Мин санаторийләрдә еш булам. Дәваланып, ял иткән вакытта нинди генә язмышлы кешеләр белән аралашмыйсың. «Санта» санаторийсендә минем белән бер бүлмәгә урнашкан Алсинә белән бик дуслашып киттек. Тормышыбызны, баштан үткәннәрне төне буе сөйләшү гадәткә кереп китте. Бер сөйләшүебездә ул түбәндәгеләрне бәян итте. . . «Мин үзем авылда туып-үстем. Әти-әнием укытучылар, гаиләдә өчәү үстек. Ике абыем янында мин […]