Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышын һәркем үзе яза

2424089

Язмыш без дөньяга килгәнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри яисә бомжга әйләнә һәм, чүплекләрдә, вокзалларда кунып, кешеләрдән калган сыныклар белән тукланып яши. Ни өчен шулай? Шушы сорауларга җавап итеп, Әлшәй районының Айдагол авылында булган бер фаҗигале язмыш хакында гәзит укучыларга бәян итәргә булдым.

Әтисе сугыш кырында Мәскәүне саклаган вакытта Фәрит әле тумаган да була. Әтисе яраланып, госпитальдә дәваланганда дөньяга аваз сала ул. Ул инде әзрәк аңлый башлаганда, абыйлары Никифар мәктәбендә укып йөри. Озын кышкы кичләрдә куыксыз лампа яктысында алар дәрескә әзерләнә. Ә Фәрит һәрвакыт аларга комачаулап утыра. Берәр абыйсы шигырь ятлый башласа, Фәрит аңардан алдарак отып ала. Ә беренче сыйныфка кергәндә чатнатып укый да, яза да белә.

Әтиләре сугыштан кайта алмый, “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә килә. Әниләре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша.

1951 елның көзендә Фәрит 4нче сыйныфка укырга керә. Фәрит белән бергә аңардан ике яшькә өлкәнрәк, бер сыйныфта икешәр ел утырган Рәсүл дә 4нче сыйныфка килә. Бу вакытта Фәритнең әнисе Әлфия апа, басу эшләреннән тыш, бригада йортында каравылда да тора.

Беркөн иртән Әлфия апа сөт аертырга китә. Ул вакытта авылда бер генә сепаратор булганга, кем иртә килә, шул тизрәк аерта. Чыгып киткәндә улы Фәритне бригада йортына җибәрә. Фәрит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны аның ат караучы булып эшләүче әтисе калдырып киткән икән. Фәрит килеп керү белән Рәсүл Фәриткә төзи һәм чакмага баса. Әлбәттә, ул мылтыкның корулы булганын белми. Ату тавышы яңгырый… һәм Фәрит идәнгә ава. Рәсүл бик нык курка. Шулай да Әлфия апаны эзләп таба һәм: “Мин бригада йортында Фәритне атып үтердем, барып ал”, — дип әйтә ала. Әнисе килеп кергәндә Фәрит кара канга батып яткан була. Әлфия апа аны күтәреп өенә алып кайта. Тиз генә ат җигеп Никифардан табиб алып киләләр. Табибә Мәрьям апа, Фәритне карагач: “Бер күзе исән булырга тиеш”, — ди һәм Фәритне тиз арада Уфага алып барырга юллама бирә.

Уфада 15 көннән генә Фәрит аңына килә. Озак савыга ул. Декабрьнең соңгы көннәрендә генә кайта ул Айдаголга.  Әлбәттә, укырга бара алмый. Шулай да кыш буена китапларыннан аерылмый. Язын укытучы апалары аны имтиханга чакыра. Имтиханнарны “отлично”га тапшыра Фәрит. Барча укытучы хәйран кала.

Үзен гарип дип санамый Фәрит. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда эшли. Ә икенче елда Уфадагы медицина училищесына укырга керә. Уку җиңел бирелә Фәриткә. Ә менә тормыш шартлары… Әти-әнисе хәлле укучылар михнәт күрми, әлбәттә. Урам да себерә Фәрит, вагон да, баржа да бушата, җәй көннәрендә пионер лагеренда, колхозда эшли.

Фәрит, училищены кызыл дипломга тәмамлап, туган ягына кайта. Башта Мәндән авылы фельдшерлык пунктында эшли, соңыннан Красный Клин авылында шундый ук пункт ача. Бик тырышып эшли. Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында басуларга чыгып, механизаторларга “обход” ясый. Бер ел үтүгә аны Слак участок дәваханәсенә күчерәләр. Сигез ел эшләгәннән соң “баш табиб вазыйфасын башкаручы” итеп куялар.

1970 елның җәендә Фәрит Салават шәһәренә апасы Рузилә янына килә. Апасы белән бер бүлмәдә Мәчетле районыннан Разия исемле бик чибәр кыз яши икән. Күзе төшә бит Фәритнең шул кызга. Апасыннан Разияны үзләренә кунакка алып кайтуын үтенә. Ниһаять, 1971 елның 8 Март бәйрәменә Айдаголга апасы Рузилә белән Разия кайта. Көндез авылда бәйрәм итәләр, ә кичен Разия белән Фәрит Никифар клубына төшәләр. Башта концерт карыйлар, соңыннан бию залына керәләр. Тиңдәшсез биюче дә булып чыга Разия!

Шул көннән башлап аралары ныгый яшьләрнең. Хат язышалар, сирәк кенә очрашалар. Ниһаять, декабрь ахырында Разия Фәритне әти-әнисенә күрсәтә. Алар Фәриттән бик канәгать була. Ә инде 1972 елның салкын гыйнварында Фәрит белән Разия язылышалар. Башта — уллары, соңыннан кызлары туа.

Һәрвакыт югары белем алырга омтылган Фәрит Уфа медицина институтына керергә документлар тапшыра. Ләкин инвалид дип Фәритне институтка кабул итмиләр. Мондый хәл башына күсәк белән суккандай тәэсир итә аңа. Ни өчен инде баш табиб эшен башкарырга ярый, ә сыңар күз белән укырга ярамый, имеш. Фәриткә башын иеп чыгып китүдән башка юл калмый. Нинди мәрхәмәтсезлек! Ун ел фельдшер булып эшләгән һәм нинди зур тәҗрибә туплаган кешегә!

Ул өйгә кайтып керү белән бу хакта хатынына сөйли һәм юлга әзерләнергә куша. Ә бер айдан соң Фәрит һәм аның гаиләсе Караганда вокзалына килеп төшә. Караганда шәһәреннән 400 чакрымдагы Егиндыбулак районына юл тоталар. Әй киң дә соң Казахстан далалары! Барасың, барасың, иге-чиге күренми. Районның баш табибы Фәритне Абай совхозының Токай бүлекчәсенә фельдшерлык пункты ачарга тәгаенли. Аларны К-700 тракторы белән каршы алып, Токайга төнлә алып киләләр. Ә иртән торып, тирә-якка күз салгач, үзләре дә аптырап калалар. Бүлекчәдә нибары 14 йорт булып, аларда урысча юньләп белмәүче казахлар яши. Мине нинди  җәһәннәм читенә алып килдең, дип Разия әзрәк үпкәләп, елап та ала.

Алай да Фәрит бирешми. Фельдшерлык пунктын да ача, урып җыю вакытында ындыр табагын да җитәкли, машина, трактор да йөртә. Шулай көннәр үтә. Яңа елдан соң Фәрит Целиноград авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлык факультетына укырга керә.

Фәрит, яхшы укуы белән  беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, курс старостасы итеп сайлана. Диплом тапшырганда институт ректоры Фәритне аерым мактый һәм уңышлар тели.

Институтка кергәч тә малчылыкка эшкә күчәргә кирәк була. Олы улының да укырга төшәр вакыты җитеп килә. Шуның өчен Фәрит Караганда өлкәсендәге иң зур “Тимертау” совхозын сайлый. Мәктәптә урыс телендә укыталар, Целиноград якын. Тәүдә бүлекчә зоотехнигы булып эшли, бер ел үткәч, май заводы директоры вазыйфасына тәгаенлиләр. Ә Разия төзелештә эшли.

Сиксәненче еллар ахырында Казахстанда да буталышлар башлана. Фәрит озак уйлап тормый, туган ягына кайтып, Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укытучы булып урнаша. Анда беркадәр эшләгәннән соң аны “Правда” колхозына баш зоотехник итеп чакыралар. Шул ук вакытта ул читтән торып Мәскәүдәге Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлады һәм хаклы ялга чыкканчы туган колхозында баш зоотехник вазыйфасын башкарды.

Менә шулай язмышны, миңа калса, һәркем үзе яза. Моның өчен тырышлык кирәк. Әгәр Фәрит ”мин гарип” дип, күңел төшенкелегенә бирелсә, шундый биек үрләр яулый алыр идемени?

Ә инвалидлыкны ул 1995 елда гына алды. Күптән түгел аңа 70 яшь тулды, туганнары, балалары  җыелды, тик 40 ел бергә гомер иткән Разиясы гына күрә алмады бу бәйрәмне. Әлеге көндә Фәрит берүзе дөнья көтә. Тик ялгыз түгел ул. Урамга чыкса, очраган һәр кеше аның белән ихлас исәнләшә, хәл сораша, ихтирам итә.

Фуат МУСИН. Әлшәй районы.

Чыганак: «Кызыл таң» 19.11.2011



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.