– Әни үлгәч, әти сине сорарга бармакчы иде. “Кемне сорасаң да сора, аңа барма”, – диде туганнарыбыз аңа. Бу сүзләрне әтиләре үлеп 40 көн үткәч, үги анага үги кызы әйтте… Өч ел элек хатыны үлгәннән соң, Зариф өйләнде. Әмма ул килеп-китеп йөреп тәмам йөдәткәнгә, Зариф Нәфисәгә сүз салып карарга булды.