Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Яшьлектән сәлам

10-polosa-kopiya

Кызу-кызу адымнар белән эштән кайтып барган Лилияне таныш тавыш туктатты. Кадрия! Шәһәр уртасындамы? Булмас, колагына гына ишетелә, ахры. Район үзәгенә дә елга бер генә бара бит ул, ничек монда килеп чыксын. Тагын дәште. Юк, бу юлы тавыш ачыктан – ачык яңгырады. Димәк, бу чыннан да ул. Лилия артына борылды һәм куып җитеп артына ук диярлек килеп терәлгән Кадриягә чак-чак бәрелми калды.

– Ышанырсыңмы, юкмы, махсус синең янга, кунакка килдем. Сыйныфташлар белән очрашуга да кайтмадың, хатларыма да җавап язмыйсың, телефоныңның номеры да үзгәргән булса кирәк. Кызың шушы юлдан кайта, дигәч, каршы алырга ук йөгердем. Сагындым.

Алар шулай сөйләнә – сөйләнә өйгә таба атлады. Бергәләп гөрләшә – гөрләшә ашап-эчеп алганнан соң Лилия Кадрияне үз бүлмәсенә алып кереп китте. Башта сүзне кайдан башларга белми аптырады дуслар. Балачакның кызыклы мизгелләрен дә искә төшереп көлештеләр, мәктәп елларын да бер урап үттеләр, сыйныфташлар очрашуы турында да онытмадылар. Дамирны телгә алганда Кадрия күз астыннан гына Лилияне күзәтте. Аның бурлаттай кызаруын күреп елмаеп куйды. Онытмаган! Дөрес, сер бирергә теләми, әмма аның турында сөйләшү аңа ошый.

– Үзенең монда кызы, оныгы барын белсә, нишләр иде икән ул? – дип үзе дә сизмәстән үз-үзенә сорау бирде Лилия.

– Ләйлә Дамирның кызымы? Ник шушы вакытка кадәр берни әйтмәдең?

– «Мин икенче кызга гашыйк булдым, без өйләнешәбез», – дип торган кешегә шундый яңалыкны әйтә ала идемме? Бала белән үзенә бәйләп куярга тели, диячәк иде, иманым камил.

Ике дус, күрше, сыйныфташ шулай төн уртасына кадәр сөйләшеп утырды, ниләр генә искә төшермәделәр. Ләйлә берничә тапкыр ишекне ачып карады, аларның шулай гөрләшеп утыруларын, әнисенең бәхетле йөзен күреп сөенде. «Бу арада эш белән тәмам алҗыган иде. Кадрия апаның килүе яхшы булды әле» – дип уйлады. Аннан кызы Алинәне йокларга яткырды да, аңа борынын төртеп үзе дә изрәп китте. Әнисе килеп өстенә япканын тойды, тик башын күтәрәсе килмәде.

Иртән Ләйләне тәмле коймак исе йокыдан уятты. Ул торып кухняга чыкты һәм уйга бирелеп өстәл янында утырган әнисен күрде. Лилия дә кыштырдаган тавышка башын күтәреп карады. Ана белән кыз бергә утырып чәй эчтеләр, аннан һәрберсе үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Лилия өйгә эш алып кайткан иде. Шуңа тотынып карамакчы булды. Тик нигәдер кулы бармады. Бераз мендәргә башын төртеп алырга уйлады. Тик күзләренә йокы кермәде. Истәлекләр тәмам аның башын әйләндерде.

– Әни, Дамир абый кем ул, сыйныфташыңмы? Ул минем әтиемме?

– Ишеттеңмени? Әйе, кызым, ул синең әтиең. Моңа кадәр әйтмәвем өчен гафу ит, белмәвең хәерлерәк, дип уйладым.

Лилиягә ничектер уңайсыз булып китте. Моңарчы кызыннан яшерен сере булмаса да, бу хакта ычкындырырга базмый иде. Менә бит, җае чыкты. Ләйлә генә бу хәбәрне ничек кабул итәр.

Көн артыннан көн үтте, тик Ләйлә авызына су капкандай башка бу хакта сүз куертмады. Ә көннәрдән бер көнне ул әтисе белән күзгә күз очрашты.

Кичке як иде. Ишектә кыңгырау чыңлады.

Ләйлә торып ишеккә юнәлде. Кем булуын да сорап тормыйча йозакны ачты. Зур чәчәк бәйләме тотып торган Дамирны күреп оныгын җитәкләп чыгып килүче Лилия бер мәлгә югалып калды, аннан әдәплелек саклап түргә чакырды.

Кечкенә Алинә моңа кадәр күрмәгән, әмма әбисе белән танышлар кебек сөйләшеп торган абый түргә узып, диванга утыруга, аның алдына менеп кунаклады. Дамир аны кысып-кысып кочаклап чәчләреннән үпте. Аннан Лилиягә күтәрелеп карады. Ир-атның күзләрендә бу вакытта күз яшьләре ялтырый иде. Моны Ләйлә дә күрде, кыланмышы, дигәндәй, кырт борылып үз бүлмәсенә кереп китте. Өйдә авыр тынлык урнашты. Өлкәннәрнең берсе дә сүз башларга батырчылык итмәде. Алинә аларның сөйләшмичә утыруларына сәерсенгәндәй, әле берсенә, әле икенчесенә карады. Бераздан ят абый алдыннан акрын гына шуып төшеп, әбисе алдына үрмәләде, аның күзеннән агып төшкән яшьләрне сөртә башлады. Һаман да үзенә игътибар итүче табылмагач, үпкәләгәндәй икенче бүлмәгә, әнисе янына кереп китте.

– Мин сезне эзләдем…

– Каян? Мин котыпта яшәмим. Ялгышмасам, икебез бер шәһәрдә гомер итәбез. Ә теләге булган кеше җәһәннәмнән дә эзләп таба.

Дамирга башка акланыр урын калдырмады Лилия. Нәрсә әйтә ала ул? Бар да дөрес. Юк, гафу итәрлек түгел аны. Яраткан кешесе, кызы, оныгы ялгыз яшәп ятканда, ул сөймәгәне белән гомер итте. Мин бала көтәм, дип алдады. Чынлыкта ул түгел, ә Лилиясе йөкле булган икән. Хәзер нишләргә? Ничек аларның бәхиллеген алырга?

– Лилия, зинһар, гафу итегез мине, – диде Дамир, Лилиянең алдына тезләнеп. – Гаебемне аклау өчен нәрсә эшлим? Байлыгым да җитәрлек, эшем дә бар, сәламәтлегемнән дә зарланмыйм, тик бәхетем генә булмады. Мин ялгыз, беләсеңме, ялгыз.

Аның шулай көтмәгәндә алдына тезләнеп гафу үтенәсен көтмәгән иде Лилия. Бермәлгә каушап калды. Тик үзен бик тиз кулга алды. Күпме күңеленнән алып ташларга тырышты ул мәхәббәтен, тик булдыра алмады. Бу хис аны гомере буе озата килде. Ә бүген, Дамир каршына тезләнеп гафу сорап торганда, йөрәгендә аңа карата берни калмавын тойды. Ничек алай булды соң әле бу? Вакыт үзенекен иттеме? Әллә төннәрен мендәрен юешләгән күз яшьләре хисләрен юып төшердеме? Ничек кенә булмасын, кирәкми аңа бүген Дамир. Ул яшь чактагы кебек аның назларына, мәхәббәтенә мохтаҗ түгел.

– Гафу итәм мин сине, Дамир, шул гына кирәк булса, борчылма. Тынычлап яшә.

– Читтә балам, оныгым булуын белеп, тыныч яши алырмын, дип уйлыйсыңмы?

– Алар синеке түгел, бары минеке генә. Моңарчы шулай булды, моннан соң да бернәрсәнең дә үзгәрмәвен телим. Минем йөрәгемнән китмәсәң дә, Ләйлә өчен әтисе үлгән иде. Хәзер, үзеңне күреп сөйләшкәч, аңладым, син минем өчен дә юк икән инде. Оныт безне, моңарчы ничек яшәдең, шулай дәвам ит. Беркемгә үпкәләр урының юк, үзең сайлаган язмыш. Хуш, Дамир. Хәзер инде мәңгегә.

Дамир тагын нидер әйтергә омтылган иде, Лилия аны кул ишарәсе белән туктатты. Ирнең ишеккә таба юнәлүдән башка чарасы калмады. Үзе ишекне ачты, бераз бусагада таптанып торды да, чыгып китте. Лилия озата чыкмады, ишек ябылган тавышка дерт итеп куйды. Аннан урындыкка утырды да бер ноктага текәлде. Нәрсә уйлаганын хатын бер үзе генә белә иде. Бераздан бүлмәдән Ләйлә белән Алинә чыгып, әнисе янына килде. Оныгы әбисенең алдына елышты, кызы җилкәсеннән кочып, битен чәчләренә яшерде. Лилия елмаюын яшерә алмады. Менә аның шатлыгы, бәхете, бәһасез байлыгы! Ул аларны беркайчан беркемгә һәм бернәрсәгә дә алыштырмаячак.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА. 

Чыганак: «Безнең гәҗит» №11, 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.