Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Син бәхетлеме, Нурлат кызы?

get (2)

Җитмешенче еллар. Төгәлрәге, 1969 елның җылы яз көннәре. Казан химия-технология институтында диплом язып йөргән вакытта “Казан-Уфа” поезды белән Чирмешән районындагы туган авылыма кайтып килергә уйладым. 6-7 май көннәре булырга тиеш бу. Поезд төнлә бер тулганда кузгалып китә, билетлар юк, урын юк. Күпчелек пассажирлар кебек, төне буе бер аякта басып кайттым. Буа станциясен узгач, вагон бераз бушады. Без – яшьләр, җанландык, үзара сөйләшә башладык. Минем янымда Нурлат районыннан өч кыз кайта иде. Мишәрчә шаярышып сөйләшәбез, шелтәләүче юк, гөр киләбез.

Чү! Берәү, утырып кайтучы юлчы, төшәргә җыена – ашъяулыкка әйберләрен төрә. Ул торып өлгергәнче, мин утырдым инде – ай-һай, дөнья матур, дөнья киң! Шул минутта ук күңелемә сайлап куйган Нурлат районы кызын күзем белән ишарәләп, утырырга чакырдым. Утырмады, яхшысынмады, оялды, иптәш кызларының карашлары да туктатты бугай үзен. Сизәм – үзенең утырасы килә, арыган һәм минем янга утырасы килүен дә тоям. Мин аны, бармак очларыннан гына тотып, утырырга “мәҗбүр иттем”. Икәү бер урынга сыйдык. Чибәр кыз үзе турында күп сөйләмәде. Авылда әти-әнисе, туганнары бар, йортлары авыл уртасында икән. Авылларына концерт куярга Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова еш килгән һәм артистлар алар йортына кунарга керә торган булганнар. Кызлар җырчыларның киемнәрен концертка әзерләргә булышканнар, алар өчен мунча якканнар. Бу эшләрне барлык гаиләләре белән бик тырышып, рәхәтләнеп башкарганнар.

Тыйнак, тыныч кыз бөтен сорауларга да җавап бирмәде. Исемен әйтмәде, сүзне икенчегә борды: юлда очраган егеткә нигә ачылып китсен? Әңгәмәне берничә көннән шушы ук поезд белән Казанга барганда дәвам итәргә сөйләштек. Мин моңа “бишкуллап” ризалаштым, бу минутта миннән дә бәхетле кеше юк иде. Мин генә түгел, вагондагы барлык кешенең һәркайсы бәхет дөньясында йөзә кебек тоелды.

…Бармак битләрем белән генә кызның кулларына кагылам, күзләренә карыйм, тирән-тирән сулыйм. Чәч бөртекләрен, керфекләрен күзләремнең нуры белән иркәлим, назлыйм, сөям. Кызкаем минем кичерешләремне күрә, ишетә, сизә һәм дәвамын хуплый. Аның күзләрендә шатлык та, сагыш та бар. Ике йөрәк тә бер-берсен тыңлый, ишетә. Җаннарыбыз рәхәтлектә йөзә. Кызга артык сораулар да бирмим, дәрәҗәсен саклыйм, иптәш кызларының кисәтүле карашларына урын юк.

Вакыт бик тиз узды. Без Нурлат станциясендә аерылыштык. Алай гына да түгел, без …бүтән очрашмадык (мин поездга килешенгән көнне утыра алмадым). Бу очрак минем тормышны нык үзгәртте, борып салды. Башымны, киләчәгемне югалттым…

Әлеге хәлне барлык иптәш егетләрем белән авыр кичердек. Алар да үзләренә шундый чибәр кыз, мәхәббәт эзләделәр, миннән көнләштеләр дә, мине кызгандылар да (соңыннан көлделәр, билгеле). Мәхәббәт барлыгына ышандылар. Әлеге көнгә кадәр әйбәт кенә таныш кызларым да бар иде, өйләнешү турында да уйлаша идек. Планнар пыр килеп уалды…

Еллар узды, мин гел үзем белән үзем көрәшеп яшәдем. Үземне кулга алып, поезддагы очрашуны онытырга тырыштым. Сигез елдан соң өйләндем, хатыным белән ике ул үстердек. Миңа хәзер 67 яшь. Ләкин еллар үткән саен күбрәк уйланам, поезддагы очрашуны искә төшерәм, хәер, мин ул вакыйганы оныта да алмадым.

Ә Нурлат кызы ул очракны, мине хәтерли микән? Минем мәхәббәт тулы карашымны күңелендә, йөрәгендә саклый микән? Юлда очраган егетнең эчкерсез хистойгыларына ышанды микән ул? Билгеләнгән көнне поездга утыра алмавымны кичерә алды микән?

“Сердәш”, билгесезлектән чыгарга, әлеге сорауларга җавап табарга миңа бәлки син ярдәм итә алырсың?

Яшьләр матур, саф хисләрнең мәңгелек булуын бервакытта да онытмасыннар иде. Тормыш иптәшен байлыгына, чибәрлегенә карап сайламасыннар, үз-үзләрен алдамасыннар иде.

Яшьлегемдәге ул кыз белән очрашырмын дигән хыял диңгезендә йөзмим – реалист мин. Минем йөрәктә моннан күп еллар элек ут кабызган Нурлат кызы бәхетле гаилә коргандыр, рәхәттә яшидер дип уйлыйсым килә. Ул моңа лаек.

Тәүфыйк КАШАПОВ. Чаллы.

P.S. Ни өчен яздым бу хатны – үзем дә белмим, күңелем бушап калды.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №7, 16.07.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.