Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Яшьлек хатирәләре

para-500x375

Ул чакта аңа нибары 18 яшь кенә иде. Айнур бик тыйнак, кызлар кебек оялчан егет булып үсте. Ишле гаиләдә, әти-әнисе барлык балаларны да: «Олыларны хөрмәт итегез, кечеләрне кыерсытмагыз, сугышмагыз, сүгенмәгез, кеше әйберенә тимәгез, дәүләт малына кызыкмагыз», – дип үстерделәр. Шундый тәрбиянең нәтиҗәсе булды бугай, Айнур нәкъ шушы сыйфатларны үзләштереп үсеп җитте. Сугышмады, иптәшләренә ияреп колхозның яшелчә бакчасын басмады, мәктәпнең алма бакчасына кермәде. Киресенчә, иптәшләренә: «Алай ярамый, урлашу начар нәрсә», – дип әйтә иде. Иптәшләре аннан көлделәр генә. Ләкин ул үз сүзендә торды, аларга иярмәде. Күп балалы гаиләдә үскән кеше яшьтән үк эшкә өйрәнә, чөнки әти-әнисе көне-төне колхоз эшендә булгач, зуррак балалар кечерәкләрне карый. Айнур да йорт эшләренә бик иртә кереште.

Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казанда институтта укый башлады. Институтта уку аңа авыр булмады диярлек. Табигый сәләте ярдәм иткәндер. Ишле гаиләдә акча бик мулдан булмый, чөнки аннан кала тагын 3-4 баланы карыйсы бар. Стипендия әллә ни күп түгел, әти-әнисе дә автобус, поезд билетына гына бирә алалар. Шуңа күрә Айнур эшкә керде. Ул төнлә каравылчы булып төзелештә эшләде, шикәр, ком, вак таш төялгән вагоннар бушатты. Җәйге каникулларда студентлар бригадаларында эшләде. Гомумән, әти-әнисе җилкәсендә генә ятмады, үзе дә тырышты.

Ул көтмәгәндә гашыйк булды. Студентлар бригадасында эшләгәндә, Айнурлар торган зур гына бер авылга Казаннан бер төркем артистлар килеп концерт куйды. Иптәшләре белән Айнур да концерт карарга барды. Артистлар берәм-берәм чыгып җырлады, мәзәк сөйләп көлдерделәр, биеделәр. Менә тагын бер артистны игълан иттеләр. Яшь кенә бер кыз чыгып җырлый башлады. Аның чишмәдәй саф, ачык, моңлы итеп җырлавын ишетүгә, күтәрелеп бер карагач, Айнур әллә нишләп китте. Каратутлы, зур, чем-кара күзле, бит урталары чокырланып, алсу йөзле, чиядәй иреннәре тулышып торган, бик чибәр, сылу кыз иде ул. Айнурның бөтен тәне эсселе-суыклы булып, маңгае, куллары тирләп-пешеп чыкты. Чишмәдәй аккан моң сихеренә бирелеп, сәхнәдәге гүзәл кыздан күзен ала алмый, тыны кысылып тыңлады ул аның җырлавын.

Ниһаять, концерт тәмам. Олырак кешеләр таралышкач, клубта яшьләр кичәсе башланды. Инде яшь-җилкенчәк бөтерелеп вальс бии, шау-гөр килеп сөйләшәләр, көлешәләр, күңел ачалар. Тыйнак авыл егете булган Айнур аларга кушылмыйча гына үзе кебек бер-ике иптәше белән бер почмакта калып башкаларны күзәтте. Таныш булмаган егетләр һәм кызлар клубны тутырып бииләр. Ул үзен монда артык итеп сизде һәм чыгу ягына юнәлде. Шулчак кичәне алып баручы егет: «Ак бию, кызлар егетләрне чакыра!» – дип игълан итте.

Егет бер мизгелгә туктап калды һәм аның каршына килеп баскан бер кызның: «Сезне ак биюгә чакырырга рөхсәт итегез», – дигән ягымлы тавышын ишетте. Кыз энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп елмая иде. Егет аңа күтәрелеп карады һәм коелып төшәрдәй булып каушады. Аның колак очларына кадәр кызарды, ни әйтергә дә белмәде, тамагына ниндидер бер төер утыргандай булды. Әйе, бу ул, сәхнәдә җырлаучы чибәр кыз, елмаеп, зур кара күзләрен аңа төбәп карап тора. Егет үзе дә сизмәстән, аңа тартылды, кызның нәфис кулын учына алып, сак кына икенче кулын аның биленә куйды. Шуны гына көткән кебек, чибәр кыз, күбәләктәй очып, бөтерелеп, аны биюче егет һәм кызлар өермәсе эченә алып кереп китте…

Айнур мәктәп кичәләрендә вальс биергә бераз гына өйрәнгән иде. Анда ул сыйныфташлары белән, иптәш кызлары белән биеде. Ул аларга дустанә, иптәшләрчә мөнәсәбәттә булды. Ә бу кыз белән… Аның башы әйләнде, бер-ике мәртәбә кызның аягына да басты бугай. Кыз исә ул баскан саен тигез ап-ак тешләрен күрсәтеп көлде генә. «Миннән көлә инде бу», – дип борчылды ул. Кыз аннан нидер сорашты, ул җавап бирде. Тик нәрсә сөйләгәнен, ни әйткәнен истә калдырмады, аның зиһене таралды, ул үзен томан эчендә йөзгән сыман тойды. Вальс тынды. Кыз кулын аның кулыннан ычкындырмады. Ул кызны сак кына иптәшләре янына озата килеп, кире үз урынына барып басты. Инде аның тулай торакка кайтасы килми башлады. Күңелен биләп алган сәер хис тоткарлады аны. Торган җиреннән ул зал аша кызны күзләре белән эзләп тапты. Кыз иптәшләре белән сөйләшә иде. Егетнең аңа карап торганын сизепме, кыз бер-ике тапкыр аңа борылып караган сыман тоелды.

Бераздан әкрен бию игълан иттеләр. Егетнең йөрәге җилкенде. Ул үзен-үзе җиңеп, сылу кыз янына килеп, аны биюгә чакырды. Кыз исә, елмаеп, кулын аның җилкәсенә салды һәм алар залдагыларга кушылып бии башлады. Кичә тәмамланганчы алар аерылышмады.

Менә кичә тәмамланды. Алар бергәләп урамга чыктылар. Җәйге матур кич, күктә эре-эре йолдызлар җемелди. Алар әкрен генә урам буйлап китте. Авыл читенә җитеп, нарат урманы аланына барып керделәр. Егет пиджагын салып, җиргә куйды. Алар икәүләп утырып, сөйләшә башлады. Чибәр кызның исеме Нәфисә иде. Ул: «Бүген бу авылда кунабыз, иртәгә күрше авылда концерт куячакбыз», – дип сөйләде. «Без шулай көзгә кадәр гастрольләрдә, ә кышын күбрәк Казанда эшлибез», – дип аңлатты. Егет аннан күзен алмады, аның матур тавышын рәхәтләнеп тыңлады.

Төнге урамда алар таң атканчы йөрде. Офыклар алсуланып, сызылып таң атканда, егет кызны кунакханәгә кадәр озата килде. Саубуллашканда Нәфисә егеткә кулын бирде, егет исә кызның кулын бераз тотып торды. Аның берничек тә аерыласы килми иде. Ул көчкә: «Хушыгыз», – дип әйтә алды. Кыз исә, зур кара күзләрен аңа сирпеп: «Сау булыгыз», – дип елмаеп, баскычтан күтәрелеп кереп китте.

Егет гашыйк булды. Кайтканда аяклары җиргә тимәде, ниндидер бер көч аны очыртып йөртә сыман тоелды. Татлы якты уйларга бирелеп, ул шактый вакыт йокыга китә алмыйча газапланды. Гүзәл кыз аның күз алдыннан, күңеленнән китмәде. Дөресрәге, мәңге китмәслек булып аның йөрәгенә кереп урнашты.

Студент бригадасында эшләре тәмамлангач, ул туган авылына кайтты. Зарыгып көткән әти-әнисе, бик сагынган энеләре, сеңелләре аны шатланып каршы алдылар. Ул ял итте, елгада коенды, кояшта кызынды, печән әзерләште, утын ярды. Ни генә эшләсә дә, кайда гына булса да, гүзәл кызның йөзе, аның сылу гәүдәсе күз алдыннан, йөрәгеннән китмәде. Иптәшләре, авылдаш, яшьтәш егетләр белән аралашты, кичләрен клубка барды. Клубка ул күрше кызы, үз сеңлесе кебек якын күргән Гөлхания белән бара иде, бергә кайта иде. Ул Гөлхания белән беркайчан да озын-озак тормады, турыларына җиткәч үк саубуллашып китә иде. Ул кызны бер урамда бергә үскән дус буларак кына якын итә иде. Мәктәптә укыганда Гөлханияне башка малайлардан кыерсыттырмады, һәрчак яклап килде. Болай гәүдәгә әллә ни зур булмаса да, үзе сугышып йөрмәсә дә, шактый көчле егет иде ул. Шуңа Гөлхания аны якын күрде, ахрысы. Гөлханиягә бер-ике егет бәйләнеп караган иде. Гөлхания алар турында Айнурга әйтте. Айнур: «Гөлханиягә тисәгез, миңа үпкәләмәгез», – дигән иде аларга. Бигрәк тә Шүрли кушаматлы Рифкать исемле егет каныкты Гөлханиягә. Теләсә кайда очратып, аны кочарга, кыерсытырга тырышты. Гөлхания күз яшьләренә буылып елаган иде. Айнур, Шүрлине очратып: «Рифкать, Гөлханиягә бәйләнүеңне туктат», – дип кисәтте. Тегесе: «Туктатмасам, ни эшләрсең?» – дип көлгән булды. «Синең ишеләрдән курыккан юк, кит юлдан, студент!» – дип аны читкә этмәкче булды. «Алайса, Гөлханияне тынычлыкта калдырмыйм, дисең инде?» – дип сорады Айнур. «Кит юлдан, анда синең эшең юк, теләсәм нәрсә эшлим!» – дип батырайды Шүрли. Бу кушаматны шүрәледәй озын, кул-аяклары буынтыклы, килбәтсез булганга бирделәр Рифкатькә. «Шүрәле» исеменнән кыскартып, «Шүрли» дип йөртә башладылар.

Сабыр, тыйнак булса да, ачуы чыкты Айнурның. Мыскыл итеп, авызын ерып торган Шүрлинең изүеннән эләктереп тотты һәм әйләндереп җиргә китереп тә салды. Буылудан күзләре акайган Шүрли ычкынырга тырышып, әрле-бирле бәргәләнде, тик Айнур аны җибәрмәде. Шүрли гыжылдык тавыш белән: «Ярар, җибәр, яңадан Гөлханиягә тимим, үтерәсең бит», – дигәч кенә җибәрде ул аны. Һәм шуннан соң ул Гөлханиягә тырнак белән дә кагылмады.

Айнур Гөлханияне якын күреп, «кычыткан чыпчыгы» дип йөртә иде. Кыз бераз сипкелле булганга шулай атый иде ул аны. Кыз исә моңа әллә ни үпкәләмәде.

Шулай бервакыт бергәләп клубтан кайтып килгәндә, Гөлхания «Айнур, син авылыбызның бер кызын да озатмыйсың. Күрәсең, синең Казанда яраткан кызың бардыр?» – дип сорады. Егет берни дә әйтмәде, елмайды гына. Кыз, үпкәләгәндәй: «Казан кызлары безнең ише түгел шул, алар бездән матуррактыр», – дип кереп китте.

Көннәр үтә торды. Инде егетнең Казанга укырга китәр көннәре дә килеп җитте. Шул вакыт армиядә хезмәт итеп, күрше егете Расих кайтып төште. Айнур аның белән әллә ни дус булмады, Расих аннан 3-4 яшькә олырак иде. Күршеләр булгач, алар өчәүләшеп – Айнур, Гөлхания, Расих бергә клубка йөри башладылар. Гөлхания хәзер ике егет арасында, алар аны ике яктан саклап йөри. Алар шулай кичәләргә бергә бардылар, биеделәр, җырладылар, бергә кайттылар.

Каникулның соңгы көннәрендә Айнур күрше авылдагы әнисе белән бертуган апасына кунакка барып, бер-ике көн торып кайтты. Кич белән клубка барырга исәпләде һәм Гөлханияләргә керергә булды. Гөлханияләр йортына якынлашканда, капка артында кемнәрнеңдер сөйләшеп торганын ишетеп, туктап калды. Сөйләшүчеләрнең Гөлхания белән Расих икәнен танып алды. Гөлханиянең: «Расих, син миңа ачуланма, мин сиңа кияүгә чыга алмыйм, мин Айнурны яратам», – диюен ишетте. Айнур бу сүзләрне ишеткәч, тораташ кебек катып калды. Тукта, нәрсә булып чыга соң бу? Димәк, Расих Гөлханияне яратуын әйткән, Гөлхания исә аны, Айнурны ярата. Ә ул? Айнурның башы әйләнеп китте. Ул бит Нәфисәсен оныта алмый, күңеле аңа ашкына, Казанга барып, тизрәк аны күрәсе килә. Аның күңелендә тик ул гына, башка беркемне дә яратмый.

Ул клубка үзе генә барды. Тиздән Расих белән Гөлхания дә килеп җиттеләр. Айнур беркем белән дә аралашмады, сөйләшмәде. Расих исә Гөлхания яныннан китмәде, кичә буе аның белән генә биергә тырышты. Гөлхания Айнур янына үзе килде, «Әйдә, кайтабыз», – дип үтенде. Алар клубтан чыккач, Расих куып җитте. Дәшми-тынмый гына кайттылар. Кайтып җиткәч, Гөлхания, моңсу гына: «Ярар, егетләр, сау булыгыз», – дип кереп китте. Айнур белән икәү генә калгач, Расих: «Миңа өйләнергә кирәк, син әле яшьрәк, укыйсың да бар. Казан кызлары да бетмәгәндер сиңа. Минем юлда торма», – диде. Айнур: «Ул бит сине яратмый, ничек итеп сиңа кияүгә чыга алсын?» – дип сорады. Расих: «Казанда кызым бар дисәң, ул миңа караячак, синең шулай дип әйтүең генә кирәк», – диде. Айнур: «Минем аңа андый каты сүз әйтеп, йөрәген яралыйсым килми. Аңа бик авыр булыр», – диде. Расих, ачуланып, авызындагы тәмәкесен төкереп, кул селтәп китеп барды…

Айнур бик иртә урамдагы ниндидер шау-шуга уянды. Җәйге матур иртә. Ул саф һавага чыгып, урамга күз салды. Кое тирәсендә кызып-кызып сөйләшүче бер төркем хатын-кызларны күреп алды. Араларында әнисе дә бар. Күрше хатыны: «Расих Гөлханиягә гашыйк икән. Ә Гөлхания синең Айнурыңны ярата ди. Шуннан килеп чыккан бу хәл», – дип Айнурның әнисенә сөйләп тора иде.

Соңрак ул шуны белде, Расих аңа һәм Гөлханиягә ачуланып кайтып киткән. Шофер кеше аны-моны уйлап тормаган, тиз генә машинасын кабызган һәм, гарьләнеп, Гөлханияләрнең коймаларын аударган. Берьюлы Айнурларның урамда калган 5-6 каз бәбкәләрен дә таптап изгән. Участок милиционеры Расихны район үзәгенә илтеп, милиция бүлегенә ябып куйган.

Бу хәлләрдән соң берничә көн үткәч, Айнур, ашкынып, очып диярлек Казанга китеп барды. Анда аның Нәфисәсе, сөйгәне. Әле аның белән күрешеп, сөюен аңлатасы, кызның да: «Мин дә сине бик сагындым, өзелеп көттем», – дигәнен ишетәсе бар. Бу гүзәл мизгелләрне күрәсе, кичерәсе алда әле аның…

Кышкы каникулга кайткач, ул Расихның авылның башка бер кызына өйләнүен, ә Гөлханиянең күрше авыл егетенә кияүгә чыгуын ишетте. Расихка карата ул бернинди ачу хисе кичермәде. Гөлхания алдында гаебе бар кеше сыман тойды ул үзен. Айнурның йөрәге вакыт-вакыт сызлап алгаласа да, ул хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп тә, кире кайтарып та булмаслыкны аңлый иде.

Рәис ЯКУПОВ. Яр Чаллы шәһәре. 

Чыганак: «Безнең гәҗит» №51, 2012

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.