Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Карак кәләш

ae8a4c1952a635b9012b19bef3bf1e45 (1)

Соңгы елларда газетага белдерү биреп, матбугат аша кавышу модага кереп китте. Ялгызлыктан интеккән Ходай бәндәләренең үзләренә тиң тормыш иптәше табып, кавышып, матур гына яшәп китүләре бик әйбәт, әлбәттә. Әмма, кем әйтмешли, медальнең икенче ягы да бар, мондый игъланнар карак кияү-кәләшләргә дә юл ача. Газета укучыларга гыйбрәт өчен шундый бер очракны язып үтәм.

Дустым Рәис (билгеле сәбәпләр аркасында исемнәрне үзгәрттем) хатыны Вәсилә белән 40 еллап тату гомер кичерде. Әмма, ни кызганыч, икең бер үк вакытта гүргә кермисең бит, Вәсилә бакыйлыкка иртәрәк күчте. Әле таза, көче ташып торган Рәис бер ел ялгыз яшәгәч, өйләнеп карады. Бер тапкыр, ике, өч… Әмма берсе белән дә матур гына яшәп китә алмады. Яңа хатыннары, тора башлау белән үк, Рәис йортындагы әйберләрне гаиләле улларына яки кызларына ташый торган булдылар. Кайсы язылышып яшәп, Рәис йортына пропискага керүне шарт итеп куйды. Зур, иркен йортта яшәүче дустым, малымны тараталар, үлсәм, йортым-милкем пропискага кергән хатынга кала дип куркып, хатыннарын куып җибәрә торды.

Бервакыт ул миңа газетада Ижевск шәһәрендә яшәүче тол хатынның кияүгә чыгарга теләве турындагы белдерүенә юлыгуын әйтте. Ялгыз ханым танышырга теләгән ирләргә хатны шул шәһәрдәге бер почтага юлларга кушкан. Рәис аңа хат язып, почтага җибәргән. Ике атна үткәч, теге ханым – Фәния Рәис янына килеп тә җиткән. Озаклап сөйләшеп утырганнар. Фәния киткән чагында: “Син миннән шактый олы икәнсең, җавапны кистереп кенә әйтә алмыйм, кияүдәге кызым белән киңәшеп карыйм әле, бәлки, синең яныңа аның белән килеп китәрбез”, – дигән. Ике атна үткәч, Фәния Рәискә чылтыраткан:

– Без кызым белән Казанга килгән идек, Казан акча ярата шул, кире китәргә акчабыз җитми. Таксига түләрлек бирә алсаң, синең яныңа кереп, кызым белән дә таныштырыр идем. Бергә яшәп китү турында да уртак фикергә килербез бәлки, – дигән.

Билгеле, Рәис ризалашкан. Кунаклар килә дип, кибеттән тәм-том, очрашу хөрмәтенә тотып куярга бер ярты да алып кайткан. Әниле-кызлы кунаклар килгәннәр, бергәләп чәй табыны әзерләп, ике сәгатьләп уен-көлке сөйләшеп, күңелле генә утырганнар. Кунаклар, тыйнаклык күрсәтеп, хәмерне аз-азлап кына капкалаганнар, ә Рәис шатлыгыннан күбрәк салып, шактый йомшарган. Инде китәргә җыенган кунаклар Рәискә таксилык акча бирергә вәгъдә итүе турында исенә төшергәннәр. Рәис серванттагы акча төргәгеннән мең сум алып биргән дә, калганын урынына кире куйган. Акча белән алыш-бирешне игътибар белән күзәтеп торган Сания (Фәниянең кызы) чыгып киткәндә сумкасын урындыгында калдырган. Ә Рәис боларны озата чыккач: “Ой, сумкам онытылган бит”, – дип, өйгә кереп киткән һәм бер-ике минут эчендә әйләнеп тә чыккан. Урамда җиңел машина көтеп озак торырга туры килгәч, кунаклар маршрут автобусына утырып киткәннәр. Фәния киткәндә: “Аллаһ язган булса бергә яшәп тә китәрбез бәлки, өйгә кайткач бу турыда тагын бер киңәшербез әле”, – дип, Рәис күңелендә өмет утлары кабызган. Яхшы гына йомшарган Рәис, өенә кереп, татлы хыяллар дәрьясына чумып, ятып йоклаган. Ә берәр атнадан, акча кирәксенеп, сервантын ачып караса, 50 мең сумыннан җилләр искән! Ижевскидагы хатын да күзгә-башка бүтән чалынмаган…

Бер сөйләшеп торганда мин Рәискә язылышып һәм пропискага кереп яшәргә теләгән хатынның шартын үтәргә киңәш иттем. “Аның белән язылышсам, пропискага кертсәм, үзем бакыйлыкка күчкәндә йорт-җирем бер кирпеч тә куймаган кешегә кала бит”, – дип, дустым киңәшемне кире какты. “Әй, Рәис, бәлки тагын ун ел яшәрсең, яныңда законлы хатының булганда, үзең картаеп хәлдән тайганда ул сине карар бит, йорт-җиреңне, өс-башыңны чиста-пакь тотар, авырып китсәң, йомшак куллары белән сыйпап дәвалар, – дидем шунда дустыма. – Йорт-җиреңне теге дөньяга алып китә алмыйсың. Хәләл хатыныңның сиңа куйган хезмәте йорт салышу хезмәтеннән күпкә зуррак булачак бит…”

Тыңламады шул, шушы сөйләшүләрдән соң 11 ел яшәп, бакыйлыкка күчте. Картайган көнендә ялгызлыкта, хатын-кыз назыннан мәхрүм булып, тәрбиясез, кызганыч хәлдә яшәде. Ә йорты кемнәр кулына күчеп калуы турында язмыйм инде, анысы – башка тема.

Илһам МИНДУБАЕВ. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №1, 15. 01. 2015

P.S. Рәсем интернеттан алынды

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.