Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Сөю сагышларында…

15-polosa

Раилә апаның күңелен кузгатып янә кәрәзле телефонына смс килде: «Яратам, йөрәгемне сиңа җибәрәм!» Менә кирәк булса, бу бичара әлеге ялваруларын оныгы Гөлүсәгә җибәргәндер, телефон хуҗасын бутагандыр, дип уйланып куйды. Гөлүсә йокыдан уянуга, әбисе смс хәбәрне укырга телефонын оныгы кулына салды. Оныгы телефондагы мәхәббәт язмасына күз төшергәннән соң серле елмаеп: «Әбекәем, матуркаем, син үзеңне картка санама, чибәр бит син, нигә үзеңә гашыйк булмаска?» – дип, әбисен кочып, бит очларыннан үбеп, юынырга кереп китте.

Иртәнге чәй өстәлен әзерли-хәстәрли, Раилә апа уйлары белән яшьлегенә юл тотты. Ул авылның иң чибәр, иң уңган кызларыннан саналды. Аңа күрше егете Самат үлеп гашыйк булды. Раилә дә егеткә гашыйк, тик артыгын сиздермәде, якын итте. Бик акыллы иде Самат мәрхүм!

Пәһлеван гәүдәле булса да, чебен дә рәнҗетмәде, туйга акча эшләү нияте белән, Донбасс якларына китеп, шахтага эшкә урнашты. Җәен ялга кайтканда күзеңнең явын алырлык бик матур зәңгәр шәл бүләккә алып кайткан иде. Кичке уенда Раиләнең иңнәренә салып: «Раиләм, хәзер ишан хәзрәтләр юк, ләкин тыныч күңел белән эшләрмен, бүген үк бергә булабыз», – дип урлап алып кайтты. Бик матурлап туйлар уздырып, кире Донбасс якларына парлап чыгып киттеләр. Ни хикмәт, алар артыннан диярлек өч өй аркылы яшәгән Таһир да авылдан китеп юк булды. Ул да Раиләгә гашыйк булып йөргән, тик сиздерергә кыюлыгы җитмәгән икән. Авылда үзенә ямь беткәнен аңлаган егет бәхетен читтә сынап карарга булган.

Самат белән Раилә чит якларда оя кордылар, ире эшне умырып эшли торган кеше иде. Яшь гвардиячеләр турында китаплар укып үскән кеше буларак, аларны җәзалаган урыннарны да барлап кайтты, олы кызына Люба Щвецова хөрмәтенә Ләбибә дип исем куштырды. Орден-медальләр дә аны читләтеп узмады, грамоталар, рәхмәт хатларының исәбе-хисабы булмады.

Өч бала үстерделәр. Ел да Сабан туйлары алардан башка узмады: Самат гармунчы, Раилә җырчы, авылда көтеп алынган кунак булдылар. Лаеклы ялга чыгар вакытлар якынлашкач, нидер сизенгән кебек, Саматы авылда йорт салдырды, каралты-кура җиткезде. «Дөнья хәлен белеп булмый, мин андый-мондый булсам, чит җирләрдә түгел, авылда яшәрсең…» – дип сөйләнде. Күңеле сизгән икән изге җанның… Көннәрдән бер көнне ире эштә вакытта ишек кактылар, начар хәбәр китергәннәр: забойда шартлау булган, Самат бригадасыннан җиде шахтерның үле гәүдәсен җир өстенә күтәрәләр, араларында Саматы да була.

Ярый әле Ләбибәсе авыл егетенә кияүгә чыгып, туган якларында төпләнеп калды. Самат мәрхүмнең каберен чит җирләрдә калдырмадылар, авылга кайтарып, зурлап җирләделәр. Раилә үзе дә авылда калды. Оныгы Гөлүсә дә әбисен бик ярата, ялгызын йоклатмый, серләшеп сүзләре бетми.

…Менә тагын телефонда смс хәбәр. Нинди бетмәгән мәхәббәт сүзләре булды бу, моңа чик куярга теләп, тилергән гашыйкка очрашу турында хәбәр җибәрде.

Раилә апа Гөлүсә белән киенделәр дә очрашуга кузгалдылар. Кем килгәнен агачлар арасыннан күзәтергә булдылар. Менә билгеләнгән сәгать җитте. Егетләрчә җил-җил атлап, зур чәчәк бәйләме күтәреп, фырт итеп киенгән… Таһир күренде.

Имәндә икән чикләвек… Менә ни өчен берәр эш килеп чыкса, иң беренче ярдәмгә килеп җитүче дә, авырсаң, күчтәнәч кертүче дә Таһир булган икән. Гомер буе өйләнмичә, буйдак яшәде бит, Ходаем. Әллә иләсләнә башлаганмы бу Алла бәндәсе, дип уйланып куйды Раилә апа, үзе Гөлүсәгә кайта торырга кушып, Таһир янына чыкты.

– Нихәл, күрше, болай киенеп-ясанып кая җыендың? – дип дәшүгә, Таһир абый комач кебек кызарынып, авыз эченнән ботка пешереп, кулындагы хуш исле чәчәк бәйләмен Раилә апага сузды. Аннары авыр сулап:

– Теге, ни, Раилә, гомер болай да үтеп бара, мәхәббәтемне белдерә алмый сөю сагышларында янам бит, – дип акланды.

– Һай сине, карт җүләр, егетләр кебек, кеше башын катырып, смслар җибәреп ятмасаң, туры кереп әйтергә ярамадымы соң? – дип, Раилә апа Таһир абыйны йомшак кына шелтәләп алды.

– Их! Таһир күрше, мин Саматыма хыянәт итәмме соң? Кайда күргәнең бар күчереп утыртылган алмагачның… Күршеләр булып тату, матур яшәргә язсын.

Ара-тирә СМСлар килгәләде, Таһир булышып торуын дәвам итте һәм бервакыт чирләп китте. Аны район больницасыннан башкала клиникасына җибәрделәр. Раилә апага бик тә моңсу булып калды. Ул, ниһаять, аңлады: хатын-кызга ничә яшьтә булуына карамастан, игътибар, сөю кирәк икән.

– Таһир гына сәламәтләнеп кайтсын, Аллаһы Тәгалә гомерләрен озын итсен! – дип теләк теләде Раилә апа.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА. Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №24, 2015



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.