Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кунак егете артыннан

4320_big_402778

Наил абый белән Зәлия апа тормыш корганда икесенә дә егерме яшь иде. Берсе — оста гармунчы, икенчесе — өздереп җырлаучы бу яшь гаиләгә ул чакта сокланмаган кеше бик сирәк булгандыр. Наил абый, өстәвенә, балта остасы да иде, гомумән, кулыннан килмәгән эше булмады. Өйләнешеп, әти-әниләре янында озак тормадылар,  җыйнак кына йорт җиткезеп, башка чыкты алар. Уңган ир җиң сызганып эшләде дә эшләде. Тик Зәлиясе генә эшләргә атлыгып тормады. Моңа сәбәп тә бар иде: ел саен диярлек бала алып кайтты ул. Таба торгач, аларның саны җидегә җитте. Һәм исең китәр — барысы да кызлар булды.
Җиде бала анасы булса да, буй-сыны зифа килеш калды Зәлия апаның. Ул урамнан узганда ир-атлар аңа борылып карап калалар иде. Зәңгәр җирлеккә ап-ак ромашкалар төшкән, киң итәкле, иңбашларын күпертеп теккән күлмәген киеп урамга чыкса, гүя аккош йөзеп бара диярсең. Бервакыт Урта Азия ягыннан кунакка кайткан бер егеткә күзе төшмәсенме Зәлия апаның. Көннәрдән бер көнне авыл гөж килде: “Зәлия югалган, теге “кунак” та юкка чыккан”. Кайлардан гына эзләтеп карамады Наил абый Зәлиясен. Таба алмадылар. Шулай, суга баткандай, юкка чыкты ул.
Наил абый кулында җиде кыз калды: зурысына — унике, кечесенә ике яшь тә тулмаган. Берсеннән-берсе кечкенә җиде бала янына кеше килер дип ышанмады әти кеше, шунлыктан ул берәүгә дә сүз катарга җөрьәт итмәде. Зур-ларын район үзәгендәге интернатка урнаштырды, анда уку белән бергә тегүче һөнәренә дә өйрәтәләр иде. Кечеләре үзе белән бергә калды.
Йөрәге өзелә иде Наил абыйның сабыйларына карап. Үзе әти дә, әни дә булды. Хатын-кыз эше дип тормады, эштән соң төне буе керен уды, ашарга пешерде. Барысына да өйрәнде ялгыз калган ата. Ярый әле абыйсы Галинең хатыны Һаҗәр апа үзенекеләреннән бушаган арада (үзенекеләре дә алтау) Наил абыйга ярдәмгә килде.
Кызлар атна ялларында, каникулларда әтиләре янына җыелдылар. Булдыра алган кадәр йорт эшләрендә булыштылар. Өйләре урман буена урнашкан авылның иң читендә иде, җәй буе урманнан кайтып кермәделәр. Җиләк-җимеш җыеп, кайнатма ясадылар, гөмбә җыйдылар. (дәвамын укырга…)

Фидания ХАНОВА. Бөгелмә шәһәре.

PS. Язма «Сөембикә» журналының «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Сююмбике Сююмбике» төркеменең авторлары рөхсәте белән кыскартып урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.