Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Күрәчәгең булса

756012262

Ишек алдыбызда бала арбасы тартып йөргән күршебез Дамира апаның еш уйланып утыруын күрсәм дә, барып ни дип сүз башларга белми йөдәдем. Үзе дә кемгәдер эч серен бушатасы килеп йөргән күрәсең, сеңлем бала арбасын күтәрешеп кермәссеңме дип үтенде. Чиста, уңайлы, матур фатирга килеп кергәч бәбине үз караватына сак кына илтеп салды да мине ай-вайына карамыйча күрше кешесен чәй эчерми чыгармыйм дип табын янына утыртты. Бер тын дәшми чәй уртлагач менә ниләр сөйләде Дамира апа. Күрәм син бу апа картаеп беткәч нигә бала тапты икән дип уйлыйсыңдыр инде. Минем беренче ирем Фәрит төзелеш оешмасында бригадир булып эшләде, үтә дә гадел булганы өчен күпләрнең күңеленә тия иде. Биеклектән егылып төшеп вафат булды. Кемдер аягы таеп киткән дисә, кайсыларыдыр егылып төшәргә булышканнар дип сөйләде. Артык тикшереп тормадылар. Мин олы улыма авырлы идем бу вакытта. Бала вакытыннан иртә туды көч-хәл белән чыбык очы туганнар ярдәмендә үстереп эшкә чыктым. Улым бакчага йөрде. Ә икенче ирем белән очраклы рәвештә генә танышып киттек. Улым Эмирнең өч яшьлек туган көненә бүләк сайлый идек. Нәрсәсе беләндер үзенә җәлеп итте ул мине. Володя урыс милләтеннән булса да итагәтьле иде. Ел саен каядыр барып ял итә идек, чәчәкләр бүләк итә иде. Үзе физкультура укытучысы булып мәктәптә эшләде. Мин эштә көннәрне Эмирне бакчадан алып кайта, кичке аш әзерләп ашамыйча да мине көтеп тора иделәр.

Улыбыз бишенче сыйныфларда укып йөргәндә юктан да кызып китә яки бөтенләй дә сөйләшмәс була башлады. Күңеле сүрелеп көннән-көн сәерләнә барган балама ярарга тырышып тәмле, яраткан ризыкларын пешерсәм дә, төрле бүләкләр алсам да аңлаша алмадык. Инде аптырап психологларга да бардык. Эштәге хатыннар белән дә киңәшләштем, кемдер бала чактан үсмерлеккә күчеш чоры дисә, кайсыларыдыр мәктәптә авыр бит укулары борчыладыр диде. Бер көнне Володяның эшкә чыгып китүен күреп минем яңга кухняга чыгып утырды улым. Күңелем белән җанында кайнаган хисләре белән уртаклашасы килүен сизеп Эмирнең үзе сүз башлавын көтеп табын әзерләдем. Аның әни әллә икәү генә яшәп карыйкмы ул бит миңа үз әтием түгел, күрәм сине дә бик ярата димәс идем диде кыяр-кыймас. Улыкаем яратулар тора бара ияләнүгә әйләнеп картлык җиткәч иптәш буласың инде ул дидем башын сыйпап кочаклап. Шул чакта балам бердәнбер куанычым, мәхәббәт җимешемнең җан авазын ишеткән булсамчы. Кабатлап төпченеп ни өчен шулай әйтүен сораган булсам болай булмас иде. Балам уги атасын, мин улымны аңлый алмый яшәдек.

Бакчага барып өлгергән помидорларны җыярга ният итеп электричкага киттем. Кесә телефоныма улымның «Мин сине бик яратам әнием, бәхетле яшә», дигән смс килеп төште. Эмирнең мондый сүзләр белән бер кайчан да сөйләшкәне булмаганлыктан аңа үзем шалтыратып аңлашырга булдым. Ләкин ул телефонга җавап бирмәде. Җаныма урын тапмыйча өйгә ашыктым. Володя жәй көннәре каравылчы булып эшли, ул өйдэ юк, мин үз ачкычларым белән фатирны ачып кердем. Каршымда баламның үле гәүдәсе бауда асылынып тора. Йөрәгемнең кайсыдыр җирендә нидер өзелгән кебек булды аңымны җуйдым. Фатир ишеге ачык булуны күреп күршедә яшәүче Нәкыйп кергән. Аның хастаханәдән эштән кайтуы булып тиз генә кирәкле уколларын кадагач күземне ачканмын. Калганы төш-томан эчендә генә булып узды. Яшисем килмәде. Ирем кайтты, тикшерүчеләр килде баланы баудан төшереп моргка алып киттеләр. Төрле сораулар белән бимазаладылар. Күршеләрем күмү эше белән ярдәм итте, өчесен, җидесен, кырыгын уздырыштылар. Яшәүдә гамем калмады. Баламның ни өчен шулай эшләвен, аңлаткан бер язу да калдырмавына телгәләндем. Бүлмәсендәге һәрбер нәрсәне үзе исән чактагыча калдырдым. Төшләремә кереп аңлатуын үтендем. Каберләренә барып җирләрне тырнап гафу итүен үтендем. Укыган мәктәбенә барып иптәшләреннән кемнәр белән дус булуын белештем. Ул бер ялгызы булган, үз-үзенә йомылып телефоныннан башка кеше белән аралашмаган. Төннәр буе йоклый алмый улымның бүлмәсендәге фотолар белән сөйләшеп, бәхетле яшәгән мизгелләрне искә төшереп елап чыгам. Күземдә яшьләрем кибеп таш сынга әйләндем. Ярты еллап чамасы вакыт үтте. Тикшерүләр нәтиҗә бирмәгәч, эшне үз-үзенә кул салган гаепләнүчеләр юк дип ябып куйдылар.

Күпмедер вакыттан соң улым төшемә кереп бик борчылып еламавымны үтенде. Бүлмәсендәге мин бүләк иткән будильникны үз булмәңә алып чык дип бер ничә мәртәбә кабатлап әйтте. Исән чакта сүзләренә колак салмаган идем, төшләремдәгесен булса да үтим инде дидем. Иртәнге җидедә шалтыраган сәгатьне сүндергәндә ялгыш идәнгә төшеп батарейкалары белән бергә ниндидер дүрткә бөкләнгән кагәзь кисәге дә чәчелде. Бу улымның соңгы хаты иде. Володя иртә әле дип борылып ятты, мин кухняга кереп хатны укырга тотындым. «Кадерле әнием, син мине зинһар гафу ит кайгы китергәнем өчен. Чарасызлыктан үз-үземә кул салырга мәҗбүр булдым. Уги әти инде ничә еллар мине көчләп мыскыл итеп яши. Уртага салып сөйләшергә кыюлыгым җитмәде, берәрсенә әйтсәң үзеңә үпкәлә начар булачак дип янады. Син төнге сменага эшкә киткән көннәр минем өчен мәхшәр булды, еладым ялвардым тыңламады. Мәктәптә дә куркытып үзе белән йокларга мәҗбүр иткән интернат малае бар. Минем яшисем килми кичер мине! Өзелеп яратучы Эмир». диелгән иде анда. Хатны бөкләп кесәмә салганымны гына хәтерлим. Эчемдә кайнап ташыган ачу аңымны томалап ни эшләгәнемне белештермичә тартмадан иң зур пычакны алдым да йоклап яткан Володяга хәлем беткәнче кададым да кададым. Бөтен дөнья кара канга батты кулларым киселеп бете, үз-үземә кул салырга карар иттем. Телефон шалтраган тавышка калтыранган кулларымнан пычагым төшеп китте. Күрше Нәкыйп хәл белеп шалтратуы икән. Минем ыңгырашулы акырган тавышка ишекне ачарга үтенде. Башы-күзе канга баткан кыяфәтемне күреп артка чикте. Баламны үтергән шакшы хәшәрәтне юк иттем дидем. Үтерә торган укол када минем улым янына китәсем килә дип ярсыдым бөтен тәнем калтырап. Минем акырган тавышка өстәге яшәүчеләр милиция чакырткан кулларыма богау салып алып китеп бер кешелек камерага яптылар. Кергән тикшерүчеләргә җавап бирмәдем.

Күп тә үтмәде Нәкыйпнең танышлары аркылы мине психик авыру дип юләрләр йортына яптылар. Төрмәдән кеше булып чыкмавымны аңлап эшләнгән эш иде бу. Тикшерү барышында йоклата торган уколлар кадап тордылар. Өнем белән төшем буталды. Уземне белештермичә йокладым да йокладым. Бу вакытта Нәкыйп адвокатлар яллап прокурорлар янына йөргән. Минем шушы хәлгә төшеп үземне белештермичә кылган җинаятьемне ирем аркасында булуын улымның соңгы хатын күрсәтеп, гаепсез булуымны расларга йөрүен мин белмәдем. Володяның күп еллар буе малайларны куркытып күп вакыт кыйммәтле бүләкләр белән кызыктырып үзе белән якынлык кыларга мәҗбүр итүче җинаятьләрен ачалар. Элек эшләгән район мәктәбеннән дә балаларга артык сырпаланган өчен үзе теләп китәргә мәҗбүр иткән булалар.

Өч ел буе дәваланып йөрәктәге яралар җөйләнә башлагач Нәкыйп мине үзләренә алып кайтты. Дөнья йөзләрендә ышанычлы кешем ул гына калган иде. Ул мине икенче ирем белән танышканчы ул яратып йөргән. Минем элекеге фатирыма ремонт ясатып җиһазларны алыштырган, кайтып керүгә исенә төшмәсен дигәндер инде. Нәкыйпнең күзләрендә ярату, якын итү хисләрен күрсәм дә мин моңа әзер түгел идем әле. Ул аңлады ашыктырмады сабыр булды. Аның көн дә эштә тоткарлануына эчем поша, борчыла идем куңелемә нидер җитмәде. Нәкыйпнең җан җылысына тартылдым. Без кавышып бергә яши башладык. Бергә диюем никахлашып аллаһы тәгалә алдында бурычыбызны үтәп. Тормышымда башка үзгәрешләр көтмәсәм дә, тәрәз каршындагы балалар мәйданчыгында бәхетле шаулашкан нәниләр тавышына карынымда җан иңгән сабыйны аермачык тойдым. Кояшлы матур көздә олы улым туган көнне нәни малаебыз туды. Яшәргә көч биреп мине аңлаган ирем Нәкыйпкә нәниебез Наилгә гомерем буе рәхмәтлемен. Баламның йоклаганда елмаеп куюлары “Әнием син дә бәхетле яшәргә лаек, дип әйтә төсле», — дип сүзен җөпләде Дамира апа.

Ишеткән вакыйгаларны күзләремнән яшьләрем сөртеп тыңладым. Берничә еллар элек бөтен шәһәрне шаулаткан, вакыйга булган йортка күптән түгел генә килеп яши башладык шул. Син күрәсен кеше күрми диләр. Язмышыбызга ни язганын, ни күрәчәген беркем белми шул.

 Миләүшә Маликова. Казан шәһәре. 13.07.2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.