Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Җырлап яшим!

543

Туган якның кара туфрагында,
Күкрәп үскән көчле имәндәй.
Туып-үстем җырлап, тамыр җәйдем,
Яшенләдем якты яшендәй.

Артта калган яшьлек елларымны,
Балык буаларын сагынам.
Ялан тәпи йөргән сукмакларым
Яшел үлән белән сарылган.

Сайрар кошлар миңа моңың биргән,
Салкын чишмә биргән көйләрен.
Җырлап яшим әле һаман да мин
Шигырь булып ага сүзләрем.

Ыңгырашып ауган каен сыман,
Әгәр сынсам көчле җилләрдә.
Җырым кала, шигырьләрем кала
Язмышымны минем сөйләргә.

ИРЕК ГАБДРАХМАНОВ



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.