
Наил кечкенәдән табигатьне яратты. Бүтән балалар урамда туп тибеп уйнаганда, яисә тауда чана шуганда ул урманга, тауга, я елга янына юл тотар иде. Кечкенә вакытында яфраклар җыеп күңелен юатса, үсә төшкәч, агачлар утырта, кышларын урман җәнлекләренә дип, ашарга ташый иде. Аның кадәр дә нечкә күңелле, табигатьне саклаучы булдымы икән дөньясында? Күпләр Наилнең бу шөгылен аңламады, […]