнне улым Илфакны таптым.Иртәгесен  палатада  яткан таныш  хатыннардан гына  ишетеп калдым: ат җигеп,мине районга -хастаханәгә илткәч,Шәһит Хәлил  янына барган:”Фатыйманы оныт,ул-минеке хәзер,юлларыгыз ялгыш та кисешмәсен!”-дигән имеш.

Мин улым белән өйгә кайтканда, хатларның берсе дә калмаган иде инде.Шәһит,әнкәйнең санлыгын ватып, барысын да җыеп яндырган аларны…Күлмәк изүемнең кесәсендә әтиеңә дигән шушы бүләк кулъяулык кына сакланып калды.

    Фатыйма апасы белән авылга керделәр.Бер урамда ,4-5 йорт аша гына торулары җиңел түгелдер аңа!Тәрбияче апасы һәр көнне алар йорты яныннан ике тапкыр узып китә бит,йөрәге парә-парә килә торгандыр!Әкиятләрдә,җырларда гына түгел,чын тормышта да була икән шул ул шундый саф мәхәббәт!Әнә бит,Гөлнарның әтисе турында сөйләгәндә,  һаман күзләре дымлана, моңлана Фатыйма апасының.

     Гөлнар тәрбияче апасы белән саубуллашып,ишек алдына керде.Әтисе йорт эчен себереп йөри.Үзе нидер көйли сыман,сүзләрсез генә.Бер авыз эченнән,бер тавышын шактый көчәйтеп ,көйләп җибәрә:

Хәтерлә син минем карашымны

Хәтерлә син ничек тын алам.

   -Әти,сәлам!Сиңа яшьлегеңнән дә сәлам алып кайттым ,әти!

   -Аңламадым,кызым!

  — Нәрсә аңламадың,яшьлегеңнән дим бит!Гөлнар кулына ишек алды себеркесе тотып,аптырап басып торган әтисен муеныннан кочаклап алды да:

   -Әнә бит җырлыйсың!Ә нинди җыр?”Истәлек”!Беренче тапкыр кемгә атап җырлаган идең,яле исеңә төшер,әтием!

   Хәлил кызының сүзләреннән такта янында сабагын белмичә басып торган малай кебек,кызарып китте.Гөлнар артык сүз әйтмичә,әтисенең  алсуланган бит алмаларыннан үбеп алды да,чытлыкланып көлеп,өйгә кереп китте.Әнисе эштән кайтып җитмәгән иде әле.

     Менә бит ә?!Әнисе дә бик чибәр Гөлнарның.Озын кара толымнары атлап барганда, тез астына кадәр тирбәлеп,тыгыз тубыкларына назланып бара!Кыйгач кара кашлары астындагы өлгергән шомырт төсле чем кара күзләре гел матур итеп елмаер,тулышып торган иреннәре йөзенә бик килешеп тора.Фатыйма апасы белән чагыштырганда,әнисе бик күпкә ягымлырак та,чаярак та,чибәррәк тә!Эшендә дистәләгән ир-атларны бер карашы белән өркетеп тә тора әле-әнисенә гел отчество белән генә эндәшәләр.Кызу да була белә әнисе.Андый чакларда Гөлнар әтисен күзәтергә ярата.Ничек кенә булмасын,әтисе әнисенә карата әшәке сүзләр әйткәнен бер тапкыр да ишеткәне юк кызның.Бүгенге хәлләрдән соң Гөлнарның әтисе белән дә сөйләшеп утырасы килә әле…Беләсе килә:әнисе белән ничек танышканнар да,әтисе Фатыйма апасын оныттымы икән,әллә хәзер дә яратамы?

   Гөлнар әтисе пешергән ашны тәмләп ашады да киемнәрен алыштырып,суга барып килергә уйлады.Алар урамына әле колонкалар куярга гына йөриләр.Чәйгә дигән суны  авыл башындагы ерак чишмәдән ташыйлар .

     Кыз тау астында җырлап агучы чишмә ташына басты да уйга калды.Ничә дистә еллар элек биредә әтисе белән Фатыйма апасы басып торган.Шушы чишмә аларның йөрәк серләрен бер-берсенә сүзсез генә аңлаткандыр.Әтисе кайсы басмада басты икән?Менә бусындадыр!Бусы тау читендә астырак  тора, егет кеше кызлардан өстәге басмага менеп басмас инде!Пар былбыллы кулъяулыгын сөю билгесе итеп бирергә хыялланган Фатыйма апасы өстәге басмадан әтисеннең коңгырт күзләренә карап торгандыр?!Сугышка китәр алдыннан яшьләрнең соңгы очрашуындагы серле сүзләрне чишмә челтерәве ят колаклардан яшергәндер?!Бер-берсен өзелеп яраткан егет белән кызның гомер юлы сыман икән бу чишмә дә…Әнә ничек бормаланып авыл уртасына агып төшеп китә…

       Гөлнар ,хисләнеп,чишмәнең теш сындырырлык суын учларына алып эчеп карады.Тирә-якта “Әнәле чишмәсе” дип дан тоткан чишмә бит ул!Мондый саф,тәмле сулы чишмә бөтен районына бер!

   Кыз чишмә  челтерәвенә колак  салып торды.Әллә каян әтисе җыры ишетелгән төсле булды.

Мин кайтканда ,алсу чәчәк тотып

Син чыгарсың минем каршыма….

   Саубуллашканда, шулай җырлагандыр әтисе.Сөйгәненә бүләккә калдырган  җыры егетне-әтисен сугыш кырында өстән ядрәләр яуганда да,миналар шартлап,җир астында 2-3 көн сөремле туфракка күмелеп ятканда да ,яшәүгә өмет уятып ,озатып йөргәндер.

   -Чишмәкәй, “Истәлек”җырын да әтиемә син көйләп өйрәткәнсеңдер әле!Гөлнар пар чиләкләренә су алды да кайтыр юлга чыкты.Тауга менгәч, артына борылып карады,әйтерсең лә анда маңгаена  бөдрә чәчләре төшкән чибәр 17 яшьлек әтисе белән Фатыйма апасы басып тора шикелле!

   Гөлнарны юл буе әтисе җыры озата кайтты.

Хәтерлә син татлы минутларны,

Шул хисләрне ал син юлыңа….

Көн дә биш минутта кайтып җитә торган чишмә юлы әллә нигә озынаеп китте әле !Уйлары шулай озынмы,хисләреме-кыз аңлый алмады.Бүгенге тәэсирле мизгелләр аны бер канатландыра,бер сәерсендерә,бер моңга күмә иде.

    Ул кайтканда,әнисе белән әтисе гөрләшеп кичке аш ашыйлар иде.Әнисе әтисенә елмаеп эштәге кызык хәлләрен сөйли,әтисе баш кагып тора-кайда монда Фатыйма апасына урын?!Күрше апасы-хәтердә җыр булып сакланган бер матур истәлек кенә,күрәсең!

   Гөлнар, әти –әнисен кочаклап алды-яраталар алар бер-берсен,яраталар!Мәхәббәтләре чын,ихлас аларның!Кичке аштан соң,өстәл өстен җыештырып алгач та,әнисе бәйләвен кулына алды,әтиләре җыелышка әзерләнергә клубка кереп китте.

   Кыз залга кереп ,кичке уенга чыгарга кием барларга тотынды.Ак җирлеккә ала миләүшәләр төшкән күлмәген бик ярата ул-шуны кияргә булды.

   Төн пәрдәсе якты йолдызлар белән чигелгән.Гөлнар килгәндә, су буендагы өелгән бүрәнәләр өстендә бер төркем яшьләр авыл баянчысы Дамир уйнаган дәртле көйгә кушылып ,җырлап утыралар иде.

    Алтын алкаларым сынса,

   Алырсың микән алка?

   Булырсың микән үземә,

   Калырсың микән ятка?!

-О,сәлам,Гөлнар!Кайда йөрдең шул чаклы озак?Әллә күршең җибәрмәдеме?-дип кеткелдәп алды берсе.

-Менә сезгә җырларга җыр өйрәнеп яттым әле.Яле тыңлап карагыз,ни диярсез?Гөлнар Дамирга ым какты ”Янәсе минем арттан аз булса да ияреп бар инде,баян белән!”Тирән сулыш алып ,җырлап җибәрде:

Таң атканда,   саубуллашкан   чакта

Кулларымны  куям кулыңа.

   Бик батыраеп,кызлар янында тәмәке көйрәтеп утырган егетләр дә тын калдылар,тәмәке төпчекләрен җиргә бәреп,Гөлнарны беренче генә күргәндәй аптырап ,аңа карадылар.Гөлнар бер куплетны җырлап бетергәч тә,туктады.Төнге караңгылык аның яшьләнгән күзләрен дусларыннан яшерде.

-Я,ничек сезгә җыр?

Берара беркем дә дәшмәде.Аннары кыз артыннан ияреп ,җырны уйнап барган Дамир телгә килде:

-Шәп җыр!Моны мин өйрәнәчәкмен.Бөтен җиргә каз тәннәре чыкты,ну сине,Гөлнар!Каян гына әллә нинди җырлар эзләп табасыңдыр!Без ишетмәгәнне!

-Рәхмәт,Дамир!Бу бик тарихлы җыр,бер сөйләрмен әле…Хәзер әйдәгез,бераз уйнап алыйк инде! Яшьләр “ремень сугышы”,”йөзек салыш”,”йолдыз санаш” кебек уеннарны рәхәтләнеп уйнадылар,көлештеләр,күңел ачтылар.Күктә бер-бер артыл йолдызлар кача башлагач кына өйләренә таралдылар.гөлнар кайтып,йокларга ятканда, уяу әтәчләр инде “Кайчан кычкырып уятыйк икән?”дип ,масаерга сәбәп көтә башлаган иделәр.

     Гөлнарны әбисе уятты.Әнисе ишек алдында иртәнге эшләр белән әвәрә килә икән.

-Миңлегөлнар,бүген эшкә бармаска булдыңмы әллә,балам?Әбисе аны гел шулай озын исем белән йөртергә ярата.Кызның миңнәре күп булганга,шулай тиеш дип уйлый ,күрәсең?!

     Гөлнар авылны чыкканда,Фатыйма апасын куып җитте.Бүген эшкә бергә барып керәчәкләр икән!Күрше апасының кичәге серләре  бүген дә кызның күңелен алгысытып тора.

-Фатыйма апа,кичә сезнең чишмәгә бардым әле,-дип сүз башлады ул.

-И,балакаем,нишләп минем чишмә булсын инде ул-бөтен авылныкы,тирә-якныкы ич!

-И беләсеңие,нинди кызык булды?Күз алдыңа да китерә алмассың-мин анда сезнең икегезне күрдем!

-Кемнәрне инде?

-Сезне-әтием белән сине!

   Фатыйма дәшми генә атлавын белде.Гөлнар да беравык берни эндәшмәде.

-Фатыйма апа,шулай да әйт әле миңа,әтием белән ул кайткач  та,бер дә очрашамадыгызмыни соң?

-Очраштык.Тын гына атлауларын дәвам иттеләр.Гөлнар тулы җавап көтте.Фатыйма ничектер ,узган гомерен барладымы-сабыр гына атлавын белде.

-Хәлил өйләнергә барасы көнне очраштык без.Мин әнкәйләрдән Илфакны күтәреп чыгып килә идем.

-Соң?

-Нәрсә соң?Ай-һай,синнән шәп тикшерүче чыгачак,Гөлнар матурым!

-Соң?

-Шул,Хәлил энесе белән кара айгыр җиккән.Безнең янда туктадылар.

-Фатыйма,ни хәлләрең бар?Мин бүген өйләнергә барам бит!Шәмсенурга!-диде әтиең.

-Ә син?

-Мин нәрсә,Хәлилгә дә,Шәмсенурга да бәхет теләдем.Ә үземнең күкрәгемдәге йөрәгем чыгып төшәрдәй булып тибә.Әниең бик әйбәт синең,Гөлнар,күзем тимәсен,бик әйбәт хатын!Юлда очраганда да көнләшеп,начар сүзләр әйтеп интектерми,әйбәт сөйләшә,хәлләремне сораша,ә бит белә ул безнең мәхәббәт хакында.

-Шулай,әни көнләшә белми бугай ул!Әмма әтине бик яратуы хак!Ул әтигә пәйгамбәргә табынган күк табынып яши .Миңа шулай тоела.Әти дә аңа “кояшым “дип эндәшә.Шәмсенур-“кояш нуры” дигәнне аңлата икән,әтием үзе әйтте миңа.Безнең әни ,чыннан да,бик мөлаем бит ул,Фатыйма апа,кешеләргә дә гел ачык чырайлы,аңа исемен белеп кушканнар бугай.

   Күрше апасы янында кыз ,әйтерсең лә ,әнисен якларга алынган иде,әнисенә карата иң җылы сүзләрне әйтеп калырга тырышты.

   Эштә көне буена Фатыйма апасы да,Гөлнар да башка бу турыда сөйләшмәделәр.Гөлнар хәтта аны бүлмәсенә кереп борчымады да.Үз уйларына бирелеп,эшкә чумды.

    Кич эштән бергә чыктылар,әмма Фатыйма апасы белән авыл хәбәрләрен генә сөйләшеп кайттылар.

-Бүген кулъяулык белән утырырга булыр,чигә башларга бит инде!-дип кенә саубуллашты.

   Өйдә дәү әнисе аш-су тирәсендә кайнаша иде.Кыз киемнәрен алыштырды,азрак тамак ялгады да яшелчәләргә су сибәргә бакчага чыкты.Киченнән зур мичкәләргә ташып калдырган инеш суы җылы иде.Бакчадагы лилияләр шундый матур булып ачылып килә.Кыз шул гүзәл чәчкәләрне кулъяулыгына төшерергә уйлады.Бигрәк матурлар,үзләре кояш шикелле !Теленә үзеннән –үзе “Истәлек”җыры эленде:

Сиңа бәхет,  олы шатлык теләп

Кулъяулыгым  болгап мин калам…

     Бакча яныннан узып баручы Шәһит абыйсы туктаганны кыз сизмәде дә,күрмәде дә.Ир, әсәрләнеп, җырны тыңлап торды.”Карале,әтисе җыры моңа да күчкән икән ләбаса!Юк инде ,Хәлилне яраткан кебек мине ярата алмады Фатыйма.Нәрсәсе артык инде шул Хәлилнең?Алты бала үстердек,әмма уртак мәхәббәттән тумады бугай ул балалар?Янында мин ятсам да,Фатыйма шул Хәлилен уйлагандыр әле” ,-дип үртәлде ир.

-Матур җырлыйсың!-диде Шәһит,үз әйткәненә үзе аптырап.

 Гөлнар башын күтәреп,тавыш килгән якка борылып карады.

-Шәһит абый,исәнме!Рәхмәт!Бакча сәхнә түгел бит,ярый инде,үзем өчен генә җырлыйм бит мин!

-Ә ник сәхнәдән җырламыйсың,җырла.Атаң доклад укысын,син җырла!

Шәһитнең уклы сүзләре Гөлнарның күңелен чәнчеп алды,шулай да бирешәсе килмәде:

-Шулай итәрмен әле,Шәһит абый.Киләсе бәйрәмгә әтием доклад укыгач та, менеп җырлармын,Шәһит абый кушты диярмен.Гөлнар үзенең корт чаккан теленә мондый җавап килүгә үзе аптырады.Ир башка сүз көрәштереп тормады,китеп барды.Каян шундый усаллык бу Шәһит абыйсында?!Матур сүзләр артында да кара  көнчелек ята.Фатыйма апасы ничек тора икән бу ир белән?Кыз эшләрен төгәлләгәндә,әтисе эштән кайтты.Гөлнар тәртипкә китергән бакчаны күреп сокланды,бакчадагы үзе ясаган өстәл артындагы эскәмиягә утырды.Гөлнар вакытын туры китереп ,әтисенең сер капчыгын селкергә булды.

-Әтием,яле бер кызык булсын,ничек өйләгәнеңне сөйләп җиффәр әле!

-А,кая үрелә?Бик беләсең килсә.100 тапкыр үбәсең ике як битемнән!

Гөлнар да аптырап калмады:

-Мең тапкыр да үбәргә була,-дип туфраклы кулларын да юып тормыйча,әтисен килеп кочаклады да әле бер битеннән,әле икенче битеннән үбәргә тотынды.

-Я.я,чамалап кына,ашап бетерәсең ич!

-Нәрсәсен сөйләп торыйм инде аның.Әниеңне Апас юлында очраттым мин .Авылга кайтып киләм,тыкрыктан озына кара пар толымнарын иңнәрендә сикертеп алдымда бер кыз кайта.Таныш түгел.Мин сугышта йөргәндә үсеп,матурланып куйган бугай бу кыз дим.Сүз куштым.”Матур кыз кияүдә микән,кайчан кияүгә чыга икән,бик беләсем килә”-дим.Әнкәң дә аптырап калмады:”Син өйләнгәндә!”-дип җавап кайтарды.Менә шул,фәрештәләр “Амин!”дигән чакка туры килгәндер-өйләнештек.

-Озатып йөрмичә генәме?

-Белдем мин аның ,сорашып белдем Буада егете барлыгын.Ә нәрсә,Буа кайда да,мин монда кул астында гына бит!Тартып алдым Буа егетеннән әниеңне.Гөлнарның әтисе бераз масаебрак ,елмаеп куйды:”Менә мин нинди ,янәсе!” Өйдә кемнәре булуын бик беләсем килгән иде,әниең эштә чакта өйләренә китап сораган булып бардым.Әнисе тегү тегеп утыра иде.Йорт-җирләре чиста,тәртипле яшиләр дип күреп кайттым.Икенче көнне энекәшне алдым да,кара айгырны җигеп киттем күрше авылга.Әниеңнең суга төшкәнен көтеп торабыз.Өйдә әни тәтәңә әйтеп калдырдым:”Әнкәй,бүген сиңа килен алып кайтам,чәй куеп тор, самоварың кайнар торсын!”-дидем.

    Шәмсенурның капкадан чыгуы булды,без энекәш белән аның көянтә-чиләкләрен алдык та,үзен күтәреп тарантаска утырттык та авылга кайтып киттек.Әниең башта шаярталар дип уйлагандыр.Өйгә кайтып кергәч,әнкәй белән әткәй каршы чыгып:”Исәнме ,килен!”-дигәч кенә, күктән җиргә төште.

    Шаяртып ,уйный –көлә чәй эчтек.Әнкәйнең матур сөйләшүе үзенекен иттеме-менә шулай итеп ,әниең бездә торып калды.Ә әниең әйбәт килен булды синең,кызым.Дәү әнкәңә начар сүзләр әйтмәде,үз өстеннән соңгы киеменә чаклы салып каенанасын  киендерә иде.

  Гөлнар әтисен тагын бер тапкыр каты итеп кысып кочаклады.Әтисе өчен дә,әнисе өчен дә күңеле шатлык нурлары белән тулган иде аның.

—Әтием,ә Фатыйма апаны исеңә төшерәсеңме соң син?

-Ә ник төшереп торырга?!Җырым истә инде…Көтмәде бит ул мине,димәк яратуы шуның кадәр генә булган.Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк,кызым, менә минем кебек!Әниең егетен онытты бит,мин аңа яратылган хатын бәхете бүләк итә алдым.

   Гөлнар “Истәлек”не көйли –көйли кулларын юды .Бу минутларда бу җыр җыр буларак кына аның телләрендә тирбәлде.Бу җыр аңа мәхәббәт өчен көрәшергә кирәген искәртеп торыр:

Хәтерлә  син татлы минутларны

Шул хисләрне ал син юлыңа.

Гөлнур Айзат (03.12.2015)

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.