Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Каргыш

index

Гөлсөя апа (исемнәрне үзгәрттем) әле узган атнада гына дусларын, хезмәттәшләрен никах ашы белән сыйлаган иде. Күпме ихлас теләкләр җиткергән идек без аңа! Бәхет, тигез тормыш теләгән идек. Әмма теләкләребез тормышка ашмады…

Кич уңмаган һич уңмас диюләре хак икән. Гөлсөя апа дүртенче тапкыр кияүгә чыккан иде. Инде менә күңелле никах мәҗлесеннән соң озак та үтмәде, безгә аның дүртенче ире Наилне соңгы юлга озатырга туры килде…

Беркөнне эштән кайтып килгәндә Гөлсөя апаның иң якын дусты Сәлимә апаны очраттым. Хәлләр сорашкач, сүзебез Гөлсөя апага барып тоташты.

– Гаилә тормышы нишләп барып чыкмый соң аның, әллә берәрсенең рәнҗеше төште микән? – дидем мин Сәлимә апага.

– Аллаһ кичерсен инде, берүк гайбәт була күрмәсен, – дип сак кына сүз башлады ул. – Без Гөлсөя апаң белән бик күптән, яшь вакыттан бирле дуслар. Төскә-биткә чибәр, сүз эзләп кесәгә керүчеләрдән дә түгел, егет-җиләнне назлы карашы, тәмле теле белән үзенә карата белә иде ул. Бергә укыдык, гел бергә йөрдек. Мин кияүгә чыктым, ә ул гаиләле булырга ашыкмады. Безгә килгәләп йөрде. Бер килүендә өйләнгән, өч балалы ир белән дуслашуын әйтте. “Ул гаиләсен ташлаячак, бергә торачакбыз”, – диде. Мин аңа үземчә киңәш бирергә, өч балалы гаиләне җимермә дип, акылына китерергә тырышып карадым, ләкин кая ул?! “Минем бәхетемнән көнләшәсең”, – диде. Сүзгә килдек. Күпмедер вакыттан алар, чыннан да, бергә яши башладылар. Ләкин ул ирнең хатыны авыру булган икән. Иренә дә, Гөлсөягә дә рәнҗегән. Әтиләре ташлап чыгып киткәч, балалары да бик елаганнар. “Миңа теге дөнья бусагасын атларга барыбер күп калмаган иде, әз генә көтмәдегез, мин барын да белә идем бит… Гомереңдә дә ир заты күрмә”, – дигән авыру хатын Гөлсөягә.

Чыннан да, дустым өч бала атасы белән озак яши алмады. Ире, йөрәк өянәге тотып, авыру хатыннан алда китеп барды.

Гөлсөя аннан соң тагын кияүгә чыкты, ләкин машинада апаларына кунакка барганда авариягә юлыктылар. Гөлсөя төрле җәрәхәтләр алып, исән калды, ә ире сырхауханәдә җан бирде.

Дустым гаилә корырга тагын бер талпынып карады, әмма ул ире асылынып үлде. Хәзерге иренә кияүгә чыкканда да: “Беләм, мине теге өч балалы хатынның каргышы эзәрлекли. Бу никахтан да уңармын микән инде?..” – дип өзгәләнде. Мин аңа: “Бар, ул хатынның кичерүен сора, үзе исән булмаса, балаларыннан гафу үтен”, – дидем. Гөлсөя аны эзләп тә карады, тик таба алмады. Ире белән аерылышкач, туганнары аны үзләре янына чакыртып алганнар икән.

Дүртенче ире Наил юл һәлакәтендә үлде. Фаҗигагә юлыгыр алдыннан Гөлсөягә: “Хәзер кайтып җитәм”, – дип чылтыраткан. Юлда Наил машинасы артыннан шулай ук машинада барган дусты аның авария булган җирдән үз аяклары белән торып, бер-ике адым атлаганын да күргән хәтта. Наил ул иптәшенә: “Гөлсөягә ярдәм ит”, – дип, соңгы үтенечен дә әйтеп өлгерә алган.

Сәлимә апа, тамагына төер утырып, сөйләвеннән туктап торды. Аннан: “Мин дустымның тормышы турында ни дияргә дә белмим инде, каргыш нәтиҗәсендә шулай бәхетсезме ул, әллә тәкъдир дигәннәре шулмы – аңлый алмыйм…” – дип сүзен йомгаклады да, үз юлы белән китеп барды. Мин дә фатирыма юнәлдем. Гөлсөя апа турындагы уйлар йокларга яткач та тынгылык бирмәде. Әгәр кеше каргышы төшкән икән, нигә Гөлсөя апа ялгышы өчен гаепсез бәндәләрнең дә гомере өзелгән соң? Беренче ирен гаиләсеннән тартып алмаса, Гөлсөя апаның тормышы ничек булыр иде икән? Ул тагын кияүгә чыгар микән? Шулай уйланып ята торгач, кеше бәхетен җимереп, бәхетле булу мөмкин түгел дигән хакыйкатькә мин тагын бер кат инандым.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА. Азнакай.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №1, 15. 01. 2015

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.